-Безнең оя оямыни! —
Дигәч чыпчык баласы.
Нишләгән бу бала? — диеп,
Хәйран калган анасы. —

Оябызга нәрсә булган?
Улым, син ни сөйлисең?!
Белмим, кайда күргәнсеңдер
Моннан әйбәт өйне син?

Үзе чиста, үзе тыныч,
Керә алмый песи дә…
Үз оясын начар димәс
Чын чыпчыкның берсе дә.

-Начар булгач начар инде! —
Дигән Чырчыр, чырылдап,
һәм чыккан да оясыннан
Очып киткән пырылдап.

Шул вакытта бер сыерчык
Оясын күргән, ди, бу,
Хуҗасыннан сорамыйча,
Барып та кергән, ди, бу.

Шуны гына көткән кебек,
Кайтып кергән Сыерчык:
-Кем бар анда?
-Мин бу — Чыпчык…
-Чыпчык булсаң очып чык!

Ник дәшмисең? Чык, диләр бит,
Тагын нәрсә көтәсең?!
Чит ояда йөрмә болай,
Болай йөрсәң бетәсең.

Мондый акыл сатуларны
Күп ишеттем мин инде.
Алай булса, яхшы чакта
Ычкын, энем, син инде!

Сыерчыктан шүрләгән дә
Чырчыр тизрәк тайган, ди.
Кара карга ояларын
Күргәч, хәйран калган, ди.

Бер ояга кереп шундук,
Киерелеп утырган.
Салмак җилдә оя белән
Тирбәлергә тотынган.

Үзе эчтән уйлый икән:
«Тора икән ничек бу?
Әлли-бәлли итәр өчен,
Менә дигән бишек бу!

Миңа карап сокланырлар,
Килеп төрле җирләрдән… —
Аннан: — Их!» — дип куйган да ул
Кинәт җырлап җибәргән:

— Әкрен искән таң җилләре
Ак каенны тибрәтә.
Ак каенны тибрәткәндә,
Оямны да тирбәтә.

Каргаларның оялары
Барысы да пар икән.
Менә нинди ояда да
Торасылар бар икән!..

Кара карга читтән генә
Тыңлап торган бу җырны.
Аннан такмак әйтә икән.
Сынар өчен Чырчырны:

— Әлли-бәлли итәр дә бу,
Изрәп йоклап китәр бу.
Чит ояда болай йөрсә,
Башын харап итәр бу.

Ә аннары, тирә-якны
Яңгыратып: — Кар-р-р! — дигән. —
Нигә монда утырасың,
Өеңә кайт, бар-р-р! — дигән.

Кара карга аңа таба
Башын гына сузган, ди,
Чырчыр шундук, коты очып,
Камышлыкка сызган, ди.

Шактый озак утырган, ди,
Шунда дер-дер калтырап.
Күл өстендә оя күргәч,
Калган, ди, ул аптырап…

Ясалса да кипкән камыш
Үлән кебек чүп-чардан,
Пар чүрәкәй үрдәк анда
Язын бала чыгарган.

— Тукта, тукта, — дигән Чырчыр, —
Буш тора бит барыбер.
Шул ояны көймә итеп
Йөзеп карыйм әле бер!

Кырын ятып, җырлый-җырлый
Йөзәм генә дигәндә…
Су күсесе һап! тегене,
Шыпырт кына килгән дә.

Мескен чак-чак котылган, ди,
Корбан итеп койрыгын,
Ә дошманы ачуыннан
Ялап куйган мыегын.

Чырчыр исә ул күседән
Шулкадәрле шүрләгән.
Куркуыннан кайсы якка
Очканын да белмәгән.

Сизми калган карурманга
Ничек килеп җиткәнен
Һәм, атылып, бер куышка
Ничек кереп киткәнен.

Тик хәтерли ябалакның
Ничек тотып атканын…
Ә мин менә үзем күрдем
Аның ничек кайтканын.

Канатларын көчкә җилпи,
Сөмсерләре коелган…
Күгәрченгә бу мескенкәй
Бик кызганыч тоелган.

Бездә бераз ял итеп ал, —
Дигән икән Күгәрчен.
Чырчыр аңа: — Рәхмәт, — дигән, —
Килми батып үләсем.

Ояң пычрак, — дигән аннан
Очып барган көенә…
Чак-чак кайтып егылган ул
Туган-үскән өенә.

Беләсеңме, әни, — дигән, —
Булдым бик күп ояда.
Безнекеннән яхшы оя
Юк икән бу дөньяда.