СЫБЫЗГЫ БОРЫН

Сызгырганны
Ишеткән дә
Бер куян,
«Аучы бу!» — дип,
Коты очкан
Куркудан.

Коштай очып
Бара икән
Сукмактан,
Бүре килеп
Чыкмасынмы
Шул чакта!

Куян әйткән:
— Торма болай
Ыжгырып,
Ычкын тизрәк,
Аучы килә
Сызгырып!

Бетте баш!» — дип
Әйткән дә, ди,
Калтырап,
Чапкан бүре
Куяннан да
Катырак.

Аю килеп
Чыккан икән
Ыжгырып,
— Кач! — дигән ул, —
Аучы килә
Сызгырып.

— Чынлап, — дигән
Ялт-йолт карап
Куян да.
Аю исә
Башын кашып
Куйган да,
Уйлагандай
Нидер эшләп
Карарга,
И тотынган,
И тотынган
Чабарга!..

Хәле бетеп,
Куян калган
Иң артта,
Ялгыз калгач,
Алган, ди, ул
Елап та.

Йомшап киткән
Борынын да
Сөрткән, ди,
Һәм шуннан соң
Сызгыру да
Беткән, ди.
Ә куянның
Күрсәң шулчак
Көлгәнен!..
Үз борыны
Сызгырган бит,
Күр әле!

СӘЕР МАЭМАЙ

Акбай исемле маэмай,
Чабып уйнап йөргәндә,
Кинәт туктап калган, ди,
Күләгәсен күргән дә.

«Колаклары салынган,
Бөкресе дә бар сыман.
Бигрәк ямьсез күләгә…
Ычкын, — дигән, — каршымнан!»

Күләгәсе алай да
Каршында тик торган, ди.
Ул барса — бара икән,
Утырса — утырган, ди.

Ә маэмайның моңарга
Җен ачуы чыккан, ди.
Хәтта күләгәсенә
Шап иттереп суккан, ди.

Күләгә дә, кем күрсен,
Нәкъ шуны ук эшләгән.
Маэмай тешләгән икән,
Күләгә дә тешләгән.

Һәм шуннан соң бу маэмай
Әй чабарга тотынган.
Барып җиткәч урманга,
Ял итәргә утырган.

Күренмәгәч күләгә,
Котылдым, дип, үзеннән,
Чатыр чапкан өенә
Нәкъ элекке эзеннән.

Чыккач кара урманнан,
Тагын исе киткән, ди,
Күләгәсе яңадан
Үзен куып җиткән, ди.

Чабар иде катырак,
Юк шул инде хәле дә.
Уйга калган, ди, маэмай,
Уйлана, ди, әле дә:

«Үз күләгәм икән син,
Шуңа калмыйсың икән…
Үз күләгәңнән үзең
Кача алмыйсың икән!»

КЫРЫК КУРКАК

Кырык куркак бервакыт
Киңәшмәгә җыелган
һәм батырлык эшләргә
Шундук юлга җыенган.

Аю килсә каршыга,
Сугарбыз дип башына,
Кулларына зур гына
Күсәк алган барсы да.

Куркакларны күрүгә,
Ай елмаеп куйган, ди.
Кызык өчен аларны
Сынамакчы булган, ди.

Шәүләләрен төшергән
Үзләреннән зур итеп.
Кырык йөрәк берьюлы
Куйган, имеш, жу итеп.

Торсын әле каршыңда
Карачкыдай бер нәрсә?!
Күсәге бар, җитмәсә,
Беттем диген бер бәрсә!

Коты очып, бер куркак:
«Бу бит өрәк! — дигән, ди. —
Исән чакта, әйдәгез,
Сызыйк тизрәк!» — дигән, ди.

Әйтерсең лә куркаклар
Шуны гына көткәннәр:
Һәммәсе дә, ду кубып,
Өйгә кереп бикләнгән.

Эчке яктан ишеккә
Кырык терәү куйганнар.
Иртән кояш чыкканчы,
Дер калтырап торганнар.

Чыкканнар, ди, аннары
Өрәкләрне карарга.
Шулчак кояш тамаша
Күрсәткән, ди, ал арга.

Каршысына төшергән
Һәрберсенең шәүләсен.
Ә куркаклар белмәгән
Кояшның бу хәйләсен.

Кырыгы да берьюлы
Телсез калган куркудан.
Шулчак агач артыннан
Башын сузган бер куян.

Аның башын йодрык дип
Уйлаган, ди, куркаклар:
«Бармак яный, җитмәсә,
Тотып алса, тукмаклар!..»

Алар куян колагын
Бармак диеп белгән, ди.
Куян исә туйганчы
Чырык-чырык көлгән, ди.

Ә бер куркак: «Беттем!» — дип,
Бөркәнгән, ди, чикмәнен.
Чатыр чабып, сизмәгән
Хәтта ярга җиткәнен.

Һәм шунда ук чулт — суга,
Башы гына калган, ди.
«Коткарыгы-ыз! Бата-ам!» — дип,
Елап сөрән салган, ди.

«Син коткар!» — дип, дуслары
Үгетләгән бер-берсен.
Кыюлыгы җитмәгәч,
Суга инде кем керсен!

Ярый әле бер малай
Килеп чыккан шулчакны
Һәм тартып та чыгарган
Суга баткан куркакны.

Исемен дә әйтмичә,
Аннан китеп барган, ди.
Кырык куркак, шаккатып,
Аңа хәйран калган, ди

КОЙРЫКСЫЗ САЕСКАН

Әрәмәдә бик комсыз
Бер саескан булган, ди.
Оялары урланган
Әйбер белән тулган, ди.

Алтын кашык, беләзек,
Алкалар, ди, күбесе.
Бар, ди, шулар янында
Әллә ничә көзгесе.

Күрсә ачык тәрәзә,
Өйгә очып кергән ул.
Кашык урлап чыкканда,
Кул сәгате күргән ул.

Оясына тиз генә
Ташлаган да кашыкны,
Кабат килсә, тәрәзә
Әле һаман ачык, ди.

Тик тәрәзә төбенә
Менеп яткан бер мәче.
Йоклыйдырмы, юктырмы —
Мәченекен белмәссең.

Өстәлдәге сәгатьтә
Уйный кояш нурлары.
Бары аның турында
Саесканның уйлары…

Кинәт шунда сәгатьне
Эләктереп алуга,
Кинәт ишек ачылган,
Тик тәрәзә ябылган.

«Бир сәгатьне, карак!» — дип,
Төпчек улы хуҗаның
Каккалаган шап та шоп
Саесканның тузанын.

Хәтта сиртмә койрыгын
Йолкып алган ул аның.
Карак исә сәгатьне
Ташларга уйламаган.

«Инде нишләп карарга?» — дип,
Башына кайгы төшкән…
Җил чыккан да, тәрәзә
Шулчак бераз ачылган.

Шуны көткән саескан
Тышка уктай атылган.
Әмма малай күзәтеп
Аның артыннан барган.

Һәм, ниһаять, каракның
Оясын да тапкан ул.
Әтисенең сәгатен
Күргәч, шаклар каткан ул:

«Бу беләзек, алкалар
Апамныкы лабаса!..
Унлап алтын кашык та
Безнеке бит ләбаса!»

Әйберләрен бу малай
Шундук җыеп алган, ди.
Һәм, сөенә-сөенә,
Кесәсенә салган, ди.

Ә каракның оясын
Чак-чак алып аткан, ди.
Кош тоткандай, аннары
Өйләренә чапкан, ди.

Менә шулай саескан
Күрмәгәнен күргән, ди.
Яңа койрык үскәнче,
Качып читтә йөргән, ди.

БАБАЙ БЕЛӘН САРБАЙ

1
Сарбай бүген нигәдер
Төне буе саташты:
Ауга баргач төшендә,
Карурманда адашты.

Эзләп газиз хуҗасын,
Кая гына чапмады!
Ә шулай да аны ул
Беркайдан да тапмады.

Ярым ачык ишектән
Өйгә кереп караса —
Караватта хуҗасы
Йоклап ята лабаса!

Ни өчендер ялт итеп
Янып тора лампасы.
Җитәрлек бит югыйсә
Җәйге таңның яктысы

Ә үзе көндәгечә
Чиста итеп кырынган.
Менә хәзер елмаеп
Торыр сыман урыннан.

Сарбай чабып килде дә
Аның кулын ялады,
Аннары киң маңгаен,
Битен ялап карады.

Бөтен җире боз кебек
Салкын булгач бабайның,
Ирексездән, күзенә
Яшьләр тулды Сарбайның.

Шулкадәрле тартылды
Аның күңел кыллары,
Сарбай, түзә алмыйча,
Шыңшып-шыңшып елады.

Аннан ачык ишектән
Чабып чыкты урамга.
Авыл йоклый төренеп
Сөттәй ап-ак томанга.

Ишетелде кемнеңдер
Кинәт тамак кырганы.
Габбас икән, күршесе,
Хуҗасының туганы.

Сарбай, мескен, сөенеп
Чабып керде аларга.
Габбас кына, хәерсез,
Куды этне урамга.

Юкка гына шул аны
«Зәхмәт Габбас» димиләр.
Уллары да, үзе күк,
Яхшылыкны белмиләр.

Сарбай инде алардан
Күпме таяк ашады!
Шулар төшкәч исенә,
Калтырый ук башлады.

Ә шулай да тиз генә
Үзен кулга алды ул.
Көчен җыеп, капкага
Тагын чабып барды ул.

«Әйдә инде!» — дигәндәй,
Аннан өреп җибәрде.
Габбас исә, килүгә,
Аңа тибеп җибәрде.

Сарбай капка астыннан
Очып чыкты туп кебек,
Ә Зәхмәтнең сүзләре
Кадалдылар ук кебек:

«Ха-ха-ха-ха! Моннан соң
Инде безгә кермәссең,
Иртүк өреп, йокыдан
Уятып та йөрмәссең!..»
2
Сарбай, башын күтәреп,
Як-ягына каранды.
Тукта, ни бу?! Бөтен җир
Нигә болай караңгы?

Нигә шаулый колагы
Кара урман шикелле?
Эчен кемдер туктаусыз
Бораулаган шикелле.

Сарбай мескен: «Үлемем
Шушыдыр», — дип уйлады.
Искә төшкәч хуҗасы,
Тагын шыңшып елады.

Менә бәхет: шул чакта
Караңгылык югалды.
Бәлки,аны Сарбайның
Кайнар яше югандыр.

Бәлки, җәйге кояшның
Алсу нуры кугандыр.
Ни булса да булгандыр,
Сарбай шундый куанды.

Сизми калды үзе дә
Ничек торып басканын.
Ишетелде кемнеңдер
Шулчак капка ачканы.

Рәхим бабай!.. Сарбайны
Әнә үзе чакыра.
Сарбай башы әйләнеп
Егылмады чак кына.

Сызласа да бар җире,
Үзендә көч тапты ул:
Өлкән дусты янына
Аксый-аксый чапты ул.

Тартты аны җиңеннән
Чабып килгән көенә
Һәм элдертте шунда ук
Үзләренең өенә.

Тик, безнеңчә, «әйдә» дип
Әйтә генә алмады.
Рәхим бабай сүзсез генә
Эт артыннан атлады.

Өйгә кергәч шаккатты:
Үлеп ята күршесе.
Үткәрә дә алмады
Карчыгының өчесен.

Коръән тора янында,
Укып яткан, күрәсең.
Әллә инде үзе дә
Белде микән үләсен?
3
Солтан картның үлеме
Тетрәндерде һәркемне.
Бөтен авыл озатты
Соңгы юлга мәрхүмне.

Яңа кабер калдырып,
Таралдылар ир-атлар.
Менә Рәхим бабай да
Чыкты инде зираттан.

Сарбай исә һаман да
Күзен алмый кабердән:
Хәзер аны кем генә
Хуҗасы күк кадерләр?!

Тукта! «Сарбай! Сарбай!» — дип,
Аңарга кем дәшә соң?
Рәхим бабай!.. «Әйдә, — ди, —

Хәзер бездә яшәрсең.

Юкса сине урамда
Йөртәчәкләр типкәләп…»
Сыйпап аның башыннан,
Сөйде назлап-иркәләп.

Шул вакытта күрсәгез
Сөенгәнен Сарбайның!..
Ул хәзер дә иң якын
Дусты Рәхим бабайның.

МЫЕКБАЙ

Бар, имеш, бер әбинең
Бик кадерле песие.
Озын булгач мыегы,
Мыекбай, ди, исеме.

Ашаган, ди, Мыекбай
Ашта пешкән ит кенә,
Ә сусаган чагында,
Эчкән җылы сөт кенә.

Йоклаган, ди, һәрвакыт
Мамык мендәрдә генә.
Тигәндер бу рәхәтлек,
Белмим, кемнәргә генә?!

Тик кызганыч шунысы:
Бер дусты да булмаган.
Ниһаять, ул үзенә
Дус эзләргә уйлаган.

Аны, өйдән чыгуга,
Каршылаган Актырнак:
— Әй, син, — дигән аңарга, —
Ник торасың аптырап?

Һаман этле-мәчеле
Яшәп булмый дөньяда.
Дуслар кирәк сиңа да,
Дуслар кирәк миңа да.

Дуслар кирәк һәркемгә.
Әйдә, без дә дуслашыйк.
Тату гына очрашыйк,
Тату гына хушлашыйк.

Елмайган да Мыекбай,
Бөтереп ак мыегын:
Миңа, — дигән, — ошамый
Синең кәкре койрыгың.

Ала-кола туның да,
Колакларың салынган.
Кемгә кирәк мондый дус,
Тизрәк китим яныңнан.

Чыккан икән урамга,
Чабып килгән бер мәче.
Кара тунлы, ут күзле,
Ак тәпиле көр мәче.

-Әйдә, — дигән бу мәче, —
Уйныйбызмы куышлы?
Кара пәри белән мин
Уйныйм фәкать сугышлы.

Һәм: «Мыр-рауу!» — дип, Мыекбай
Кизәнгән дә песигә,
Мескенкәйне, елатып,
Куып керткән йортына.

Моны күреп, бер көчек:
Эх син! — дигән. — Нишлисең?!
Ул песи бит туганың,
Нигә аны тешлисең?

Мыекбайның мыегы
Кабарган, ди, тагын да:
Ләң-ләң килеп, чәңгелдәп
Торма әле янымда!

Ычкын тизрәк, югыйсә
Биетәм бит мин сине!
Гади песи түгел мин,
Мин бит фарсы песие

-Болай булсаң, Мыекбай,
Тапмыйсың син бер дус та.
Әни әйтә: «Ялгыз, — ди, —
Яшәп булмый тормышта.

Ничек ышанмыйсың ди
Әниләрнең сүзенә.
Шуңа күрә һәр көн мин
Дуслар эзлим үземә».

Көчек киткән уң якка,
Ә Мыекбай — сул якка.
Әрәмәдә йөргәндә,
Күзе төшкән куакка.

Тиеннәрнең уйнавын
Күргәч, хәйран калган ул.
«Нинди тату болар!» — дип,
Көнләшеп тә алган ул.

Шул вакытта бер керпе
Килеп чыккан иснәнеп.
Аны күргәч, Мыекбай
Киткән, имеш, сискәнеп.

-Әйдә, — дигән керпекәй, —
Сөйләшик бер, кил әле.
-Без соң ничек дуслашыйк,
Син бит, керпе, энәле.

-Энәләрем кадала
Бары явыз дошманга.
Якынрак кил, курыкма,
Тими алар дусларга.

Әгәр китсәк дуслашып,
Бергә тычкан ауларбыз.
Шунда бер-беребезне
Без яхшырак аңларбыз…

-Ә син, — дигән Мыекбай,
Мине кем дип беләсең?!
Гади авыл песие
Дип уйлыйсың, күрәсең.

Тәкәббер дә соң үзе,
Бер тәпие бөердә:
-Мин бит фарсы песие
Тычкан аулап йөрергә!

-Алайса, хуш, — дигән дә
Керпе китеп барган, ди.
Ә Мыекбай, уйланып,
Берьялгызы калган, ди.

Өенә дә шуннан соң
Бик борчылып кайткан ул.
Менеп яткач мендәргә,
Уйга ныграк баткан ул:

«Дуслар таба алмадым
Нигә соң мин үземә?!»
Яшь тулган, ди, шул вакыт
Мыекбайның күзенә.

Аптыраган хуҗасы:
«Нәрсә булды? Нишләдең?!
Әллә авырыйсыңмы,
Ник сөтеңне эчмәдең?

Әллә яңа туп тегеп
Биримме соң уйнарга?..»
Песи исә торган да
Чыгып чапкан урамга.

Аны күргәч, песиләр
Тотынган, ди, үртәргә…
Мәҗбүр булган Мыекбай
Кире кереп китәргә.

Тагын менеп яткан ул
Мамык мендәр өстенә.
Ә уйлары тынгылык
Бирми икән һич кенә…

Бер дусты да булмасын,
Ничек эче пошмасын!
Эзләмәсәң дус-ишләр,
Үз-үзеңә дошман син.

Җиңел түгел, әлбәттә,
Яхшы дуслар табуы.
Тик үзеңне ярату —
Дуслык өчен агу ул.

СИЛБИ

Бер иблиснең булган, ди,
Силби дигән улы да.
Уйлаган ул бары тик
Этлек эшләү турында.

Орчык буе булса да,
Чәче гүя пумала.
Хазбулатны үзенә
Караткан, ди, бу малай.

-Ник, — дигән ул, — өлкәннәр
Сүзе белән йөрисең?
Ә син алар әйткәннең
Эшлә һәрчак киресен.

-Каеш белән әтием
Бер сыдырса — әллә-лә.
-Андый чакта, Хазбулат,
Ялганла син, хәйләлә.

Ә мин сиңа, дус итеп,
Гел ярдәмгә килермен:
Каушап калсаң әгәр дә,
Шундук киңәш бирермен.

Шулай итеп, Хазбулат
Яши башлый Силбичә.
Йөри малай ду кубып,
Нишләгәнен белмичә.

Бер кош күрсә, шунда ук
Рогаткадан таш аткан.
Таяк бәреп, беркөнне
Әтәчләрен аксаткан.

Шуны күргән өчен дә
Яңаклаган энесен:
«Әйтсәң әгәр әтигә,
Күрмәгәнне күрерсең!»

Чират булса кибеттә,
«Ипи юк», — дип кайткан ул.
Бармас өчен мәктәпкә,
«Авырыйм», — дип яткан ул.

Җавап бирә алмагач
Имтиханда сорауга,
Классында берүзе
Калган көзге сынауга.

— Борчылма син, дускаем, —
Дигән Силби аңарга. —
Хәзер базар заманы:
Өйрән ныграк алдарга.

Дөнья беткән шикелле,
Нигә ах-вах киләсең?
Син бит хәзер дәү инде,
Акча саный беләсең.

Нидер сатып аласың,
Аннан аны сатасың.
Кичен, кесә тутырып,
Акча алып кайтасың.

Шулай байлык юнәтеп,
Салып куйса ташпулат,
Силбиенә сәлам дә
Бирмәс әле Хазбулат.

Балкыган, ди, малайның
Йөзе тулган ай сыман.
Хис иткән ул шул чакта
Үзен иң зур бай сыман.

— Хәзер, — дигән Силбие, —
Барып кайтыйк җиләккә.
Анда кура җиләге
Үзе тула чиләккә.

Ул җиләкне сатып, син
Бер атнада байыйсың.
Тотар өчен хәзергә
Бераз акчаң бармы соң?

Шоколадмы, конфетмы —
Юлга нәрсә алабыз?
-Шоколад ал, бар, йөгер,
Юкса соңга калабыз.

Саран Урман иясен
Шуның белән алдарбыз.
Аннан соң без, дускаем,
Җаебызны карарбыз.

Силби исә тиз генә
Чиләк төйи арбага.
Китә болар. Шаккатып
Карап кала бар бала.

Силби чиләк өстендә
Киерелеп утыра,
Шоколадны һап та һоп
Авызына тутыра.

Ашап туйгач: «На-а!» — диеп,
Хазбулатны куыра…
Кергән саен, урман да
Куерганнан-куера.

Йөри торгач, ике дус
Килеп чыга аланга.
Исе китә аларның
Куактагы баланга.

-Монда, дустым, кызыл балан
Җиләктән дә күп икән,
Һәрбер куак кып-кызыл
Шәл бөркәнгән күк икән!

-Чиләкләрне куй хәзер
Куакларның төбенә.
Тукта, әнә тегендә
Тагын алан күренә.

Карап килим тиз генә,
Син йоклап ал, аргансың…
Хәтерләми Хазбулат
Ни булганын аннан соң.

Күзен ачса, Силбие
Әле һаман юк та юк.
Тукран гына усакны
Тукылдата тук та тук.

Черкиләр өерелеп
Кадалалар ук кебек,
Ә тешләгән җирләре
Янып тора ут кебек.

Бер миләшнең ботагын
Сындыра да шартлатып,
Шуның белән Хазбулат
Үзен кыйный шап та шоп.

Черкиләрне котыртып,
Каршысында карт тора:
-Начар малай, сез аны
Тешләгез, — ди, — катырак.

-Син кем? — дигәч Хазбулат,
-Мин, — ди, — Урман иясе,
Ә син, малай актыгы,
Ник агачка тиясең?

-Котыра ич черкиләр…
-Черки, имеш, кара син!..
Дару сөртеп, миләшнең
Бәйләп куя ярасын.

— Ияргәнче Силбигә,
Мин бит болай йөрмәдем.
Агачлар да кеше күк
Авырый дип белмәдем.

Мине мондый эшләргә
Тик ул гына котыртты.
Менә хәзер үземне
Төп башына утыртты…

Кесәсеннән сихри көзге
Алган Урман иясе.
— Яле, — дигән, — егеткәй,
Анда кемне күрәсең?

«Силби» сүзен уң яктан
Укы, — дигән аннан соң.
Шуннан үзең дустыңның
Кем икәнен аңларсың.

Телсез калган Хазбулат —
Менә сиңа тамаша:
Аның Силби дигәне
Иблис икән ләбаса!

Бер бабайга караган,
Бер караган көзгегә.
Күргән: аның Силбие
Дус та тапкан үзенә.

— Ә мин, — дигән Хазбулат, —
Белмим кая барырга.
Юл күрсәтсәң, бабакай,
Кайтыр идем авылга.

Зинһар, — диеп ялынган
Һәм шыңшып та алган, ди…

Туры юлга чыкканчы,
Карт озата барган, ди.

Хазбулат та үзгәргән:
Майлагандай булган, ди,
Әйтерсең лә дөньяга
Ул яңадан туган, ди.

ЯЛКАУ ӘКЪДӘС

Дәү әтием белми әйтмәс:
Бар иде, ди, ялкау ӘКЪДӘС
Йокы аңа аш иде, ди,
Йокламаса ач иде, ди,
Су эчсә дә тук иде, ди,
Бу авылда юк иде, ди,
Аңардан да ярлы кеше.

Шушы моңлы-зарлы кеше
Асраган, ди, ике сарык,
Берсе ябык, берсе арык
Булган, имеш, алары да.
Берни юк, ди, алларында.

Шулай шактый вакыт узган,
Бер сарыгы аяк сузган,
Икенчесе үлеп киткән,
Әкъдәснең дә эше беткән.

Әкъдәс башта сөенгән, ди,
Аннары бик көенгән, ди,
Хәтта ятып елаган, ди,
Өй салырга уйлаган, ди,
Аннан соң ул ап-ак таштан…
Сөйлимме соң яңабаштан?

ТӨЛКЕ БЕЛӘН БҮРЕ

Көлке дисәң дә көлке:
Кыяр урлаган төлке,
Авыз иткән кишердән,
Ә кыярны пешергән
Ягылмаган учакта.
Сукыр бүре шул чакта
Аны тотып алган, ди,
Капчыгына салган, ди.
Ямамагач карчыгы,
Тишек булган капчыгы:
Төлке шундук чыккан, ди,
Һәм сугып та еккан, ди,
Теге сукыр бүрене —
Дүрт аяклы шүрене —
Кубыз уйнап биеткән,
Аннан тукмап көл иткән.
Калган, ди, бер сөяге.
Төлке үзе сөйләде:
«Булган хәл, — дип, — барсы да».
Ышанмасаң, бар, сора.

ШАЯН БАБАЙ

Булган, ди, бер шаян бабай,
Сезнең кебек наян бабай.
Сөйләгән ул гаҗәп хәлләр,
Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр:
Йомран тотып җиккән, имеш,
һәм урманга киткән, имеш.
Аңа аю очраган, ди,
Кәрәзле бал сораган, ди.
«Бал бирмәсәң, ашыйм, — дигән, —
Йә өзгәләп ташлыйм», — дигән.

Аю хәтта сизми калган:
Бабай аны егып салган,
Җиккән аннан арбасына,
Кәҗәләнгәч, аркасына
Чыбык белән тарткан, имеш,
Аю лап-лоп чапкан, имеш,
Тау төшкәндә, коштай очкан.
Кайткач, утын бушатышкан.

Бабай аңа бал ашаткан:
Аю исә шаклар каткан.
Картны күрсә, әле дә ул
Үзе чабып килә, имеш,
Аңа сәлам бирә, имеш.

КАНАТЛЫ КУЯН

Бабайларга бардым бүген,
Кичә кайттым.
Кайткан чакта, үземнән зур
Алтын таптым.

Түш кесәмә салып аны,
Очам гына,
Куып җитсә җитәр иде
Кошлар гына.

Сизмәгәнмен алтын төшеп
Калганын да,
Үзе әйткәч, белдем куян
Алганын да.

«Эзләп йөрмә, миндә хәзер
Алтының», — ди.
«Китер», — дигәч,
«Алтын икән акылың», — ди.

Тотып алыйм дигән идем —
Сызды куян,
Чаба торгач, шул кадәрле
Кызды куян:

Кинәт күккә күтәрелде,
Тургай сыман.
Ул әле дә миннән көлеп
Торган сыман.

Бактың исә, ул канатлы
Куян икән.
Күзәтегез: кайсы талга
Кунар икән?