Йокысы тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.
Уятканда да уята
Нурларын сибеп кенә
Һәм үстерә әни кебек
Иркәләп, сөеп кенә.
Шушы кояштай, тормышның
Кадерен белеп кенә
Яшәсен иде бар кеше
Елмаеп-көлеп кенә.

Кояшбикә челтәре

Кояшбикә бигрәк уңган,
Кара, ничек иртә торган!
Тау битенә ап-ак кардан
Көмеш челтәр үреп куйган

Уянган да йокысыннан
Кар челтәрнең уртасыннан
Умырзая карап тора,
«Яз җиткән бит!» дигән сыман.

Боз киткәнгә
Кояш та эш тапкан бүген:
Әллә чынлап, әллә юри,
Кайнар нурын кадый-кадый,
Елгада боз ватып йөри.

Бозга нәрсә, барыбер бит,
Әй ярыла шатыр-шотыр.
Дулкын исә бертуктаусыз
Нидер сөйли чупыр-чупыр.

“Юлыңда бул әйдә”-диеп,
Бәлки, бозны куадыр у.
Кем белә бит, бәлки, миңа,
“Хуш”-димәкче буладыр ул.

Болытлар

Чыктылар да зәңгәр офыктан
Ак мөгезле кара болытлар
Сөзештеләр: утлар атылды,
Күк гөмбәзе гүя ватылды.
Авырттымы әллә башлары,
Ник болытлар елый башлады?

Яңгырдан соң

Җем-җем итеп тора үлән,
Энҗегә манган кебек.
Чәчәкләрдән тәмле хуш ис
Тамчылап тамган кебек.
Күккә карыйм: шундый зәңгәр,
Сабынлап юган кебек.
Шатлыгыннан бөтен дөнья
Елмаеп торган кебек.

Җәйге яңгыр

Килә болыт, килә дулап,
Әйтерсең кыр үгезе.
Җирдән мине эләктереп
Алыр сыман мөгезе.

Яшен-камчы шул үгезгә
Суккан иде китереп,
Чылтырт итеп, күкнең чите
Төште гүя кителеп.

Китте яңгыр. Иләкләп тә,
Чиләкләп тә койды ул.
Бер минутта иңкүләрдә
Күлләр ясап куйды ул.

Дөньяны су баса бит дип
Тора идем аптырап,
Бер болытны ертып, кояш
Килеп чыкты ялтырап.

Тере төсләр

Зәңгәр Идел өстен бизәп,
Ап-ак төсләр очып уйный.
Кайберләре, көлә-көлә,
Дулкыннарны кочып уйный.

Көннәр буе менә шулай
Бәйрәм итә акчарлаклар.
Суда исә сикерешә
Көмеш сыман ак чабаклар.

Әрәмәгә килеп керсәң —
Кызылтүшләр, сарытүшләр…
Ә болары — сайрый торган
Кызыл төсләр, сары төсләр.

Болын буйлап йөгерешә
Чәчәк булып төрле төсләр.
Күрәсең, бу табигатьтә
Бөтен төсләр — тере төсләр.

Көз

Алтын-сары
Яфракларны
Җилләр саный.
Иртә-кичен
Суык бабай
Бармак яный.

«Ник гомергә
Килми икән
Шушы язлар?»
Дигән кебек,
Моңсу гына
Китә казлар.

Әнә инде
Юлга чыккан
Торналар да…
Бер үк сүзне
Кабатлыйлар
Гүя бар да:
— Суык бабай
Арттан җитеп
Харап булмыйк,
Оча торыйк,
Бара торыйк,
Тор-рыйк,
Тор-рыйк!

Безнең әни кебек икән

Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына,
Болыт килә башлады да —
Сыздым тизрәк тал астына.

Әнкә үрдәк, әнкә казлар,
Көткән кебек шуны гына,—
Барчасы да үз бәбкәсен
Җыеп алды куенына.

Китте яңгыр. Ява, малай,
Нәкъ чиләкләп койган сыман.
Ә юкәдә бер кызылтүш
Кымшанмый да оясыннан.

Китәр иде — куенында
Бар шул аның нәниләре…
Безнең әни кебек икән
Кошларның да әниләре.

Сыерчык

Бик сагынып кайткан икән
Туган-үскән җирләрен.
Сыерчыкка бәйрәм бүген,
Күрсәтә бар һөнәрен.

Цирктагы артист кебек,
Әллә ниләр эшли ул:
Йә сандугач булып сайрый,
Йә тай кебек кешни ул.

Кайчагында кинәт кенә
Карга булып кычкыра.
Минем сыман сызгырып та
Җибәрә ул еш кына.

урай уйный башлый аннан,
Канатларын кагынып…
Читкә китсәм, мин дә шулай
Кайтырмындыр сагынып.

Тәкәббер әтәч

Бу әтәчме? Авылда
Иң матур әтәч булган,
Ә башында, таҗ сыман,
Кып-кызыл кәпәч булган.
Койрыклары тиң булган
Салават күперенә…
«Сугышма», — дип, хуҗасы
Әйтмәгән күпме генә?!

Тыңламаган. Ә хәзер
Калган бер күзе генә. —
Башындагы таҗның да
Калган тик эзе генә.
Колак каккан хәтта ул
Үзенең бар йоныннан.
«Ник сугыштым икән?» — дип,
И үкенгән соңыннан,
Әмма инде соң булган.

Вакыт тар

Җитез Юрга, чаба-чаба
Су эчәргә барганда:
-Атлан, — дигән Ташбакага,
Кинәт туктап калган да.

Ә Ташбака, ачуланып:
Юлыңда бул, бар! — дигән
Сиңа атланып торырга
Минем вакыт тар! — дигән.

Юрга исә нәрсә дисен:
— Үз җаеңны кара, — ди…
Ә Ташбака су эчәргә
Әле һаман бара, ди.

Зарлана

Йоклый песи.
Көнен йоклый,
Төнен йоклый,
Елына бер
Тычкан тотмый.
Ә шулай да:
Эшем күп, — дип,
Гел зарлана.
Боргалана-
Сыргалана:
Минем хәтта
Ял итәргә
Вакыт юк,— ди…
Аннан тагын
Ятып йоклый.

Ничек тизрәк үсәсе?

Дәү буласы иде лә,
Ничек тизрәк үсәсе?
Моряк Илгиз абый күк,
Ничек дөнья гизәсе?

Тельняшка да, бушлат та
Киеп карыйм өстемә.
Үзем һаман кечкенә,
Үсеп булмый һич кенә.

Белмим, әллә еларга,
Әллә инде көләргә.
Су да эчәм көн саен,
Су сипкәндә гөлләргә.

Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә.
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә.

Апам кебек, беркөнне
Үзем җыйдым урынны.
Исе китте әнинең:
«Карагыз,— ди, — улымны,
Кайчан болай зур үскән,
Нәни иде кич кенә?!»
Аңлый алмыйм һич кенә,
Мин бит буйга кечкенә…

Зиләнең курчагы

Зиләнең бер курчагы бар.
Сузып кына: «Ән-нә», — ди.
Сеңлем аңа: «Әттәбезне
Яратмыйсың әллә? — ди,—
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине…»
Йә үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә» диеп әйт инде.

Укытучым

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле,
Шат йөзле укытучым, —
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса — көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым, —
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым, —
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Белем иле

Белем иле кайчак миңа
Никтер серле урман кебек.
Ә юллары, кызыктырып,
Гел чакырып торган кебек.

Уңдагысы: «Данлы эшче
Булыйм дисәң әткәң кебек,
Энем, менә шушы юлдан
Кит син», — диеп әйткән кебек.

Сулдагысы: «Миннән китсәң,
Врач булырсың», — дигән кебек.
Өченчесе ни өчендер
Бүтән киңәш биргән кебек.

Сукмакларын әйткән дә юк:
Мең тармаклы имән кебек.
Тик нигәдер бу илдә мин
Һич адашып йөрмәм кебек.

Кайсы фәнне укысам да,
Тормышка юл салган кебек.
Әллә шуңа дөнья миңа
Гел яктыра барган кебек.

Тел шомарткычлар

Алдакчы

Аз-маз алдап өйрәнгәч,
Алдарны да алдаган.
Алдап, алты адым да
Алга китә алмаган.

Бурачы һәм курайчы

Бура бурый бурачы,
Бурасы да бура соң!
Бурачыга дәрт биреп,
Курай уйный курайчы.
Килә минем бурачы да,
Курайчы да буласым.

Борылма
Бу елгада
Борылма да
Борылма,
Борылма дип,
Юлдан кире
Борылма.

Берсе елый, берсе җырлый

Йомабикә —
Елак бикә.
Йокысыннан
Елап тора.
Йосыф исә
Егет менә —
Егылса да,
Җырлап тора.

Коенса да

Кырда бигрәк
Каралдым дип,
Агарыйм дип,
Кара карга
Су коенып
Алган, имеш.
Ләкин шул ук
Карга булып,
Кара булып
Калган, имеш.

Кыланчык

Кар бөртеге
Кадәр дә юк
Кыланчыкның
Кылган эше.
Әллә ниләр
Кырган кебек —
Кырга сыймый
Кыланышы.

Капптырма

Каптырырга
Тагылган ул
Каптырма.
Каптырмаңны
Каптырмасаң
Каптырма —
Моннан соң бер
Каптырма да
Тактырма.

Ник калдырдың?

Күпме көттең
Карлыганның
Каралганын.
Кара әле,
Ник калдырдың
Караларын?
Кара карга
Чүпләр дисәң
Калганнарын —
Карлыганга
Исе китми
Каргаларның.

Туган

Туганымның
Туганының
Туганы да
Миңа туган.
Нинди генә
Туган әле —
Нәкъ мин туган
Көндә туган.

Матурлар

«Мин матур», — дип
Мактанмагыз,
Матурлар.
Матурны тик
Матур эшләр
Матурлар.

Муса, мунча, мунчала

Кеп-кечкенә булса да,
Сокланам мин Мусага:
Иң беренче ул керә
Баш пешәрлек мунчага.
Ләгәненә су сала,
Сабын ала, мунчала,
Мунчала да, Муса да
Рәхәтләнә мунчада.

Шаккаткандыр кәҗрләр

Печән җыям кәҗәләргә,
Син утын өй әрдәнәгә,
Дигән идем Фәрзәнәгә,
Кәҗә кебек кәҗәләнә:
Җыеп кайткан печәнне дә
Салдырмады әрҗәләргә.
Бу бездән дә уздырды, дип
Шаккаткандыр кәҗәләр дә…
Ни булган бу Фәрзәнәгә?

Шаулама

«һау-һау! һау-һау! һау!» — дисең
һаман нигә һаулыйсың?
Җитте, һау-һау, һаулама,
Китап укыйм — шаулама!

Зурлар

Зурлый белсәң,
Зурлар
Зурлар,
Зурлаганны
Зурлый
Зурлар

Саран Сара

Саран Сара,
Саный-саный,
Сарыгына
Салам сала.
Саран гына
Сарыгына
Саламны да
Санап сала.

Ташбашлар

Ташбаш бик күп
Безнең ташлы
Инештә.
Бар да терекөмештәй.
Таш астына
Кермәгез, дим,
Ташбашлар.
Таш басмасын,
Таш башлар.

Шуа-шуа шомара

Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
Шаһидәнең чаңгысы
Шома әнә шуңарга

Ишми

Шаккатам мин Ишмигә:
«Эшлим, эшлим», — дисә дә,
Эшләми бер эшне дә.
Озын сүзнең кыскасы,
Өшеми дә, пешми дә.

Пошмас

Шулкадәрле пошмас ул,
Кош булса да очмас ул.
Күргәч шундый пошмасны,
Ничек эчең пошмасын?!

Җырлаштыргала

«Тор-рыйк, тор-рыйк,
Тор-рыйк», — дип
Җырлап оча торна да.
«Мин торнадан кимме?!» — дип,
Син дә җырлаштыргала.

Миңгерәнгән

Иңке-миңке
Килә беркөн
Миңлегәрәй.
Миңгерәткеч
Ашап шулай
Миңгерәгән.

Каламы соң!

«Карр! Карр!» – диеп,
Кара карга
Күпме китеп
Карамасын —
Карсыз җирдә
Каламы соң!
Кайтып әнә
Карап йөри
Кәрамнарның
Карамасын.

Миңле Миңнур

Өч миң чыккан
Миңнурның уң
Яңагына.
Күрдем әле
Яңа гына.
Әйтерсең лә
Барлык миңнәр
Аңа гына.

Гаугач

Гаугачыдан
Гауга арты
Гауга чыга.
Гауга юлдаш
Гаугачыга

Йомычкада кырмыска

Суда йөзә йомычка,
Йомычкада кырмыска.
Бушатмас бушны бушка,
Баруыдыр йомышка.

Останың да остазы

Остасын сез
Остадыр да,
Теләсәгез
Остарырга,
«Без оста!» дип
Очынмагыз:
Останың да
Остасы бар.
Останың да,
Остазы бар.

Акыл өстим

Икеләнсәм хаклыгыма,
Барам да мин акыллыга.
Киңәшләшеп аның белән,
Акыл өстим акылыма.

Хаклы булсаң гына

Хаклык эзлә ышансаң тик
Хаклыгыңа:
Халык эзләргә хаклы тик
Хаклы гына.

Кешелекне кем саклый

Кечкенәдән
Кечелекле
Кеше һәрчак
Кешелекле.
Кечелекле,
Кешелекле
Кеше саклый
Кешелекне.

Үзең читләшмәсәң

Читләшмәсәң читләр дә
Чит итмәгән кешеңнән,
Читләр читләштерсә дә
Читләшмәгән күршеңнән
Читләшмәсәң — сине дә
Читләр читләштермәсләр
Чит дип читкә типмәсләр.

Хәсән

Шикләнәсең нәрсәгә?
Дөрес чыккан мәсьәләң.
Әй Хәсәнә, Хәсәнә,
Вәсвәсәләнмәсәнә.

Caфсата сата

Ясадым, дип, мин кичә
Үзйөрешле чабата,
Сафа сата сафсата.
Сафсатага шаккатып,
Вафа телен шартлата.

Һава

Кем бар икән
Һавадан да
Һавалырак?!
Һавага да
Очар иде —
Һава ерак

Юнмаганны ышкылый

И уңмаган, уңмаган,
Агачын да юнмаган!
Юнмаса да ышкылый,
Үзе мыш-мыш мышкылдый:
«Начар ла бу ышкы», — ди.

Галиша

Сүзендә дә ялгыша,
Эшендә дә ялгыша,
Ялгышса да ярыша:
«Нигә ялгыш булсын?!» — дип,
Ишәк кебек карыша.
Кем дисәгез — Галиша.

Камышлы күл камышлары

Сабый чактан таныш миңа
Камышлы күл камышлары.
«Хуш килдең!» дип пышылдый күк
Кыштырдаган тавышлары.

Юк итте

«Әтәч тә кук, мин дә кук»,
Корбан һаман кук итте.
Кукыраеп йөри торгач,
Кешелеген юк итте.

Әңгәмәләшәбез

Әндәс белән яшьтәш
Әңгәмәдәшләр без:
Әңгәмәчеләрчә
Әңгәмәләшәбез.

Яхшысына

Яхшыларның
Яхшысын да
Яхшылыкта
Яхшы сына.
Шунда гына
Тап булырсың
Яхшының да
Яхшысына.

Балны баллый

Кем икәнен кем белгән,
Көн күрмәгән көн күргән;
Бал тәмле, дип, бал белән,
Балны баллый бал белән.

Иренчәк

Ашарга да иренгәнгә,
Иренчәкнең ирененә
Ягылган да калган акмай.
Ялаган, ди, аны маэмай.

Йөзгәләк

Суда йөзә
Йөзәрләгән
Йөзгәләк.
Йөзесе дә
Балык ашый
Өзгәләп.

Вакчыл Вакыйв

Вакчыл ла ул.
Вакыт-вакыт
Вакыйф шундый вакчыллана:
Вертолётын тоту белән,
«Ватасың!» дип ачулана.

Кыямнарның кыярлары

Кыямнарга кергән идем,
Кыярларын күргән идем —
Кайберләре кабак кадәр,
Кабаклары табак кадәр.

Имеш-мимеш

Булган, имеш,
Ике имеш.
Һәм алардан
Имеш-мимеш,
Туган, имеш.

Кулан кабаркан

«Мендәр кабарт»,—
Нур ачуын кабарткан,
Кабартканда мендәрен,
Ике кулын кабарткан.

Бер генә капкан

«Кабып карыйм»,—
Дип алган да Мараттан,
Кабартманы
Кадыйр шундый
Яраткан.
«Бер кабарлык кына булды
Кабартмаң», —
Дип, авызын кабартмадай
Кабарткан.

Печәнчеләр

Чаж-чож, чаж-чож
Печән чаба
Печәнчеләр,
Һәр теземнән
Бер чүмәлә
Печән чыгар.
Печәнчеләр
Сөенәләр
Печән күпкә.
Кипсен генә,
Печән менәр
Печәнлеккә.

Кысташалар

Мин ашарга биргәч тә,
И кысташа үрдәкләр:
-Бак-бак-бак-бак… Кап-кап-кап.
-Ваклап капма, хап-хап кап,
Хап-хап-хап.

Миңлегөлинә

Сөйләмәсен ни генә,
«Мин генә!» — ди Гөлинә.
«Син кем?» — дигәч Гөлгенә,
«Мин, — ди, — Миңлегөлинә!..»
«Белдем, — диде Гөлгенә,—
Моның мин-минлегенә
Гаепле икән бит, әй,
Бары тик миңе генә!»

Сыерчык кайтты

Сыерчык кайтты бит, сыерчык!
Сыерчык өеннән чык, чыпчык!
Чыкмыйсың?!
Чыкмасаң чыкма ла,
Очыртып чыгарыр сыерчык.

Тырышалар

Рәсилә дә,
Рәсимә дә,
Рафия дә,
Рафилә дә,
Рәгыйдә дә
Рәгыйбә дә
Рәкыя да,
Рәгыя да,
Рокыя да,
Оркыя да —
Барысы да бигергәк тырыш!
Рафия дә,
Рафилә дә,
Рәгыйдә дә,
Рәгыйбә дә,
Рәкыя да,
Рәгыя да,
Рокыя да,
Оркыя да
Җиләк җыйган берәр тырыс

Мыштырбай

Кыштыр-мыштыр мыштырбый,
Ашаганда кыстыбый,
Биш бармагын пешергән,
Кыстыбыен төшергән.
Аны мәче ашаган.
«Ах, карак!» — дип, мәчесен
Мыштыр куа башлаган.
Шул чагында мыштырбый
Мыштырлыгын ташлаган.

Тешем камашты

Шәфикъ өйгә чакырганда,
Ник агачтан төшмәдем:
Ачы миләш ашый-ашый,
Камашты ла тешләрем.

Иршат

Безнең Иршат дәү инде:
Эш тә эшләштергәли,
Кәҗәләнеп, кайчакта
Сүз дә көрәштергәли.

Эшкә кереш

Шатыр-шотыр
Шалкан ашап
Ятма, Самат,
Эшкә кереш.
Шалкан үсми,
Түшәм санап.

Ошамый

Эшне яхшы
Башлавына
Карамастан,
Аны ташлап,
Шул ук эшне
Эшли Шаһи
Яңабаштан.
Шуңа күрә
Эштән бер дә
Бушамый ул.
Үзе тырыш,
Ә шулай да
Шаһи миңа
Ошамый ул.

Шаккаткан

«Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка,
Баттыңмы, — дип,—баткакка», —
Бака көлгәч Кашшафтан,
«Курыкмый ул баткактан»,
Дигән аңа Әхмәтхан.
Бакакака шаккаткан.

Шартлавыклар

Шаһиҗанда шартлавык,
Шакирҗанда шартлавык.
Әй ярыша-ярыша
Шартлаталар шартлавык.
Шаккаткан, ди, аларга
Кырда үскән шартлавык.

Кайвакыт

Печән җыеп, Шаһинур
Шалаш корыштыргалый.
Шул шалашта кайвакыт
Китап укыштыргалый.

Аңгырайган

Саный-саный бармакларын,
Һәр кулда биш бармак барын
Аңлатам дип аңгырага,
Әнгам үзе аңгырайган.

Яклама

Юри ялганлаган, дип,
Юри алдалаган, дип,
Ясминәне яклама,
Якласаң, ул аклана.

Җирдән эзлим

Җилдәй җитез булсам да,
Җирдән эзлим җирдәген:
Җырлый-җырлый җыям мин
Җирдәге җир җиләген.

Аңлый алмыйм

Аңларга бик тырышсам да,
Аңлый алмыйм Әхмәтханны:
Аңламамышка салына,
Аңласа да аңлатканны.

һөдһөд

Әллә миңа:
«Кит-кит-кит…» — ди,
Әллә инде:
«Көт-көт-көт…» — ди,
һөдһөд һаман:
«Көд-һөд-һөд…» — ди,
һич аңламыйм
Бу һөдһөдне.

Һушсыз каган

Үлән арасындагы бау
Нәдиянең һушын алган:
«һай, елан бар! һай-һай-һай!» — дип,
Нәдиябез һушсыз калган.

Безнең, кызлар

Заһидә дә,
Маһидә дә,
Заһирә дә,
Маһирә дә,
Бәһирә дә,
Таһирә дә,
Мәһдия дә,
Фәһмия дә,
Шаһия дә,
Шаһинә дә —
Барсы укый белә инде.
Безнең кызлар менә нинди!