ЛЕНИН БАБАЙ ЕЛМАЮЫ

Рәсеменнән Ленин бабай
Елмаеп-көлеп тора.
Нинди билге алганымны
Әйтерсең белеп тора.

«Бишле!» — дисәм, елмаюы
Тагын да арткан сыман.
Андый чакта мин үзем дә
Кош тотып кайткан сыман.

Бүген менә, көтмәгәндә,
Алдым бит бер «икеле».
Каршы алды Ленин бабай,
«Их, син?!» — дигән шикелле.

Йөзендәге елмаюы
Бөтенләй беткән кебек.
Тирләп чыктым, өскә кемдер
Кайнар су сипкән кебек.

Сынатканым юк иде лә
Моңарчы минем алай…
«Бу — соңгысы булыр! — дидем.
Гафу ит, Ленин бабай».

ҮЗЕМНЕ ҖИҢДЕМ

Кызык соң бу уен!
Уйныйсың, уйныйсың,
Ьәр көнне уйнап та,
Һич уйнап туймыйсың.

Бүген дә эшемне
Кем генә бүлмәде,
Уйнарга чакырып,
Кем генә кермәде!

«Юк,— дидем,— дусларым
Үпкәләш булмасын:
Эш бетми, уйнарга
Чыкмыйм мин моннан соң

Иң элек дәресне
Әзерләп бетердем,
Аннары бар җирне
Тәртипкә китердем.

Эш беткәч, үземә
Шаккаттым үзем дә:
Ни итсәм иттем бит,
Тордым бит сүземдә!

Бүген мин дөньяда
Иң көчле, түземле:
Үземне җиңдем мин,
Үземне!

ДӘРЕС ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ

Шундый авыр мәсьәлә
Бирәләрдер нәрсәгә?
Алай да чишеп карыйм,
Болай да чишеп карыйм,
Ә җавабы юк һаман…

Әни чыгып кухнядан:
— Ник кызасың юкка? — ди.—
Болай булмый, тукта,— ди,—
Әрәм итмә көчеңне,
Читкә куеп эшеңне,

Тирән итеп сула,— ди,
(Шуннан нәрсә буладыр?..) —
Тагын сула, тагын,— ди,—
Файдасы бар аның,— ди.—
Бердән алып аннан соң
Йөзгә кадәр санарсың.
Йөреп килсәң дә ярый,
Чиләктәге чүп-чарны
Түгеп керсәң дә ярый…

Әниемне тыңладым:
Эш күп диеп тормадым,
Чүп түккәндә әле мин
Чебиләр дә ашаттым…
— Рәхмәт,— дидем,— әнием,
Физкультминут ясаттың…

Булды бит, әй, файдасы:
Мәсьәләне аннан соң
Шундук чишеп аттым мин!
Үзем дә шаккаттым мин.
Ачу чыккан һич юкка —
Рәхмәт физкультминутка!

ЕГЕТ БУЛАСЫҢ …

Яхшы киңәш
Бирсәң дә син
Кирегә,
Син, Әхмәди,
Сөйрисең гел
Кирегә.

Аклансаң да,
Укуың бик
Икеле:
Өй эшеннән
Алдың бит син
«Икеле».

Үзең эшлә,
Ул бит гади
Вакланма,
Егет булсаң,
Күчерт, диеп
Вакланма.

ТӘНӘФЕСТӘ ВАКЫТ ЮК

Сөйләшәсе
Килә никтер
Һәр дәрестә.
Ә сөйләшсәң,
«Сөйләш,— диләр,—
Тәнәфестә».

Тәнәфестә
Сөйләшәсен
Бик беләбез.
Кайчагында
Үзебез дә
Үкенәбез.

Тәнәфестә
Вакыт юк шул:
Уйныйсы бар.
Менә аның
Шунысы бар

ӘДӘПЛЕ МАЛАЙ

Ни диярмен, сораса,
Укытучы абыйга?
Бәхет басты! Беренче
Кул күтәрде Ләмига.

Укытучы шулай да:
-Йөзләре дә бик шат,— ди,—
Кичә үткән теманы
Сөйләр бүген Илшат,— ди.

Ә мин өйдә китапны
Карамадым ачып та.
Нишләргә соң? Нишләргә?!
Булмый хәзер качып та.

Укытучы абыйга:
-Үпкәләр,— дим,— йә миңа,
Кул күтәргәч беренче,
Сөйләсен,— дим,— Ләмига.

-Тукта, тукта, ник алай?!.
-Мин бит әдәпле малай:
Дусларыма кул бирәм,
Ә кызларга юл бирәм.

КЕМ КЕМНЕ НИЧЕК ТАНЫЙ

Бүре бүрене
Улаудан таный.
Елак елакны
Елаудан таный.

Маэмай маэмайны
Өрүдән таный.
Ялкау ялкауны
Йөрүдән таный.

Кеше чәчәкне
Төсеннән таный,
Кешене исә
Эшеннән таный

МЕСКЕН БҮРЕК

Бер бүрекне өч малай
Футбол тубы иткән, ди.
«Мин дә!..» — диеп, шулвакыт
Кәрим килеп җиткән, ди.

Аунап яткан бүреккә
Шундый каты типкән, ди,
Бүреккәйнең җөйләре
Сүтелеп үк киткән, ди.

Ә малайлар, шаккатып,
Кинәт тынып калган, ди,
Аннан тиз-тиз киенеп,
Өйләренә тайган, ди.

Таяр иде Кәрим дә —
Бүреге юк лабаса,
Аяк астын караса —
Менә сиңа тамаша?!

Ут уйнаган күзләре
Шар булган, ди, Кәримнең:
— Нишләткәннәр юньсезләр
Минем бүреккәемне!..

ХӘЗЕР ИНДЕ АҢЛАДЫМ

Кызганып та куям мин
Кайвакытта Маратны.
«Ник?» — дисәгез, класста
Аны беркем яратмый.

Бигрәк инде үзе дә:
Беркем белән сөйләшми,
Беркем белән киңәшми,
Беркем белән серләшми.

Йөри шунда каңгырып,
Нәкъ адашкан кош сыман…
Миңа исә нигәдер
Бөтен кеше дус сыман.

Чит иткәне юк әле
Моңа кадәр берсе дә.
Сәлам биргән шикелле
Урамдагы песи дә.

Кайчак ишек төбендә
Җыйнаулашып көтәләр.
Ә Маратны күрсәләр,
Шундук качып бетәләр.

Хәзер инде аңладым,
Гаеп Маратта икән:
Үзең яратсаң гына
Кеше ярата икән.

ДУСЛАР

Ике нарат үсә безнең
Каһарманнар тавында.
Берсе аның чак-чак кына
Аумый калган давылда.

Авар иде, икенчесе
Тотып калган иңендә…
Нәкъ әнә шул нарат кебек
Дус-ишләрем минем дә.

ОЧА ТОРГАН ФИЛ

Кеп-кечкенә бер черки
Һич мактанып туймаган:
Озын булгач борыны,
Үзен фил дип уйлаган.

«Мин бит гади фил түгел,
Оча торган фил,— дигән,—
Дөньяда мин хәзергә
Әле бердәнбер»,— дигән.

Фил каршында «эне-е-ем»,— дип,
Тыз-быз очып йөргән, ди.
Өф-ф иттереп, фил аңа
Тик бер генә өргән, ди.

Шуннан бирле бу черки
Ник бер әйтсен «эне-е-ем»,— дип.
Йөри, имеш, ул хәзер
«Биле-е-ем! Биле-е-ем! Биле-е-ем!» —
дип.

АҢЛЫЙ МИКӘН

Бик шомарган бер бизмән,
Алай да алдый йкән,
Болай да алдый икән,
Алдый да алдый икән.

Бармак тиеп китсә дә,
Авышмый калмый йкән.
Ә аумакай аңардан
Күзен һич алмый икән.

Үзе шундый икәнне
Ул үзе аңлый микән?

АКСАК КҮЛӘГӘ

Чак-чак атлап, Әхмәди
Кайтып бара өенә.
«Ярый әле, аягым
Сынмады»,— дип сөенә.

Аның белән янәшә
Бара аксак күләгә.
Шаклар ката Әхмәди,
Күләгәсен күрә дә:
«Өйгә кайткач, әнигә
Әйтергә соң ни генә?!
Машина әрҗәсенә
Асылынып йөр менә!»

ЯТИМ КАЕН

Дәү әтием бер көнне:
— Туйдым өйдә ятып,— ди,—
Әйдә, ятим каенның
Хәлен белеп кайтыйк,— ди.—

Тау башында берүзе
Яши ничә еллар ул.
Ялгыз торыр идеме,
Таза булса кулларым?!

Яшь каеннар утыртыр
Идем тирә-ягына:
Безнең кебек, ул да бит
Туганнарын сагына…

Шул чагында мин ничек
Оялганны белсәгез…
Пеләш башлы ул тауны
Әгәр хәзер күрсәгез:

Нинди генә агачлар
Утыртмадык без анда!
Сокланмаган кеше юк,
Яннарыннан узганда.

Карт каен да ничектер
Киткән сыман яшәреп.
Агачка да рәхәт шул
Бергә гөрләп яшәве.

БУЛСА ДА БИК КЕЧТЕКИ…

Туганына ай гына,
Йөзе тулган Ай гына,
Бөтен кеше әлегә
Тора аның җаена.

Үчти-үчти, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Булса да бик кечтеки,
Шулкадәрле көчле ки.

Өстәвенә бик иркә.
Уяна да бик иртә,
Барыбызны аннары
« Әпипә»гә биетә.

Аласың да кулыңа,
Әлли-бәлли итәсең,
Кайчак аның урынына
Үзең йоклап китәсең.

Ачу килеп, кайвакыт:
— Син,— дим,— малай актыгы
Бик масаеп китмә,— дим,—
Кыланма,— дим,— артыгын.

Һаман ята алмассың
Ялтыратып күзеңне:
Бераз гына үс әле,
Биетерләр үзеңне.

БАР ЭШНЕ ДӘ БУЛДЫРАар

Әхмәди ул
Бар эшне дә
Булдыра.
Теләсәме — .
Айны күлгә
Тондыра.

Майлы ботка
Пешерә ул
Судан да,
Тота кайчак
Үзеннән зур
Чуртан да.

Бүрәнәдән
Ясап куя
Көймә дә,
Хәтта комнан
Төя белә
Төймә дә.

Барысын да
Эшли ләкин
Тел белән.
Кул белән дә
Эшли башлар,
Кем белә?

ПЕШЕРДЕ

Кызык итте телевизор,
Дилбегәсен нык тотты:
Ничә сәгать буе мине
Каршысында утыртты.

Юк иде шул моңа кадәр
Андый фильм күргәнем,
Сизми калдым әнинең дә
Эштән кайтып кергәнен.

«Ипи алдыңмы соң?» — дигәч,
Акланырга уйладым:
— Әни,— дидем,— кибетләрдә
Бүген ипи булмады…

Карап куйды әни миңа
«Их, син!..» дигән шикелле.
Әллә нишләп китте йөрәк,
Дөп-дөп итеп сикерде.

Ялган — уттан яман икән,
Мине шундый пешерде,
Чөгендердәй кызартты да
Манма тиргә төшерде.

Белсәң иде шул чагында
Битнең ничек янганын!
Ник көләсең? Юкмыни соң
Андый хәлдә калганың?

ЗАМАН БАЛАСЫ

Энем футбол кырында
Очып йөргән туп кебек,
Туп кынамы соң әле,
Ул, малай, нәкъ ут кебек.

Күрмичә дә каласың
Эшләгәнен өй эшен.
Әни әйтә: — Ул кадәр
Ашыгасың ни өчен?

Өлгерәсең уйнарга,
Вакытың күп әле,— ди.
Энем көлеп куя да:
-Бик кызык син, әни,— ди.—

Хәзер тизлек заманы,
Ә мин заман баласы.
Кемнең инде заманнан
Килсен артта каласы?..

Бүген исә нәрсәдер
Булган, ахры, аңарга:
Вакыты юк малайның
Күтәрелеп карарга.

Урындыкка кадаклап
Куйган кебек Илфатым.
-Нишлисең? —дим.
-Укуның
Күтәрәм,— ди,— сыйфатын.

АЗАГЫНА ҖИТКЕРӘ ,

Әни гел тукып тора:
-Ничек итсәң иттер,— ди,—
Бер башлаган эшеңне
Азагына җиткер,— ди.

-Мин,— ди энем,— эшемне
Азагына җиткерәм:
Җиләк җыйсам түтәлдән,
Шундук ашап бетерәм.

КАНАТЛЫ МӘЧЕ

Яшәсә дә урманда,
Кырга чыга еш кына.
Сискәндереп кайвакыт
«Һу-һу-һу…» дип кычкыра.

Сизмичә дә каласың
Яннан очып узганын.
Уяулыгын белсәгез
Иде әле сез аның!

Кыштырдаган тавышны
Һавадан ук ишетә.
Аннан инде тычканны
Тотмый калмый ничек тә.

Ел буена бер меңләп
Тычкан тота — иренми.
Саклап кала ул шулай
Никадәрле игенне!

Ничек армый диген син
Һәр төн тычкан сагалап!
Нәкъ канатлы мәче ул
Дустым соры ябалак.

МАКТАНЧЫК ЧЫПЧЫК

Тәвә кошы
Зур-зур атлап
Килә икән.
Чыпчык аннан
Пырых-пырых
Көлә икән:
-Син дә инде
«Мин кош»,— диеп
Йөрисеңме?!
-Алай булса,
Ярышырга
Телисеңме?
-Оча белми,
«Ярышыйк»,— ди?!
Тиледер син!
Карап карыйк,
Әйдә, күпме
Йөгерерсең?!

Чыпчык шундук
Очып киткән
Пыр-пыр итеп,
Тәвә кошы
Чаба икән
Тыр-тыр итеп.

Чаба торгач,
Шулкадәрле
Кызып киткән,
Очып барган
Чыпчыкны да
Узып киткән!
Чыпчык исә
Нишләргә дә
Белмәгән, ди,
Һәм шуннан соң
Мактанып та
Йөрмәгән, ди

АЛТЫНБИКӘ

Әкият
1
Ерак түгел, якында —
Безнең бакча артында
Элек булган юкәлек,
Чак-чак ерып үтәрлек.
Иң юан бер юкәнең
Эче куыш булган, ди.
Менә шунда, гөж килеп,
Бал кортлары торган, ди.

Алар ызгыш-талашның
Ни икәнен белмәгән,
Эш яраткач, ачлык та,
Мохтаҗлык та күрмәгән.
Тынычсызлап боларны,
Аюлар да йөрмәгән.
Өйләренә ничектер
Караклар да кермәгән.

Әниләре алай да
Торган, ди, гел кисәтеп:
— Бәлки, алар, җай көтеп,
Яталардыр күзәтеп?
Шуның өчен һәммәгез
Һәрчак уяу булыгыз!..

-Әни, безгә кем тисен
Бар бит безнең угыбыз!
Аю килсә, аны да
Җиңәчәкбез ничек тә…
-И балалар, балалар,
Уяулыкка ни җитә.

2

Менә шулай гөрләшеп,
Гомер итеп ятканда,
Урмандагы юкәләр
Шаулап чәчәк атканда,
Эшче кортлар барысы
Иртүк эшкә киткән, ди.
Аю исә бары тик
Шуны гына көткән, ди.

Иң юан бер ботакка
Шундук менеп утырган.
Бал кортлары оясын
Туздырырга тотынган.

Тыгып алгы тәпиен,
Оядан бал ала, ди,
Ала да, ди, ялт кына
Авызына каба, ди.

Капкан саен, «Шә-ә-әп!» — диеп,
Үзе гел мактый икән:
— Җитмәс дигән идем дә,
Баллары шактый икән.

Аннан, тыгып тәпиен,
Бал ала, ди, куыштан…
Сакчылар да үзләрен
Аямыйча сугышкан.

Шулкадәр корт чагуга,
Түзсә дә түзәр икән,
Кунган берсен карт аю
Суга да изә икән.
Нишләргә дә белмичә
Торган да корт анасы

Үз янына чакырып
Китергән бер баласын:
Юкса син дә бетәсең,
Исән чакта кит,— дигән.—
Барлык туганнарыңа
Тизрәк хәбәр ит,— дигән.

-Ярый,— дигән тегесе
Һәм чыгып та очкан, ди,
Бераз йөргәч, үләннәр
Арасына поскан, ди.

Ә әнисе ярдәмгә
Балаларын көткән, ди.
Тамак туйгач, аю да
Үз юлына киткән, ди.

Башын сузып, як-якка
Карыйм гына дигәндә,
Куркак җанның янына
Шыпырт кына килгән дә:
«Һайт!» — дигән, ди, тегеңә
Бал кортлары бүресе.

-Әй, син,— дигән аннары,
Монда нишләп йөрисең?!
Кирәк иде туганнар,
Эзләп йөрим шуларны.
-Өегездә, алайса,
Беркем дә юк, шулаймы?

Ник дәшмисең? Еракмы,
Кайда сезнең оягыз?
Син курыкма. Әйт кенә,
Хәзер илтеп куябыз.
Әгәр һаман дәшмәсәң,
Үпкәләрсең үзеңә.
Җир йөзендә аннары
Калмаячак эзең дә.

Шулчак аны шөпшәләр
Уратып та алган, ди,
Йомышчы корт куркудан
Тәмам телсез калган, ди.

Баш шөпшәнең моңарга
Җен ачуы чыккан* ди.
-Мә, алайса, берне! — дип,
Кортны сугып еккан, ди.—
Синең кебекләрне без
Нишләтергә беләбез!..
-Алай булса, әйдәгез,
Тия генә күрмәгез.

Һәм сизми дә калган ул
Серне ачып биргәнен.
-Хәзер,— дигән баш шөпшә,—
Бетте безгә кирәгең.

Эләктереп алган да
Канатының очыннан,
Билен өзеп, куркакны
Тибеп кенә очырган.

-Әһә-ә,— дигән шатланып,—
Оялары шар ачык.
Болай булгач, әйдәгез,
Рәхәтләнеп бал ашыйк.

һәм шунда ук куышка
Ук шикелле атылган.
Дус-ишләре, яу булып,
Ябырылган артыннан.

Исән калган кортларны
Өзгәләп ташлаганнар.
Ә аннары, ярышып,
Бал эчә башлаганнар.

Күбрәк эчеп калыйк, дип,
Ояда бал беткәнче,
Эчкәннәр, ди, комсызлар,
Корсаклары күпкәнче.

Тамаклары туйса да,
Һич туймый, ди, күзләре.
«Бигрәк комсыз бу аю! —
Диләр икән үзләре.—
Балны күбрәк калдырса,
Нәрсә була соң инде?!
Акыллырак булырбыз
Без дә моннан соң инде».

Мал бүлешә алмыйча,
Сугышып та беткәннәр.
Бер тамчы бал калмагач,
Җырлап кайтып киткәннәр
«Булмас тагын килмичә,
Тәмле икән сыегыз.
Юкә балын моннан соң
Безгә күбрәк җыегыз.
Ха-ха-ха!»

4
Качып калган җиреннән
Чыккан да корт анасы,
Тора икән уйланып:
«Инде кая барасы?!
Бозылырга тора бит
Үч иткәндәй һавасы!..»
Кайтып төшкән шулвакыт
Егермеләп баласы.

Күптән шуны көткәндәй,
Яңгыр коя башлаган.
Ә шуннан соң ай буе
Һава йөзен ачмаган.
Эшче кортлар: «И әни,
Борчылма син»,— дигәннәр.
Өзеп авызларыннан,
Аңа ризык биргәннәр.

Берәм-берәм үзләре
Ачка үлә барган, ди…
Әниләре бер көнне
Япа-ялгыз калган, ди.

Дәү әтинең бабасы,
Ярый, күреп алган, ди,
«Мескенкәем»,— дип аны
Уч төбенә салган, ди.

Ятим кортлар Ананы
Бик тә ошатканнар, ди,
Кыстый-кыстый аңарга
Ашлар ашатканнар, ди.

Әйткәннәр, ди, аннан соң:
— Әмереңне көтәбез.
Ни әйтсәң дә үтәрбез.
Яшә, Алтынбикәбез!..
* * *
Безнең кортлар әнә шул
Алтынбикә нәселе.
Безгә изге мирас ул —
Бабабызның кәсебе.
Ә карт юкә әле дә
Тора басу түрендә.
Бу шигырьне яздым мин
Нәкъ шул юкә төбендә.

ЧЫПЧЫК БАЛАСЫ ЧЫРЧЫР
ТУРЫНДА ӘКИЯТ

Безнең оя оямыни! —
Дигәч чыпчык баласы,
Нишләгән бу бала? — диеп,
Хәйран калган анасы.—

Оябызга нәрсә булган?
Улым, син ни сөйлисең?!
Белмим, кайда күргәнсеңдер
Моннан әйбәт өйне син?

Үзе чиста, үзе тыныч,
Керә алмый песи дә…
Үз оясын начар димәс
Чын чыпчыкның берсе дә.

-Начар булгач начар инде! —
Дигән Чырчыр, чырылдап,
Һәм чыккан да оясыннан
Очып киткән пырылдап.

Шул вакытта бер сыерчык
Оясын күргән, ди, бу,
Хуҗасыннан сорамыйча,
Барып та кергән, ди, бу.

Шуны гына көткән кебек
Кайтып кергән сыерчык:
-Кем бар анда?
-Мин бу — чыпчык…
-Чыпчык булсаң, очып чык!

Ник дәшмисең? Чык, диләр бит,
Тагын нәрсә көтәсең?!
Чит ояда йөрмә болай,
Болай йөрсәң, бетәсең.

-Мондый акыл сатуларны
Күп ишеттем мин инде.
-Алай булса, яхшы чакта
Ычкын, энем, син инде!

Сыерчыктан шүрләгән дә
Чырчыр тизрәк тайган, ди.
Кара карга ояларын
Күргәч хәйран калган, ди.

Бер ояга кереп шундук,
Киерелеп утырган.
Салмак җилдә оя белән Т
ирбәлергә тотынган.

Үзе эчтән уйлый икән:
-Тора икән ничек бу?
Әлли-бәлли итәр өчен
Менә дигән бишек бу!

Миңа карап сокланырлар,
Килеп төрле җирләрдән…
Аннан «Их!» — дип куйган да ул
Кинәт җырлап җибәргән:

Әкрен искән таң җилләре
Ак каенны тибрәтә,
Ак каенны тибрәткәндә,
Оямны да тирбәтә.

Каргаларның оялары
Барысы да пар икән.
Менә нинди ояда да
Торасылар бар икән!..

Кара карга читтән генә
Тыңлап торган бу җырны.
Аннан такмак әйтә икән
Сынар өчен Чырчырны:

-Әлли-бәлли итәр дә бу,
Изрәп йоклап китәр бу.
Чит ояда болай йөрсә,
Башын харап итәр бу.

Ә аннары тирә-якны
Яңгыратып: — Кар-р-р! — дигән.—
Нигә монда утырасың,
Өеңә кайт, бар-р-р! — дигән.

Кара карга аңа таба
Башын гына сузган, ди,
Чырчыр шундук, коты очып,
Камышлыкка сызган, ди.

Шактый озак утырган, ди,
Шунда дер-дер калтырап.
Күл өстендә оя күргәч,
Калган, ди, ул аптырап…

Ясалса да кипкән камыш,
Үлән кебек чүп-чардан,
Пар чүрәкәй үрдәк анда
Язын бала чыгарган.

«Тукта, тукта,— дигән Чырчыр,-
Буш тора бит барыбер,
Шул ояны көймә итеп,
Йөзеп карыйм әле бер!»

Кырын ятып, җырлый-җырлый
Йөзәм генә дигәндә…
Су күсесе һап тегене,
Шыпырт кына килгән дә.

Мескен чак-чак котылган, ди,
Корбан итеп койрыгын,
Ә дошманы ачуыннан
Ялап куйган мыегын.

Чырчыр исә ул күседән
Шулкадәрле шүрләгән,
Куркуыннан кайсы якка
Очканын да белмәгән.

Сизми калган карурманга
Ничек килеп җиткәнен
Һ.м, атылып, бер куышка
Ничек кереп киткәнен.

Тик хәтерли ябалакның
Ничек тотып атканын…
Ә мин менә үзем күрдем
Аның ничек кайтканын.

Канатларын көчкә җилпи,
Сөмсерләре коелган…
Күгәрченгә бу мескенкәй
Бик кызганыч тоелган.
*
Бездә бераз ял итеп ал,—
Дигән икән күгәрчен,
Чырчыр аңа: — Рәхмәт,— дигән,
Килми батып үләсем.

Ояң пычрак,— дигән аннан,
Очып барган көенә…
Чак-чак кайтып егылган ул
Туган-үскән өенә.

-Беләсеңме, әни,— дигән,—
Булдым бик күп ояда.
Безнекеннән яхшы оя
Юк икән бу дөньяда.

АРИФМЕТИК
ТАБЫШМАКЛАР

1 Без ничәү?
Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам.
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам.

Ә без аның
Оныклары
Өчәү инде.
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде?

2. ҺӘРКАЙСЫ НИЧӘ?
Дәү әтинең медальләре
Бер дистәдән өчкә ким,
Орденнары медаленнән
Булса әгәр бишкә ким,
Шуны төгәл белү өчен
Бу саннарны нишләтим?

3. КҮПМЕ БУЛЫР?
Ике җирдә ике дүрт,
Икесенә бер сигез.
Күпме булыр барысы?
Тизрәк җавап бирегез.

4. НИЧӘ ГӨЛЕ КАЛА?
Зур-зур алты тәрәзә бар
Гөлнурларның өендә.
Берәр кына, өчәр яран
Һәр тәрәзә төбендә.
Бүләк итсә дусларына
Әгәр ике яранын,
Иә, кайсыгыз әйтә ала
Ничә гөле калганын?

5 САНЫЙМ ӘЛЕ
Ун карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына.
Тагын өчәү өстәлде,
Көткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач,
Очып китте бишәве.
Саныйм әле, чыбыкта
Калды икән ничәве?

6. НИЧӘ КӨННӘН?
«Бер атнадан кайтам»,— диеп,
Әти читкә киткән иде,
«Бер көн үтте, ике көн…» — дип,
Зилә шундый көткән иде,
Әти кайтты атнадан соң
Тагын ике көннән генә.
Ничә көннән кайткан инде?..
Ягез әле, кемнәр белә?

7. НИЧӘ КӨН КАЛДЫ?
-Әни, күпме бар әле
Беренче сентябрьгә?
-Әйдә, инде анысын
Исәплик бергә-бергә.
Утыз бер көн августта,
Ә бүген уналтысы.
Хәзер инде үзең дә,
Шәт, исәпли алырсың…
Йә, ничә көн калды соң?

8. НИЧӘ ЧЕБИ ЧЫГАРГАН?
Безнең өйдә ак тавыкка
Сокланмаган бер кеше юк:
«Кара,— диләр һәммәсе дә,—
Нинди генә чебеше юк!..»
Өчесе ак, берсе кара,
Ун чебие чуар аның…
Ягез әле, кемнәр әйтә:
Ничә чеби чыгарган ул?

9. ЧИЯСЕЗ КАЛМЫЙММЫ?
Егерме чиянең
Өчесе энемә,
Бишесен ашатсам
Бәләкәй сеңлемә,
Дусларга өләшсәм
Әгәр дә сигезен,
Чиясез калмыйммы
Шуннан соң мин үзем?

10. МИЧ БАШЫНДА БИШ МӘЧЕ
Бишәр-бишәр биш рәт таш бар
Бәшәрләрнең мич башында.
Биш мәченең биш баласы
Йоклый икән биш ташында.

-Ми-яу! Ми-яу! Буш таш юкмы? —
Дип сораган биш карт мәче.—
Сезнең янда без бары тик
Балаларны йоклатмакчы.

-Алар шулай бик күпмени?
-Бишебездә бишәр бала.
-Бишәр-бишәр биш рәт таштан
Биш таш алгач, ничәү кала?

11. НИЧӘҮ БУЛДЫ?

Икетәй, микетәй,
Чабып килә ике тай.
Әнә тагын илле тай,
Иллесе дә җилле тай.
Шуларга куш кырык тай.
Ничәү булды?
Белмәсәң,
Монда торма, чыгып тай.

12. БЕР КӨНДӘ
Калган ипи сыныкларын
Җыеп алгач табыннан,
Ташлыйм диеп, үтеп бара
Идем әти яныннан:
— Тукта,— диде,— бизмән алып,
Башта үлчәп карагыз…
Бер йөз грамм ипине без
Һәр көн ташлап барабыз.
Йортыбызның һәр катында
Яши алты гаилә.
Тугыз катлы йортта ничә
Гаилә бар, Наилә?
Безнең йортта күпме ипи
Әрәм була бер көндә?!
Менә шуны ни өчендер
Исәпләми беркем дә.

13. КҮПМЕ БАШАК ҮСТЕРЕРЛӘ?
Ун башактан унбиш грамм
Бөртек алсагыз әгәр,
Тик унҗиде грамм гына
Ипи салсагыз әгәр,
Өч йөз кырык грамм ипи
Пешерер өчен генә
Күпме башак үстерелә?!
Җитсен тик көчең генә!

14. КЕРӘШӘЛӘР
Текә ярга чокыр казып
Оя ясый керәшәләр.
Эшләрен дә бик тиз генә
Бетерәләр теләсәләр.

Пар керәшә ике көндә
Казып керә бер метрга.
Барысы да шундый алар,
Ару-талу белми торган.

Булмаса да болай эшләп
Арыганың, алҗыганың,
Бел инде син һәркайсының
Көнгә күпме казыганын.

15. ХӘЛЕ ЯМАН
Булган, ди, бер
Тәмлетамак — Габдрахман.
Әнисен ул
Конфет сорап
Аптыраткан.

Шуннан башка
Гаме юк, ди,
Бер нәрсәдә…
Ә әнисе Биргән аңа
Бер мәсьәлә:

«Һәр конфетка
Тотсаң әгәр
Бишәр тиен,
Ун конфетка
Кирәк булыр
Ничә тиен?..»

Телсез калган
Тәмлетамак:
Хәле яман.
Исәпли, ди,
Габдрахман
Әле һаман.

16. НИЧӘ ТАЙ
Аяклары кырык дүрт,
Бар да чаба уйнаклап.
Болар ничә тай булыр,
Яле, тизрәк уйлап тап?

17. НИЧӘ ЧЫПЧЫК БУЛГАН?
«Хәерле көн, ун чыпчык!» —
Дигән икән бер чыпчык,
Тегеләр и көлгәннәр,
Чырык-чырык килгәннәр:
— Безне өчкә тапкырлап,
Кушсаң гына үзеңне,
Ун булабыз,— дигәннәр.

18. НИЧӘ ШАР БУЛЫР?
Алты шар да алты шар,
Барысы да алтын шар.
Тагын булса андый шар
Алты җирдә алтышар,
Ничә булыр алтын шар?

19. БЕЗ НИЧӘ БИЮЧЕ?
Ике исәп — бер хисап:
Өч пар булып биесәк,
Артып кала беребез.
Ә сез җавап бирегез:
Йә, без ничә биюче?
Кул күтәрсен белүче.

20. СИКСӘН ИТ
Ничек итсәң ит,
Бишне сиксән ит.

21. НИНДИ САН?
Тапкырласа юк итә
Йөзне түгел меңне дә.
Нинди сан бу?..
Үзенә Булмый аның берни дә.

22. КАИСЫ КҮПМЕ ЯШИ?
Бер карт тавык: —
Мин бит инде
Утыз яшькә җиттем,— дигән.
Үрдәк әйткән: — Ул яшьне мин
Ун ел элек үттем,— дигән.
Карт каз исә: — Нигә болай
Мактанасыз һаман? — дигән.—
Мин бер үрдәк, ике тавык
Яшен яши алам,— дигән.—
Ә син, лачын? — дигән аннан.—
Ник торасың тыңлап кына?..
— Өчегезнең яше кадәр,—
Дигән лачын тыйнак кына…
Кайсы күпме яши инде?
Тизрәк исәпләгез әле.
Ягез әле?

23. НИЧӘШӘР ЯШЬ
Моннан биш ел
Элек миңа
Биш яшь тулган.
Әни миннән
Биш мәртәбә
Өлкән булган.
Безгә хәзер
Ничәшәр яшь
Була инде?
Иә, белдеңме?
Әйдә, тизрәк
Уйла инде!

24. ИКЕ НОЛЬ ЯСА
Шаккатыр бер,
Әйдә, булмаса:
Бер сигездән
Ике ноль яса.

25. ТУГЫЗНЫ АЛТЫ ИТ
Син һәр нәрсәгә
Оста бит әле?..
Тугызны, әйдә,
Алты ит әле.

26. КҮРЕП БУЛЫРМЫ?
Кичке алты.
Алсу кызыл
Нур бөркелә шәфәкътән.
Аны күреп булырмы соң
Илле алты сәгатьтән?

27 НИЧӘШӘР ГӨМБӘЛӘРЕ БУЛГАН?
Гөмбә эзләп аргач, Илшат
Ял итәргә утырган, ди.
Ә Нургали: — Их, син! — дигән
Һәм үртәргә тотынган, ди:

-Биш гөмбәңне миңа бирсәң,
Ничә кала синең гөмбәң?..
Ә минеке биш мәртәбә
Артык була синекеннән!

-Дустым дип тә уйламыйсың,
Бигрәк инде, Нургали, син!
Булгач-булгач тигез булсын,
Биш гөмбәңне миңа бир син…

«Кемдә ничә гөмбә бар?» — дип,
Үзләреннән сорамадым.
Ә ничәшәр гөмбәләре
Булды икән соң аларның?

28 НӘРСӘ КАЛГАН?
Минем яшь чак.
Шулай берчак
Чәчкән идем
Ике борчак,
Күзем төшсә
Шулай берчак,
Шулкадәрле
Уңган борчак:
Һәр сабакта
Унар кузак,
Һәр кузакта
Унар борчак!

Барысын да
Җыеп алып
Һәм кесәгә
Шундук салып,
Җырлый-җырлый
Кайтып керсәм —
Тишек булган
Икән кесәм!
Калмаган бер
Борчагым да!..
Нәрсә калган
Ул чагында?

29. мәзәк хәл
Булган, ди, бер аксак Давыт,
Җиккән дә, ди, аксак тавык,
Төягән, ди, унбиш чүлмәк.
Нәрсәдәндер тавык шүрләп,
Кинәт читкә тайпылган, ди,
Ьәм Давытның биш чүлмәге
Җиргә төшеп ватылган, ди.
Ник җиктем, дип, аксак тавык,
И үкенгән аксак Давыт:
«Базарга ник бардым икән?!.»
Белсәң иде, арбасында
Ничә чүлмәк калды икән?

32. БЕР САН УЙЛАГЫЗ
-Яле, Габдулла,
Бер сан уйла да,
Икене кушып,
Дүрткә тапкырла.
Сигезне хәзер
Шуннан алырсың.
Алдыңмы?
-Алдым.
-Ничә калды соң?
-Дүрт калды минем,
Дөрес дип саныйм.
-Бер идемени
Уйлаган саның?
Әйе, бер иде.
Хәзер серен дә
Әйтеп бир инде?
-Анысын, дускай,
Үзең бел инде…
-Ә сигез калса…—
Диде Миңниса,—
Уйлаган булам
Инде нинди сан?
Ул санмы?..
Ул сан,
Минемчә, ике.
Өч булыр иде,
Калса унике.
Монысы булды
Соңгы мәсьәлә.
Аңладыгызмы,
Сере нәрсәдә?