Катнашалар:
Тилгән, Ана каз һәм аның бәбкәләре.

Түгәрәк мәйдан. Аның чикләре сызык яки кечкенә флаглар белән билгеләнгән. Уен башланганда, Ана каз һәм аның бәбкәләре мәйдан уртасында, ягъни «оя»да басып тора¬лар. Тилгән исә анда керә алмый һәм бәбкәләрнең «оя»дан чыкканын яки мәйдан читенә килгәнен сагалап тора.

Ана каз.
Ка-га-га-га, ка-га-га,
Барасызмы елгага?
Каз бәбкәләре.
Без бит, әни, арырбыз,
Ярты юлда калырбыз.
Ана каз.
Ә без җайлап барырбыз,
Ял итеп тә алырбыз.
Каз бәбкәләре.
Тилгән булса нишләрбез?
Ана каз.
Йоныннан бау ишәрбез.
Шул вакыт Тилгән килеп чыга.
Каз бәбкәләре.

Тилгән, тилгән,
Атаң-анаң үлгән,
Песи барып күмгән.
Ышанмасаң, әнә,
Сукыр тычкан күргән.
Тиле, тиле, тилгән,
Инде үзе килгән…


Ана каз
(Тилгәнгә канат янап).
Атаң сиңа ни дигән?
Бәбкә урлама дигән.
Бу эшеңне ташла,
Безнең кебек син дә
Чирәм ашый башла.
Тилгән.
Алай булса, я, өйрәт:
Аны ничек ашыйлар?
Ана каз.
(чирәм ашаган кебек).
Менә шулай ашыйлар.
Тилгән
Ә тилгәннәр бәбкәне
Менә шулай ташыйлар.
(Кинәт бер бәбкәне эләктереп ала да, читкә илтеп куя. Тагын килә.)
Каз бәбкәләре.
Тиле, тиле, тилгән,
Әнә тагын килгән.
Бер аягы тимердән,
Икенчесе күмердән.
Ана каз
(Тилгәнгә).
Кая куйдың бәбкәмне?
Көтмә кат-кат әйткәнне:
Тиз бул, әйдә, кайда ул?
Тилгән
(һавага күрсәтеп).
Әнә анда — Айда ул.
Каз бәбкәләре һавага карый. Шуны гына көткән Тилгән алар- ның тагын берсен эләктереп алмакчы була. Әмма бу юлы Ана каз сизгеррәк булып чыга: Тилгәннең үзен тотып ала. Тилгән алган Каз бәбкәсе «оя»га әйләнеп кайта.
Ана каз
Менә инде
шашкан:
Җиңел кәсеп тапкан.
Бәбкә урлый торгач,
Үзе килеп капкан.
Калган өч-дүрт йоны,
Я, нишләтик моны?
Каз бәбкәләре.
Әйдә, кызык итик:
Зоопаркка илтик.
Аннары яңа Тилгән билгеләнә. Уен дәвам итә.

Нинди кош?

Катнашалар:

Бер-ике Аучы, Күке, Кара карга, Тартар, Санду¬гач, Торна, Тукран, Сыерчык, Бытбылдык, Шәүлегән, Ярканат, Көртлек һәм башка кошлар.

Бүлмәдә яки ачык урында уйнаганда, аучылар бер якта, ә кошлар икенче якта басып торалар, әрәмәдә яисә урманда уйнаганда агач арасына качалар. Шуннан соң кошлар чиратлашып сайрыйлар. Аучылар, аларны тавышларыннан танып, исемнәрен әйтәләр дә үзләренә ошаганнарын куып тоталар. Әгәр таный алмасалар, үзләре кошка әйләнәләр. Ә аучы танымаган кош, киресенчә, аучы була һәм, «читлек»тәге иптә¬шен коткарып, аны да аучы итеп билгели. Уен дәвам итә.

Аучылар.
Кошларны без
Сайравыннан Таныйбыз.
Кошлар.
Алай булса,
Әйдә сынап Карыйбыз.
Агач арасына кереп качалар. Озак та үтми, берәм-берәм сайрый башлыйлар.
Урманнан аваз. Күк-кү, күк-кү…
Кайсы коштан ким мин!
Я, әйтегез: кем мин?
Аучылар.
Җырың үзе әйтеп тора
Кем икәнеңне.
Ник әйтмисең, күпме кошны
Тилмерткәнеңне?
Чит ояга күкәй салып
Гомер итәсең.
Шулай булгач, синнән нинди
Игелек көтәсең!
Күке (агач арасыннан башын сузып).
Бүтән кошлар чүпләмәгән
Кортны кем чүпли?
(Җавап бирүче булмагач, үпкәләп.)
Күр әле син, икесенең
Берсе ишетми!
(Агачлар арасына кереп югала.)
Күк-кү, күк-кү…
Алайса мин — тү-тү!
Беренче аучы.
Кара, кара, хәзер инде
Безне үчекли.
Икенче аучы. Ничек ди?..
Күке (ерактан).
Күк-кү, күк-кү…
Тү-тү, тү-тү!
Басу ягьшнан аваз. Каррр, каррр…
Монда әле мин дә баррр,
Каррр…
Беренче аучы. Кемгә кирәк, Карга, син?!

Кара карга
(басудагы агач артыннан башын сузып).
Нәрсә ди бит, кара син!..
Кырда иген уңсын дип,
Никадәрле тырышам:
Кортлар чүпләп басудан
Игенчегә булышам.
Кеше булып йөрисез,
Яхшылыкны күрмисез.
(Үпкәләп китеп бара.)
Сазлыктан аваз.
Торрыйк, торрыйк…
Оя коррыйк.
Көзгә кадәр
Монда торрыйк.
Аучылар.
Иркен безнең илебез:
Гөрләп яши бирегез!
Болыннан аваз.
Карга әйтә: карр, карр….
Ә мин җырлыйм: таррр, таррр…
Аучылар.
Ялгышасың син, тартар,
Дөнья нигә тар булсын?!
Мондый урман, болыннан
Иркен дөнья бармы соң!
Тартар
(аучылар янына чыгып).
Таррр, таррр, таррр…
Аучылар.
Алай булса, баррр, баррр,
Кирәк түгел син безгә!
Тартар.
Ошап булмастыр сезгә.
(Уйланып китеп бара.)
Урманнан аваз.
Фью-фью!.. Фью-фью!..
Чу-ить! Чу-ить…
Тиү-лиү…
Фиү-лиү…
Вау-вау…
Мияу!
Беренче аучы.
Нинди генә
Кошлар булып
Сайрамый бу:
Танытмаска
Чамалый бу.
Икенче аучы.
Кара, кара,
Эт булып та
Өрә бит бу,
Мияулый да
Белә бит бу!
Урманнан аваз.
Фью-фью!..
Вау-вау!
Мияу!
Аучылар.
Без дә уяу:
Бу — син бит, сыерчык,
Сыерчык күренеп кенә ала да кача башлый. Әмма аучылар, икесе ике яктан килеп чыгып, аны тотып алалар.
Урманнан аваз. Фи-тиү-лиү…
Фи-тиү-лиү…
Беренче аучы
(сокланып).
Сайрый да соң!
Әйтерсең лә
Флейтада өздерә.
Икенче аучы.
Өздерүен өздерә…
Ничек танырбыз менә
Без генә?
Урманнан аваз.
Аптырашып торсагыз,
Кабат сайрыйм — тыңлагыз:
Фи-тиү-лиү… Фи-тиү-лиү…
Беренче аучы
(үзе сайрап карый).
Фи-тиү-лиү.., Фи-тиү-лиү…
(Аптырап, иңбашларын сикертә.)
Икенче аучы
(аваз килгән якка карап).
Бүтән бернинди
Әмәл юк инде:
Таный алмыйбыз —
Әйдә, чык инде.
Шәүлегән, урманнан чыгып, аучылар урынына барып баса. Тоткын Сыерчыкны да аучы итеп билгели, җиңелгән аучыларны исә кош итеп урманга җибәрә.
Урманнан аваз.
Тук-тук, тук-тук…
Монда корт юк.
Беренче аучы.
Тук-тук, тук-тук…
Тукран ич бу.
Икенче аучы. Булыр да шул —
Урман ич бу.
Беренче аучы
(тукранны күрсәтеп).
Тотыйкмы соң?
Икенче аучы. Әйдә йөрсен,
Эше күп бит,
Эшли бирсен.
Арыш арасыннан аваз. Пит-пил-пит…
Пит-пил-пит…
Аучылар.
Белдек бит,
Белдек бит:
Бытбылдык!
Йөгереп барып Бытбылдыкны тотып алалар.
Бытбылдык. Тотылдык.
Урманнан аваз. 3-ррррр! 3-рррр!..
Беренче аучы. Бусы тагын нинди җыр?!
Икенче аучы.
Төн күгәрчене
Гөрләми микән,
Берәр нәрсәдән
Шүрләми микән?
Беренче аучы.
Кем белә, бәлки,
Чикерткәдер ул:
Зырылдап нигә
Интегәдер ул?
Ярканат.
Нигә интегим?!
Бер дә интекмим,
Ялгыштыгыз бит —
Менә кем бит мин.
Агачлар арасыннан Ярканат килеп чыккач, аучылар шаккаталар һәм, кошка әйләнеп, урманга кереп китәләр. Ярканат белән Бытбылдык исә алар урынына барып басалар. Озак та үтми, ялгыз куак төбендәге куе үлән арасында кош авазы яңгырый.
Кош авазы. Синь-синь-синь-си’-и-нь!
Аучылар. Солы чыпчыгы,
Ни сөйлисең син?
Сиздермичә килеп, Солы чыпчыгын тотып алалар.
Урманнан аваз.
Бур-бур-бур…
Бур-бур-бур…
Аучылар.
Нигә безне бур ди бу?
Нигә безне хурлый бу?
Урманнан аваз. Сезне ник хурлыйм мин! Җырлыйм мин.
Бур-бур-бур… Бур-бур-бур…

Аучылар. Хур итте бу, хур, хур!
Урманнан Көртлек килеп чыккач, исләре китә. Аннары аучылар — кош, Көртлек белән Солы чыпчыгы исә Аучы була.
Урманнан аваз. Чу-ить! Чу-ить! Чут-чут!
Чу-ить! Чу-ить! Чут-чут!..
Фио-о! Тио-о! Фио!..
Нинди иркен дөнья!
Аучылар. Күңеле киң, саф булгач,
Өздерә бит Сандугач!
Әйдә, тотыйк ничек тә,
Сайратырбыз читлектә.
Сандугачны тотып, «читлек»кә ябалар.
Беренче аучы.
Бик күңелсез әле бу нигәдер?
Икенче аучы.
Бәлки, аның ашыйсы киләдер?
Сандугачка күмәч телеме суза, әмма тоткын кош аны кабып та карамый.
Беренче аучы. Бәлки, аңа алтын читлек кирәктер?
Икенче аучы.
Бәлки, аның сайрар җире тирәктер?!
Сандугач, очып китәрдәй булып, тирәккә карап ала. Аннары тагын боегып кала.
Икенче аучы.
Әнә ничек сагына
Иректәге көннәрен.
Беренче аучы.
Оста булса, читлектә
Күрсәтсен ул һөнәрен.
Икенче аучы.
Сандугачны
Чыгарыйк та
Иреккә,
Алай булса,
Сине ябыйк Читлеккә.
Сандугачны азат итеп, Беренче аучыны алып бара башлый.
Беренче аучы
Мин бит аңа
Болай гына –
Уйнап кына әйттем,
Әйттем исә кайттым.
Икенче аучы.
Кошкайлар, дускайлар, сез кайда?
Кошлар.
Урманда, болында, тугайда.
Беренче аучы.
(кошларга).
Усал малай икән бу дип
Уйлый күрмәгез, яме.
Аучылар икесе бергә.
Безнең янда беркайчан да
Куркып йөрмәгез, яме!
Шул вакыт Сандугач сайрап җибәрә. Аңа башка кошлар кушыла. Урманда тантана.