Ленин иле

«Аврора»ның залпы белән
Уянган илем.
Ленин бабай байрагыннан
Нур алган илем.

Ут та кичкән, су да кичкән
Батырлык иле.
Чүлләрне дә бакча итә
Матурлык иле.

Төзелешләр мәйданы син —
Тырышлык иле.
Халыкларның өмете син —
Тынычлык иле.

Маяк та син, байрак та син —
Азатлык иле.
Мәңге яшә, балкып яшә,
Әй, шатлык иле!

Йолдызлар калтырый

Йолдызларга карап торам,
Тонык кына ялтырыйлар.
Әллә туңып, әллә куркып,
Никтер дер-дер калтырыйлар.

Купса «йолдыз сугышлары»,
Бу йолдызлар нишләр икән?
Челпәрәмә килеп, алар
Җир өстенә төшәр микән?..
Нишләр икән?

Яшел шар

Үзе килеп кунганмы,
Берсе элеп куйганмы,
Бер шар тора тирәктә,
Матур инде бигрәк тә,
Яшел болын төсендә.
Менә шуның өчен дә
Җир шарына охшаттым.
«Чынлап бит, әй, Иршат»,— дим.
«Чыннан да», — ди Корбан да.
Без сокланып торганда,
Мин күрдем, дип, иң элек
Ирек килде йөгереп.
Ә артыннан — Әхмәтхан…
Тарта торгач як-яктан,
Берзаман «шарт!» — шарыбыз
Тып-тын калдык барыбыз.

Нәрсә генә дисәк тә,
Вак-вак кына кисәкләр
Калды аннан нибары.
Әгәр шулай Җир шарын
Шартлатсалар, ни калыр?
Җир шарында кем калыр?

Гөлләрем

Иртүк чыгып бакчага,
Су сибәм гөлләремә.
Бигрәк матур икән, дип,
Гөлләремә сокланып
Үтмидер кемнәр генә!

Гөлләремнең ни тора
Бер балкып алулары!
һәр кешенең йөзенә
Күчсен иде аларның
Балкып елмаюлары!

Кемнең кулы барды икән?

Күпме гөлдән берәү калган,
Анысы да җиргә ауган,
Өстендә чык бөртекләре;
Чыкка түгел, күз яшенә
Чыланган күк керфекләре

Берәрегез күрмәдеме:
Бакчадагы гөлләремне
Кайсы өзеп алды икән?
Матурлыкка кагылырга
Кемнең кулы барды икән?

Матур буласым килә

Чәчәк кенә, гөл генә,
Мактамыйдыр кем генә
Минем туган ягымны:
һәр кешесе ягымлы,
Йөзләрендә нур гына…
Авылым да зур гына,
Ә йортлары, йортлары!..
Барысында ялт итеп
Балкый Ильич утлары!

Бакчаларда сиреньнәр,
Кырга чыксаң, игеннәр
Йөгерешеп килерләр,
Шаулап сәлам бирерләр.
Хуш ис бөркер тугайлар,
һавадагы тургайлар
Сайрап каршы алырлар,
Киткән чакта, җыр сузып,
Озата да барырлар.

Уемдагы — телемдә.
Беләсезме, минем дә
Гөлбакчадай илем күк,
Туган-үскән җирем күк
Матур буласым килә.
Дәү әтием шикелле
Батыр буласым килә…
Матур буласым килә.

Тыйнак инеш

-Инешкәй, инешкәй,
Суларың көмештәй,
Шундый саф, ә үзең
Шулкадәр йөгерек…
Сез, — диде инешкәй,
— Мактагыз иң элек
Су биргән чишмәмне:
Ул кипсә, нишләрмен?

Нишлисен белә

Безнең абый бик кызык:

Эш куша да эш куша.
— Аңлагыз сез шуны, — ди, —
Тик торсаң, — ди, — эч поша.

— Урын-җирне ялт кына
Җыеп куй, — ди Дилбәргә. —
Син, Лилия, бүген дә
Су сибәрсең гөлләргә.

Ә син, Илшат, идән ю,
Аннан утын ярырсың…
— Ә син, абый, дәү кеше,
Хәзер суга барырсың…

— Күп сөйләнмә! Нишлисен
Мин үзем дә белермен:
Чәй эчәргә чоланнан
Бал-май алып керермен.

Аңлаштылар

Тотканы юк Вагыйзьнең
Себерке дә, көрәк тә.
Буран булса, карны ул
Энесенә көрәтә.

Әйбернең дә авырын
Гел аңардан күтәртә.
«Дөрес күтәр!» — дип әле
Аннан соң да йөдәтә…

Энесе дә беркөнне
Вагыйзьне шәп өйрәтте:
Эшләп күрсәт башта, дип,
Карны аңа көрәтте.

Суга баргач, чиләкнең
Иң зурысын күтәртте.
Озын сүзнең кыскасы:
Күрмәгәнен күрсәтте.

Хәзер алар бер-берсен
Алай өйрәтешмиләр.
Бөтен эшне бергәләп,
Гел ярышып эшлиләр.

Мин әтинең ярдәмчесе

Әти белән комбайнда
Йөргәнне күргәнме соң?
Әни, дулап: «Күр әле, — ди,—
Без кайтып кергәннән соң. —
Ап-ак иде күлмәге, — ди, —
Бу малай нишләгән соң?
Майга баткан, әллә мазут
Күлендә йөзгәнме соң?..»
Әти көлә: «Ярдәмчем ул,
Илшатны тиргәмә син:
Күлмәк кере югач бетәр,
Күңеле керләнмәсен».

Ипекәй белән сөйләшү

Яхшы беләм игеннең
Кара җирдә үскәнен,
Урган чакта әтинең
Манма тиргә төшкәнен.

Нигә алтын төсендә
Ашлыкның һәр бөртеге?
— Алтын куллы кешеләр
Үстергәнгә тир түгеп.

— Оны ап-ак! Бу аклык
Каян килгән соң аңа?
— Ак булган ул, игенче
Күңеле ак булганга.

-Ничек шулай, Ипекәй,
Тәмле булып пешәсең?
-Тәмсез булмам беркайчан,
Тирләп-пешеп эшләсәң.

-Кайдан алып, безгә син
Шулкадәр көч бирәсең.
-Миңа күпме кешенең
Көче кергән, белмәсең?

Нишлим икән?

Нинди генә яхшылык
Эшлим икән әнигә?
Аның өчен хат язып
Салыйм микән әбигә?

Идән юышыйм микән,
Керләр уышыйм микән?
Нинди генә эшләрдә
Аңа булышыйм икән?

Тәрәзә төбендәге
Тузанны сөртим микән?
Әллә нәни энемне
Һавада йөртим микән?..

Күтәрелеп карасам,
Әни эшен бетергән!
Кай арада өлгергән,
Бар җирне ялт иттергән!

Башы да бар, югыйсә…

һәммәбезнең билгеләре
«Дүртле» белән «бишле» генә.
Ә Гөлсемнең — ташка үлчим —
Барлык фәннән «өчле» генә.

Югыйсә бит башы да бар.
Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул. —
Сыер савар өчен миңа
«Өчле»се дә җитә», — ди ул.

Шаклар каттык: «Кара, — дибез, —
Менә икән эш нәрсәдә!»
Нәрсә булыр, әтиләр дә
Тик «өчле»гә эшләсәләр?..

Үзе өйрәтә

Курчагын күтәреп
Килгән дә яныма,
«Күлмәк тек, абый», — дип,
Сеңелем ялына.

Нишләргә? Текмәсәм,
Үпкәләр Гөлчәчәк.
— Энә-җеп тотканым
Юк, — дисәм, көләчәк.

Ни генә дисәң дә,
Мин аның абыйсы.
Әллә, дим, шулай да
Тотынып карыйсы?

Бер тектем, бер сүттем,
Шулкадәр интектем.
«Әнием бик ансат
Тегә соң ничек?» — дим.

Башлаган эшемне
Алай да ташламыйм.
Ташларлык булсаммы?
Мин аны башламыйм!

Ниһаять, тап-таман
Курчакның күлмәге.
Эш үзе өйрәтә
Икән бит, күр әле!

Каникулда
-Әллә укытучыңа да
Сәлам бирмисеңме син?
Мин бит, әни, каникулда,
-Әллә белмисеңме син?

Яхшылык турында баллада

Бабай әйтә:
— Булган, ди, бер
Яшь йөрәк,
Яшь булса да,
Булган, ди, ул
Таш йөрәк.
Яхшылыкның
Ни икәнен
Белмәгән,
Аны хәтта
Төшендә дә
Күрмәгән.
«Шәп эшлисең, —
Дигән аңа
Явызлык. —
Шуның өчен
Бүләк итәм
Ялгызлык.
Рәхәтләнеп
Яшә, әйдә,
Берүзең.
Борчылмассың,
Су басса да Җир йөзен…»

Таш йөрәккә
Шулчак нидер
Булган, ди,
Кырау тигән
Гөл шикелле
Сулган, ди.
Тик чикләвек
Кадәр генә
Калган, ди,
Сулышын да
Чак-чак кына
Алган, ди.

«Их, — дигән ул, —
Дуслар булса
Янымда!..»
Шәфкатьле карт
Килгән дә шул
Чагында:
«Нигә, — дигән, —
Болай авыр
Сулыйсың?»
һәм өргән, ди,
Аңа җылы
Сулышын.

Яхшылык шул
Бар дарудан
Яхшырак:
Ярсып тибә
Башлаган, ди,
Таш йөрәк.
Чын йөрәккә
Әйләнгән ул
Яңадан,
Әйтерсең лә
Кабат туган
Анадан.

Янып-көеп
Яши, ди, ул
Әле дә,
Керә, ди, ул
һәр кешенең
Хәленә.
Нишләргә дә
Белми икән
Явызлык.
Яхшылык ул —
Явызлыкка
Авызлык.

Тырыша торгач

Сандугачлар тел алып
Кайткан иде энемә,
Хәзер инде йөзләгән
Сорау бирә көненә.

Ни өчендер
Әйтә алмый
«Р»ны гына,
«Л» ди һаман «Р» авазы
Урынына.

Көчек күрсә “Л-л, л-л”-ди,
Ә әнием: ” Тик тор!”-ди.
Маэмай исә энемннән
Көлгән кебек: “Р-р, р-р”-ди.

Аңа карап,
Энем әллә
Еласынмы?
Тырыша торгач,
«Р-р» дип әйтеп
Куймасынмы!

Акыллы песи

Әни безгә ит бүлә:
-Бусы олы улыма,
Бусы төпчек улыма,
Йә, тот әле кулыңа.

Энем алмый. Шулай ул —
Киренең дә киресе.
Гел үпкәли, янәсе,
Сөяксезен бирмисең!

Әни әйтә: — Балакай,
Күп кыландың, җитәр, — ди.
— Болай булсаң, итеңне
Песи алып китәр, — ди.

Энем исә артына
Борылып ук утырды.
Алмыйм дигәч алмыйм!—дип,
Такмакларга тотынды.

Шул вакытта, туктале,
Кызык итим мин сине.
Шул вакытта, калҗасын,
Алып китте песие.

Хәрәкәттә бәрәкәт

Куркып ятмый ачарга
Өстендәге юрганын,
Сизмисең дә Илгизнең
Йокысыннан торганын.

Тынгы бирми безгә дә:
— Тәмле булыр ашарга,
Барыгыз да әйдәгез
Физзарядка ясарга!..

Без торганчы, кайвакыт
Йөгереп тә кайта ул…
Йөри белә кул белән,
Мәтәлчек тә ата ул.

Илгиз зыр-зыр әйләнсә,
Җитә кала Ләйләгә:
— Зинһар, тукта, абыем,
Минем башым әйләнә.

-Беләсеңме, алайса,
Өйрәт аны, Ләйлә, син:
Минем кебек зыр да зыр
Менә шулай әйлән син.

Әни тора шаккатып:
Нишли соң бу?! Бәрәкәт!
Әти көлә: — Әйләнсен,
Хәрәкәттә бәрәкәт.

Укытучыгыз нинди?

-Укучы да булдың менә
Инде син, улым.
Укытучы абыегыз
Нинди соң, улым?

-Ошыймы соң? — дип, әтием
Илгиздән сорый.
-Белмидерме? Ул,— ди Илгиз, —
Гел бездән сорый.

Безнең Мюнхгаузен

Әхмәдиме? Әхмәди
Юкка борын чөйми ул.
Нәкъ Мюнхгаузен шикелле,
Тик күргәнен сөйли ул:

«Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Җиккән идем ак бүре,
Булды хәлләр шуннан соң!

Чыбык белән чаж берне,
Тора иде ыжгырып.
Очты бүре. Артыннан
Җилләр калды сызгырып.

— Куып җитә алсагыз,
Әйдәгез! — дим аларга.
Бүре оча, мин очам,
Кырын ятып арбага.

Җиде тапкыр әйләнеп
Чыкканбыздыр дөньяны.
Ә хәзер зоопаркта
Ял иттерәм мин аны.

Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Бер йолдызны коткарып
Калдым әле шуннан соң.

Төшә иде егылып,
Нәкъ атылган ук сыман,
Тотып алдым да үзен,
Күккә чөйдем туп сыман.

Шуннан бирле, әнә, ул
Тора дер-дер калтырап.
Ә шулай да нигәдер
Бар йолдыздан яктырак.

Шундый малай инде мин
Булмый бит, — ди, — тик
Кичә Айга мендем, — ди,
Бер болытка утырып…»

Сөйләп китте Әхмәди
Анда җырлап йөргәнен,
Җырлап йөргән чагында
Зөһрә кызны күргәнен.

Ә төшкәндә… күлмәген
Прашют иткән икән, ди, ул,
Күзен ачып йомганчы
Төшеп тә җиткән, ди, ул.

Акулага атланып
Диңгезләр дә кичкән ул.
Кырын ятып, аннары
Комнан аркан ишкән ул.

Ишкән дә, ди, арканын
Акулага аткан,ди.
Куркуыннан акула
Шундук суга баткан, ди…

Шундый малай инде ул,
Тел дә бар соң үзендә!
Калышадыр, мөгаен,
Аңардан Мюнхгаузен да.

Менә сиңа Әхмәди!

Яр буеннан барганда
Кинәт таеп киткән дә,
Шаулап аккан елгага
Очып төшкән Искәндәр.

Ярый әле, Әхмәди
Аны күреп калган, ди,
Суга чумып ялт кына,
Шундук тартып алган, ди

Биеп булмас монда, дип,
Ыжж-ыжж бабай көенә,
Искәндәрне аннары
Илтеп куйган өенә.

Дусты булып, моны ул
Хәтта миңа әйтмәде…
Менә сиңа Әхмәди!

Нишләде бу?

Нишләде бу Биктаһир?
Узынганнан-узына,
Бер кылана башласа,
Маймылдан да уздыра.

Дәрес барган чагында
Чеметә дә күршесен,
Бәйләнергә тотына:
— Карале, —ди, — нишлисең?

Шундук аны яңадан
Чеметеп тә өлгерә.
Чыксаң җавап бирергә,
Каш сикертеп көлдерә…

Болай булса, без аның
Үзен кызык итәбез:
Тотабыз да бер көнне
Зоопаркка илтәбез.

Гөлйөзем

Гөлйөземгә
Бүген нәрсә
Булгандыр:
Белмим, ничек
Шулай иртә
Торгандыр?
Урын-җирен
Ничек җыеп
Куйгандыр?
Битен инде
Өч-дүрт тапкыр
Югандыр.
Киемен дә
Киде үзе
Үтүкләп.
Сумкасын да
Тикшерде ул
Җентекләп.
Онытмады
Йолдызчык та
Тагарга…
Әнинең дә
Исе китте
Аңарга:
—Санитарлар
Таныр микән,
Гөлйөзем?
—Бу атнада
Санитар шул
Мин үзем.

Сабак

Иң очтагы
Нечкә генә
Бер ботакта,
Бертугандай,
Тату гына
Торган чакта,
Ачы алма,
Төкрекләрен
Чәчә-чәчә,
Таянычы
Сабак белән
Бәхәсләшә:
— Алмагачның
Байлыгы да,
Яме дә мин:
Сине саклап,
Тотып торам
Әле дә мин!
Кемнең сиңа
Сокланганын
Күргәнең бар?
Шулай булгач,
Кемгә синең
Кирәгең бар?!

-Акылыңнан
Яздың мәллә,
Ни сөйлисең?!
Яздан бирле
Кем тырыша
Синең өчен?
Кем ашатып
Тора сине,
Кем эчертә?
-Эчертмәсәң..
Ялынам бик,
Исем китә!
Алайса, хуш
Яшәп кара
Үзең генә…
Алма исә,
Сабагыннан
Өзелүгә,
Ton иттереп
Җиргә барып
Төшкән, имеш,
Маңгаен да
Тишкән, имеш.

Суга кермичә генә

Бөтен кеше су коена,
Тик Марат кына…
Яр буенда, тавык кебек,
Тик карап тора.

һәркөн шулай. Кирәк бит, әй,
Шуңа түзәргә.
-Әйдә, үзем өйрәтәм,—дим,—
Суда йөзәргә.

-Суга ничек керим ди мин,
Йөзә белмичә?!
-Йөзәргә өйрәнеп булмый,
Суга кермичә!

Кемгә бал, кемгә ял

Бакчачы карт чирәмдә
Ял итеп утырганда,
— Нишлисең? — дигән ялкау,
Аңа карап торган да.

Бабай әйткән: — Арысаң,
Кил, ял итеп ал, — дигән.
Ялкау исә: — Балмы ул,
Нәрсә соң ул ял? — дигән.

Саран бака

Бәлки әле,
Берәрегез
Күргәндер:
Зәңгәр күлдә
Булган, ди, ул
Бердәнбер.
Шундый саран,
Шундый комсыз
Булган ул,
Күлдән хәтта
Туганнарын
Куган ул.
Су эчәргә
Китермәгән
Беркемне.
Поши килеп
Чыккан шулай
Беркөнне.

Саран бака
Нишләргә дә
Белмәгән:
Куар иде,
Поши зур шул —
Шүрләгән.
Шуңарга ул
Зур борчуга
Төшкән, ди,
Су бетә дип
Шулкадәр күп
Эчкән, ди,
Ә корсагы
Менә болай
Күпкән, ди,
Һәм түзмичә
Шартлаган да
Киткән, ди.

Бурзай

Кайдадыр бик усал
Бер бурзай булган, ди,
Һәм барлык көчекне
Җәберләп торган, ди.

Аңардан берсе дә
Мәрхәмәт көтмәгән,
Кайсысын күрсә дә,
Тешләми үтмәгән.

Көчекләр түзмәгән,
Җыйнаулап бервакыт,
Ниһаять, үзен дә
Алганнар уратып.

«Беттем!» — дип, бурзайның
Котлары очкан, ди,
Шуннан соң үзе дә
Койрыгын кыскан, ди.

Үрдәк бәбкәсе

Зурлар белән сөйләшә
Башладымы әнкәсе,
Шундук килеп кысыла
Нәни үрдәк бәбкәсе:
-Ул тилгәнне, әнием,
Кичә мин дә күрдем, — ди.
Бүген тагын киләсен
Шул чакта ук белдем, — ди.
Тагын килсә, ут итәм:
Чеби урлап йөрмәсен!..
-Әй балакай, иң элек
Сөйләшергә өйрән син.
Нигә, әни? Ни өчен?!
Сөйләвен син сөйлисең, Т
ик кызганыч шунысы:
Тыңлап тора белмисең.

Төлке белән Куян

Куян ите ашыйсы
Килгән, ди, бер Төлкенең.
Эзләп озынколакны,
Югалткан ул бер көнен.

Як-ягына каранып
Тора икән сукмакта,
Куян үзе каршына
Килеп чыккан шул чакта.

Төлке исә нәкъ менә
Шуны гына көткән, ди.
Кинәт кенә ауган да
Тәгәрәп үк киткән, ди.

Куян туктап калган, ди:
-Нәрсә булды, туганкай?
-Артка сөйри койрыгым,
Күтәрешче, Куянкай?

-Аннан тотып, әйеме…
Башка житәр идең син.
Озын койрык яраткач,
Үзең күтәр инде син!

Табышмаклар

“Оя” тора
“К” белән “Ш”
Арасында.
Ни булыр бу?
Яле, әйтә
Аласыңмы?
(Кояш)

Әгәр дә син ясыйм дисәң,
Бал кортлары оясын,
“У” белән “а” арасына
Кайсы айны куясың?
(Умарта)

“Е”га башланып,
Бетә ул “а”га.
Ә үзе һаман,
Ага да ага.
(Елга)

“Б” белән “н” арасында
Кемдер “ура” кычкыра.
Янәсе, ул өйрәтәчәк-
Җитсен салкын кыш кына.
(Буран)

Бер металдан,
«Н» ны алсаң,
Ничә кала?
Йә, кайсыгыз
Әйтә ала?
(Алты)

Һәркөн диярлек
Елап яшь коя,
Килгән кошларны
Көньякка куа.
Бер иҗек өстәп,
Елмаеп куйсаң,
Ул да синең күк
Елмаеп куя
(Көз һәм көзге)

«К» ларының берсен алсаң,
«Кашы» кала,
Икесен дә алсаң әгәр,
«Ашы» кала.
(Кашык)

Әгәр дә төс кушсагыз
Вакыт белдергән сүзгә,
Шуның өчен үпкәләп,
Елап күрсәтер сезгә.
(Елак)

Бу сүз — катлы-катлы сүз,
Уртасында татлы сүз.
«А» өстәсәң, татлырак,
Йөзе айдан яктырак.
Бер «к» кушсаң аңарга,
Ямь бирәчәк чалбарга.
«Я» да куйсаң алдына,
Тавыксыз да калдыра,
Чөнки ерткыч кош булыр,
Ә шулай да дус булыр.
(Ябалак)

Тел шомарткычлар

Каламы соң!

«Карр! Карр!» — диеп,
Кара карга
Күпме китеп
Карамасын —
Карсыз җирдә
Каламы соң!
Кайтып, әнә,
Карап йөри
Кәрамнарның
Карамасын.

Гаугачы

Гаугачыдан
Гауга арты
Гауга чыга.
Гауга юлдаш Г аугачыга.

Кем кемне көтә

Үз ишен ише көтә,
Эшлене эше көтә.

Йомычкада кырмыска

Суда йөзә йомычка,
Йомычкада кырмыска.
Бушатмас бушны бушка,
Баруыдыр йомышка.

Яхшы сына

Яхшыларның
Яхшысын да
Яхшылыкта
Яхшы сына.
Шунда гына
Тап булырсың
Яхшының да
Яхшысына.
Йөзгәләк
Суда йөзә

Йөзәрләгән

Йөзгәләк.
Йөзесе дә
Балык ашый
Өзгәләп.

Останың да остазы бар

Остасын сез Остадыр да,
Теләсәгез
Остарырга,
«Без оста!» — дип
Очынмагыз,
Коры куык
Очырмагыз:
Останың да
Остасы бар,
Останың да
Остазы бар.