Анык белмим үзем дә:
Кайчандыр җир йөзендә
Яшәгән, ди, бер Хәсән,
Хәсән түгел, Хөрәсән.
Ышанмассыз сөйләсәм,
Безнең шушы Хөрәсән
Түшәм санап тик яткан,
Бал-майны бик яраткан.
Ашаган да йоклаган,
Урамга да чыкмаган.
Мич башыннан төшмәгән,
Ничек сырты пешмәгән?!

Йоклар иде тагын да,
Язның бер ал таңында
Чирләп киткән атасы.
-Әй, син нишләп ятасың?!
Улы килгәч янына,
Карт килгән дә аңына,
Чак-чак ачып күзләрен,
Әйткән соңгы сүзләрен:
-Тиздән туктар йөрәгем,
Гомер иткән көрәгем
Сиңа булсын мирасым.
Әмма ул тик тормасын,
Көнен-төнен эшләсен,
Бер дә кулдан төшмәсен,
Күгәрмәсен, чермәсен —
Шунсыз бәхет чишмәсен
Таба алмассың, улым,
Хезмәт яратсын кулың!

Ялгыз калгач нишләсен —
Терсәгенме тешләсен?
Аунап яткан-яткан да,
Кояш күзен ачканда,
Ачулана-кырыла,
Көрәк алып кулына,
Егет юлга чыккан, ди.
Ай үтәсен ел үткән,
Энә буе җир киткән.
Җитә калган алай да
Бу мыеклы малайга:
Дер-дер килгән тезләре,
Яшьтә йөзгән күзләре…
Хөрәсәннән көлепме
Яки нишләр диепме,
Чабатасы як-яктан
Шарт та шорт «чәчәк аткан».
Шулай барган чагында,
Матур бакча янында
Очраткан бу бер картны.
Бабай булган беркатлы,
Буе дисәң — бер карыш,
Ә сакалы мең карыш.
«Бар көч миндә» дигәндәй,
Беләкләре имәндәй.
Таштан коеп куйгандай,
Юлчы тып-тын торган да
Бабайга башын игән,
Игән дә болай дигән:
-Кем син, бабай?
-Бакчачы,
Ягъни гөлләр патшасы.
Хезмәтулла — исемем,
Бик бәхетле кеше мин.
-Ә мин, бабай, бер ятим.
Тамак бит — нихәл итим,
Җай калмады түзәргә,
Чыктым бәхет эзләргә.
-Әй балакай, балакай…
-Күрсәтсәңме, бабакай,
Миңа шуның чишмәсен?
-Башта бер ай эшлә син,
Сөйләшербез шуннан соң.
Килсә әгәр уңасың
һәм бәхетле буласың,
Беркайчан тик тормасын
Кулыңдагы көрәгең.
-Авырта шул йөрәгем.
-Тазара ул эшләсәң…
«Нишләргә? — дип, Хөрәсән
Баш ваткан, ди, бик озак. —
Кормый микән бу тозак?
Бәхет тапсам бер айда,
Отам бит мин болай да.
Аннан өйгә кайтырмын,
Кайтырмын да яңадан
Түшәм санап ятармын…»

Егет эшкә тотынган.
Сәгать саен утырган,
Кырын ятып ял иткән.
Аңа нәрсә — көн үткән.
Менә зарыгып көткән
Соңгы көн килеп җиткән.

Бакчачы карт үзе дә
Торган әйткән сүзендә.
Килеп егет янына,
Болай дигән җай гына:
-Ярый, дустым Хөрәсән,
Әйтсәм әйтим сорасаң:
Бәхет үсми болында,
Ул үзеңнең кулыңда.
Хөрәсән әй кырылган, Кашын-күзен җыерган,
Чебен шикелле дулап,
Китеп барган юл буйлап.
Килеп керсә бер өйгә,
Очраган бу әбигә.
Энҗеләр, ди, кашында,
Такыя, ди, башында.
Такыясы башактан,
Бизәкләре ахактан,
Нур сибә, ди, як-яктан.
Хөрәсән дә шаккаткан:
-Кем син, әби?
-Кеше мин,
Хезмәтбикә — исемем.
Ә үзең кем буласың?
Ник боегып торасың?
-Әйтсәм әйтим белмәсәң,
Әй, әбекәй, мин — Хәсән.
Җай калмагач түзәргә,
Чыктым бәхет эзләргә.
Белмим, хәзер нишләсе, —
Тапсам шуның чишмәсен,
Әй сөенә-сөенә
Кайтыр идем өемә.
-Тырыш булсаң табарсың,
Ташка кадак кагарсың.
Өч ай эшләп карарсың.
Сөйләшербез аннан соң.
Шуны гына көткәндәй,
Эшкә диеп киткән дә
Егет йоклап тик яткан,
Ярый черки уяткан.
Шулчак әби килгән, ди,
Рәхәтләнеп көлгән, ди:
-Нәрсә, без-з-з, диләрмени?!
Шулай эзлиләрмени
Бәхетне, әй, Хөрәсән!
Әйтсәм әйтим белмәсәң:
Бәхет үсми болында,
Ул үзеңнең кулыңда.
Табыйм дисәң чишмәсен,
Җиң сызганып эшлә син.
-Кул кабара эшләсәм, —
Дигән дә, ди, Хөрәсән
Китеп барган еракка,
Кыш булмый торган якка.
Имеш, анда эш юк, ди,
Шулай да һәркем тук, ди.
Ятып агач астына,
Авызыңны ач кына,
Кызарып пешкән җимеш
Үзеннән-үзе, имеш,
Коела, ди, шап та шоп!..
Төшкән берсен кап та йот!

Килеп җитсә — ни күрсен:
Дәртләндереп бер-берсен,
Эшләп ята бар халык,
Торырлык, ди, таң калып.

Хәсән калган аптырап,
Ачуыннан калтырап:
-Болай, — дигән, — нигә сез
Юкка газап чигәсез?
-Нәрсә ди бит, кара син!
Бәхеткә юл ярасың
Килмимени, Хөрәсән?!
Әгәр инде теләсәң,
Ярдәмгә килеп безгә,
Тирең түк җиребезгә.
Сливасын, алмасын,
Йөземен һәм чиясен
Ашап туям димә син…
Шатлыгыннан нишләсен,
Тапкач бәхет чишмәсен,
Хәсән аттай эшли, ди,
Әле һаман төшми, ди,
Кулларыннан көрәге.
«Тизрәк!» диеп, йөрәге
Дәрт бирә, ди, үзенә.
Ышанмасаң сүземә,
Элек эшләп кара син,
Сөйләшербез аннан соң.