Иң гадел дус

Әйтә алмыйм, ниндидер ул
Синең өчен?
Яхшы китап — иң гадел дус
Минем өчен:
Күзгә карап әйтә миңа
Иң дөресен,
Ачып сала серләренең
Бөтенесен.
Яратмасаң — үпкәләми,
Алдашмый да…
Аның белән дус булганнар
Адашмыйлар.

Укытучым

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле
Шат йөзле укытучым,—
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым.

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса — көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым,—
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,—
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Рәхмәт инде

Белем иле
Әкияттәге
Серле Сарай
Сыман иде,
Аңа алып
Бара торган
Юлларда гел
Томан иде.
Төшләремә
Керә иде
Шул Сарайның
Баскычлары.
Бүлмәләрен
Ачар идем,
Юк бит, дисәм,
Ачкычлары —
Кара син, ә,
Әле белдем:
Әлифбада
Булган икән,
Үзләре үк
Зарыгышып
Мине көтеп
Торган икән.
Күп тә түгел,
Аз да түгел —
Утыз сигез
Хәреф алар.
Шуларсыз син
Укып кара,
Язып кара:
Рәхмәт инде
Әлифбага!

Бәйрәм

Бүген мин йокыдан
Таң белән уяндым.
«Беренче тордым!» дип,
Әй шундый куандым.

Кояш та елмая,
Гөлем дә, энем дә…
Ә үзем шатлыктан
Җырлыйм да, биим дә.

Карасам… көткәндәй
Кадерле кунагын,
Әнием пешереп
Өлгергән коймагын!

Бүген бит зур бәйрәм
Беренче сентябрь!
Хуш, әни! Мин киттем –
Мәктәбем көтәдер.

Дүртлеләр, бишлеләр
Көтәдер үземне…
Ә, энем, син инде
Бер елга түз инде.

Учак

Бер юлаучы
Кышкы юлда
Туңган да
Җылынырга
Учак яккан
Урманда.
Башта учак
Шундый каты
Дөрләгән,
Очкыннары
Болытларга
Үрләгән.
Юлчы исә,
Чумып татлы
Хисләргә,
Оныткан тик
Аңа чыбык
Өстәргә.
Бар утыны
Янып бетеп
Шул чакны,
Чаткысы да
Калмаган, ди,
Учакның.
Белем дә бит
Учак сыман,
Уйласаң:
Бетә бара,
Һаман өстәп
Тормасаң.

Юкка бәйләнә

Укытучы апаның
Ничек теле әйләнә:
«Нигә кеше артына
Качасың?» — дип бәйләнә.
Кем тырышмый дәрестә
«Икеле»ләр алмаска?!
Мин үземнең артыма
Кача алмыйм лабаса.

Дәреслеген саклый

Мактанудан туймый Фәрит,
Алса да гел «икеле».
«Дәреслекне саклагыз, — ди
Сез дә минем шикелле.
Искә төшкән саен аны
Актарырга ярамый…».
Шуңа, ахры, дәреслеген
Ул ачып та карамый.

Юкка мактамый

Яңагыма
Суккан кебек
Китереп,
Тик торганда
Вагыйзь мактый
Үтереп:
Синнән дә шәп
Укучы юк
Бездә, — ди, —
Ә мин менә
Калам бугай
Көзгә, — ди. —
Болай үзем
Тырышкан да
Кебек, — ди. —
Ахры, минем
Башкаемда
Чүбек, — ди. —
Син бит әле
Бөтен эшкә
Чабасың,
Барысына
Ничек вакыт
Табасың?..
Беләсезме,
Мактаган ул
Ни өчен:
Күчерергә
Кирәк икән
Өй эшен.

Шома Шаһи

Шамбы сыман шома дисәм
Шомбайны гына,
Шаккатам хәзер Шаһиның
Шомалыгына.
«Икеле »дән дә котыла
Бик шома гына.
Һич тотылмый: гаҗәпләнәм
Тик шуңа гына.
Өй эшләрен эшләмәсә,
Шундый ялганлый:
«Кара син, ә, дәфтәр тагын
Өйдә калган», — ди.
Ә шулай да укытучы
Каптырды бит, әй,
«Өйдә калган» дәфтәрен дә
Таптырды бит, әй!
Исләребез китте аның
Сизгерлегенә.
Ә Шаһиның хәле яман,
Сиздерми генә.
«Әйдә, атлан, алып кайтам»,
Дигән шикелле,
Көндәлегендә елмаеп
Тора «икеле».

Пөхтәлек чемпионы

Зөлфинурдай
Пөхтә йөргән
Беркем дә юк:
Киемендә
Тузан кадәр
Бер кер дә юк.
Һәр китабы
Яңа сатып
Алган сыман.
Ә язуы
Энҗе тезеп
Барган сыман.
Туфлие дә,
Белмим, ничек
Пычранмыйдыр ?
Бәлки,аңа
Пычрак бер дә
Очрамыйдыр ?
Әллә җиргә
Тими микән Аяклары?..
Күр инде син
Минем чалбар
Балакларын ?!
Көне буе
Пычрак ерып
Йөргән кебек.
Шуңа миннән
Чучкалар да
Көлгән кебек.
Күрсәң, син дә

Мактар идең
Зөлфинурны:
Классыбызда
Ул пөхтәлек
Чемпионы.

Кем староста?!

— Ник «икеле» алдың кичә,
Син бит, Вагыйзь, сүзгә оста?
— Нишлисез сез?! Класста кем
Сезме, минме староста?!

— Ник өмәдә катнашмадың?
— Яшим ич мин түбән очта.
Нишлисез сез?! Класста кем —
Сезме, минме староста?!

— Хәзер идән себерерсең…
— Бу эшкә бит кызлар оста…
Нишлисез сез?! Класста кем —
Сезме, минме староста?!

— Синең кебекләргә безнең
Сүзебез бер — карар кыска,
Борының да төшәр бераз:
Хәзер Илшат староста.

Көчле булса…

“Мин көчле!” – дип,
Вагыйзь көн дә
Мактана,
Үзе көн дә
“Икеле”гә
Атлана.

“Иртәгә ул
Әйләнер, – ди, –
“Бишле”гә.
Көлмәгез, – ди, –
Мин бит аннан
Көчле лә..”

Без көчлерәк
Синнән дигән
Шикелле,
Иртәгесен
Тагын арта
“Икеле”…

Ышанмагыз
Шул Вагыйзьнең
Сүзенә:
Көчле булса,
Көче җитсен
Үзенә.

Китап докторы

Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та. .
Ник көләсең?.. Чынлап та:
Бите төшә, ертыла —
Ул бит көн дә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә төплим мин,..
Әйткәнне һич көтмим мин
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры —
Мин аларның докторы.

Конфет агачы

Мондый агач
Өндә булу
Мөмкинме?
Ә вожатый
Шаккатырды
Беркөнне.
Әллә инде
Чакырган ул
Кунакка,
Күпме конфет
Элеп куйган
Куакка!

Үзе көлә:
— Тартынмагыз,
Барыгыз,
Һәркайсыгыз
Берәр конфет
Алыгыз.

Кем алырга
Тели менә
Зурысын?..
— Тукта, үзем
Алыйм әле
Шунысын.

Ә кәгазен
Ачкан идем —
Шаккаттым:
Конфет дисәм…
Өч табышмак –
Чак таптым.

Уен болай
Кызык булды,
Бик кызык.
Мине генә
Кызык итте
Комсызлык,

Гарифулла

Укулар да бетте менә,
Таралабыз каникулга.
«Бәхет басты!» дигәнен дә
Сизми калды Гарифулла.
— Хәзер,— диде,— көзгә кадәр
Бер китап та алмыйм кулга:
Рәхәтләнеп ял итәргә
Чыгабыз ла каникулга.
Җәйге иртә. Алсу кояш
Коендыра алтын нурга.
Йоклап ята Гарифулла,
Рәхмәт укып каникулга.
Ята малай борылгалап
Әле уңга, әле сулга.
Булыш,—дисәң,—
«Эшләргә дип
Чыкмадым,— ди,—каникулга…»
Авылга цирк килгән иде,
Сикереп торды Гарифулла.
— Ә син кая?! — диде әти.—
Син бит хәзер каникулда!.,
Телсез калды Гарифулла.

Әллә нәрсә булды

Әллә нәрсә булды миңа,
Сәбәбен һич аңламыйм:
Янып йөрим, үзем болай
Укуда да алда мин.

Эшкә дисәң, бар кешедән
Артык эшлим өмәдә.
Әниемнең эш кушканын
Көтеп тормыйм өйдә дә.

Классымда берәр кеше
Алса әгәр «икеле»,
Ул «ике»не ни өчендер
Үзем алган шикелле.

Ни өчендер бөтен җирдә
Гел матурлык эзлим мин.
Кошка түгел, шөпшәләргә
Тисәләр дә түзмим мин…

Әллә нәрсә булды миңа,
Озын сүзнең кыскасы.
Тукта, тукта!
Мин бит хәзер
Класс старостасы.

Изге җир

Рамил Курамшин көе

Туган җир ул безнең өчен
Әйтерсең лә өебез.
Әллә шуңа өебездән
Башлана күк илебез.

Кушымта:
Изге җир ул туган җир:
Бабаларыбыз килеп
Матур тормыш корган җир…
Изге җир ул туган җир.

Хәзердән үк туган җиргә
Хуҗа булып үсәбез.
“Моннан матур җир юктыр!” – дип,
Әйтәчәксез күрсәгез.
Кушымта.

Анда безгә хәтта кош та
Туганыбыз шикелле.
Аннан китсәк, җир йөзеннән
Югалырбыз шикелле.

Кушымта:
Изге җир ул туган җир:
Бабаларыбыз килеп
Матур тормыш корган җир…
Изге җир ул туган җир.

Укучы яшьләр җыры
Рамил Курамшин көе
Без яшь әле, алда әле,
Яулыйсы үрләребез.
Халкыбызшгы бүләгебез –
Яхшы билгеләребез.

Шуңа якты, шуңа көләч
Һәммәбезнең йөзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз.
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.

Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзләмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.

Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Хәкимҗан Халиков