СӘГАТЬЛЕ СӘГЫЙТЬ

Сәгате бар Сәгыйтьнең,
Әллә аңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.

Укытучы: — Биш бишең,
Яле, ничә була? — ди.
Сәгыйть торып басуга:
— Тиздән унбер була,— ди…

Нинди шау-шу?! Сәгате
Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет…

Сәгать куеп каршына А
шый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел — башында.

АГАЧ АВЫЗ

Сәлам бирсәң
Туры карап
Күзләренә,
Кояш чыга
Кешеләрнең
Йөзләренә.

Бигрәк тә мин
Сөендерәм
Өлкәннәрне.
Җенем сөйми
Күреп күрми
Үткәннәрне.

Читкә карап
Узып китмим
Алик сыман.
Исәнләшсәң,
Эндәшми ул
Агач сыман.

Ни өчен ул
Шундый икән —
Аңлый алмыйм?
«Агач авыз»,—
Диләр бездә
Андый ларны.

ФАЙДАСЫ БУЛМЫЙ КАЛМАС

Үгез кебек үкереп,
Алмаз кайта берүзе.
Маңгайдагы шешләре
Әйтерсең лә мөгезе.

Колакларын күрсәгез —
Кабартмадай кабарган,
Йодрык кадәр борыны:
Котың очар аңардан.

«Өзмә шомырт чәчәген!»-
Диеп күпме кисәттем.
Ә ул миңа бары тик
Телен генә күрсәтте.

Бүген исә выжт кына
Узып киттем янымнан.
Авызына сыймыйча,
Шешкән теле салынган.
Бал кортлары мин түгел,
Алар сарып алганнар
Һәм Алмазны акыртып
Бик шәп укол салганнар.

— Алмаз, син,— дим,—
«Үлә-әм»,— дип,
Юкка елап кайтасың:
Ул кадәрле уколның
Булмый калмас файдасы

КУШАМАТ

Үзе күргән һәркемгә
Исем тагып йөрде ул.
Кызык табып, бот чабып,
Шырык-шырык көлде ул.

Малайлар да исемнең
Бер дигәнен таптылар:
Аңа «Кушамат» дигән
Шәп кушамат тактылар.

Шуннан бирле нигәдер
Без көлсәк тә көлми ул.
Хәзер инде үзе дә
Чын исемен белми ул.