Анаграммалар

Мин яшелчә булып калам,
Кай яктан укысаң да.
Уңдырышлы җирне сайла
Яз көне утыртканда.
( Кабак.)

Кайсы яктан укысаң да,
Ул иң якын туганым,
һәркем күрә минем өчен
Аның үлеп торганын.
(Апа.)

Туксан тешле абзыкай
Кырда тузан туздыра.
Хәрефләре «адашса»,
Үзенең бар гомерен
Җир астында уздыра.
(Тырма, тамыр.) 

Үз гәүдәңдә булса да,
Күз күрмәслек урын ул.
Хәрефләре «адашса»,
Асыл сыйфат булыр ул.
(Арка, кара.)

Кайсы яктан укысаң да,
Үзең белән гел бергә.
Агарса да, үсүеннән
Туктамый ул гомергә.
(Чәч.)

Сулдан уңга —
Кирәк чакта
Килеп җитә.
Уңнан сулга —
Гаеплене
Хөкем итә.
(Дус, суд.)

Күренгәне юк аның
Беркемнең дә күзенә.
Ышанганны шулай да
Табындыра үзенә.
Укып була исемен
Сул яктан да, уңнан да.
Яле, уйлап карагыз,
Ни булыр бу, чыннан да?
(Алла.)

Агачта ул, биш хәреф
Кирәк аны язганда,
Берсен алга күчерсәң,
Пешәчәк ул казанда.
(Ботак, ботка.)

Яшелчә ул, өлгереп
Җиткәч кенә өзәрсең,
Хәрефләре «адашса»,
Бүрәнәдән эзләрсең.
(Кыяр, ярык.)

Кеше күрсә, безелдәп
Килеп җитә янына.
Иҗекләре үзгәрсә,
«Гафу ит»,— дип ялына.
(Черки, кичер.)

Мин һәрвакыт анда булам,
Утын ярып, өйгәндә.
Хәрефләрен «адаштырсам»,
Җәям аны идәнгә.
(Лапас, палас.)

Бөтеннең бер өлешен
Әгәр таба алсагыз,
Шуның хәрефләреннән
Икенче сүз ясагыз.
(Кисәк, кискә.)

Нибары дүрт хәрефле
Җил тимәслек урын ул.
Бер хәрефе күчүгә,
Эш коралы булыр ул.
(Ышык, ышкы.)

Биегәндә бу бала,
Биленә җеп урала.
Хәрефләреннән исә
Ясап була яңа сүз,
Бәлки, уйлап карарсыз?
(Орчык, чокыр.)

Үткәне бар, хәзергесе…
Шулай сөйли күргәннәр.
Уңнан сулга укылганын
Укыйлар тик белгәннәр.
(Заман, намаз.)

Юлга чыксаң, ул да йөрсен
Үзең белән гел бергә.
Уңнан сулга укысагыз,
Әйләнер ул фигыльгә.
(Азык, кыза.)

Он да саклый, ашлык та,
Шуңа кереп йөрисең.
Хәрефләре «адашса»,
Үзен инде күрмисең.
Ә шулай да син аның
Иң яхшысын телисең.
(Келәт, теләк.)

Ашлык суккач, басудан
Нәрсә җыеп алалар?
Хәрефләре күчтеме —
Аны ашка салалар.
(Салам, салма.)

Уң яктан да ашыйсың,
Сул яктан да ашыйсың.
( Ипи.)

Төсе аксыл, үзе каты
Һәм тутыкмый тиз генә.
Әгәр күчсә хәрефләре,
Төшә күрмә үзенә.
(Корыч, чокыр.)

Составында металл булган
Ул таш барын белсәләр,
Шахта казып, ир-егетләр
Җир астына төшәләр.
Күчсә аның иҗекләре,
Авырганда эчәләр.
(руда, дару)

Метаграммалар

«К»га бетсә —
Үсемлекнең
Төп өлеше.
«Н»га бетсә —
Җир эшкәртү
Бөтен эше.
(Сабак, сабан.)

Кергән иде күземә,
Еламадым чак кына.
Бер хәрефен үзгәрткәч,
Үз янына чакыра.
(Сабын, табын.)

Дару өчен җыялар
Бу агачның бөресен.
Бер хәрефен үзгәртсәң,
Билең буып йөрерсең.
(каен, каеш)

Башлансам мин «К» белән,
Сезнең бакчада үсәм.
«К»ны «Ч»гә үзгәртсәң,
Шундук елгага күчәм.
(Кабак, чабак.)

Көн суытса, булам мин
Хатын-кызлар башында.
Бер хәрефем үзгәрсә,
Янып торам каршыңда.
(Шәл, шәм.)

Елына ул безгә бары
Бер тапкыр килә ала.
Бер хәрефе үзгәрдеме,
Теккән урында кала.
(Җәй, җөй.)

Таудан казып алганда,
Ватып иза чигәләр.
Бер. хәрефе үзгәрсә,
Үсеп җиткәч җигәләр.
(Таш, тай.)

Исем булып тагылган
Бу коңгызга бызлавы.
Ә «С» белән үзәккә
Үтә аның сызлавы.
(Бызлавык, сызлавык.)

«К»га бетсә, күрерсең
Аны иске киемдә.
«Ш»га бетсә, һәрвакыт
Яши елга төбендә.
(Ертык, ертыш.)

«Т»га бетсәм, унике айның
Фәкать берсе булырмын.
«С»га бетсәм, зәңгәр күктән
Сезгә карап торырмын.
(Март, Марс.)

«Б» белән сез аны
Тик суда күрерсез.
«X» белән ирекле
Булса ул — үлемсез.
(Балык, халык.)

«Ң»гә бетсә — кием белән
Син аны да киясең.
«М»га бетсә — «Ашагыз»,— дип,
Кош-кортларга бирәсең.
«Л»га бетсә — саклана күр,
Колагыңа кермәсен.
(Җиң, җим, җил.)

«Н»га бетсә —
Кәбестәгә
Терәк ул.
«Р»га бетсә —
Тәгәрмәчкә
Кирәк ул.
(Күчән, күчәр.)

Бу кошны сез кайтканда
Йә киткәндә күрәсез.
Әйтмим аның исемен,
Юкса шундук беләсез.
Бер хәрефе үзгәрсә,
Бакчада үстерәсез.
(Торна, торма.)

Авызлыксыз йөгәнне
Ни диләр сезнең якта?
Бер хәрефе үзгәрсә,
Куярсың язган чакта.
(Нукта, нокта.)

«И» белән башланса —
Пешереп ашыйлар.
«А» белән башланса —
Җигеп, йөк ташыйлар.
«У» белән — күргәнен
Яндыра, көйдерә.
«Э» белән — дустың ул,
Яратсаң сөйдерә.
(Ит, ат, ут, эт.)
Икенче хәрефе
«Р» булса — урачак,
«С» булса — яфрагы
Җилфердәп торачак,
«Л» булса — яңгырда
Аннан су агачак,
«Ч» булса — очкыннар
Чәчрәтеп яначак.
(Урак, усак, улак, учак.)

Уртасында «М» булса,
Аның белән казаннан
Аш та, су да алырсың.
«М»ны «К»гә үзгәртсәң,
Кадак кебек әйбергә
Шалт-шолт суга алырсың.
(Чумеч, чукеч.) 

Шарадалар

Бер иҗеге — йорт хайваны,
Икенчесе аны куа.
Ә икесен бергә кушсаң,
һәр җиде көн саен туа.
( Атна.)

Мәшһүр исем: бер иҗеге
Төс белдерә. Нинди ул?
Ә калганы — дин әһеле,
Яхшылыкка өнди ул.
( Акмулла.)

Бер иҗеге нота аның,
Агызалар икенчесен.
Үзен исә сөйләгәндә
Дәлил итеп китерерсең.
( Мисал.)

Берсе куша кабарга,
Икенчесе — качарга.
Кушылсалар икесе,
Тоткасы бар ачарга.
( Капкач.)

Бер иҗеге төс белдерә,
Җир астында — калганнары,
Берсен йолкып өлгермисең,
Үсеп чыга яңалары.
( Актамыр.)

Бу исемнең һәр иҗеге
Бер үк сыйфат хасил иткән
Бер үк авазлардан тора.
Үзе кош ул. Зарланса да,
Яз җитүгә, кайда очып,
Кайда тәпи-тәпи кайтып,
Бездә генә оя кора.
(Тартар.)

Бер иҗеге әйбер урлап аптырата,
Икенчесе идән өстен ялтырата,
Өченчесен ясап була такталардан.
Ә бергәләп элек баржа тарткан алар.
( Бурлаклар.) 

Бер иҗеге сан белдерә,
Калганнары кулыңда.
Ягез әле, кемнәр белә
Бу ашамлык турында?
(Бишбармак.)

Ике иҗеге — агач,
Җәй дә яшел, көзен дә.
Ә соңгысы мең төрле
Хыял йөртә үзендә.
(Наратбаш.)

Бер иҗеге кәгазь капчык,
Яки шырпы саклап ята.
Ә калганы теше белән
Печән җыя, кантар вата.
(Каптырма.)

Бер иҗеге төс белдерә,
Калганнары — белгән кеше.
Үзе район үзәге ул,
Таң калырлык күргән кеше.
(Актаныш.) 

Беренче иҗеге
Сыйфатын белдерә,
Калганы һәр өйдә
Бары тик бер генә.
Ә үзе нефтьчеләр
Яшәгән бистә ул,
Кечкенә шәһәрдән
Ким түгел һич тә ул.
( Актүбә.)

Эчке әгъза — бу исемнең
Биш хәрефтән торган сүзе,
Икенчесе өч хәрефле,
Ә шулай дә «сизгер» үзе.
Ике сүзне бергә кушсаң,
Шундый тәмле ашамлык ул:
Нәзберек тә ашарлык ул.
( Бавырсак.)

Җитмеш төрле авыруга
Дәва аның бер өлеше.
Аш ашаса, икенчесен
Файдалана бөтен кеше.
( Балкашык.)

Бер иҗеге никтер пешмәгән,
Икенчесе куша тегәргә.
Кушылсалар әгәр икесе,
Кем яратмый аны кияргә?!
Бер иҗеге су белән
Чистартырга боера,
Икенчесе казанда
Кайный-кайный куера.
( Юаш.)

Бер иҗеген ота алам,
Ишетсәм дә әллә кайдан,
Ә икесе — соңгылары —
Суыкка иң чыдам хайван.
Моны белгәч, күпләрегез
Гаҗәпләнеп хәйран калыр.
Бу сүзләрне бергә кушкач,
Көймәдә дә йөртә алыр.
( Көймәче.)

Бер өлеше аның сан белдерә,
Икенчесе белән күрерсең.
Җавапларың дөрес булса әгәр,
Берәр этнең исемен белерсең.
( Дүрткүз.)

Бер иҗеге башыңда,
Икенчесе чишмәдә,
Син пешерә алмыйсың
Аннан башка ашны да,
Шуңа кушсаң кушымча,
Язын сулы урын бу,
Яле, нәрсә булыр бу?
Бер иҗеге — уй чүлмәге,
Калганнары гел вата.
Барысы да бергә булса,
Барыбызны уйлата.
( Башваткыч.)

Бер иҗеге һәрчак хаклы,
Калганнары тып-тып атлый.
Бергә кушсаң, савыт була,
Аңа чәй дә салып була.
(Чынаяк.)

Сыйфат аның бер өлеше,
Икенчесе аш йота.
Ике сүзне бергә кушсаң,
Тәм-том сорап алҗыта.
(Тәмлетамак.)

Бер иҗеге төс белдерә,
Икенчесе — сыйфатны,
Өченчесе башта булса,
Нинди сүз бу?.. Кем тапты?
( Алтынчәч.) 

Логогрифлар

Бәхетең ул, шатлыгың,
Ипиең дә, ашың да…
«Б» өстәсәң алдына,
Киячәксең башыңа.
(Ашлык, башлык.)

Шикәр кебек
Каты да ул,
Татлы да ул.
Яхшы булсаң,
Кояш сыман
Яктыра ул.
«Б» өстәсәм,
«Мә-ә»,— дип, мине
Чакыра ул.
(Әти, бәти.)

Киемеңдә Булса, аны
Ямарсың,
«Т»сен алсаң,
Ачарсың да
Ябарсың.
(Тишек, ишек)

Башта кызгылт, аннары
Җете яшел була ул.
Ул кышлаган чакта ук
Әзер булсын урагың.
Уртасына «Т» куйсаң,
Мәңге яшел куак ул.
(Арыш, артыш.)

Башында ак яулыгы,
Яхшы чакта саулыгы
Тик утырмый әле ул,
Оекбашлар бәйли ул.
«Б» куйдыңмы алдына,
Кулларыңа ал гына,
Үчти-үчти иттер, ди,
Мине тизрәк үстер, ди.
(Әби, бәби.)

Кайсы елга исеменең
Бер хәрефе янына,
«К» куйсагыз, бөҗәк булып,
Очып китәр җай гына?
(Кама, камка.)

Фигыль дә ул, исем дә ул,
Бик күп аның халкы да.
Бер «кыска и» өстәсәгез,
Суккан саен акыра.
(Кала, калай.)

Нурлар сибеп янып тора
Эчендә май барында.
<<С» өстәсәң, булачак ул
Генерал чалбарында.
(Лампа, лампас.)

Куерса да каралмас,
Аязмыйча таралмас.
«А» өстәсәң әгәр дә,
Әйткәнеңне аңламас.
(Томан, томана.)

Син бары тик аның белән
Уклар ата аласың.
«Ү» өстәсәң азагына,
Яле, ничек барасың?
(Җәя, җәяу.)

Үсемлек булса да,
Кия ул эшләпә.
Әгәр «3» өстәсәң,
Бу нәрсә булыр соң?
Йә, ничек уйлыйсың?
(Гөмбә, гөмбәз.)

Бер сыйфатка «Н» өстәсәң,
Әйләнәчәк исемгә.
Эзләсәгез, бу ачыклык
Булыр урман эчендә.
(Ала, алан.)

Туп түгел бу, шулай да
Тәгәрәтеп уйныйсың,
«Ф» өстәсәм әгәр дә,
Муеныңа урыйсың.
(Шар, шарф.)