Энәбикә

1
Безнең урман урман менә,
Аңа җитү кайда ул!
Моңлы да ул, шомлы да ул,
Серле дә ул, бай да ул.

Аланнары табынмыни,
Рәхәтләнәм сыена:
Җиләк дисәң — учлап сипкән,
Гөмбә дисәң — җый гына!..

Тукта, ни бу?! Кошлар нигә
Өзгәләнеп «чар-р!» диләр?
Чыр-чу килеп, алар гүя
«Абау, дошман бар-р!» диләр.

Үзен тотып пешерергә! —
Күр инде бу төлкене:
Белмим, ничек эләктергән
Аягыннан керпене?

Мине күргәч тә җибәрми,
Ах, явызны, кара син!
Ятим калдыра бит инде
Мескенкәйнең баласын.

Төлке чаба, ялт-йолт карап,
Мин йөгерәм каршына:
Җибәр хәзер! Югыйсә, — дим, —
Таяк төшә башыңа!

Куркуыннан төлке шундук
Ташлап качты корбанын.
Юкса үзен кыздырам бит
Таяк белән мин аның!

Ә керпенең, бичараның,
Тәмам коты алынган.
Дер-дер килә, чебен очып
Үткәндә дә яныннан.

Энәбикә, курыкма, — дим, —
Беркемгә дә тимим мин.
Хәлең ничек? Шуны гына
Белеп китим дидем мин.

Абау! Абау! Бетәсең бит —
Бөтен җирең кан гына.
Әйдә, дускай, кайтып килик
Безнең әни янына.

Үзең белән бергә салам
Кәрзинемә балаңны.
Әни — табиб, дару сөртеп,
Бәйләп куяр яраңны.
Ярыймы?

2
Әнием, — дим, — кем әйтмешли,
Җиңел икән кулларың.
Әнә ничек тып-тып басып
Йөри хәзер кунагың!

Кайнаган сөт биргән идем,
Башта иснәп карады.
Аннан, «Рәхмәт!» дигән кебек,
Кулларымны ялады.

Йомгак сыман бөгәрләнеп
Ята иде бер читтә,
Баласы да чабып килеп
Үрелмәсенме сөткә!

Ипи куйдым алларына:
Карасын да, агын да.
Тартынмагыз, керпекәйләр,
Ашагыз, дим, барын да.

Шуннан үзем читкә китеп
Карап торам боларга…
Тамаклары туйганнан соң
Тотындылар уйнарга.

Күңелләре булсын диеп,
Артларыннан мин чабам.
Юри генә качкан идем,
Әй эзлиләр берзаман.

«Уф» та «пуф» дип, әле аны,
Әле моны исниләр.
Әйтерсең лә «Хәзер кая
Илтер икән эз?» диләр.

«Хайт!» дип, шунда мич артыннан
Чабып чыктым — түзмәдем.
Энәләре бар димәдем,
Тотып алдым үзләрен.

Беркөн иртүк торып чыксам,
Икесе дә урамда.
Икесе дә шундый боек,
Ә күзләре урманда.

Ә үзләре ни өчендер
Янымнан да китмиләр. Ә
йтерсең лә «Көз җитә бит,
Безне кире илт» диләр.

— Менә тагын килдек сиңа,
Урман бабай, исәнме!
Йә, ничек соң, керпеләрең
Бездә бераз үскәнме?

Кара, әллә минем кебек
Шаяра да беләсең:
«Үскәнме?» дип, шул сорауны
Үземә үк бирәсең.

Миңа калса, үсмәгән күк…
Белмим, нигә шулайдыр?
Юкса болай үзләренә
Тидермәдем җил-яңгыр.

Урман бабай, дусларымны
Син дә саклый күр инде!
Син үзең дә, Энәбикә,
Зинһар, саграк йөр инде.

Елан килеп чыкмасынмы
Шунда аткан ук кебек.
«Ыс-с!» — ди миңа, ә күзләре
Янып тора ут кебек.

Ике япьле телен сузып,
Әйтерсең лә «аш-шыйм» ди…
Их, мин әйтәм, кая гына
Алып качыйм башымны?

Ни булса да булыр диеп,
Очам урман юлыннан.
Менә бәла: абындым бит,
Выжт — кәрзинем кулымнан.

Ә андагы керпеләрем
Тәгәрәде шар сыман.
Ул арада дошманым да
Куып җитте артымнан.

Бетте баш, дим, инде моннан
Котылу юк һич кенә…
Шул вакытта Энәбикә
Шап — тегенең өстенә!

Китте сугыш, китте кызып,
Исем китеп торам мин.
Керпем кинәт башын өзеп
Атмасынмы еланның!

— Булдырдың, — дим, — Энәбикә,
Рәхмәт инде үзеңә!
Ай-яй батыр икәнсең син,
Тимәсен тик күз генә.

Әллә кире кайтыйкмы соң,
Бик төбәлеп карыйсың?
«Сау бул инде!» дигән кебек,
Үзең кулны ялыйсың.

Алай булса, Энәбикә,
Нишлим инде?
Хуш инде!
Тик онытма,
Ни әйтсәң дә,
Без бит хәзер дус инде.
Хуш инде!

НИЧЕК ТИЗРӘК ҮСӘСЕ?

Дәү буласы иде лә,
Ничек тизрәк үсәсе?
Моряк Илгиз абый күк
Ничек дөнья гизәсе?
Тельняшка да, бушлат та
Киеп карыйм өстемә,
Үзем һаман кечкенә,
Үсеп булмый һич кенә.

Белмим, әллә еларга,
Әллә инде көләргә.
Су да эчәм көн саен,
Су сипкәндә гөлләргә.
Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә.
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә.

Апам кебек, беркөнне
Үзем җыйдым урынны.
Исе китте әнинең:
«Карагыз,— ди,— улымны,
Кайчан болай зур үскән,
Нәни иде кич кенә?!.
Аңлый алмыйм һич кенә –
Мин бит буйга кечкенә…

КУЫШЛЫ
УЙНЫЙБЫЗ

Әтием дә ударник,
Әнием дә ударник,
Хезмәт ударниклары.
Мактап туймый әбием:
Ул,— ди,— уңганлыклары
Ул,— ди,— значоклары!

— Эх, син,— диләр күршеләр,
Самат бабай ишеләр,—
Менә ничек эшлиләр!..
Белмим, кайда йөридер
Сиңа дигән бишлеләр?
Юкса, һаман өчлеләр.

Көнчелек бар кемдә дә,
Җитәрлек ул миндә дә —
Ничек кенә котырта:
Китап алсам кулыма,
Укыта да укыта…
Сынап карыйм бер, тукта.

Әй, шундый тиз алдырдым,
Тәмам хәйран калдырдым
Әти белән әнине.
Инде хәзер, дим, мине
Әйдә үзегез куыгыз:
Отличник бит улыгыз!

ДУСЛАР

Игезәкләр шикелле
Икебез дә сипкелле.
Тигез безнең буйлар да,
Әллә инде шуңарга
һәрвакытта бергә без,
Шаярабыз, көләбез.

Алай түгел ич, тукта,
Ара-тирә һич юкка
Көнләшеп тә алабыз,
Тик бозылмый арабыз.

Күрәсезме?…Бер көндә
Бишле алгач икең дә-
Менә нинди күңелле!
Әллә шулай түгелме?

КОНСТРУКТОР МИН

Бер минут тик тормыйм:
Конструктор мин.
«ИЛ» кирәкме, «ТУ*мы…
Ни кушсагыз, шуны
Хәзер төзеп ташлыйм.
Я, кайсыннан башлыйм?

Бусы менә «Восток»,
Бусы булыр — «Восход»,
Ә монысы — «Ал таң»,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб…
Шул корабка карап
Әйтеп куйды Марат:
-Ә гизгәндә галәм,
Әйтерсеңме сәлам?
-Ялгыз кая барам — Үзегезне алам!
Әй очарбыз җырлап,
Чынлап.

АШ ПЕШЕРДЕМ

Ялкау, имеш. Юк инде,
Яратсам да уенны,
Андый малай түгел мин!
Әни эштән кайтышка
Аш пешердем бүген мин.

Әти тора шаккатып,
Әни телен шартлатып:
— «Күр,— ди,— нишләп куйган
бит!..»

Тукта, малай, сабыр ит.
Тоз җитәрлек, аны бит
Салуын, дим, салырсың,
Артык китсә, анысын
Аштан ничек алырсың?

ИЛБАРИС

Болай үзе кеше күк,
Ә дәрестә песи күк,
Посып кына утыра.
Тәнәфестә котыра,
Әйтерсең лә юлбарыс.
Кем булыр бу Илбарис?

«На-а, бахбай!» дип, толымын
Тарта иде Миңнурның —
Эләктереп алмаммы
Якасыннан мин моның!
Песи булды юлбарыс —
Менә кем ул Илбарис.

 

БАРЫЙ

Бигрәк инде
Шушы Барый,
Чикләвеккә
Үзе бармый.
Җыеп кайтсаң —
Ала — каба,
Капкан саен
Гаеп таба:
— Төше дисәң —
Ярым-ярты,
Кабыгы,— ди,—
Таштан каты.
Җыйгач-җыйгач
Аны, кызый,
Җыярлар,— ди,—
Кабыксызын.
— Анысынмы?
Үзең җый син!
Ычкын! — диеп,
Өммегөлсем Чикләвеген
Тартып алды —
Барыебыз
Телсез калды.

НИШЛӘДЕМ МИН?..

Шундый оста атам мин,
Үзем дә шаккатам мин.
Читәндәге чүлмәкне
Күз йомып та ватам мин.

— Шул песнәкнең күзенә
Тидеримме, Зилә? — дим.
Зилә елый: — Нишлисең?
Тимә инде, тимә, дим!

— Йөрмәсәнә арттан,— дим,
Атам дигәч атам! — дим…
Рогатканың резинын
Бар көчемә тартам мин.

Сынып шулчак аткычның
Ике ябе шарт итеп,
Маңгаема уң кулым
Бирде берне шап итеп.

Күздән утлар күренде…
Бу Зиләне күр инде,
Үртәп тора абыйсын:
— Нигә тагын атмыйсың?

ЯУЛЫК ЧИГӘ РАБИГА

Безнең абый еракта,
Чик саклый ул көньякта.
Менә шушы абыйга
Җибәрәм дип Рабига
Яулык чигә, күр әле:
— Бу,— ди,— бәйрәм бүләге.
Өйрәткәндер кем генә
Чикми бит ул ни генә:
Чәчәк чигә, гөл генә,

Шул гөлләрнең берсенә
Кунган әнә күгәрчен,
Чын күгәрчен диярсең.
Аркасыннан сөйдем дә,
«Рабига»,— дим сеңелгә,
Бигрәк матур чигәсең,
Күзем генә тимәсен.
Ә ул мактый энәсен:
— Булдырасың, энә, син!

СЫЕРЧЫК

Бик сагынып кайткан икән
Туган-үскән җирләрен,
Сыерчыка бәрәм бүген,
Күрсәтә бар һөнәрен.

Цирктагы артист кебек
Әллә ниләр эшли ул:
Я сандугач булып сайрый,
Я тай кебек кешни ул.

Кайчагында кинәт кенә
Карга булып кычкыра.
Минем сыман сызгырып та
Җибәрә ул еш кына.

Курай уйный башлый аннан,
Канатларын кагынып…
Читкә китсәм, мин дә шулай
Кайтырмындыр сагынып.

БЕЛМИ ДИЕП ЙӨР МЕНӘ…

Энем минем әлегә
Укымый да, язмый да.
Җиде тула бит инде
Шушы елның язында…

Китап алып утырсам,
Үзе һаман янымда.
Йотып барган, күрәсең,
Шул чагында барын да.

Әйткән идем: «Язарга
Өйрәтимме, Әхмәт? * — дип,
Күптән беләм дигәндәй,
Язып куйды: «Рәхмәт»,— дип.

КУЛЫН БИРЕП
ТОРМАГАН

Күз ачкысыз буранда
Илсур йөри урамда,
Изүләре шар ачык…
Без торабыз карашып.
Нәрсә дисәк сәбәбе —
Калмаган бер сәдәбе.
Яңа сәдәп тагарга
Сеңлесе бит аңарга
Кулын биреп тормаган…
Менә инде уңмаган!

КОЯШБИКӘ ЧЕЛТӘРЕ

Кояшбикә бигрәк уңган,
Кара, ничек иртә торган!
Тау битенә ап-ак кардан
Көмеш челтәр үреп куйган.

Уянган да йокысыннан,
Кар челтәрнең уртасыннан
Умырзая карап тора,
«Яз җиткән бит!» дигән сыман

БОЗ КИТКӘНДӘ

Кояш та эш тапкан бүген:
Әллә чынлап, әллә юри,
Кайнар нурын кадый-кадый,
Елгада боз ватып йөри.

Бозга нәрсә, барыбер бит,
Әй ярыла шатыр-шотыр.
Дулкын исә бертуктаусыз
Нидер сөйли чупыр-Яупыр.

«Юлыңда бул әйдә!» — диеп,
Бәлки, бозны куадыр ул.
Кем белә бит, бәлки миңа
«Хуш!» димәкче буладыр ул.

ИҢ ШАТЛЫКЛЫ КӨНЕМ

Яңгыр яуса ява бирсен —
Чалт аяз күк миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле
Гүя бөтен дөнья бүген…
Чалт аяз күк миңа бүген.

Мәктәптән дә «бишле»
алгандай,
Чаба-чаба кайттым бүген.
Галстукны ничә салып,
Ничә тапкыр тактым бүген!..

Өйгә кадәр чаптым бүген.
Белмим кая басканымны,
Бии-бии йөрим бүген.
— Әнием,— дим,— беләсеңме,
Иң шатлыклы көнем бүген:
Пионерга кердем бүген!

КЫЗЫК ИТТЕК

Вил шундый хәйләкәр,
Көнләшер төлке дә.
Шулай да бервакыт
Калдырдык көлкегә.

Әле дә хәтердә:
Җиләккә барабыз.
«Кайда соң Вил?» — дисәк,
Нишли бит, карагыз:

Күрәсе килгәнме
Берсенең батканын,
Бер башын шудырып
Куйды бу басманың.

Бер сүз дә әйтмәдек
УЛ чакта аңарга.
Кайтканда, «Бүре!» дип,
Тотындык чабарга.

«Бүре бар! Бүре!» дип,
Чабабыз инешкә…
Сизми дә калды
Вил Җиткәнен финишка.
Һәм шунда… басмага
Шап итеп басуга,
Чулт — суга.

ЭССЕ КӨНДӘ

Су илтим дип абыйга
Чыккан идем басуга,
Әлсерәшеп уҗымнар
Йөгерәләр каршыма.

Бер чәйнек су нәрсә ул —
Сибәргә соң кайсына?
Абый чәчкән уҗымнар —
Кызганыч бит барсы да.

Үз абыем ничек тә
Кичерер дип бер юлга,
Чәйнектәге бар суны
Сиптем шунда уҗымга.

Мичкә белән илтермен
Суны инде моннан соң:
Абыем да, уҗым да
Үпкәләрлек булмасын.

ЯҢГЫР ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ

Кара кыйгач канатлы
Сап-сары бер кош алар.
Ә һавада әйтерсең
Курай уйнап очалар:
«Фи-тиү…» дип очалар.

Бүген исә нигәдер
Мәче кебек “мыр-р” диләр.
Аңламассың үзләрен —
Әллә миңа “ыр-р” диләр,
Әллә «кайта тор-р» диләр?

Яңгыр килеп бераздан
Яумасынмы бик шәпләп.
Илшат балык тота дип
Тормады ул иләкләп —
Койды гына чиләкләп.

Менә нигә бу кошлар
Чыр-чу килгәннәр икән.
— Яңгыр килә, яңгыр! — дип
Хәбәр биргәннәр икән…
Кайдан белгәннәр икән?

БЫТБЫЛДЫК

Уфтана
бытбылдык
кичләрен:
Нишләдем?
Нишләдем??
Нишләдем???
Акылдан
язарсың,
тукта! — дим,—
Эш узгач
Үкенмә
юкка,— дим.
Күр әле,
туктамый
алай да.
Ияреп
шук куллы
малайга,
Әллә чит
бакчага
кергәнме,
Әнисен
тыңламый
йөргәнме?
Кем белсен,
ни булган
үзенә?
Мескенкәй
күр ничек
үкенә:
Нишләдем?
Нишләдем??
Нишләдем???
Шәп түгел,
күрәсең,
эшләрең,
Әйт инде,
бытбылдык:
нишләдең?

БӘБКӘ САКЛАГАНДА

Тилгән дисәң тилгән,
Тагын берсе килгән.
Көш-шү! Көш-шү! Көш-көш!
Юк, юк, әйдә, төш, төш!

Кара, кара, тиле,
Китеп бара кире.
Китмәс иде бер дә —
Кылычым бар билдә,
Мылтык та бар кулда.
Әти килеп шунда
Сөеп куйды иңнән:
Солдат чыга синнән!..