Әгәр «Ничәү?» дисәгез,

Йолдызчыкта бишәү без.

Аерылмас дус булып,

Тату булып үсәбез…

Сокланырсыз күрсәгез.

Ничек охшап туганбыз,

Әйтерсең биш туган без,

Биш почмаклы йолдызның

Биш почмагы сыман без:

Бишебез дә уңган без.

Җырларга да оста без,

Биергә дә оста без,



ӨЙРӘТЕГЕЗ ГЕНӘ

Артист буласы да килә,
Танкист буласы да килә,
Юл да саласы…
Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп —
Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта:

Бер эштән дә курыкмыйбыз
Өйрәтегез генә,
Гөрләтербез, гөрләтербез,
Гөрләтербез генә!

Корыч коясы да килә,
ГЭСлар корасы да килә,
Йорт та саласы…
Көнәрләр күп, һөнәрләр күп —

Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта.

Тарта сыман төзелеш тә,
Кызык сыман бөтен эш тә —
Кая барасы?
Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп
Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта.

Иңемә астым да

Яна карабин,

Кылыч айкап, атта

Очып барам мин.

Кушымта:

Әйдә, бахбай, алга.

Әйдә, тырыш бул!

Улың — кавалерист:

Әни, тыныч бул!

Әтием кебек мин

Парашютчы да,

Ракетачы да мин.

Оста тупчы да.

Кушымта:

Кылычым да сынмас,

Булат кылыч ул.

Улың — артиллерист:

Әни, тыныч бул!

Минем арттан калмый

Бар да ашыга:

Үзйөрешле пушка.

Бронемашина.

Кушымта:

Калтырауны белми.

Кулым — корыч кул.

Беркемнән курыкма,

Әни, тыныч бул!

Бер минут тик тормыйм:

Оста конструктор мин.

Самолет та ясыйм,

Космолет та ясыйм.

Хәзер төзеп ташлыйм.

Я, кайсыннан башлыйм?

Эшләп бирәм җырлап,

Чынлап.

Менә сезгә — «Восток»,

Бусы булыр — «Восход».

Ә монысы — «Ал таң»,

Үзем уйлап тапкан

Яна космик кораб…

Полдызларга карап.

Бер очармын җырлап.

Чынлап.

Көнләшерләр кошлар.

Борчылмагыз, дуслар:

Гизгән чакта галәм,

Мин сезне дә алам.

Бергә булгач бергә,

Бергә бөтен җиргә.

Әй, очарбыз җырлап.

Чынлап.

 

Әбиләр дә авырый.

Бәбиләр дә авырый…

Салкын тисә аз гына.

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та:

Бите төшә, ертыла —

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуна сак кына.

Авырдымы чак кына.

Чирен шундук күрәм мин.

Дәвасын да беләм мин:

Төбе төшсә төплим мин…

Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә.

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры —

Мин аларның докторы

 

Берсе Дилә, берсе Зилә,

Өченчесе Миңлегөл.

Берсе үлчи, берсе кисә,

Өчесе дә бик өлгер.

Кушымта:

Диләсе дә, Зиләсе дә,

Миңлегөл дә ашыга:

Курчакка бит күлмәк кирәк,

Яулык кирәк башына.

Келтер-келтер машина,

Машина да ашыга:

Курчакка бит күлмәк кирәк,

Яулык кирәк

Әнә тагын җыелганнар

Ян тәрәзә каршына.

Алларында келтер-келтер

Җырлап тора машина.

Кушымта.

Тегүче дә булмас бәлки

Бу кызларның барсы да.

Беркемгә дә артык түгел

Һөнәрләрнең кайсы да.

Кушымта.

 

РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Ап-ак кар явып тора,
Миңа эш табып тора.
Эш нәрсә соң миңа ул —
Физзарядка гына ул.

Кушымта:

Иртүк көрәк алам мин,
Якты сукмак салам мин.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Урамнар көлеп торсын,
Кешеләр йөреп торсын,
Аяклары талмасын,
Юл йөргәндә армасын.

Кушымта:

Олыга һәм кечегә —
Юл салам бар кешегә.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Нык булганга беләгем,
Уйнап тора көрәгем:
Бертуктаусыз кар ата,
Эшен ул да ярата.

Кушымта:

Арымасын кулларым,
Чиста булсын юлларым…
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

 

ШОФЕР БУЛАМ

Мәктәпкә барып йөргәнче
Җәяүләп көн дә,
Әллә шофер булыйм микән,
Әтием, мин дә?

— Алай булса, мә машина,
Хәзер үк йөрт син…
Рулен борам — машинам ник
Бер адым китсен.

Рульне әти тоткан иде
«Киттек!» дип кенә —
Машина тузан туздырып
Элдертте генә.

«Кызык булдыңмы?!»—дип, бәлки,
Көлеп йөрерсез…
Үсим генә, шофер булам —
Менә күрерсез!

 

НИЧЕК ТИЗРӘК ҮСӘСЕ?

Соло:
Әле генә мичтән чыккан
Ипи тора табында.
Бер шатлыгым ике була
Ул табында чагында.

Кушымта:

Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

Соло:
Ипи түгел, әйтерсең лә
Табынның ул кояшы.
Сәфәр чыккан кешенең дә
Ул беренче юлдашы.

Кушымта:
Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

Соло:
Дуслар килсә, ипекәем
Каршы ала беренче.
Ул булмаса нишләр идек,
Рәхмәт сиңа, игенче!

Кушымта:
Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

 

МИЛИЦИЯНЕҢ
ЯШЬ ДУСЛАРЫ БЕЗ1

Булмаса да өстебездә
Зәңгәр шинельләр,
Беркайчан да тынгы белми
Безнең күңелләр.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Күңелебез кебек изге
Теләкләребез:
Хаклык өчен яна безнең
Йөрәкләребез.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Иминлегебезгә беркем
Кулын сузмасын.
Явызлыклар дөньябызның
Ямен бозмасын.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Һәр кешегә юлдаш булсын
Рухи матурлык.
Матурлыкны саклар өчен
Кирәк батырлык.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

 

 

ЯШЬ МАШИНИСТ

Поезд йөртәм, поезд йөртәм,
Төзелешкә йөкләр илтәм.
Юл бирегез, семафорлар!
Җырласыннар тәгәрмәчләр,
Бертуктаусыз җырласыннар.

Кушымта:

Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та,
Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та,
Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та…
Тү-үт!

Рәхмәт сезгә, корыч юллар,
Рәхмәт сезгә, тырыш юллар!
Юл бирегез, семафорлар!
Тынмасыннар тәгәрмәчләр,
Беркайчан да тынмасыннар.

Кушымта шул ук

Юлда уйный көмеш нурлар.
Ару белми минем куллар.
Юл бирегез, семафорлар!
Җырласыннар тәгәрмәчләр,
Дусларым да җырласыннар.

Кушымта. шул ук