РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Ап-ак кар явып тора,
Миңа эш табып тора.
Эш нәрсә соң миңа
                          ул—
Физзарядка гына ул.
Иртүк көрәк алам мин,
Кар ярып юл салам
                        мин.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Урамнар көлеп торсын,
Кешеләр йөреп торсын,
Аяклары талмасын,
Юл йөргәндә армасын.
Олыга һәм кечегә —
Юл салам бар кешегә.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Нык булганга беләгем,
Уйнап тора көрәгем:
Бертуктаусыз кар ата,
Эшен ул да ярата.
Арымасын кулларым,
Чиста булсын
                  юлларым…
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

ХАТЛАР ТАШЫЙМ

Апам белән бергә
Хатлар ташыйм, хатлар.
Сөенсеннәр яшьләр,
Сөенсеннәр картлар.
Апам белән бергә
Хатлар ташыйм, хатлар.

Җылы хәбәр кирәк
Бөтен кешегә дә.
Бер хат килсен иде
Безнең күршегә дә.
Җылы хәбәр кирәк
Бөтен кешегә дә.

Күрше әби көн дә:
«Уң булсын,— ди,—
                   юлың».
Дошман аткан аның
Чик саклаган улын…
Күрше әби көн дә:
«Уң булсын,— ди,—
                   юлың».

Языйм микән әллә
Хатны аңа үзем?
Әбекәй хат көтә.
Мөлдерәтеп күзен.
Языйм микән әллә
Хатны аңа үзем?

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ

Йокысыннан тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята
Нурларын сибеп кенә,
һәм үстерә әни кебек
Иркәләп, сөеп кенә.
Шушы кояштай тормышның
Кадерен белеп кенә,
Яшәсен иде бар кеше
Елмаеп-көлеп кенә.

УЙЛАНУ

Кая барсам, шунда дуслар
Минем тирә-ягымда.
Сыенырга әтием бар,
Әнием бар янымда.

Кайчан килеп утырсам да,
Ни генә юк табында:
Мине көтеп торган кебек,
Бөтен нәрсә алдымда.

Ә мәктәптә каршы ала
Иркен, якты класслар.
Авырдыммы — минутында
Килеп җитә врачлар.

Үлем чәчеп, өстебездә
Ракеталар шартламый;
Туган-үскән җиребезне
Илбасарлар таптамый.

Ә кайдадыр сугыш бара,
Үксеп елый ятимнәр.
«Мин бәхетле»,— дисәм әгәр,
Ятимнәр ни әйтерләр?
Ни әйтерләр йорт-
                      җирсезләр,
Ачлы туклы йөргәннәр?
Ни әйтерләр төшләремә
Икмәк сорап кергәннәр?

Аларның да йөрер чагы
Безнең кебек гөр килеп.
Әллә шуңа минем бәхет
Тулы түгелдер кебек…

ҮЗ-ҮЗЕНӘ

Мин эшләрне аермыйм
Карасына, агына.
Тик торсам да аз гына,
Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны
Сөйләп бирер бишлеләр.
Өйгә кайтсам, кулларым:
«Кайда безгә эш?» —
                        диләр.

Алайса, дим, әйдәгез,
Идән юып алабыз.
Чиләк-көянтә белән
Аннан суга барабыз.

Әни эштән кайтуга,
Көлеп тора табыным
Ә шулай да пигәдер
Белмим ару-талуны.

Әллә инде эшләрем
Үзләре дә тырыша?..
Җан яраткан эш бит ул
Үз-үзенә булыша.

САК БУЛЫГЫЗ!

Дәү әтием шикелле
Сугышта да булмадым,
Сызламыйлар ярадан
Аякларым, кулларым.

Концлагерьларда да
Ачтан газап чикмәдем.
Уяу саклый абыйлар
Илебезнең чикләрен.

Ә шулай да бу сугыш
Төшләремә ник керә?
Бүлеп татлы йокымны,
Интектерә ник кенә!

Баш очымда еш кына
Нейтрон бомба тирбәлә.
Төрле яктан ук сыман
Ракеталар төбәлә.

Кайберләре канатлы,
Юаны бар, нечкәсе.
Ә Җир шары әйтерсең
Зур бер дары мичкәсе.

Шартлатырга йөриләр
Аны Гитлер ишеләр.
Кыл өстендә Җир шары:
Сак булыгыз, кешеләр!

КУРКЫП КИТӘМ

Дәү әтинең аягында
Протезы шыгырдаса,
Куркып китәм:
Протез түгел,
Әйтерсең җир ыңгыраша.

ӘХМӘДИ

Башка көнне
Урынын үзе
Җыя иде,
Кайчак хәтта
Савыт-саба
Юа иде.
Бүген күрсәң…
Әхмәдине
Аңламассың!..
Әнисе дә:
— Бу,— ди,— минем
Баламмы соң?
Улым дисәм,
Урын-җире
Җыелмаган,
Тәлинкәсе,
Кашыгы да
Юылмаган
Нәрсә булды?
Нишләдең син,
Әхмәди?-ди
Ә Әхмәди:
-Син бит ю дип …

Аңламассың
Әхмәдине!

БЕР ГЕНӘ ЭШ БЕЛӘ

Безнең әни сабыр гына,
Тик абыем Сабир гына
Үзәгенә үтә һәрчак,
Әни кызып китә кайчак:
-Белмим, нинди баладыр бу?!
Кемнән үрнәк аладыр бу?!
Йомырка да арчый белми,
Арчып бирсәң — ашый белми.
Урын-җирен җыя белми,
Әйтсәң, телен тыя белми…
И Сабирҗан, Сабирҗан,— ди,—
Син, балакай, нинди җан?! — ди.—
Ник бер эш тә белмисең? — ди.
-Әнием,— дим,— күрмисеңдер,
Абый бер эш эшли белә:
Чалкан ятып мышный белә.

ҮЗЕ БЕРНИ БИРМӘСӘ ДӘ..

Әйбер сорап, берни бирми,
Ә үзенә — бир генә.
Бу дөньяда әйтерсең лә
Бары тик Кәбир генә.

Риза түгел аңа да ул,
Риза түгел моңа да.
Үзе исә алып салмый
Аркылыны буйга да.

Киим дисә — киемнең тик
Булсын аңа затлысы,
Ашыйм дисә — аш-суның
                             да
Иң тәмлесе, татлысы.

Аның өчен иптәшләре
Эшләп бирсен өй эшен.
«Соң шуңа да ярамагач,
Дуслык,—ди ул,—
                       ни өчен?!»

Барсак кинотеатрга:
«Ник,— ди,— бушлай
кертмиләр?»
Автобуста тагын шул ук:
«Ник билетсыз
                     йөртмиләр?..»

Кеше җилкәсендә
һаман Шулай йөрер микән ул?
Берәр вакыт «мәгез» диеп
Әйтә белер микән ул?

Киңәш итә

Сбор булса, иң беренче
Сәмигулла торып баса:
— Дәүләт милке — үз
милкебез,
Киңәш итәм онытмаска.

Әмма ләкин ул милекне
Саклый белми күбебез,—
ди —
Идән безгә ничек түзсен —
Каты басып йөрибез,— ди.

Ни өчен гел язарга,— ди,—
Безгә класс тактасына?..
Ә утыргач…
«Моны әйтте Бикташев» дип
Язып куя партасына.

Безне һаман мактыйлар

Безне һаман мактыйлар:
Өмәдә дә боларның
Куллары бик ак,— диләр.

Безне һаман мактыйлар:
Ак булмаска, алар бит
Гел чисталык саклыйлар.

Безне һаман мактыйлар:
Мактаганда бер-берсен,
Караны да ак диләр.

Безне һаман мактыйлар:
Кара,— диләр,— бер-берсен
Болар ничек яклыйлар!

Безне һаман мактыйлар:
«Күке белән Әтәч» дип
Кушамат та тактылар…
Безне һаман мактыйлар.

ЯРКАНАТ

Бер Ярканат Кояшка:
— Их, син,— дигән,— ни өчен
Кояш булып йөрисең,
Һич яктырта белмисең!

Көндез берни күрсәтми
Миңа синең нурларың.
Булгач-булгач, ник әнә
Ай шикелле булмадың?

Шуннан,— дигән Ярканат,
Аңла үзең калганын…
Оныткан тик Айның ул
Кояштан нур алганын.

УЧАК

Бер юлаучы
Кышкы юлда
Туңган да,
Җылынырга
Учак яккан
Урманда.

Башта учак
Шундый каты
Дөрләгән,
Очкыннары
Болытларга
Үрләгән.

Юлчы исә,
Чумып татлы
Хисләргә,
Оныткан тик
Аңа чыбык
Өстәргә.

Бар утыны
Янып бетеп
Шул чакны,
Чаткысы да
Калмаган, ди,
Учакның.

Белем дә бит
Учак сыман,
Уйласаң:
Бетә бара,
һаман өстәп
Тормасаң.