Карамыйм

Сез ничектер, мин хәзер
Телевизор карамыйм.
Дәү әни дә: — Сүндер, — ди, —
Йөрәгемә ярамый.

Анда хәзер бары тик
Гел үтереш, гел суеш.
Җир йөзендә бервакыт
Бетәр микән бу сугыш?

Без яраткан кинолар,
Белмим, кая киттеләр?
Алыштырды аларны
Коточарлык мультиләр.

Чит илләрнең чүпләрен
Күккә чөеп мактыйлар.
Күзләрен дә йоммыйча,
Кап-караны ак, диләр.

Телевизор белән мин
Шуңа күрә хушлаштым.
Дәү әни дә сөенде:
Китап белән дуслаштым.

Аз белгәнемне белдем

Мин белмәгән нәрсә юк, дип,
Бик кәпрәеп йөргән идем,
Шуның өчен дуслар белән
Бәхәскә дә кергән идем.

Белмәгәнмен ул чагында
Мин үземнән көлгәнемне:
Китап укый башлагач тик
Белдем бик аз белгәнемне.

Иң гадел дус

Әйтә алмыйм, ниндидер ул
Синең өчен?
Яхшы китап — иң гадел дус
Минем өчен:
Күзгә карап әйтә миңа
Иң дөресен,
Ачып сала серләренең
Бөтенесен.
Яратмасаң — үпкәләми,
Алдашмый да…
Аның белән дус булганнар
Адашмыйлар.

Яңа дус таптым

Әни эштән кайтканда,
Каршысына чаптым мин:
— Әни, — дидем, — сөенче!
Тагын бер дус таптым мин.

Дәресләрне карагач,
Аның белән утырдым.
Беләсеңме, мин бүген
Яңа китап укыдым!

Аптырыйм

«Болар ничек яшидер?» — дип
Аптырыйм Мәҗитләргә:
Өйләрендә бер китап юк,
Күрмәссең гәзитләр дә.

Бернәрсә дә укымагач,
Бәхетсез чыннан да ул:
Гомергә чәчәк күрмәгән
Бал корты сыман ла ул.

Ничек сизгән?

Гөлназ апа кичә миңа
Куйды «бишле» билгесе.
Бүген тагын сөйлә, дисә,
Белмим инде нишлисе?

Болай үзе күрмәде ул
Минем уйнап йөргәнне.
Кул күтәрдем, сизмәсен дип
Укымыйча килгәнне.

Биткә әллә ут каптымы,
Ни булды бу йөземә?
«Илшат, — диде Гөлназ апа,
Карап минем күземә. —

Нәрсә булды? Кичә бер дә
Мондый түгел идең син:
Дәресеңне әзерләми
Килдең мәллә бүген син?..»
Ничек сизгән диген син?..

Баш нәрсәгә?

Хәтта җен дә чишә алмас
Язма эшнең мәсьәләсен.
Укытучы мине тетә:
«Бу башкаең нәрсәгә соң?!»
Шушы сүзе җитә кала
Шук малайлар көләр өчен.
Баш нәрсәгә булсын инде —
Кышын бүрек кияр өчен.

Юкка бәйләнә

Укытучы апаның
Ничек теле әйләнә:
«Нигә кеше артына
Качасың?» — дип бәйләнә.

Кем тырышмый дәрестә
«Икеле»ләр алмаска?!
Мин үземнең артыма
Кача алмыйм лабаса.

Сәгатьле Сәгыть

Сәгате бар Сәгыйтьнең.
Әллә яңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.

Укытучы: — Биш бишең,
Яле, ничә була? — ди.
Сәгыйть торып басуга:
— Тиздән унбер тула, — ди…

Нинди шау-шу?! Сәгате
Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет…

Сәгать куеп каршына
Ашый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел — башында.

Уяттым

Минем абый мәктәптән гел
«Икеле» алып кайта.
«Икеле»се авыр, ахры,
Көн дә бик арып кайта.

Телевизор карый шуңа,
Диванга ятып кына.
Иртән исә йокысыннан
Булмый уятып кына.

Күрсәгез сез шул вакытта
Әнинең дулаганын!..
— Әнием, — дим, — ә мин беләм
Аның ник тормаганын:

Минем белән бер класста
Укыйсы килә аның,
Аңа кадәр рәхәтләнеп
Йоклыйсы килә аның…

Ялт сикереп торды абый,
Сыртын корт чаккан кебек.
Аннан очты мәктәбенә,
Ярышта чапкан кебек.

Башы да бар югыйсә…

Һәммәбезнең билгеләре
«Дүртле» белән «бишле» генә.
Ә Гөлсемнең — ташка үлчим —
Барлык фәннән «өчле» генә.

Югыйсә бит башы да бар.
Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул. —
Сыер савар өчен миңа
«Өчле»се дә җитә», — ди ул.

Шак лар каттык: «Кара, — дибез,
Менә икән эш нәрсәдә!»
Нәрсә булыр, әтиләр дә
Тик «өчле»гә эшләсәләр?

Мине гаепли

Диктант яздык: миңа — «бишле»
Нуруллага — «икеле».
И тузына шуның өчен
Ата күркә шикелле:

— Начар билге алдырдың да
Инде көлеп торасың!
Язуыңны мин танырлык
Итеп яз, — ди, — моннан соң!

Калькулятор

Бик ялынгач, Илгизәргә
Калькулятор алдылар.
«Компьютер да булыр, — диләр,
«Бишле» генә ал», — диләр.

Хәзер аның эше көйле:
Юк бит башын ватасы,
Калькулятор төймәсенә
Челт-челт кенә басасы.

Куша да ул, ала да ул,
Тапкырлый да, бүлә дә,
Илгизәр дә бик ярата
Аны шуңа күрә дә.

Әллә нинди таблицалар
Нигә ятлап торсын ул?!
Мәктәпкә дә алып бара
Калькулятор дусын ул.

Язма эштә күн сумкасын
Тиз-тиз ачып караса,
Менә бәла: дусты бүген
Өйдә калган лабаса.

Шуңа эшли алмады ул
Язма эшнең берсен дә,
Эшләр иде, башы калган
Калькулятор эчендә.

Әбугалисина

Галигә мин бик еш кына
Карап торам шаккатып.
Укытучы сорау бирсә,
Җавап бирә чатнатып.

Нинди авыр теманы да
Шундый җиңел аңлата.
Сөйләгәндә барыбызны
Авызына карата.

Мәсьәләләр чишешә ул
Хәтта абыйсына да.
Шуңа аны охшатам мин
Әбүгалисинага.

Вагыйзь белән Мәгазь

Вагыйзь оста вәгазьгә.
Мин сөйләгән һәр сүзне
Язып бар, дип, кәгазьгә,
Вәгазь сөйли Мәгазьгә:

«Карт аюга атланып,
Карурманда йөрмә, — ди. —
Йә егылып төшәрсең,
Айга менә күрмә», — ди.

Андый чакта җавапка
Аптырамый Мәгазь дә:
«Тузга язмаган сүзне
Язмыйлар, — ди, — кәгазьгә».

Шома Шаһи

Шамбы сыман шома дисәм
Шомбайны гына,
Шаккатам хәзер Шаһиның
Шомалыгына.

« Икеле »дән дә котыла
Бик шома гына.
Һич тотылмый: гаҗәпләнәм
Тик шуңа гына.

Өй эшләрен эшләмәсә,
Шундый ялганлый:
“Кара син, ә, дәфтәр тагын
Өйдә калган,”-ди

Ә шулай да укытучы
Каптырды бит, әй,
«Өйдә калган» дәфтәрен дә
Таптырды бит, әй!

Исләребез китте аның
Сизгерлегенә.
Ә Шаһиның хәле яман,
Сиздерми генә.

“Әйдә, атлан, алып кайтам”,-
Дигән шикелле,
Көндәлегендә елмап
Тора икеле.

Юкка ялынганбыз

Илфат болай башлы малай,
Әзерләнсә дәресенә,
Тотлыкмыйча җавап бирә
Сорауларның һәрберсенә.

Тик бер көнне «бишле» алса,
«Берле» ала иртәгесен.
«Сүз бирдең бит, нигә, — дибез, —
Син вәгъдәңне үтәмисең?!»

«Безләмәгез, моны, — ди ул, —
Мин үзем дә беләм инде,
Моннан ары һәр дәрескә
Әзерләнеп ки ләм инде…»

Иртәгесен тагын ык-мык…
Өстәвенә көлеп тора.
Чөнки безнең «Укы!» диеп
Ялынасын белеп тора.

Ә без хәзер ялынмыйбыз,
Бәлки, сабак алыр, дибез.
«Икеле»не күбрәк ал син,
Безгә азрак калыр», — дибез.

«Акылыгыз алтын икән!
Онытмагыз сүзегезне:
Иртәгә үк «бишле» алып
Кызык итәм үзегезне…»

Шаккатырып һәммәбезне,
Ничек кенә кызык итте:
Уку елы ахырында
Күбебезне узып китте.

Радионы гаепли

Көн суытса, Нурулланың
Күңеле кинәт күтәрелә.
Радиодан җылы хәбәр
Көтә малай иртә белән:

-Салкын булгач, “Уку булмый”,-
Дисә генә ярар иде.
Ә аннары Нуруллагыз,
Әй йоклап карар та карар иде!

Төренә дә юрганына,
Якын дусты караватта
Нуруллабыз радионың,
Авызына карап ята.

Сигез тулгач, сикереп торды,
Ут капкандай итәгенә.
“Тагын соңга калдырдың!”-дип,
Радионы тетә генә.

-Синнән юньле хәбәр көткән
Мин үзем дә юләр инде.
“Саумы йокы чүлмәге!!”-дип
Кызлар тагын көләр инде.

Эзләсәң, эш табыла

Әхәт миңа: — Гел эшлисең,
Син, — ди, — нинди малайдыр?
Безнең өйдә бер эш тә юк,
Белмим, нигә алайдыр?

Илшат, син, — ди, — бер үк эшне
Ике эшләмисеңдер?..
— Эзләсәң, эш табыла ул,
Үзең эзләмисеңдер.

Алар карын кояш көри

Кар көрәргә тотындыммы,
Назыйр миннән көлеп үтә:
— Көрә, көрә, буран чыкса,
Барыбер, — ди, — күмеп китә.

Үзе исә кәҗә кебек
Көрт өстеннән генә йөри.
Ә аларның капка төбен
Язгы кояш кына көри.

Яратып эшлим

«Үзең ясадыңмы, — диләр, —
Бу сыерчык оясын?
Түбәсенә нинди матур
Манара да куйгансың!..»

Эшлим икән, әти кебек
Эшлим эшне яратып.
Үзең теләп эшләгән эш
Яхшы була һәрвакыт.

Ныграк тошенәм

Вагыйзь үзе белгәнне
Ялынсаң да өйрәтми.
— Эшне аны үзеңә
Өйрәнергә кирәк, — ди.

Ә мин белгән һөнәрне
Һич кызганмыйм кешедән.
Өйрәткәндә үзем дә
Эшкә ныграк төшенәм.

Үземә булышам

«Кирәк чакта һәркемгә
Ярдәм итәсең, — диләр, —
Ә үзең соң алардан
Нәрсә көтәсең? — диләр. —
Арып бетәсең», — диләр.

Янәсе, мин үземне
Күрсәтергә тырышам…
Ярдәм итеп кешегә,
Мин үземә булышам,
Менә шуңа тырышам.

Кем кемне ничек таный

Бүре бүрене
Улаудан таный.
Елак елакны
Елаудан таный.

Маэмай маэмайны
Өрүдән таный.
Ялкау ялкауны
Йөрүдән таный.

Кеше чәчәкне
Төсеннән таный,
Кешене исә
Эшеннән таный.

Көнне озынайтам

Эшемне мин тиз эшлим,
Вакыт җитми шулай да.
Малайлар да чыккандыр
Инде чана шуарга.

Әллә инде башлаган
Эшне ташлап китәргә?
Юк, ярамый! Вакытны
Кызык итәм иртәгә.

Иртән-иртүк торам да
Бар кешедән соң ятам…
Вакыт җитмәсә, көнне
Мин шулай озынайтам.

Үз-узенә булыша

Мин эшләрне аермыйм
Карасына, агына.
Тик торсам да аз гына,
Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны
Сөйләп бирер «бишле »ләр.
Өйгә кайтсам, кулларым:
«Кайда безгә эш?» — диләр.

Алайса, дим, әйдәгез,
Идән юып алабыз.
Чиләк-көянтә белән
Аннан суга барабыз.

Әни эштән кайтуга,
Көлеп тора табыным…
Ә шулай да нигәдер
Белмим ару-талуны.

Әллә инде эшләрем
Үзләре дә тырыша?..
Җан яраткан эш бит ул
Үз-үзенә булыша.

Көчемне арттырам

Кичә ишегалдында
Кар көрәгән чагында,
Кырмасам да әллә ни,
Мине күргәч, дәү әни,
Көрәгән, дип, ничаклы,
Исе китеп, бот чапты:

— Эшлисең син теләсәң…
Тагын бераз көрәсәң,
Бетерәсең, бәбкәм, — ди. —
Картлар белеп әйткән, — ди.
«Эшләп торсаң — эш кими,
Эшсез торсаң — көч кими…»

Сөйгән иде аркамнан,
Кинәт көчем арткандай,
Тунны салып ташладым,
Тизрәк көри башладым:
Киметкәнче көчемне,
Киметәм мин эшемне.

Кем нинди төш күрә?

Төлке төшенә
Тавыклар керә.
Бүре төшенә
Сарыклар керә.

Бал корты төштә
Чәчәкләр күрә,
Ә тәмлетамак
Чәкчәкләр күрә.

Мескен кеше

Гаптеригә бар нәрсә
Бирелсен җиңел генә:
Таудан менгән чакта да
Кашлары җимерелә.

Ник торасың инде, дим,
Лыш та лыш борын тартып:
Шуып төшкән чанаңны
Кем алып менсен тартып?..

Менә шулай юктан да
Күңелен төшерә ул.
Гел җиңеллек эзләүче —
Иң мескен кеше лә ул.

Ялкау зары

Эшлиләр дә: «Ардык», — диләр,
Белмим, нигә арыйлардыр?
Бүре күргән кебек, миңа
Нигә кырын карыйлардыр?

Мин ал ар дан күбрәк арыйм,
Нигә шуны белмиләрдер?
Түземлегем өчен миңа
Нигә бүләк бирмиләрдер?

Тик тору ул эштән яман,
Яхшы беләм авырлыгын.
Үземнең дә исем китә:
Ничек җитә сабырлыгым?

Сату итә

Үлгәндә дә ярдәм итмәс
Ваккас безнең ишегә.
Булыша ул тик үзенә
Кирәк булган кешегә.

Бер яхшылык итсә аңа,
Үзе меңне көтә ул.
Үз намусы белән шулай
Үзе сату итә ул.

Шәфкатьчеләр

Ялгыз әби-бабайларның
Әйтерсең үз оныклары.
Шулкадәрле шәфкать леләр,
Шундый күркәм холыклары!

Көн дә килеп, һәммәсенә
Ярдәм итеп йөри алар,
Моң-зарлары бетсен өчен,
Тынгылыкны белми алар.

Шатлык нуры өләшәләр
Әнә шулай һәрбер өйгә.
Яхшылыкка җавап булып,
Рәхмәт ява һәрберенә.

Игелек һәм шәфкатьлекне
Юлдаш иткән үзләренә
Бу кызларның, малайларның
Нур бөркелә йөзләреннән.

Кеше кулы яхшырак

Рүзәл, теге кычытканны
Тизрәк өзеп бир әле?
Сеңелкәшне чаккан өчен
Бирим әле кирәген.

Үзең өзеп, ник батырлык
Күрсәтмисең Гүзәлгә?
Кеше кулы яхшырак бит
Кычытканны өзәргә.

Уңганлыгы беленми

Азат уйлап табучы ул,
Кулыннан да эш килә.
Энеләрен эшләтеп тик
Бушый алмый һич кенә.

Уйнарга да иренми ул,
Ашарга да иренми.
Ялкаулыгы белән генә
Уңганлыгы беленми.

Яңа өйгә күчкәч

Яңа өйгә күчтек без,
Бүлмәләре яп-якты.
Нинди зур, дип, кухнясы,
Әнием дә шаккатты.

Тик бераздан идәне
Бик шыгырдый башлады.
Әни беркөн әтине
Орышып та ташлады.

«Бөтен йортны да шулай
Төзисезме? — ди әни. —
Барысының да шулай
Шыгырдыймы идәне?..»

Әти исә: «Нишлим, — ди, —
Кадак юк бит кибеттә.
Эре кадак тапмадым,
Күпме эзләп йөреп тә…»

Өй янында шуннан соң
Күпме генә йөрдем мин,
Тирәсеннән бер тартма
Кадак җыеп кердем мин.

«Аһ, бу төзүчеләрне!..» —
Диде әни әтигә.
Ә ул калды аптырап,
Белми нәрсә әйтергә

Акыл сата

Акыл сата,
Белсә дә Вил,
Белмәсә дә.
Үзе исә
Эшләми ул
Бернәрсә дә.

Өйрәтергә
Дисәң әгәр —
Аңа бир син.
Кайчак хәтта
Ни әйткәнен
Аңламыйсың.

— Җитте! — дидем. —
Сине тыңлап
Ардык инде.
Акылыңны
Үзеңә дә
Калдыр инде…

Шым булды Вил:
Бәлки, шул сүз
Үтергәндер?
Бар акылын,
Бәлки, сатып
Бетергәндер?

Сөйләшергә яратам

Һәр кешенең сүзен җөпләп,
«Син хаклы», — дип торганым юк.
Тозак итеп, үрмәкүчтәй,
Пәрәвез дә корганым юк.

Кеше булгач, кешеләрчә
Сөйләшергә яратам мин,
Сөйләшкәндә башымдагы
Томаннарны таратам мин.

Юлдаш итеп алам аннан
Бары якты уйларымны,
Юкса ничек табар идем
Алга барыр юлларымны.

Гөлсара

Ниләр генә вәгъдә итми
Сүзгә юмарт Гөлсара.
Сүзгә юмарт юмартын да,
Юмартлыкка бик саран.

Тәрбиячене тәрбиялиләр

Нишлисез, — дим, — бакчада? —
Очраттым да Гатаны.
Без, — ди, — тәрбиялибез
Тәрбияче апаны.

Шәһидә

Уйлый белми Шәһидә
Бер дә кеше шикелле.
Сорау бирсәң, җавабы
Икеле дә микеле.

Икеләнмәс иде дә,
Һәрнәрсәдән шикләнә.
Шикләнгәннең шул инде:
Шиге белән чикләнә.

Тыйнак малай

Вилдан сөйли: — Әни миңа:
«Син, — ди, — пөхтә, җыйнак малай…»
Чынлап, малай.

Мине күрсә, елавыннан
Туктап кача елак малай,
Чынлап, малай.

«Кыйныйбыз!» — дип урап алды
Бүген мине унлап малай,
Чынлап, малай.

Унысын да өеп куйдым,
Бар да минем сымак малай,
Чынлап, малай:

Мин бит бик тә тыйнак малай.
«Әнә алар!» — дигән идем,
Шым булды, әй, тыйнак малай,
Чынлап, малай.

Вилдан

«Китер» дисәң — иң соңыннан,
«Мәгез» дисәң — иң алдан.
Шуңа күрә сараннар бик
Көнләшә, ди, Вилданнан.

Кинәле кыз

Бу Миңлегөл нигә болай
Шулкадәрле кинәле:
Һәрбер сүзе керпе кебек
Туксан тугыз энәле.

Сөенсәң дә төрттерә ул,
Көенсәң дә төрттерә.
Әгәр шунда җебеп торсаң,
Елар чиккә җиткерә.

Үзен исә күккә чөя,
Бик зур эш кырган сыман.
Шул чакта мин кычытканга
Утырып торган сыман.

Кушамат

Үзе күргән һәркемгә
Исем тагып йөрде ул.
Кызык табып, бот чабып,
Шырык-шырык көлде ул.

Малайлар да исемнең
Бер дигәнен таптылар:
Аңа Кушамат дигән
Шәп кушамат тактылар.

Шуннан бирле нигәдер
Без көлсәк тә көлми ул.
Хәзер инде үзе дә
Чын исемен белми ул.

Көнче күбәләк

Кешеләргә яхшылык
Эшләсәң дә көнләшә,
Аннан элек дустыңа
Эндәшсәң дә көнләшә,
Гел елмаеп йөри, дип,
Көләчтән дә көнләшә,
«Ник алкамнан кызыл?» — дип,
Миләштән дә көнләшә…
Нишләгән бу Миләүшә?

Бер олаудан артыктыр
Анда хәзер көнчелек.
Сөенә ул бары тик
Күрсә берәр кимчелек.

Уенчык кирәк икән…

Өч көн инде өйгә килеп
Аптырата Гыймади:
-Песиеңнең бер баласын,
Зинһар, бирче миңа? — ди.
-Бик ялынгач, сайла инде,
Йә, кайсысын аласың?
-Бигрәк җем-җем итеп тора,
Бирәсеңме карасын?
-Сабырлыгың җитәр микән
Ул сабыйны карарга?
-Туйганчы ит ашатырмын,
Сөт бирермен аңарга.
Ә уйныйсы килгән чакта
Икәү бергә уйнарбыз.
Тычкан күрсәк, икәү бергә
Пыр туздырып куарбыз…

Сөеп алып киткән иде,
Өч көннән соң китергән.
Әллә бер дә ашатмаган:
Ябыктырып бетергән.
-Бусы белән уйнап туйдым,
Бир инде, — ди, — аласын?
Уйнамаса китерермен
Песиеңнең баласын.
-Юк инде, дус, уенчыкны
Ал инде син кибеттән.
Выжт! — диюгә, Гыймадием
Чыгып сызды ишектән.

Җиңгән, имеш

Вил җиңгән, имеш,
Бүген энесен:
Аюны җиңгән
Диеп белерсең.

«Арттан йөрмә!» —дип
Кычкырган, имеш:
Энесе өйгә
Ычкынган, имеш.

Көчсезне җиңү —
Җиңелү бит ул.
Менә шуны да
Вил белми бит ул.

Мактанчык балан

Балан мактый үзен-үзе:
Имеш, ул балдан татлы.
Ә бер малай өзеп аны
Капты да җиргә атты.

Нигә көчле икән?

Әүхәди: «Су яна», — дисә,
Әйтеп кара: «Янмый», — дип,
Учак кебек дөрләп китәр:
«Ышанмагыз, алдый!» — дип.

Һәрвакытта әнә шулай
Тузгый башлый иң элек.
Хаксызларда ник шулкадәр
Көчле икән мин-минлек?

Үзе генә

Һәр кешедән гаеп эзләү —
Әүхәдинең бөтен эше.
Шуңа күрә начар аңа
Кешеләрнең бөтенесе.

«Син дустыңны белмисең», — дип,
Мине дә еш кисәтә ул.
«Алайса, кем яхшы?» — дисәң,
Шундук үзен күрсәтә ул.

Ялачы

Бер ялачы һәркемгә
Яла ягып йөргән, ди.
Бервакыт ул эчкерсез
Бер бабайны күргән, ди.

Бабай исә авылда
Иң мөхтәрәм карт булган.
Чөнки аның намусы
Саф судан да пакь булган.

Ялачының моңарга
Бик тә эче пошкан, ди.
Коткы салып бабайга:
«Күршең сиңа дошман», — ди.

«Алай икән», — дип, аннан
Бабай кет-кет көлгән, ди.
Ә ялачы шуннан соң
Күршесенә кергән, ди.

«Күршең сиңа кан дошман:
Сак бул!» — дигән ул аңа.
Хуҗа аны очырып
Чыгарган, ди, урамга.

Намуслыга йокмый шул
Ялачының яласы.
Шуңа күрә нишләргә
Белми, имеш, ялачы.

Чак котылган

Нинди генә
Җырлар белми
Сыерчык!
Шуңа аннан
Көнләшкән, ди,
Бер чыпчык.

Сыерчыклар
Үтерде, дип,
Кызыңны,
Котырткан ул,
Чыр-чыр килеп,
Козгынны.

«Коң!» дип кенә
Куйган козгын
Ачудан,
Шулчак кызы
Кайтып килгән
Басудан.

Чыпчык исә
Чак котылган
Үлемнән…
Бик кызганып
Тормыйм әле —
Үзеннән.

Сандугач

Сандугачның
Сузып-сузып
Сайравына
Сокланмаса
Сокланмыйдыр
Саңгырау гына.

Булмаса да
Мактаулы бер
Исеме дә,
Сокландыра
Олыны да,
Кечене дә.

Ул бит бары
Җыры белән
Яраттыра.
Халык күңелен
Яулый шулай

Талант кына.

һәр агачка сокланам
Бакчабызга чыккач та,
Урманнарга баргач та:
«Нинди игелекле!» — дип,
Сокланам һәр агачка.

Утын бирә, бүрәнә,
Менә дигән такта да,
Күләгәләп торалар
Хәтта кискән чакта да.

Сизми калам

Тәртипсезлек эшләгәнен
Күрсәм берәр малайның,
Кемдер тотып алган кебек,
Кинәт туктап калам мин.

«Нишлисең?!» — дип әйткәнемне
Сизми калам үзем дә.
Ә тегенең, тәртипсезнең,
Утлар уйный күзендә.

Кайберләре тора шулай
Саруыңны кайнатып.
Чәкәләшеп алырга да
Туры килә кайвакыт.

Иптәшләрем үгетлиләр:
«Күпне күрмә син, — диләр. —
Гаделсезлек бетми җирдә,
Болай йөрмә син», — диләр.

Явызлыкны күрә торып,
Бер сүз әйтми үтүче —
Дөнья бозып йөрүчегә
Ул бит ярдәм итүче.

Куян да белгән

Шулай беркөн басуда
Чаңгы шуып йөргәндә,
Чабып килде бер куян,
«Зинһар, коткар!» дигәндәй.

Тик бераздан белдем мин
Аны төлке куганын.
Күз алдымда әле дә
Дер-дер килеп торганы.

Чүгәләгәч, менеп үк
Утырды ул теземә.
«Мә, аша», — дип, бер телем
Ипи бирдем үзенә.

Шундый тәмләп ашады,
Уйнап алды аннары.
Ә кайтканда, эт кебек,
Минем арттан калмады.

Өебездән кишер дә
Алып чыккач тиз генә,
«Рәхмәт, дустым» дигән күк
Карап торды күземә…

Беләсезме, ни өчен
Ярдәм сорап килгән ул?
Минем яхшы күңелле
Икәнемне белгән ул.

Ни булган, дисәк…

Бу Әмиргә ни булды соң?
Шулкадәрле үзгәрде:
Хәзер безнең барыбыздан
Көлгән сыман күзләре.

Борыны да бик югары,
Хәтта чиләк эләрлек.
Өстендәге киеме дә
Әкият итеп сөйләрлек.

Күлмәгенең алдында да,
Артында да аждаһа.
Сурәт кенә булсалар да,
Көлгән кебек: — Ха-ха-ха!

Әмир исә, сагыз чәйнәп:
— Сез, — ди, — яши белмисез.
Мондый матур күлмәкне, — ди,
Сез төштә дә күрмисез!..

Сөйләшкәндә, безгә хәзер
Ник берәр сүз әйттерсен!..
Миллионер булган, имеш,
Алыпсатар әтисе.

Мин баерак

Люцияне мәктәпкә дә
Йөртәләр тик «Волга»да.
Машинада йөри шулай
Бездә бары ул гына.

Авызында сагыз аның,
Кесәсендә — меңлекләр,
Сумкасында — чит илләрдән
Алып кайткан иннекләр.

Ә борыны, исең китәр,
Үзеннән дә югары.
Шулай да бик бәхетсез ул:
Бер дусты да юк аның.

Дусларым күп булган өчен
Мин баерак аңардан,
Җирдә яши алмам кебек,
Аерылсам алардан.

Кибеткә барган идем

Ике булка сатып алып
Чыгу белән кибеттән,
Бер теләнче кулын сузды,
Үзе тәмам кибеккән.

Бер булкамны биргән идем,
Өч-дүрт кенә капкандыр.
Ә мин шундук өйгә чаптым:
Әтием дә кайткандыр?

Әни тиргәр микән инде
Өйгә кайтып керүгә?
-Ник бер генә булка алдың?
Диде, мине күрүгә.

Теләнчегә бирдем берсен,
И сөенде шуңа да…
Авыр сулап куйды әни:
Күбәйделәр шул алар.

Уйлану

Кая барсам, шунда дуслар
Минем тирә-ягымда.
Сыенырга әтием бар,
Әнием бар янымда.

Кайчан килеп утырсам да,
Ни генә юк табында:
Мине көтеп торган кебек,
Бөтен нәрсә алдымда.

Үлем чәчеп, өстебездә
Ракеталар шартламый;
Туган-үскән җиребезне
Илбасарлар таптамый.

Ә кайдадыр сугыш бара,
Үксеп елый ятимнәр.
«Мин бәхетле», — дисәм әгәр,
Ятимнәр ни әйтерләр?

Ни әйтерләр йорт-җирсезләр,
Ачлы-туклы йөргәннәр?
Ни әйтерләр төшләремә
Икмәк сорап кергәннәр.

Аларның да йөрер чагы
Безнең кебек гөр килеп.
Әллә шуңа минем бәхет
Тулы түгелдер кебек…

Минем кебек икән

Бал кортлары уйнаганын
Карап торганда,
Мин сискәнеп киттем кемдер
Тамак кырганга.

Наил абый, кулын изәп,
Мине чакыра.
Дер-дер килә, аягында
Тора чак кына.

Бер бал корты аңа шулчак
Бәйләнмәсенме:
Гел безелдәп очып йөри
Әйләнәсендә.

«Һава бозып торма монда,
Бар, кайт!» — ди микән?..
Исерекне бал корты да
Яратмый икән.

Пөхтәлек чемпионы

Зөлфинурдай
Пөхтә йөргән
Беркем дә юк:
Киемендә
Тузан кадәр
Бер кер дә юк.

Һәр китабы
Яңа сатып
Алган сыман.
Ә язуы
Энҗе тезеп
Барган сыман.

Туфлие дә,
Белмим, ничек
Пычранмыйдыр?
Бәлки,аңа
Пычрак бер дә
Очрамыйдыр?

Әллә җиргә
Тими микән
Аяклары?..
Күр инде син
Минем чалбар
Балакларын?!

Көне буе
Пычрак ерып
Йөргән кебек.
Шуңа миннән
Чучкалар да
Көлгән кебек.

Күрсәң, син дә
Мактар идең
Зөлфинурны:
Классыбызда
Ул пөхтәлек
Чемпионы.

Көрәшеп күрсәтте

Сабантуйда
Бил алыша
Ике егет.
Икесе дә
Хәрәмләшә
Төлке кебек.

Икесе дә
Аяк чала
Бер-берсенә.
Икәве дә
Егылганда
Җир селкенә.

Бабай шулчак
Чыкты, дисәм,
Үгетләргә,
«Йә, кайсыгыз
Көрәшә?» — ди
Егетләргә.

«Сөягеңне
Кем җыяр соң?» —
Дигәненә:
«Минем җавап
Шушы булсын
Көлгәнеңә», —
Диеп, аны
Күтәреп тә
Алды бабай,
Дөп иттереп,
Җиргә сузып
Салды малай!
Һәм кисәтте:
“Гадел булсын
Көрәшегез
Көрәшегез-
Менә шулай
Көрәшегез”

Татарстаным

Йөргәнем юк каңгырып,
Ялгыз киек каз сыман.
Кайда гына булсам да,
Миңа матур яз сыман.
Язларның да иң гүзәл
Язы Ватаным минем —
Татарстаным минем.

Миңа һәр кош, һәр кеше
Якын таныштыр сыман.
Игеннәрнең шаулавы
Ташып торган җыр сыман.
Хәзинәләр диңгезе
Син бит, Ватаным минем —
Татарстаным минем.

Бал кортлары чәчәккә
Карап куанган сыман,
Сандугачлар йокыдан
Сайрап уянган сыман
Шатланып яшим синдә,
Газиз Ватаным минем —
Татарстаным минем.

Горурланам

Горурланам синең белән,
Сөекле халкым:
Кичкәнсең син гомереңдә
Күпме ут-ялкын!

Кушымта:

Синнән күчкән мирас булып
Намусым минем.
Ә хыялым — алга әйдәп
Баручым минем.

Давылларда иелсәң дә,
Сынмый калгансың.
Күңелең киң Идел кебек,
Нурлы карашың.

Кушымта.

Туган телем — миңа синең
Иң зур бүләгең.
Тарихым ул, таянычым,
Рухи терәгем.

Кушымта.

Ышан, халкым, синең өчен
Туган улың мин.
Үзең кебек батыр, кыю,
Гадел булырмын.

Кушымта.

Рамил Курамшин көе

Күңелебез киң безнең

Бүген иртән Илгизләр
Күчеп кайтты авылга.
Без дә ипи-тоз белән
Бардык каршы алырга.

Чит җирләрдә аларны
Килмешәк дип йөрткәннәр
Өйләренә беркөнне
Хәтта ут та төрткәннәр.

Бездә исә аларга
Өр-яңа өй бирделәр.
Бер-бер артлы кешеләр
Хәл белергә килделәр.

Мин үзем дә иң якын
Дусты хәзер Илгизнең:
Дәү әтием әйткәнчә,
Күңелебез киң безнең.

Сөйләшсәләр безнеңчә..

Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Нәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшсәләр безнеңчә,
Эреп китәм май кебек,
Йөзем тулган ай кебек
Яктырганнан-яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы телем.

Хәким бабай чишмәсе

Әллә суын,
Әллә моңын
Ошатты ул,
Аңа сөйләп,
Әллә эчен
Бушатты ул:
Бу чишмәне
Бик яратты
Хәким бабай,
Бары шуның
Суын эчте
Ятим бабай.
Бурасын да
Ясады ул,
Улагын да…
Ватан өчен
Корбан булган
Улларына
Истәлеккә
Утыртылган
Тирәкләре
Кабатлый күк
Картның соңгы
Теләкләрен:
«Үпкәләмәм,
Исемемне
Онытсагыз,
Зинһар өчен,
Тик чишмәмне
Корытмагыз…
Тик чиш-мәм-не
О-ныт-ма-гы-ы-з…»

Файдасы булмый калмас

Үгез кебек үкереп,
Алмаз кайта берүзе.
Маңгайдагы шешләре
Әйтерсең лә мөгезе.

Колакларын күрсәгез —
Кабартмадай кабарган,
Йодрык кадәр борыны:
Котың очар аңардан.

«Өзмә шомырт чәчәген!» —
Диеп, күпме кисәттем.
Ә ул миңа бары тик
Телен генә күрсәтте.

Бүген исә выжт кына
Узып китте янымнан.
Авызына сыймыйча,
Шешкән теле салынган.

Бал кортлары мин түгел,
Алар сарып алганнар
Һәм, Алмазны акыртып,
Аңа укол салганнар.

— Алмаз, син, — дим, — «Үлә-әм!»
Юкка елап кайтасың:
Бу кадәрле уколның
Булмый калмас файдасы.

Атлар саклаганда

Кыш җиттеме, сагындыра
Ат саклаган болыннар,
Әниләре тирәсендә
Уйнап йөргән колыннар.

Ялларыннан сыйпап үтә
Җәйнең җылы җилләре …
Бервакытны кара айгыр
Кинәт кешнәп җибәрде.

Як-ягыма карап алсам —
Яр буенда бүреләр!
Бераз туктап торалар да
Тагын тыз-быз йөриләр.

Уйнап йөргән колыннар да
Кинәт тынып калдылар.
Әниләре безне шундук
Уратып та алдылар.

Ә мин атлар арасыннан
Бүреләрне күзәтәм:
Алдагысы — башлыклары
Гүя үрнәк күрсәтә.

Тешлим генә дигән иде
Аккашканың арт ботын,
Аткай тибеп, карт бүренең
Үзен яхшы акыртты.

Икенчесе һөҗүм иткәч,
Аңа шундый типте ул,
Бер тибүдә башын ярып,
Аны тынсыз итте ул.

Алмачуар бәлеш итте
Бер бүренең танавын.
Дүртенчесе коты очып
Ялтыратты табанын.

Бу вакыйга әле һаман
Истән чыкмый нигәдер.
Минем атлар яратуым,
Бәлки, шуннан киләдер.

Шаккатырды

Аккашканың колыны бар:
Бармас инде чабышка.
Үзе исә, атлар күргәч,
Җирсеп тора ярышка.

Мондый чакта түзәме соң
Чабышкының йөрәге?!
Әнә ничек тешләп тарта
Бәйләп куйган йөгәнен.

«Булыш инде?» дигән кебек
Мөлдерәткән күзләрен.
Тиз-тиз генә аны бәйдән
Ычкындырдым — түзмәдем.

Чапкан көйгә малкаема
Чак өлгердем атланып.
Колыны да безнең арттан
Коштай оча шатланып.

Икесе дә, ярышкандай,
Әй элдертә җилкенеп,
Атларны без бер-бер артлы
Узып киттек җил кебек.

Мәйданга да иң беренче
Бергә кайтып керделәр.
Ә кешеләр, шак лар катып,
Ал арга юл бирделәр.

Ә уртага колынкаен
Төртеп кертте Аккашка:
Үзенә ул менә кемне
Үстерәчәк алмашка!

Ниләр генә такмадылар
Акбәкәлнең ялына!..
Аннары ул барып басты
Әнисенең янына…

Шуннан бирле Акбәләкне
Узганы юк бер ат та.
Чабышкылар чабышкыдан
Туа икән, чынлап та.

Көзге

Капка төбен
Атна саен
Себерәм.
-Нинди чиста

Булды! — диеп
Сөенәм.

Дәү әти дә
Бик ошата
Эшемне:
-Юкка әрәм
Итмисең, — ди,
Көчеңне.

Капка төбе —
Хуҗаның ул
Көзгесе,
Өй көзгесе —
Шул хуҗаның
Чын төсе.

Шәфкатьле кошлар

Куралыкта ике оя,
Аралары якын гына.
Салмак җилләр икесен дә
Тирбәтәләр акрын гына.

Тыз-быз килеп җим ташыйлар
Кура җиләк чыпчыклары.
Нәниләре каршы ала
Сузып сары томшыкларын.

Көтмәгәндә ятим калды
Бер ояның балалары:
Әллә песи тотты инде,
Юкка чыкты аналары.

Бер көннән соң ала карга
Харап итте әтиләрен.
Күршеләре тәрбиягә
Алды шундук ятимнәрен.

Тырыштылар ятимлекне
Сизмәсен дип нарасыйлар.
Бөтен кеше менә шулай
Булса икән алар сыман.

Зәңгәр балыкчы

Суга кармак салуга.
Кем соң болай сызгыра?
Мин дә начар сызгырмыйм,
Бу миннән дә уздыра!

Сызгыруы сызгыру,
Белмим инде нишләргә?
Уйладым мин, ниһаять,
Башка җиргә күчәргә.

Исем китте соңыннан:
Зәңгәр чыпчык сызгырган.
Әнә шулай ул миңа:
«Яле, — дигән, — сыз моннан!»

«Китәм, китәм, — мин әйтәм, —
Кара син бу үҗәтне!..»
Ә шуннан соң ул миңа
Балык тотып күрсәтте!

Без шикелле томшыгы,
Канаты да бик кыска.
Ничек шулай балыкны
Тота соң бу бик оста?!

Мин бер балык тотканчы,
Каптыра ул унавын.
Шуңа зәңгәр балыкчы
Дип атадым мин аны.

Тере болыт

Күк йөзендә
Күргәнем бар
Төрле болыт.
Бу — ниндидер
Серле болыт,
Тере болыт.

Бер таралып
Бер җыелып
Килгән көйгә,
Кинәт кенә
Кунды болыт
Өянкегә.

Сыерчыклар!
И сагынып
Кайткан алар!
Кошкайларым
Әнә ничек
Шатланалар.

Дускайларым,
Оя әзер:
Урнашыгыз…
Көзен генә,
Белмим, ничек
Хушлашырбыз?

Сыерчык*

Бик сагынып кайткан икән
Туган-үскән җирләрен,
Сыерчыкка бәйрәм бүген,
Күрсәтә бар һөнәрен.

Цирктагы артист кебек
Әллә ниләр эшли ул:
Йә сандугач булып сайрый,
Йә тай кебек кешни ул.

Кайчагында кинәт кенә
Карга булып кычкыра.
Минем сыман сызгырып та
Җибәрә ул еш кына.

Курай уйный башлый аннан,
Канатларын кагынып…
Читкә китсәм, мин дә шулай
Кайтырмындыр сагынып.

* Рамил Курамшин көе.

Китәсе килми икән

Бездә быел язгы ташу
Нигәдер бигрәк көчле.
Су буеннан тегермәнне
Агызып китәр төсле.

Очлы бозлар суда йөзгән
Зәңгәрсу мөгез сыман.
Ак дулкыннар ярны сөзә
Котырган үгез сыман.

Яр ишелде анда үскән
Тал-тирәк белән бергә.
Тирәк исә чат ябышты
Көч-куәт биргән җиргә.

Талларның да туган илдән
Китәсе килми икән.
Читтән бәхет эзләүчеләр
Ник шуны белми икән?

Балыкка барган идем

Кыш дип тормадым,
Киттем балыкка
Балыклы күлгә,
Балыгы белән
Данлыклы күлгә.

Бәке тишүгә,
Тынчу ис бәреп
Керде борынга…
Балык җыелды
Якты урынга.

Башларын сузып,
Әй тотындылар
Һава суларга.
Көн буе бәке
Тиштем шуларга.

Ул мескенкәйләр
Ничек тончыгып
Үлмәде икән?
Нигә элегрәк
Килмәдем икән?!

Суыктан курыкмаган

Күзем төшсә карамага,
Утыра бер кара карга.
Мин шаккатып караганга,
Ул да миңа карап ала.

Көткән, ахры, тәлинкәгә
Ипи турап биргәнемне,
Әй сыпырта, сизми хәтта
Читтән карап йөргәнемне.

Шуннан бирле чыгуымны
Көтеп тора һәр көн иртән.
Мәктәбемә киткән чакта
Ашарына биреп китәм.

Аны хәзер бик еш күрәм
Йорт кошлары арасында.
Тавыклар да, үрдәкләр дә
Ник бер чукып карасыннар.

Нинди усал ата каз да
Аны бер дә чит итмәде:
Ул бит башка каргаларны
Төз лапаска һич кертмәде.

Ата каз да якын күргән,
Белмим, нинди каргадыр ул?
Туган җирен яратканга,
Көзен китми калгандыр ул.

Яралы каз

-Әй, кыр казы, мескенем,
Ник китмәдең көз көне?
-Нишлим: оча алмыйм мин,
Шуңа китми калдым мин.
-Салынган шул канатың,
Аны кайда канаттың?
-Яралады бер аучы,
Бигрәк явыз сунарчы.
Үзе көрәк сакаллы,
Күлгә чумып чак калдым.
-Безгә кайтыйк: дәү әни
Бөтен җирне дәвалый.
Синең кебек яралы
Бер үрдәк тә бар әле.
Аңа иптәш булырсың.
Язга кадәр торырсың,
Аннан тотмам: китәрсең.
-Шәфкатьле кыз икәнсең.
Рәхмәт яхшы сүзеңә.
Китик моннан тиз генә:
Аучы күрсә, ут бөркер,
Безне атып үтерер.
-Мин барында курыкма,
Инде аңа юлыкма.
Бездә тимәс беркем дә,
Син үзеңнең иркеңдә.

Крэкэй
1
Һич аңламыйм, ни булган:
Бу атнада гел буран,
Әллә инде һаваның
Берәр җире убылган?

Без йоклаган чагында
Буран тагын котырган,
Ишегалдын яңадан
Көртләр белән тутырган.

Иртән бераз тынды ул:
Ял итәсе килгәндер.
Бәлки, Илшат чыксын да
Кар көрәсен, дигәндер

Көрәмәгән кар түгел,
Бүген ял көн — көрәрмен!
Әнә мине, әйдә, дип,
Көтеп тора көрәгем.

Эш булганда, өйдә мин
Кул кушырып утырмыйм.
Ашап-эчкәч, чыктым да
Кар көрәргә тотындым.

Бертуктаусыз кар атам,
Тир акса да маңгайдан.
Кинәт нидер шап итеп
Килеп төште һавадан.

Боз сыман да булды ул,
Кош сыман да булды ул,
Карда чокыр калдырып,
Шундук көрткә чумды ул.

Казып алгач шаккаттым:
Кыр үрдәге!.. Мескенем,
Ничек китми калдың син
Җылы якка көз көне?
Өйдә аны, «Җылын, — дип,
Салдым иске бүреккә. —
Исән калсаң, яз көне
Җибәрермен иреккә…»

Сеңлем дә, бик кызганып:
«Абыем, — ди, — туңган ул…»
Япты аның өстенә
Курчагының юрганын.
2
Карны көрәп бетергәч,
Өйгә керсәм атылып,
Үрдәк торып басты да,
Куймасынмы талпынып.

Очып төште өстеннән
Сеңлем япкан юрганы.
Әйтерсең лә тик мине
Көтеп кенә торган ул.

Карап тора үрдәгем,
«Мин кайда соң?!» — дигәндәй.
Аны, алып бүректән,
Бастырдым мин идәнгә.

Су да куйдым алдына,
Аңа ипи турадым.
Тәлинкәне шунда ук
Ялт иттерде кунагым.

Тагын ипи бирдем дә:
«Аша, дустым, аша», — дим.
Ә бераздан инде ул
Тып-тып йөри башлады.

«Мияу-у-у», — дигәч Мырауҗан,
Шундук бармак янадым:
«Кунагыбыз ул безнең,
Тия күрмә аңа», — дим.

Минем нәрсә әйткәнне
Песи, ахры, аңлады:
Шуннан соң ул үрдәкнең
Янына да бармады.

Читтән генә күзәтеп
Торды ничек йөргәнен.
Тынычлангач, бар җирне
Карап чыкты үрдәгем.

Зур катыргы тартманың
Чүпрәк җәйдем төбенә.
Тиштем ишек-тәрәзә
Кунагымның өенә.

«Ояң әзер. Рәхим ит!» —
Дигән идем бер генә,
Үрдәк шундук кереп тә
Ятты аның түренә.

Ботка куйдым алдына,
Бер тәлинкә ярма да…
Сусап китсәң — менә су,
Ни телисең — бар да бар.

«Рәхмәт», — дигән шикелле,
Миңа карап алды ул.
Кош булса да, кеше күк
Бар нәрсәне аңлый ул.

Мине күрсә ишектә:
«Крә-ә, крә-ә, крә…» — ди.
Әйтерсең лә, шатланып:
«Әнә, Илшат керә!» — ди.

Ә мин, аны иркәләп:
— Крәкәем минем! — дим. —
Бәлки, инде юлдадыр
Туганнарың синең, — дим. —

Алар кайткач, сөенеп,
Күлдә йөзеп йөрерсең.
Әгәр мине сагынсаң,
Кунак булып килерсең,
Яме.

Зиратка бардык

Дәү әтием зиратка
Алып бара мине дә.
— Менә, улым, һәркемнең
Төп йорты, — ди, — биредә.

Бусы — әниемнеке,
Әтинеке — монысы.
Чиста тоту аларны —
Исәннәрнең бурычы.

Каберләрне чистартып,
Ромашкалар утырттык.
Сулар сибеп шунда ук,
Эшебезне тиз тоттык.

Кошлар безгә аннары
Концерт куеп алдылар.
Ә ташландык каберләр
Гүя елап калдылар.

Изге җир*

Туган җир ул безнең өчен
Әйтерсең лә өебез.
Әллә шуңа өебездән
Башлана күк илебез.

Кушымта:

Изге җир ул туган җир:
Бабаларыбыз килеп
Матур тормыш корган җир
Изге җир ул туган җир.

Хәзердән үк туган җиргә
Хуҗа булып үсәбез.
«Моннан матур җир юктыр!» -дип
Әйтәчәксез күрсәгез.

Кушымта.

Анда безгә хәтта кош та
Туганыбыз шикелле.
Аннан китсәк, җир йөзеннән
Югалырбыз шикелле.

Кушымта:

Изге җир ул туган җир:
Бабаларыбыз килеп
Матур тормыш корган җир…
Изге җир ул туган җир.

Рамил Курамшин көе.

Укучы яшьләр җыры*

Без яшь әле, алда әле
Яулыйсы үрләребез.
Халкыбызга бүләгебез —
Яхшы билгеләребез.

Шуңа якты, шуңа көләч
Һәммәбезнең йөзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз.
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.

Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзләмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.

Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.

Робот

Ике күзле булса да,
Әллә берни күрми ул:
Бәхәскә һич керми ул.
Без мактасак — мактый ул,
Без таптасак — таптый ул,
Без утырсак — утыра,
Без тик торсак — тик тора.

Юри генә беркөнне
Киресенчә сөйлибез:
Кадак күрсәк — чөй, дибез,
Әтәч, дибез тавыкны,
Кара, дибез мамыкны,
Асфальт юлны, ал, дибез,
Дегет күрсәк — бал, дибез..

Ә аңарга барыбер:
Тавык та бер аңарга,
Сарык та бер аңарга,
Белмим, нишләп карарга?
Әгәр утны, су, дисәк,
«Әйе, су», — ди инде ул,
Менә шундый инде ул.
Кем дисәгез — Роберт ул,
Роберт түгел, робот ул.

Нишләде бу?

Нишләде бу Биктаһир?
Узынганнан-узына,
Бер кылана башласа,
Маймылдан да уздыра.

Дәрес барган чагында
Чеметә дә күршесен,
Бәйләнергә тотына:
— Карале, — ди, — нишлисең?!

Шундук аны яңадан
Чеметеп тә өлгерә.
Чыксаң җавап бирергә,
Каш сикертеп көлдерә…

Болай булса, без аның
Үзен кызык итәбез:
Тотабыз да беркөнне
Зоопаркка илтәбез.

Хәзер инде аңладым

Кызганып та куям мин
Кайвакытта Маратны.
«Ник?» — дисәгез, класста
Аны беркем яратмый.

Бигрәк инде үзе дә:
Беркем белән сөйләшми,
Беркем белән киңәшми,
Беркем белән серләшми.

Йөри шунда каңгырып,
Нәкъ адашкан кош сыман…
Миңа исә нигәдер
Бөтен кеше дус сыман.

Чит иткәне юк әле
Моңа кадәр берсе дә.
Сәлам биргән шикелле
Урамдагы песи дә.

Кайчак ишек төбендә
Җыйнаулашып көтәләр.
Ә Маратны күрсәләр,
Шундук качып бетәләр.

Хәзер инде аңладым,
Гаеп Маратта икән.
Үзең яратсаң гына,
Кеше ярата икән.

Рәхәтме?

Җир йөзендә кайсыгыз
Яши ала берүзе?
— Мин! — дип шунда, кырт кисеп,
Әйтеп куйды Гөлйөзем.

Аягым бар, кулым бар,
Күзем күрә күзлексез.
Эшләп тора йөрәгем
Мотор кебек өзлексез.

Шундый оста телем дә!
Теләсәмме?! Теләсәм,
Татарча да, русча да,
Немецча да сөйләшәм!

Башым исә — ЭВМ,
Ник бер генә арысын!
Нәрсә генә укымыйм —
Йотып бара барысын!

Чикләвек ватудан да
Җиңел миңа мәсьәлә.
Шулай булгач, әйтегез,
Миңа кеше нәрсәгә?..

Шулай беркөн кызыйны
Кызык иткән мәсьәлә:
Чыгасы юк җавабы,
Башын ташка бәрсә дә.

Алай иткән Гөлйөзем,
Болай иткән Гөлйөзем,
«Ничек чишим моны?!» — дип
Елап беткән Гөлйөзем.

Дусты да юк, ичмасам,
«Зинһар, булыш?!» — дияргә.
Хәзер инде әзер ул
Кемгә дә баш ияргә.

Көлә икән мәсьәлә:
— Йә, ничек соң, Гөлйөзем?
Рәхәтме соң яшәве
Җир йөзендә берүзең?

Заман баласы

Энем футбол кырында
Очып йөргән туп кебек,
Туп кынамы соң әле,
Ул, малай, нәкъ ут кебек.

Күрмичә дә каласың
Эшләгәнен өй эшен.
Әни әйтә: — Ул кадәр
Ашыгасың ни өчен?

Өлгерәсең уйнарга,
Вакытың күп әле, — ди.
Энем көлеп куя да:
Бик кызык син, әни, — ди.

Хәзер тизлек заманы,
Ә мин заман баласы.
Кемнең инде заманнан
Килсен артта каласы?..

Бүген исә нәрсәдер
Булган, ахры, аңарга:
Вакыты юк малайның
Күтәрелеп карарга.

Урындыкка кадаклап
Куйган кебек Илфатым.
Нишлисең? — дим.
Укуның
Күтәрәм, — ди, — сыйфатын.

Нурулла гына

Оста куллар түгәрәге.
Бүлмә гөр килеп тора.
Малайларның башларыннан
Парлар бөркелеп тора.

Кулларында пычкылары
Тора чыжылдап кына,
Такта буйлап ышкылары
Оча выжылдап кына.

Кесәсенә кулын тыгып
Йөри Нурулла гына.
Килгән, ахры, өйрәнергә
Карап торырга гына.

Кулын биреп тормаган

Күз ачкысыз буранда
Илнур йөри урамда,
Изүләре шар ачык…
Без торабыз карашып.
Нәрсә дисәк сәбәбе —
Калмаган бер сәдәбе.
Яңа сәдәп тагарга
Сеңлесе шул аңарга
Кулын биреп тормаган…
Менә инде — уңмаган!

Чүлдә батты, бичара

Гөлсара сер бирмәс ул:
Укымыйча килсә дә,
«Укымадым», — димәс ул.

Тик торасы урында,
Кул күтәреп, беркөнне
Сөйли чүлләр турында:

-Чүлдә… чүлдә илләр бар. Ч
үлдә… чүлдә җилләр бар…
-Чүлдә тагын ниләр бар?
-Чүлдә тагын комнар бар.
Бөтен җирдә урманнар,
Шаулап үсә кылганнар.

Сазлыклар да бар анда.
Батып калуың да бар,
Абайламый барганда.

-Йә, йә, сөйлә, шуннан соң?..
-Шуннан соңмы?.. Шуннан соң

Әйтеп куйды кайсыдыр:
-Баткач, ничек чыгасың?!
Әй Гөлсара, Гөлсара!
Судан коры чыгам, дип,
Чүлдә батты, бичара.

Кысыр хәсрәт

Мондый хәсрәт булса булыр
Безнең Нурида гына:
Кош булсам, — ди, — очар идем
Джунглига гына.

Рәхәт булыр иде дә соң:
Беркем эш кушмас иде,
«Икеле »ләр алган өчен
Беркем орышмас иде.

Сусаганда эчәр идем
Җимеш сулары гына…
-Эчертерләр крокодиллар!..
-Менә шулары гына…

Яшел чыршы булсам әгәр,
Тотынырлар кисәргә.
Чәчәк булсам — өзәчәкләр…
Нишләргә соң? Нишләргә?!

Менә кызык! Нишләргә дип
Елап тормассың инде.
Кеше булгач, кешесыман
Маймыл булмассың инде!

Әле белдек

Тинтерәдек инде тәмам,
Нишләтик бу Ришатны?
Көн дә шефлар билгелибез,
Ул берсен дә ошатмый.

Башта үзе, Вил булса да,
Нил булса да ярар, ди.
Ә соңыннан, кулын селтәп,
Шефлармыни алар, ди.

Киләләр дә, баш катырып
Сөйлиләр, ди, һәммәсе:
Миңа авыр темаларны
Аңлаталар, янәсе…

Ришат, дибез, шулай булгач,
Сиңа, дибез, ни җитми?
Ришатыбыз берни дәшми,
Әйтерсең лә ишетми.

Әле белдек, аңа менә
Нәрсә җитмәгән икән:
Шефларыбыз өй эшләрен
Күчертмәгәннәр икән.

Аңлый микән?

Бик шомарган бер бизмән
Алай да алдый икән,
Бол ай да алдый икән,
Алдый да алдый икән.
Бармак тиеп китсә дә,
Авышмый калмый икән.
Ә аумакай аңардан
Күзен һич алмый икән.
Үзе шундый икәнне
Ул үзе аңлый микән?

Безне һаман мактыйлар

Безне һаман мактыйлар:
-Өмәдә дә боларның
Куллары бик ак, — диләр.

Безне һаман мактыйлар:
-Ак булмаска, алар бит
Гел чисталык саклыйлар.

Безне һаман мактыйлар:
-Мактаганда бер-берсен,
Караны да, ак, диләр.

Безне һаман мактыйлар:
-Кара, — диләр, — бер-берсен
Болар ничек яклыйлар!

Безне һаман мактыйлар:
«Күке белән Әтәч» дип,
Кушамат та тактылар.
Безне һаман мактыйлар.

Барый

Бигрәк инде
Шушы Барый,
Чикләвеккә
Үзе бармый,
Җыеп кайтсаң,
Ала — каба,
Капкан саен
Гаеп таба:
-Төше дисәң,
Ярым-йорты,
Кабыгы, — ди, —
Таштан каты.
Җыйгач-җыйгач
Аны, кызый,
Җыярлар, — ди, —
Кабыксызын.
-Анысынмы?!
Үзең җый син!
Ычкын! — диеп,
Өммегөлсем
Чикләвеген
Тартып алды —
Барыебыз
Телсез калды.

Ышанмый

Аптырыйм мин Рушанга:
Эшләп эштән бушамый.
Мин булышсам, тегесе
Йә монысы ошамый.
Ошар иде, нишләсен —
Беркемгә дә ышанмый.

Беркөн безгә килгән бу…
-Әй, — дим, — бозау сөзмәсен!
Кайчагында мине дә…
Аның холкын белмәссең.
Сөзеп ега бит инде,
Нигә якын киләсең!..

Булыр икән кеше дә —
Әле һаман ышанмый:
-Әнә бит, — ди, — бозавың
Урныннан да кымшанмый.

Килеп баскач алдына,
Бозау карап алды да
Күзенең агы белән,
«Ә син әле алаймы!»
Дигән кебек, малайны
Чөеп торып җибәрде —
Барып төште Рушаным,
Хәзер инде ышаныр!

Яшь килсә дә күзенә,
Еламады, түзде ул.
Әйтеп куйды соңыннан:
«Уйнап кына сөзде ул…

Сынатты

Илфат белән урманда
Җиләк җыйган чагында,
Күтәрелеп карасам —
Елан тора янымда!

Телен сузып, «Сс-сс», — ди…
Кая качар җир тапмыйм.
Ярдәм көтеп дустымнан:
«Чыбык бирче, Илфат!» — дим.

Илфат дәшми, күрәсең,
Ишетмәде сүземне.
Үзем исә еланнан
Бер дә алмыйм күземне.

Шактый торгач карашып,
Әллә инде шүрләде,
Елан кинәт юк булды,
Шуннан аны күрмәдем.
Тыр-тыр чапкан Илфатны
Чак-чак куып җиттем мин.
«Нигә ташлап киттең?!» — дип,
Аннан үзен теттем мин.

Күз алдымда әле дә
Мышык-мышык елавы.
Куркак дустың булганчы,
Артык икән булмавы.

Рәхимсез Рәхим

Сак булыгыз Рәхимнән:
Чыбыгы бар кулында.
Бөтен уе бары тик
Этлек эшләү турында.

Энесен дә еш кына
Чыбык белән пешерә.
Чәчәк күрсә, чәчәкнең
Башын кыеп төшерә.

«Әһә, әнә бер песи
Битен юып утыра…»
Рәхим, шулай сөенеп,
Чаж — песинең сыртына.

Аннан кыйнап елатты
Актырнакның баласын.
Кызык итте үзен дә
Бәләкәчнең анасы.

Тартып алды чыбыгын
Чабып килгән көенә,
Кулын тешләп аннары
Куып кертте өенә.

Үзе калды көлкегә

Нур шундый хәйләкәр,
Көнләшер төлке дә.
Шулай да бервакыт
Калдырдык көлкегә.

Әле дә хәтердә:
Җиләккә барабыз.
«Кайда соң Нур?» — дисәк,
Нишли бит, карагыз:
Күрәсе килгәнме
Берсенең батканын,
Бер башын шудырып
Куйды бу басманың.

Бер сүз дә әйтмәдек
Ул чакта аңарга.
Бераздан, «Бүре!» — дип,
Тотындык чабарга.

«Бүре бар! Бүре!» — дип,
Чабабыз инешкә…
Сизми дә калды Нур
Җиткәнен финишкә.
Һәм шунда… басмага
Шап итеп басуга,
Чулт — суга.

Ызгышчы

Берәр нәрсә хәл иткәндә
Бергәләп тыныч кына,
Вагыйзь килеп кушылдымы
Һәркемне ызгыштыра.

һәр кешегә киңәшен ул
Киресен биреп тора.
Ызгыш чыккач: «Эх, сезне!»-ДИП
Елмаеп-көлеп тора.

Ә аннары малайларны
Котыртып сугыштыра.
Үзе исә бияләен
Шап та шоп сугып тора.

Көтмәгәндә өлеш чыга
Котыртып торучыга:
Малайларның берсе кинәт
Үзен дә сугып ега.

Котырган этләр

Биш-алты эт тыз-быз йөри,
Ни тешләргә белмичә.
Арттан килеп, бер юньсезе
Тешләр кебек өрмичә.

Берзаманны ду китереп
И талашып киттеләр.
Бер-берләрен тешли торгач
Канга батып беттеләр.

Бигрәк явыз этләр икән:
Курыкмыйлар беркемнән…
Күз алдыма килде шулчак
Җинаятьчел төркемнәр.

Үзең нинди-көзгең шундый

Ялгыз җырчы, гармунчы һәм өч кешелек хор башкара.
Исемнәр класстагы шартларга карап үзгәртелә.

Ялгыз җыр

Гармунчыбыз менә дигән,
Бармаклары талмасын.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Бармаклары талмасын.

Ялгыз җыр

Җырларыбыз чәнечекле:
Хәтерегез калмасын.

Хор

Әйе шел, шулай шул,
Хәтерегез калмасын.

Ялгыз җыр

Барыбызга үрнәк безнең,
Наҗиянең укуы.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Үрнәк аның укуы.

Ялгыз җыр

Өендә ул әтисенең,
Әнисенең уң кулы.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Әнисенең уң кулы.

Ялгыз җыр

Әнисә дә аның кебек
Укып бара «бишле »гә.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Укып бара «бишле »гә.

Ялгыз җыр

Көләч йөзле, туры сүзле
Кулыннан да эш килә.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Кулыннан да эш килә.

Ялгыз җыр

Илгизәрнең җитезлеге
Ярышырлык җил белән.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Ярышырлык җил белән.

Ялгыз җыр

Эшкә дисәң, бөтен эшне
Эшли һәрчак тел белән.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Эшли һәрчак тел белән.

Ялгыз җыр

Кырланганы кырга сыймый,
Гани шундый узына.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Гани шундый узына.

Ялгыз җыр

Теле исә аның саен
Йон җебедәй сузыла.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Йон җебедәй сузыла.

Ялгыз җыр

Сез Шамилдән сак булыгыз:
Аяк чалып екмасын.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Аяк чалып екмасын.

Ялгыз җыр

Таудан да ул җәяү төшми,
Чана итә сумкасын.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Чана итә сумкасын

Ялгыз җыр

Бабасыдай картларга да,
Алмаз сәләм бирми ул.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Алмаз сәләм бирми ул.

Ялгыз җыр

Җиденчедә укыса да,
Исәнләшә белми ул.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Исәнләшә белми ул.

Ялгыз җыр

Гали кичә көндәлеген,
Бастырган, ди, почмакка.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Бастырган, ди, почмакка.

Ялгыз җыр

“Икеле”ләр алсаң тагын,
Атам, дигән учакка.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Атам, дигән учакка.

Ялгыз җыр

Безнең Әхмәт әйләнгән, ди,
Телевизор колына.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Телевизор колына.

Ялгыз җыр

Шуңа күрә газет-журнал,
Китап алмый кулына.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Китап алмый кулына.

Ялгыз җыр

Дәрестә дә чәйнәмичә,
Тормый Нурның авызы.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Тормый Нурның авызы.

Ялгыз җыр

Чәйнәмәсә, аңкавына,
Ябыша шул сагызы.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Ябыша шул сагызы.

Ялгыз җыр

Беләсезме, Нияз бүген
Бик күңелсез ни өчен?

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Бик күңелсез ни өчен?

Ялгыз җыр

«Үзең эшлә», — дип, әтисе
Эшләмәгән өй эшен.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Эшләмәгән өй эшен.

Ялгыз җыр

Сәгыйть кебек мактанчыкны
Күргәнегез юк әле!

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Күргәнегез юк әле!

Ялгыз җыр

Алтын сәгать таккангамы,
Борыны бик югары.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Борыны бик югары.

Ялгыз җыр

Аткычының нечкә ябе,
Сынган да, ди, шарт итеп.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Сынган да, ди, шарт итеп.

Ялгыз җыр

Вилнең кулы маңаена,
Берне биргән шап итеп.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Берне биргән шап итеп.

Ялгыз җыр

Әхмәдинең сумкасыннан
Ярты чиләк чүп чыгар.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Ярты чиләк чүп чыгар.

Ялгыз җыр

Ә партасы төрле сүзләр,
Рәсем белән чуп-чуар.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Рәсем белән чуп-чуар.

Әхмәди

Кимчелексез кызлар бары
Әйтерсең лә сез генә.
Әйе шул, шулай шул,
Әйтерсең лә сез генә.

Ялгыз җыр

Үзең нинди — көзгең шундый,
Үпкәләмә көзгегә.

Хор

Әйе шул, шулай шул,
Үпкәләмә көзгегә.

 

Үги итми

Туган җир ул үги итми
Үзенең бер баласын.
Әгәр аннан аерылсаң,
Диңгездә дә янасың.

Бергә булсаң…

Туган халкың баш калкытса,
Син дә үрә торып бас.
Халкың белән бергә булсаң,
Авырлыклар куркытмас.

Читтән бәхет эзләүчегә

Беркемне дә бәхет тавы
Көтми дөнья аръягында.
Гөлләр дә бит чәчәк ата
Бары тик үз сабагында.

Хаклык һәм халык

Хаклык — акыл яктысы,
Халык — аның сакчысы.

Бөекләр

Тукай кебек бөекләр
Дөньяга килә генә,
Исемнәре языла
Халыкның йөрәгенә.

Күп кеше һәм чүп кеше

Бер тел белгән — бер кеше,
Күп тел белгән — күп кеше,
Туган телен белмәгән
Мескен бәндә — чүп кеше.

Нәселен корыта

Туган телен оныткан
Әнисен дә оныта,
Ничә буын сакланган
Нәселен дә корыта.

Ачкыч һәм баскыч

Яхшы сүз — минем
Күңел ачкычым,
Яхшы эш исә —
Тормыш баскычым.

Нахак сүз

Чыкса да кем авызыннан,
Нахак сүз ул агу сыман.
Шуңа аннан сакланам мин,
Хак сүз белән сафланам мин

Бер сүз дә җитә

Бер авыр сүз дә бик җитә
Йөрәкне яраларга,
Мең назлы сүз дә аннары
Аз аны дәваларга.

Йодрык һәм бәхәс

Йодрык хуҗа булган җирдә
Бәхәс чишелә алмый.
Башлап йодрык күтәргәннәр
Йодрык ашамый калмый.

Үзе мактый

«Эшләдем», — дип әйтеп булмый.
Әгәр эштә пешмәсәң.
Эш ул сине үзе мактый,
Яхшы итеп эшләсәң.

Хаклы булсаң гына

Хаклык эзлә ышансаң тик
Хаклыгыңа:
Хаклык эзләргә хаклы тик
Хаклы гына.

Кеше гомере

Кешегә гомер бирелә
Кешечә яшәү өчен.
Яшьлеге — күкләр күкрәтеп,
Яшендәй яшьнәү өчен.

Үзе сала

Агар-акмас булса да,
Суның юлын су сала.
Юл кирәк шул суга да,
Югыйсә ул югала.

Ачы булса да…

Ачы хакыйкать —
Балдан татлырак,
Юлны яктырта
Айдан яхшырак.

Вөҗдан

Дөньядан мәңгегә киткәнче,
Вөҗдан ул — беренче хөкемдар,
Нәркемгә беренче җитәкче.

Борынгылар сүзе

Майга каймак якмыйлар,
Койрыкка койрык такмыйлар.

Явызлык һәм авызлык

Көнчелектән туа явызлык,
Вөҗдан исә — аңа авызлык.

Куркыныч чир
Беркайчан да «мин» диеп
Башламадым сүземне:
Тик үзеңне ярату —
Үтерү ул үзеңне.

Имансызлар иманы

Иманын алыштырган
Илен дә алыштыра.
Андыйларның иманы
Байлык та табыш кына.

Безнең тормыш

Безнең тормыш — давылларга
Каршы йөзгән корабль.
Кыл өстендә торганда да,
Үзең булып кала бел.

Кыюлык көче

Куркаклык ул
Көчлене дә
Көчсез итә,
Аңа бары
Кыюлыкның
Көче җитә.

Мактау

Файдасы бар мактауның
Тик сирәк булса гына.
Мактау яратканнарны
Мактау тик боза гына.

Хуҗа булсаң…

Үз телеңә
Хуҗа була
Алсаң гына,
Кереп була
Кешеләрнең
Арасына.

Иренсәң…

Кайвакытта урыныңнан
Торырга иренәсең:
Таза чакта йөгермәсәң,
Авыргач йөгерәсең.

Аги һәм таш

Эшләп ашаган кешегә
Таш та аш.
Эшләмичә ашаганга
Аш та таш.