катнашалар:

Бу уенда Айзирәк, Борһан, Маннан, Хисмәт, Гакыйль, Гыйззәт, Әлфия һәм Габделхак катнаша.

Айзирәк табышмак әйтүгә, аның каршында тезелеп торган балаларның берсе кул күтәрә. Әгәр табышмакка беркем дә җавап таба алмаса, Айзирәк үзе әйтә.

Айзирәк. Табышмак әйтәм,
Ягез, кем таба?
Иң тапкыр кеше
Чыксын уртага.
Борһан. Кичә
Айга барып кайттым,
Бүген бардым
Марска.
Шулай булгач, иң беренче
Үзем чыгам ярышка.
Айзирәк. Беркайчан да төбе юк,
Күтәрергә җебе юк.
Ни булыр бу, синеңчә?
Борһан. Минемчәме? Минемчә…
(Нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, аптырап кала. Аннары табышмакны кабатлый.)
Беркайчан да төбе юк,
Күтәрергә җебе юк.
(Авызын бозып, иңбашларын сикертә.)
Айзирәк (Маннанга карап).
Нәрсә инде,
Маннан, бу?
Маннан. Нәрсә булсын — ялган бу.
Айзирәк. Канаты юк, үзе шундый очына: Авызыннан саесканнар очыра. Беләсеңме, ә монысы кем инде?
Маннан. Ялганчы бу. Шуннан үзең бел инде.
Борһан. Күп сөйләнеп йөр әле!
Бәлки, үзеңдер әле?!
Айзирәк. Капкачы юк, төбе дә,
Кунмый аңа чебен дә.
Ә монысы ни инде?
Үзең җавап бир инде?
Борһан дәшми.


Маннан. Нәрсә булсын — «д е р» инде.
Борһан бүтәннәр янына барып баса да Маннан белән Айзирәккә каш астыннан карап тора.
Айзирәк. Каш астыннан карар ул,
Көтмәгәндә кадар ул.
Маннан. Бусы?.. Бусы?..
Аһ, оттың!
Айзирәк. (балаларга карап).
Бусы кем соң?
Беркем дә дәшми.
Айзирәк. А с т ы р т ы н…
(Аннары Хисмәткә карап.)
Шар эчендә алтын таҗ,
Ә югалтсаң — табылмас.
Бу — нәрсә?
Хисмәт. Кәбестә.
Айзирәк. Нәрсә-ә-ә?
Хисмәт. Кәбестә-ә-ә.
Айзирәк. Алай булса ни өчен?
Хисмәт. Әллә шуны белмисең?!
Кәбестә бит шар сыман,
Яфраклары таҗ сыман.
Айзирәк. (табышмакны кабат әйтә).
Шар эчендә алтын таҗ,
Ә югалтсаң — табылмас.
Синеңчә, ничек, Гакыйль?
Гакыйль. Акыл.
Хисмәт. Булыр инде!
Айзирәк. (Әлфиягә карап).
Кыек атсаң да тия.
Бу ни инде, Әлфия?
Әлфия. Минемчә, бу — туры сүз
Атып-атып та тимәсә,
Булыр иде коры сүз.
Айзирәк. Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
Ә монысы ни инде?
Әлфия. Күренмәгәч — җен инде.
Айзирәк (көлеп торган Хисмәткә карап).
Ә синеңчә?
Хисмәт. Минемчә, чир бу.
Айзирәк. Юк инде, с е р бу.
Борһан. (Хисмәткә).
Син дә инде!..
Болай булгач, җиңә инде.
Айзирәк. (Борһанга).
Син шатлансаң кара көя,
Я, бу нинди кара көя?
Борһан. (авыз эченнән генә).
Көя булгач көя инде.
Йон костюмга тия инде.
Айзирәк. И, к ө н ч е,
Мондый булма икенче.
Хисмәт белән Борһан урыннарына барып басалар.
Борһан. Болай булгач, беренче
Урынны алды бу.
Мөгаен, алдый бу?’
Габделхак. Нигә алдасын инде?!
Тагын берәр табышмак
Әйтеп карасын инде.
Айзирәк. Юлдашы ул көнченең,
Уена да керми ул
Кеше булган кешенең.
Габделхак. Мин әйтимме?
Айзирәк. Әйдә әйт.
Габделхак. Гайбәт.
Айзирәк. Уйна да көл,
Укы да бел.
Вакыт җиткәч,
Туктый да бел.
Ә белмәсәң —
Оттырырсың.
Шуның белән
Җитеп торсын.
Аннары уенга йомгак ясала. Иң күп җавап тапкан кеше җиңүче була.

 

Мактанчык

Зур гына мәйдан. Аны уйнаучылар уратып алган. Мәйдан уртасында – Мактанчык, янында – агачтан ясалган уенчык ат.

Мактанчык. Уйный алам
Тулган Айны
Туп итеп…
Беренче кыз. Маңгаеңа
Төшмәсме соң
Төп итеп?
Мактанчык.
Төшсә, тотып алырмын да
Шундук күккә чөярмен,
Айны күккә чөйдем диеп,
Аннан сезгә сөйләрмен,
Яме?
Беренче кыз. Алай…
Икенче кыз. Булган ди бер малай,
Аксак карга җиккән ди,
Карга исә нәкъ менә
Шуны гына көткән ди
Һәм мактанчык малайны
Күтәргән дә киткән ди.
Мактанчык. Бик күтәреп китәр иде —
Аңа йөгән кидертәм мин,
Карга түгел, аюны да
Үч төбендә биетәм мин!
Шуны гына көткәндәй, аның каршысына Аю — тунының тискәре ягын әйләндереп кигән бер малай килеп баса.
Аю. Ташламыйсың икән әле
Һаман мин-минлегеңне.
Көчең җитсә, менә хәзер
Күрсәт егетлегеңне.
Мактанчык
(көлеп торган уйнаучыларга карап).
Ник көләсез шырык-шырык,
Әллә көнләшәсезме?
Аю. Әйдә көрәшәбезме?!
Мактанчык. Әйдә!
Аюның биленнән эләктереп ала. Әмма Аю да бирешми. Бераздан кинәт чалкан ятып, Мактанчыкны үзенең баш очыннан чөеп җибәрә.
Аю. Я, шуннан?..
Мактанчык. Утырган да шуган.
Беренче малай. Очып барып төшкән дә
Авырттырган җилкәсен.
Мактанчык. Юри генә егылдым мин,
Бик исегез китмәсен.
Икенче малай. И мактанчык, мактанчык
Тар басманы атлап чык,
Тар басмадан чыкканда
Гадәтеңне ташлап чык.
Мәйдан уртасына тар гына такта куя. Мактанчык, кәперәеп, басмага кереп китә. Әмма, берничә адым атлауга башы әйләнеп, басмадан читкә чыга. Балалар көлеше башлагач, акланырга тотына.
Мактанчык. Очып кына чыга идем,
Баш әйләнеп китмәсә.
Басмагызны дөрес итеп
Салмагансыз, җитмәсә.
Беренче кыз. Кара, ничек аклана.
Икенче кыз. Үзе һаман мактана.
Мактанчык. Мактанырга хакым бар:
Менә нинди атым бар!
(Агачтан ясалган уенчык атына менеп атлана.)
Беренче кыз. Сырты мурган салам диген,
Әй, атланып барам диген,
Биле сынды шартлап диген,
Аннан зур-зур атлап диген,
Тәпи-тәпи киттем диген,
Чак-чак килеп җиттем диген.
Беренче малай. И мактанчык, мактанчык,
Ал кулыңа ак капчык,
Капчык тиеп егылсаң,
Гадәтеңне ташлап чык.
Агачтан ясалган икенче уенчык атны Мактанчыкның аты каршына китереп куя. Мактанчыкның кулына эченә печән тутырылган ак капчык тоттыра. Аннары үзе шундый ук капчык алып, атына атлана.
Мактанчык. Ә үзең соң?
Үзең очсаң
Нишләрсең?!
Куркып торам,
Я башыңны
Тишәрсең.
Беренче малай. Борчыласың юкка син…
(Капчыгы белән Мактанчыкның иңбашына ки¬тереп суга.)
Мактанчык. Алай каты сукма син.
Капчыгы белән Беренче малайга сукмакчы була, ләкин тидерә алмый. Икенче тапкыр сугам дигәндә, көндәше аның үзен ат өстеннән сугып төшерә.
Беренче малай. Бар иде ди, юк инде ди,
Ач иде ди, тук инде ди,
Хәзер инде бу тирәдә
Мактанчыклар юк инде ди.
Шуның белән уен да тәмамлана.