Сакчы күркә

Зариф бабай бакчасына
Кергәч алма урларга,
Габделнурны ата күркә
И тотынган куарга.

Карак исә алмагачка
Менеп чак-чак котылган.
Зариф бабай кайтканчы, ул
Шунда посып утырган.

Анда нишләп утырасың? —
Дигән Зариф карт аңа. —
Улың карак икән диеп
Әйтми булмас атаңа.

Монда менми идем лә мин,
Күркә алды котымны.
Әле монда менгәндә дә
Чукып калды ботымны.

Күркә, «дөрес» дигән кебек:
«Голдыр… голдыргу…» — дигән.
Әйтерсең лә «Үсеп җиткәч,
Нинди булыр бу?» дигән.

«Голдыргу!» — дип карап алган
Аннары ул малайга.
Ә Габделнур, шүрәледәй,
Әй ялынган бабайга:

Зариф бабай, зинһар өчен,
Мине гафу ит инде!
Күркәгезне бераз гына
Читкә алып кит инде!

Төшер инде, Зариф бабай,
Зинһар өчен, тилмертмә!
Моннан ары алмагызга
Бер малайны тидертмәм…

— Тик соңгысы булсын! — дигән
Зариф бабай аңарга.
Алмагачтан төшеп, малай
Тотынган, ди, чабарга.
Итәгенә ут капкандай,
Очкан гына Габделнур.
Ә шулай да күркә аның
Чукып алган балтырын.

 

Кышкы җырчылар

Кышкы юлда җыр ишеттем
Солы чыпчыкларыннан,
Зең-зең итеп сибелде ул
Нәни томшыкларыннан.

Бөтенесе миңа карый,
Әллә безне күрсен дип.
Ә үзләре бертуктаусыз
Җыр сузалар «зиң-зиң» дип.

Хәтерләтеп атлыларның
Җиз кыңгырау моңнарын,
Җыр яңгырый, куган кебек
Кышның кар-бураннарын.

 

Елмаел-көлеп кенә

Йокысыннан тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята,
Нурларын сибеп кенә.
Һәм үстерә әни кебек
Иркәләп, сөеп кенә.

Яшәсен иде бар кеше ,
Елмаеп-көлеп кенә.
Шушы кояштай тормышның,
Кадерен белеп кенә.

-Тургай, нигә моңлы син?
Нигә болай елыйсың?
Инде елап ардым мин:
Япа-ялгыз калдым мин.

-Абау, шулай укмыни?
Балаларың юкмыни?
Аждаһадай коточкыч
Мәрхәмәтсез бер очкыч
Су сипте басуга.

Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр…
Мине ятим иттеләр.
Әле безнең кадерне
Тора-тора белерсез.

Тургайларны бервакыт
Төштә генә күрерсез…
Белмим, нинди кеше сез?
Нишлисез?!

Ике карама

Бер-беренә сөялеп,
Үскән ике карама.
Чәкәләшә шыкы-шык,
Кайчан гына карама.

Җилгә кызык, ә болар,
Бер-берсен әй тукмыйлар.
Төне буе аннары,
Ыңгырашып йоклыйлар.

Уйлану

Кая барсам, шунда дуслар,
Минем тирә-ягымда.
Сыенырга әтием бар,
Әнием бар янымда.

Кайчан килеп утырсам да,
Ни генә юк табында:
Мине көтеп торган кебек,
Бөтен нәрсә алдымда.

Ә мәктәптә каршы ала,
Иркен, якты класслар.
Авырдыммы — минутында,
Килеп җитә врачлар.

Үлем чәчеп, өстебездә,
Ракеталар шартламый.
Туган-үскән җиребезне,
Илбасарлар таптамый.

Ә кайдадыр сугыш бара,
Үксеп елый ятимнәр.
«Мин бәхетле», — дисәм
әгәр,
Ятимнәр ни әйтерләр?

Ни әйтерләр йорт-
җирсезләр,
Ачлы-туклы йөргәннәр?
Ни әйтерләр төшләремә,
Икмәк сорап кергәннәр?

Аларның да йөрер чагы,
Безнең кебек гөр килеп.
Әллә шуңа минем бәхет,
Тулы түгелдер кебек…

Үз-үзенә Булыша

Мин эшләрне аермыйм
Карасына, агына.
Тик торсам да аз гына,
Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны
Сөйләп бирер бишлеләр.
Өйгә кайтсам, кулларым:
«Кайда безгә эш?» — диләр.

«Алайса, — дим, — әйдәгез
Идән юып алабыз.
Чиләк-көянтә белән
Аннан суга барабыз».

Әни эштән кайтуга,
Көлеп тора табыным…
Ә шулай да нигәдер
Белмим ару-талуны.

Әллә инде эшләрем
Үзләре дә тырыша?..
Җан яраткан эш бит ул
Үз-үзенә булыша.

Чүлдә Батты Бичара

Гөлсара сер бирмәс ул.
Укымыйча килсә дә,
Укымадым димәс ул.

Тик торасы урында,
Кул күтәреп, беркөнне
Сөйли чүлләр турында:

-Чүлдә… чүлдә илләр бар,
-Чүлдә… чүлдә җилләр бар…
-Чүлдә тагын ниләр бар?
-Чүлдә тагын комнар бар.

Бөтен җирдә урманнар,
Шаулап үсә кылганнар.
Сазлыклар да бар анда.
Батып калуың да бар,
Абайламый барганда.

-Йә, йә, сөйлә,
Шуннан соң?..
-Шуннан соңмы?..
Шуннан соң…

Әйтеп куйды кайсыдыр:
Баткач ничек чыгасың?!
Әй Гөлсара, Гөлсара!
Судан коры чыгам дип,
Чүлдә батты бичара.

Ничек тизрәк үсәсе?

Дәү буласы иде лә,
Ничек тизрәк үсәсе?
Моряк Илгиз абый күк,
Ничек дөнья гизәсе?

Тельняшка да, бушлат та
Киеп карыйм өстемә.
Үзем һаман кечкенә,
Үсеп булмый һич кенә.

Белмим, әллә еларга,
Әллә инде көләргә.
Су да эчәм көн саен,
Су сипкәндә гөлләргә.

Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә.
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә.

Апам кебек, беркөнне
Үзем җыйдым урынны.
Исе китте әнинең:
«Карагыз, — ди, — улымны,
Кайчан болай зур үскән,
Нәни иде кич кенә».
Аңлый алмыйм һич кенә,
Мин бит буйга кечкенә…

Укытучыларым

Сокланам мин язгы судан
Карап торган талларга.
Ничек суык тими икән
Бозлы суда аларга?
Ә үзләре әйтә сыман:
— Син дә өйрән түзәргә…
Ярга килсәм, балыклары
Чакыра күк йөзәргә.
Болындагы гөлчәчәкләр
Матурлыкка өйрәтә.
Бөркет күрсәм, кыюлыгым
Арткан кебек йөрәктә.
Кара карга тавышы да
Миңа никтер ягымлы:
Иң беренче ул кайта бит,
Сагынып туган ягымны.
Эшкә өндәп торган кебек
Кырмыскалар да хәтта…
Укытучы сыман миңа
Бар нәрсә табигатьтә.

Юата

Иртәгәгә калдырырга
Ярата Нур бөтен эшен.
Көрәген дә, чиләген дә —
Юата ул бөтенесен:
— Курыкмагыз, тимим,
тимим,
Яратсам да тик йөрергә,
Начар малай түгел лә мин
Сезгә кулым тидерергә.

Безнең әни кебек икән

Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына,
Болыт килә башлады да,
Сыздым тизрәк тал астына.

Әнкә үрдәк, әнкә казлар,
Көткән кебек шуны гына,
һәркайсы үз бәбкәләрен
Җыеп алды куенына.

Китте яңгыр. Ява, малай,
Нәкъ чиләкләп койган сыман.
Ә юкәдә бер кызылтүш
Кымшанмый да оясыннан.

Китәр иде — куенында
Бар шул аның нәниләре…
Безнең әни кебек икән
Кошларның да әниләре.

Ярканат

Бер Ярканат Кояшка:
— Их син, — дигән, — ни өчен
Кояш булып йөрисең,
һич яктырта белмисең!
Көндез берни күрсәтми
Миңа синең нурларың.
Булгач-булгач, ник әнә
Ай шикелле булмадың?
Шуннан, — дигән Ярканат,
— Аңла үзең калганын…
Оныткан тик Айның ул
Кояштан нур алганын.

Соң Булса ла уң Булсын

һәр көн шулай: иртәнге
Тугыз булсын, ун булсын,
Мәктәпкә һич ашыгыр
Исәбе юк Илдусның:
Соң булса да уң булсын.

Күпме әйттек!
Әйткәнне аңлый торган улмы соң!
Акланырга дигәндә…
Белегез, — ди, — шунысын:
Соң булса да уң булсын.

Дәрес беткәч килсә дә:
Ник, — ди, — әле соң булсын?!
Җитте, — дидек, — алайса,
Бүген калып укырсың!
Соң дисеңме? Соң булсын,
Соң булса да уң булсын.

Нурулла гына 

Оста куллар түгәрәге.
Бүлмә гөр килеп тора.
Малайларның башларыннан
Парлар бөркелеп тора.

Кулларында пычкылары
Тора чыжылдап кына.
Такта буйлап ышкылары
Оча выжылдап кына.

Кесәсенә кулын тыгып
Йөри Нурулла гына.
Килгән, ахры, өйрәнергә
Карап торырга гына.

Канатлы музыкант

Җир өстенә кайдан болай
Бик матур көй тарала?
Әллә транзистор элеп
Куйганнармы һавага?

Уңга карыйм, сулга карыйм,
Беркем дә юк янымда:
Кайсы шулай өздерә соң
Кыңгыраулы гармунда?

Кара син, ә, артисты да
Армас икән армаса!..
Үзен күргәч исем китте:
Тургай икән ләбаса.

Хисмәт белән кисмәк

«Суга бар», — дип, әнисе
Чиләк биргәч Хисмәткә,
«Суың кайда?» — дип, Хисмәт
Кычкырган, ди, кисмәккә.
Кисмәк исә кычкырган
Хисмәттән дә катырак,
Хисмәт калган аптырап.

Кысыр хәсрәт

Мондый хәсрәт булса булыр
Безнең Нурида гына:
Кош булсам, — ди, — очар идем
Джунглига гына.

Рәхәт булыр иде дә соң:
Беркем эш кушмас иде,
Икелеләр алган өчен,
Беркем орышмас иде.

Сусаганда эчәр идем
Җимеш сулары гына…
-Эчертерләр крокодиллар!..
-Менә шулары гына…

Яшел чыршы булсам әгәр,
Тотынырлар кисәргә.
Чәчәк булсам өзәчәкләр…
Нишләргә соң? Нишләргә?!

— Менә кызык! Нишләргә дип
Елап тормассың инде.
Кеше булгач, яңадан да
Маймыл булмассың инде!

 

Безне һаман мактыйлар…

Безне һаман мактыйлар:
Өмәдә дә боларның
Куллары бик ак, — диләр.

Безне һаман мактыйлар:
Ак булмаска, алар бит
Гел чисталык саклыйлар.

Безне һаман мактыйлар:
Мактаганда бер-берсен,
Караны да ак диләр.

Безне һаман мактыйлар:
Кара, — диләр, — бер-берсен
Болар ничек яклыйлар!

Безне һаман мактыйлар:
«Күке белән Әтәч» дип,
Кушамат та тактылар…

Безне һаман мактыйлар..

Зарлана

Йоклый песи.
Көнен йоклый,
Төнен йоклый,
Елына бер
Тычкан тотмый.

Ә шулай да:
Эшем күп, — дип,
Гел зарлана,
Боргалана-
Сыргалана.

Минем хәтта
Ял итәргә
Вакыт юк, — ди…
Аннан тагын
Ятып йоклый.

Ике карга

Ике карга басуда
Җим эзләп йөри икән.
Икесе дә бер-берсен
Гел күзләп йөри икән.

Шуңа күпме җимнәрен
Алар таптап үткәннәр.
Бер суалчан күрүгә,
Кычкырышып киткәннәр.

-Минеке ул!
-Минеке!
Бәхәс һаман кызган, ди.
Шул вакытта бер чәүкә
Җимне алып сызган, ди.

Тәкәббер әтәч

Бу әтәчме? Авылда
Иң матур әтәч булган,
Ә башында таҗ сыман
Кып-кызыл кәпәч булган.
Койрыклары тиң булган
Салават күперенә…
«Сугышма!» — дип, хуҗасы
Әйтмәгән күпме генә?!

Тыңламаган. Ә хәзер
Калган бер күзе генә.
Башындагы таҗның да
Калган тик эзе генә.
Колак каккан хәтта ул
Үзенең бар йоныннан.
«Ник сугыштым икән?» — дип,
И үкенгән соңыннан,
Әмма инде соң булган.

Вакыты тар

Җитез Юрга, чаба-чаба
Су эчәргә барганда:
Атлан, — дигән Ташбакага,
Кинәт туктап калган да.

Ә Ташбака, ачуланып:
Юлыңда бул, бар! — дигән.
— Сиңа атланып торырга
Минем вакыт тар! — дигән.

Юрга исә нәрсә дисен:
Үз җаеңны кара, — ди…
Ә Ташбака су эчәргә
Әле һаман бара, ди.

Кызык иттек

Вил шундый хәйләкәр,
Көнләшер төлке дә.
Шулай да бервакыт
Калдырдык көлкегә.

Әле дә хәтердә:
Җиләккә барабыз.
«Кайда соң Вил?» — дисәк,
Нишли бит, карагыз:

Күрәсе килгәнме
Берсенең батканын,
Бер башын шудырып
Куйды бу басманың.

Бер сүз дә әйтмәдек
Ул чакта аңарга.
Кайтканда, «Бүре!» дип
Тотындык чабарга.

«Бүре бар! Бүре!» дип
Чабабыз инешкә…
Сизми дә калды Вил
Җиткәнен финишка.

һәм шунда… басмага
Шап итеп басуга,
Чулт — суга.

Барый

Бигрәк инде
Шушы Барый,
Чикләвеккә
Үзе бармый.
Җыеп кайтсаң —
Ала, каба.
Капкан саен,
Гаеп таба:
Төше дисәң,
Ярым-йорты,
Кабыгы, — ди, —
Таштан каты.
Җыйгач-җыйгач
Аны, кызый,
Җыярлар, — ди, —
Кабыксызын.
-Анысынмы?
Үзең җый син!
Ычкын! — диеп,
Өммегөлсем Чикләвеген
Тартып алды —
Барыебыз
Телсез калды.

Дуслар

Игезәкләр шикелле,
Икебез дә сипкелле.
Тигез безнең буйлар да.
Әллә инде шуңарга
Һәрвакытта бергә без.
Шаярабыз, көләбез.

Алай түгел ич, тукта,
Ара-тирә һич юкка
Көнләшеп тә алабыз,
Тик бозылмый арабыз.
Күрәсезме?.. Бер көндә
Бишле алгач икең дә,
Менә нинди күңелле!
Әллә шулай түгелме?

Илбарис

Болай үзе кеше күк,
Ә дәрестә песи күк
Посып кына утыра.
Тәнәфестә котыра,
Әйтерсең лә юлбарыс.
Кем булыр бу Илбарис?

«На-а, бахбай!» дип, толымын
Тарта иде Миңнурның,
Эләктереп алмаммы
Якасыннан мин моның!
Песи булды юлбарыс —
Менә кем ул Илбарис.

Конструктор мин

Бер минут тик тормыйм —
Конструктор мин.
ИЛ кирәкме, ТУмы…
Ни кушсагыз, шуны
Хәзер төзеп ташлыйм.
Йә, кайсыннан башлыйм?

Бусы менә «Восток»,
Бусы булыр «Восход»,
Ә монысы «Ал таң»,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб…

Шул корабка карап
Әйтеп куйды Марат:
-Ә гизгәндә галәм,
Әйтерсеңме сәлам?
-Ялгыз кая барам?
Үзегезне алам.
Әй очарбыз җырлап, Чынлап.

Хәерле иртә!

Иртән торып чыгуга,
Урап аяды чебиләр.
Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
-Чи-чи, чи-чи, чи… — диләр.

Казлар әйтә: — Ка-ка-ка,
Ә үрдәкләр: — Бак-бак-бак.
Нәни бәбкәләре дә:
-Пип-пип, — диләр, такмаклап.

Берсен тотып иркәлим,
Икенчесен иркәлим…
Алар: «Пип-пип-пип», — дисә,
Мин: «Хәерле иртә!» — дим.

Тукта, тукта!
Нишләргә?
Әле төште хәтергә:
Әнигә бит шулай дип
Онытканмын әйтергә.

Телен тешләде

Безнең Азат ялганларга
Оста инде шулчаклы:
Айда бүре күрдем, — диеп
Сибә генә борчакны.
Чү! Малайга нәрсә булды,
Нигә тора шаккатып?
Теш усал шул, телен тешләп
Алган икән шартлатып.
Азат елый пышык-пышык,
Көлә генә калганнар:
Әй малайлар, моннан ары
Азат ничек ялганнар?

Белми диеп йөр менә…

Энем минем әлегә
Укымый да, язмый да.
Җиде тула бит инде
Шушы елның язында…

Китап алып утырсам,
Үзе һаман янымда.
Йотып барган, күрәсең,
Шул чагында барын да.

Әйткән идем: «Язарга
Өйрәтимме, Әхмәт?»
Күптән беләм дигәндәй,
Язып куйды «Рәхмәт!» дип.

Нишләдем мин?..

Шундый оста атам мин,
Үзем дә шаккатам мин.
Читәндәге чүлмәкне
Күз йомып та ватам мин.

Шул песнәкнең күзенә
Тидеримме, Зилә? — дим.
Зилә елый:
-Нишлисең? Тимә инде, тимә! — ди.

-Йөрмәсәнә арттан, — дим, —
Атам дигәч атам! — дим…
Рогатканың резинын
Бар көчемә тартам мин…

Сынып шулчак аткычның
Ике ябе шарт итеп,
Маңгаема уң кулым
Бирде берне, шап итеп.

Күздән утлар күренде…
Бу Зиләне күр инде,
Үртәп тора абыйсын:
-Нигә тагын атмыйсың?

Бытбылдык

Уфтана
Күр әле,
бытбылдык
туктамый
кичләрен:
-Нишләдем?
Нишләдем??
Нишләдем???
— Акылдан
язарсың,
тукта! — дим. —
Эш узгач
үкенмә
юкка, — дим.

Күр әле
туктамый
алай да.
Ияреп
Шук куллы
малайга,
әллә чит
бакчага
кергәнме,
әнисен тыңламый
йөргәнме?

Кем белсен,
ни булган
үзенә?
Мескенкәй,
күр,ничек
үкенә:
-Нишләдем?
Нишләдем??
Нишләдем???
Шәп түгел,
күрәсең,
эшләрең.
Әйт инде,
бытбылдык,
нишләдең?

Яулык чигә Равига

Безнең абый еракта,
Чик саклый ул көньякта.
Менә шушы абыйга
Җибәрәм дип, Рабига
Яулык чигә, күр әле:
-Бу, — ди, — бәйрәм бүләге.

Өйрәткәндер кем генә,
Чикми бит ул ни генә:
Чәчәк чигә, гөл чигә…
Шул гөлләрнең берсенә
Кунган әнә күгәрчен,
Чын күгәрчен диярсең.

Аркасыннан сөйдем дә:
Рабига, — дим сеңелгә,
— Бигрәк матур чигәсең,
Күзем генә тимәсен.
Ә ул мактый энәсен:
Булдырасың, энә, син!

Кулын виреп тормаган

Күз ачкысыз буранда
Илсур йөри урамда,
Изүләре шар ачык…
Без торабыз карашып.
Нәрсә дисәк сәбәбе —
Калмаган бер сәдәбе.
Яңа сәдәп тагарга
Сеңлесе бит аңарга
Кулын биреп тормаган.
Менә инде уңмаган!

Боз киткәндә

Кояш та эш тапкан бүген:
Әллә чынлап, әллә юри,
Кайнар нурын кадый-кадый,
Елгада боз ватып йөри.

Бозга нәрсә, барыбер бит,
Әй ярыла шатыр-шотыр.
Дулкын исә бертуктаусыз
Нидер сөйли чупыр-чупыр.

«Юлыңда бул әйдә!» — диеп,
Бәлки, бозны куадыр ул.
Кем белә бит, бәлки, миңа
«Хуш!» димәкче буладыр ул.

Эссе кондә

Су илтим дип абыйга,
Чыккан идем басуга,
Әлсерәшеп, уҗымнар
Йөгерәләр каршыма.

Бер чәйнек су нәрсә ул —
Сибәргә соң кайсына?
Абый чәчкән уҗымнар
Кызганыч бит барсы да.

Үз абыем ничек тә
Кичерер дип бер юлга,
Чәйнектәге бар суны
Сиптем шунда уҗымга.

Мичкә белән илтермен
Суны инде моннан соң:
Абыем да, уҗым да
Үпкәләрлек булмасын.

Әллә инде Беләләр?..

Кайтып киләм мәктәптән,
Бертуктаусыз йөгереп.
Карап тора гөлләрем,
Тәрәзәдән үрелеп.

Барысы да ал, кызыл
Чәчәкләргә төренгән.
Нәрсәгәдер алар да
Куанышкан, сөенгән.

Яфракларын чәбәкләп
Елмаялар, көләләр.
Минем бишле алганны
Әллә инде беләләр?

Яратсын дисәң…

Илдә үги булмыйм дисәң,
Яратсын дисәң халкың,
Ай булып та яктыра бел,
Кояш булып та балкы.

Яңгыр хәбәрчеләре

Кара кыйгач канатлы
Сап-сары бер кош алар.
Ә һавада әйтерсең
Курай уйнап очалар,
«Фи-тиү…» дип очалар.

Бүген исә нигәдер,
Мәче кебек, «мыр-р» диләр.
Аңламассың үзләрен —
Әллә миңа «ыр-р» диләр,
Әллә «кайта тор-р» диләр.

Яңгыр килеп, бераздан
Яумасынмы бик шәпләп.
Илшат балык тота дип
Тормады ул иләкләп —
Койды гына чиләкләп.

Менә нигә бу кошлар
Чыр-чу килгәннәр икән.
— Яңгыр килә, яңгыр! — дип,
Хәбәр биргәннәр икән…
Кайдан белгәннәр икән?

Гипнозчы абый

Доктор безнең дәү абый,
Шундый оста дәвалый!
Исең китәр: уколның
Ни икәнен белми ул,
Дарулар да бирми ул.
Дәвалый ул күз белән,
Дәвалый ул сүз белән.
«Кирәк чакта йокы да
Бик шифалы дәва», — ди.
Ул йоклатып дәвалый.

Юктан-бардан курыксаң,
Сөйләшкәндә тотлыксаң,
Йоклый алмый интексәң,
Беләсеңме, син инде
Аңа гына кил инде.
Сихерче күк гел менә:
Карап алса бер генә,
Шундук йоклап китәсең.
Ә шуннан соң инде син
Аны гына тыңлыйсың:
Җырла дисә җырлыйсың,
Бие дисә биисең…
Үзең берни белмисең.

Дәү абыем беркөнне
Булды безнең класста.
Бераз карап торгач та:
— Җырла, — диде Гөлнарга, —
Син оста бит җырларга…
Ата ялкау Ленарга
Кушты идән юарга…
Икесе дә боларның
Киренең дә киресе.
Гипнозчыга шулай да
Каршы килсен ник берсе?!
«Биюнең ни икәнен
Белмим» дигән Мөнир дә,
Тотынгачтын биергә:
— Бу, — дибез, — ни тамаша,
Шул ук Мөнир ләбаса.
Гөлнарыбыз да безнең Җырлый икән ләбаса.
Куша белсәң, Ленар да
Тыңлый икән ләбаса. —
Менә, — дибез, — тамаша!..

Шәп доктор ул дәү абый,
Һһәммәбезне дәвалый.
Их! Йоклатсын иде ул
Сугыш чукмарларын да.
Шундый биетсен иде:
Җыеп алып, аларның
Барлык коралларын да
Җирдән юк итсен иде!..
Вәт герой булыр иде!

Бәбкә саклаганда

Тилгән дисәң тилгән,
Тагын берсе килгән.
Көш-шү! Көш-шү! Көш-көш!
Юк-юк, әйдә төш, төш!

Кара, кара, тиле,
Китеп бара кире.
Китмәс иде бер дә —
Кылычым бар билдә,
Мылтык та бар кулда.
Әти килеп шунда,
Сөеп куйды иңнән:
— Солдат чыга синнән!..

Гөлләрем

Иртүк чыгып бакчага,
Су сибәм гөлләремә.
Бигрәк матур икән, дип,
Гөлләремә сокланып
Үтмидер кемнәр генә!

Гөлләремнең ни тора
Бер балкып алулары!
һәр кешенең йөзенә
Күчсен иде аларның
Балкып елмаюлары

Сыерчык

Бик сагынып кайткан икән
Туган-үскән җирләрен.
Сыерчыкка бәйрәм бүген,
Күрсәтә бар һөнәрен.

Цирктагы артист кебек,
Әллә ниләр эшли ул:
Йә сандугач булып сайрый,
Йә тай кебек кешни ул.

Кайчагында кинәт кенә
Карга булып кычкыра.
Минем сыман сызгырып та
Җибәрә ул еш кына.

Курай уйный башлый аннан,
Канатларын кагынып…
Читкә китсәм, мин дә шулай
Кайтырмындыр сагынып.

Тыйнак инеш
Инешкәй, Инешкәй,
Суларың көмештәй,
Шундый саф, ә үзең
Шулкадәр йөгерек…
Сез, — диде Инешкәй, —
Мактагыз иң элек
Су биргән Чишмәмне.
Ул кипсә нишләрмен?

Кемнең кулы Барды икән?..

Күпме гөлдән берәү калган,
Анысы да җиргә ауган,
Өстендә чык бөртекләре.
Чыкка түгел, күз яшенә
Чыланган күк керфекләре.

Берәрегез күрмәдеме:
Бакчадагы гөлләремне
Кайсы өзеп алды икән?
Матурлыкка кагылырга
Кемнең кулы барды икән?

Нишлисен Белә

Безнең абый бик кызык:
Эш куша да эш куша.
Аңлагыз сез шуны, — ди, —
Тик торсаң, — ди, — эч поша.

Урын-җирне ялт кына
Җыеп куй, — ди Дилбәргә. —
Син, Лилия, бүген дә
Су сибәрсең гөлләргә.

Ә син, Илшат, идән ю,
Аннан утын ярырсың…
-Ә син, абый, дәү кеше,
Хәзер суга барырсың…

-Күп сөйләнмә! Нишлисен
Мин үзем дә белермен:
Чәй эчәргә чоланнан
Бал-май алып керермен.

Яшел шар
Үзе килеп кунганмы,
Берсе элеп куйганмы,
Бер шар тора тирәктә,
Матур инде бигрәк тә,
Яшел болын төсендә.
Менә шуның өчен дә
Җир шарына охшаттым.
«Чынлап бит, әй, Иршат», — дим.
«Чыннан да», — ди Корбан да.
Без сокланып торганда,
«Мин күрдем, — дип, — иң элек», —
Ирек килде йөгереп.
Ә артыннан — Әхмәтхан…
Тарта торгач як-яктан,
Берзаман шарт! шарыбыз —
Тып-тын калдык барыбыз.

Нәрсә генә дисәк тә,
Вак-вак кына кисәкләр
Калды аннан нибары.
Әгәр шулай Җир шарын
Шартлатсалар, ни калыр?
Җир шарында кем калыр?

Аңлаштылар

Тотканы юк Вагыйзның
Себерке дә, көрәк тә.
Буран булса, карны ул Э
несенә көрәтә.
Әйбернең дә авырын
Гел аңардан күтәртә.
«Дөрес күтәр!» — дип, әле
Аннан соң да йөдәтә…
Энесе дә беркөнне
Вагыйзны шәп өйрәтте:
«Эшләп күрсәт башта», — дип,
Карны аңа көрәтте.
Суга баргач, чиләкнең
Иң зурысын күтәртте.
Озын сүзнең кыскасы:
Күрмәгәнен күрсәтте.
Хәзер алар бер-берсен
Алай өйрәтешмиләр.
Бөтен эшне бергәләп,
Гел ярышып эшлиләр.

Мин — әтинең ярдәмчесе

Әти белән комбайнда
Йөргәнне күргәнме соң?
Әни, дулап: «Күр әле, — ди,
Без кайтып кергәннән соң. —
Ап-ак иде күлмәге, — ди, —
Бу малай нишләгән соң?
Майга баткан, әллә мазут
Күлендә йөзгәнме соң?..»
Әти көлә: «Ярдәмчем ул,
Илшатны тиргәмә син:
Күлмәк кере югач бетәр,
Күңеле керләнмәсен».

Илекәй Белән сейләшү

Яхшы беләм игеннең
Кара җирдә үскәнен,
Урган чакта, әтинең
Манма тиргә төшкәнен.

-Нигә алтын төсендә
Ашлыкның һәр бөртеге?
-Алтын куллы кешеләр
Үстергәнгә тир түгеп.

-Оны ап-ак! Бу аклык
Каян килгән соң аңа?
-Ак булган ул, игенче
Күңеле ак булганга.

-Ничек шулай, Ипекәй,
Тәмле булып пешәсең?
-Тәмсез булмам беркайчан,
Тирләп-пешеп эшләсәң.

-Кайдан алып безгә син
Шулкадәр көч бирәсең?
-Миңа күпме кешенең
Көче кергән, беләмсең?

Нишлим икән?
Нинди генә яхшылык
Эшлим икән әнигә?
Аның өчен хат язып
Салыйм микән әбигә?

Идән юышыйм микән,
Керләр уышыйм микән?
Нинди генә эшләрдә
Аңа булышыйм икән?

Тәрәзә төбендәге
Тузанны сөртим микән?
Әллә нәни энемне
Һавада йөртим микән?..

Күтәрелеп карасам,
Әни эшен бетергән!
Кай арада өлгергән,
Бар җирне ялт иттергән!

Үзе өйрәтә

Курчагын күтәреп
Килгән дә яныма,
«Күлмәк тек, абый», — дип,
Сеңелем ялына.

Нишләргә? Текмәсәм
Үпкәләр Гөлчәчәк.
— Энә-җеп тотканым
Юк, — дисәм көләчәк.

Ни генә дисәң дә,
Мин — аның абыйсы.
Әллә, дим, шулай да
Тотынып карыйсы?

Бер тектем, бер сүттем,
Шулкадәр интектем.
Әнием бик ансат
Тегә соң ничек дим.

Башлаган эшемне
Алай да ташламыйм.
Ташларлык булсаммы?
Мин аны башламыйм!

Ниһаять, тап-таман
Курчакның күлмәге.
Эш үзе өйрәтә
Икән бит, күр әле!

Якты сүз

Һәммәбезгә
Иң кадерле
Олы сүз ул.
Күңелләргә Нур
бөркүче
Җылы сүз ул.

Көлеп торган
Кояш кебек
Якты сүз ул.
Витамин күк
Шифалы һәм
Татлы сүз ул.

Әйтергә дә
Шул кадәрле
Рәхәт сүз ул!..
Сез ничектер,
Яратам мин
«Рәхмәт!» сүзен.

Тырыша торгач…

Сандугачлар тел алып
Кайткан иде энемә,
Хәзер инде йөзләгән
Сорау бирә көненә.

Ни өчендер
Әйтә алмый «Р»ны гына,
«Л» ди һаман
«Р» авазы Урынына.
Көчек күрсә: «Л-л, л-л», — ди,
Ә әнием: «Тик тор!» — ди.
Маэмай исә, энемнән
Көлгән кебек: «Р-р, р-р», — ди.

Аңа карап,
Энем әллә
Еласынмы?
Тырыша торгач:
«Р-р», — дип әйтеп
Куймасынмы!

Кайчан өйрэнер?

Безнең өйдә Илгиздән
Күп сөйләшкән кеше юк.
Сөйләшмәскә, аның бит
Әле башка эше юк.
Килгән иде дәү әти,
— Конфет бабай килде, — ди,
— Сөйләшә белгән өчен,
Менә конфет бирде, — ди. —

Шундый тәмле конфеты,
Йотарсың, — ди, — телеңне…
Читтән генә күзәтеп
Тыңлап торам энемне.

Конфетлары беткәнче
Ниләр сөйләнер икән?..
Рәхмәт әйтергә генә
Кайчан өйрәнер икән?

Энәбикә

1
Безнең урман урман менә,
Аңа җитү кайда ул!
Моңлы да ул, шомлы да ул,
Серле дә ул, бай да ул.

Аланнары табынмыни,
Рәхәтләнәм сыена:
Җиләк дисәң — учлап сипкән,
Гөмбә дисәң — җый гына!..

Тукта, ни бу?! Кошлар нигә
Өзгәләнеп «чар-р!» диләр?
Чыр-чу килеп, алар гүя
«Абау, дошман бар-р!» диләр.

Үзен тотып пешерергә! —
Күр инде бу төлкене:
Белмим, ничек эләктергән
Аягыннан керпене?

Мине күргәч тә җибәрми,
Ах, явызны, кара син!
Ятим калдыра бит инде
Мескенкәйнең баласын.

Төлке чаба, ялт-йолт карап,
Мин йөгерәм каршына:
Җибәр хәзер! Югыйсә, — дим, —
Таяк төшә башыңа!

Куркуыннан төлке шундук
Ташлап качты корбанын.
Юкса үзен кыздырам бит
Таяк белән мин аның!

Ә керпенең, бичараның,
Тәмам коты алынган.
Дер-дер килә, чебен очып
Үткәндә дә яныннан.

Энәбикә, курыкма, — дим, —
Беркемгә дә тимим мин.
Хәлең ничек? Шуны гына
Белеп китим дидем мин.

Абау! Абау! Бетәсең бит —
Бөтен җирең кан гына.
Әйдә, дускай, кайтып килик
Безнең әни янына.

Үзең белән бергә салам
Кәрзинемә балаңны.
Әни — табиб, дару сөртеп,
Бәйләп куяр яраңны.
Ярыймы?

2
Әнием, — дим, — кем әйтмешли,
Җиңел икән кулларың.
Әнә ничек тып-тып басып
Йөри хәзер кунагың!

Кайнаган сөт биргән идем,
Башта иснәп карады.
Аннан, «Рәхмәт!» дигән кебек,
Кулларымны ялады.

Йомгак сыман бөгәрләнеп
Ята иде бер читтә,
Баласы да чабып килеп
Үрелмәсенме сөткә!

Ипи куйдым алларына:
Карасын да, агын да.
Тартынмагыз, керпекәйләр,
Ашагыз, дим, барын да.

Шуннан үзем читкә китеп
Карап торам боларга…
Тамаклары туйганнан соң
Тотындылар уйнарга.

Күңелләре булсын диеп,
Артларыннан мин чабам.
Юри генә качкан идем,
Әй эзлиләр берзаман.

«Уф» та «пуф» дип, әле аны,
Әле моны исниләр.
Әйтерсең лә «Хәзер кая
Илтер икән эз?» диләр.

«Хайт!» дип, шунда мич артыннан
Чабып чыктым — түзмәдем.
Энәләре бар димәдем,
Тотып алдым үзләрен.

Беркөн иртүк торып чыксам,
Икесе дә урамда.
Икесе дә шундый боек,
Ә күзләре урманда.

Ә үзләре ни өчендер
Янымнан да китмиләр. Ә
йтерсең лә «Көз җитә бит,
Безне кире илт» диләр.

— Менә тагын килдек сиңа,
Урман бабай, исәнме!
Йә, ничек соң, керпеләрең
Бездә бераз үскәнме?

Кара, әллә минем кебек
Шаяра да беләсең:
«Үскәнме?» дип, шул сорауны
Үземә үк бирәсең.

Миңа калса, үсмәгән күк…
Белмим, нигә шулайдыр?
Юкса болай үзләренә
Тидермәдем җил-яңгыр.

Урман бабай, дусларымны
Син дә саклый күр инде!
Син үзең дә, Энәбикә,
Зинһар, саграк йөр инде.

Елан килеп чыкмасынмы
Шунда аткан ук кебек.
«Ыс-с!» — ди миңа, ә күзләре
Янып тора ут кебек.

Ике япьле телен сузып,
Әйтерсең лә «аш-шыйм» ди…
Их, мин әйтәм, кая гына
Алып качыйм башымны?

Ни булса да булыр диеп,
Очам урман юлыннан.
Менә бәла: абындым бит,
Выжт — кәрзинем кулымнан.

Ә андагы керпеләрем
Тәгәрәде шар сыман.
Ул арада дошманым да
Куып җитте артымнан.

Бетте баш, дим, инде моннан
Котылу юк һич кенә…
Шул вакытта Энәбикә
Шап — тегенең өстенә!

Китте сугыш, китте кызып,
Исем китеп торам мин.
Керпем кинәт башын өзеп
Атмасынмы еланның!

— Булдырдың, — дим, — Энәбикә,
Рәхмәт инде үзеңә!
Ай-яй батыр икәнсең син,
Тимәсен тик күз генә.

Әллә кире кайтыйкмы соң,
Бик төбәлеп карыйсың?
«Сау бул инде!» дигән кебек,
Үзең кулны ялыйсың.

Алай булса, Энәбикә,
Нишлим инде?
Хуш инде!
Тик онытма,
Ни әйтсәң дә,
Без бит хәзер дус инде.
Хуш инде!

Рәхәтме?

Җир йөзендә кайсыгыз
Яши ала берүзе?
— Мин! — дип, шунда кырт кисеп
Әйтеп куйды Гөлйөзем.

Аягым бар, кулым бар,
Күзем күрә күзлексез.
Эшләп тора йөрәгем
Мотор кебек өзлексез.

Шундый оста телем дә!
Теләсәмме?! Теләсәм,
Татарча да, русча да,
Немецча да сөйләшәм!

Башым исә — ЭВМ,
Ник бер генә арысын!
Нәрсә генә укымыйм —
Йотып бара барысын!

Чикләвек ватудан да
Җиңел миңа мәсьәлә.
Шулай булгач әйтегез,
Миңа кеше нәрсәгә?..

Шулай беркөн кызыйны
Кызык иткән мәсьәлә:
Чыгасы юк җавабы,
Башын ташка бәрсә дә.

Алай иткән Гөлйөзем,
Болай иткән Гөлйөзем,
«Ничек чишим моны?!» — дип
Елап беткән Гөлйөзем.

Дусты да юк, ичмасам,
Зинһар, булыш, дияргә.
Хәзер инде әзер ул
Кемгә дә баш ияргә.

Көлә икән мәсьәлә:
— Йә, ничек соң, Гөлйөзем?
Рәхәтме соң яшәве
Җир йөзендә берүзең?

Башы да Бар югыйсә…

һәммәбезнең билгеләре
Дүртле белән бишле генә.
Ә Гөлсемнең, ташка үлчим,
Барлык фәннән өчле генә.

Югыйсә бит башы да бар.
Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул, —
Сыер савар өчен, миңа
Өчлесе дә җитә», — ди ул.

Шаклар каттык: «Кара, — дибез, —
Менә икән эш нәрсәдә!
Нәрсә булыр, әтиләр дә
Тик өчлегә эшләсәләр?..»

Яхшылык турында Баллада

Бабай әйтә:
— Булган, ди, бер
Яшь йөрәк,
Яшь булса да,
Булган, ди, ул
Таш йөрәк.
Яхшылыкның
Ни икәнен
Белмәгән,
Аны хәтта
Төшендә дә
Күрмәгән.
«Шәп эшлисең, —
Дигән аңа
Явызлык. —
Шуның өчен
Бүләк итәм
Ялгызлык.
Рәхәтләнеп
Яшә әйдә
Берүзең.
Борчылмассың,
Су басса да
Җир йөзен…»
Таш йөрәккә
Шулчак нидер
Булган, ди,
Кырау тигән
Гөл шикелле
Сулган, ди.
Тик чикләвек
Кадәр генә
Калган, ди,
Сулышын да
Чак-чак кына
Алган, ди.
«Их, — дигән ул,
Дуслар булса
Янымда!..»

Шәфкатьле карт
Килгән дә шул
Чагында:
«Нигә, — дигән,
Болай авыр
Сулыйсың?»
һәм өргән, ди,
Аңа җылы
Сулышын.
Яхшылык шул
Бар дарудан
Яхшырак:
Ярсып тибә
Башлаган, ди,
Таш йөрәк.
Чын йөрәккә
Әйләнгән ул
Яңадан,
Әйтерсең лә
Кабат туган
Анадан.
Янып-көеп
Яши, ди, ул
Әле дә,
Керә, ди, ул
һәр кешенең
Хәленә. Нишләргә дә
Белми икән
Явызлык.
Яхшылык ул —
Явызлыкка
Авызлык.

Иренсәң …

Кайвакытта урыныңнан
Торырга иренәсең.
Таза чакта йөгермәсәң,
Авыргач йөгерәсең.

Аш һәм таш

Эшләп ашаган кешегә
Таш та — аш.
Эшләмичә ашаганга
Аш та — таш.

Юньлелек юлы

Юньсез белән юл эзләсәң,
Юлың илтмәс юньлегә.
Юньлелеккә өйрәтә тик
Юньле белән юнь генә.

Аптыраган

Унберенче китсә дә,
Йоклар вакыт җитсә дә,
Зилә һаман йокламый.
Әнием, — ди, — тукта, — ди, —
Син дә тыңла, Әхтәм, — ди, —
Бер табышмак әйтәм, — ди: —
«Сиңа да ул бер генә,
Миңа да ул бер генә,
Кояш та ул, ай да ул,
Үзе безнең янда ул.

Йә, әйтегез, кем соң бу?»
Күзен ачып, Миңсылу
Әйтеп куйды: — Әни бу.
– Уяумыни әле бу?
– Әнә Әхтәм йокласын…
– Ник көләсең юкка син?
Балдан татлы ни татлы?
– Йокы татлы.
– Кем хаклы?!
Әни исә, елмаеп:
Хаклы, — ди, — һәрберегез.

Болай булгач, инде сез
Миңа да сүз бирегез.
Сезне сынап карыйсым
Килә бит, — ди, — минем дә:
«Урман асты илендә,
Камышлы күл төбендә
Ике сакчы утыра,
Икесе бер киемдә.

Унберенче китсә дә,
Йоклар вакыт җитсә дә,
Капкаларын япмыйлар,
Ә иртәнчәк ачмыйлар —
Ник барабан какмыйлар!»

Зилә шундук: —Белдем, — ди,-
Көзгедә дә күрдем, — ди. —
Болар — минем күзләрем,
Нишләтергә үзләрен,
Тыңламыйлар мине, — ди, —
Аптыраган инде, — ди.

Әни аңа: — Зилә, — ди, —
Килмәсәләр игә, — ди, —
Аптырама бер дә син,
Син бит саный беләсең.
Тыңламаса күзләрең,
Кызык ит бер үзләрен.
Сез дә сынап карагыз:
Ягез әле, санагыз,
Тик эчегездән генә…
Торса дип бездән генә,

Әй саныйбыз, саныйбыз,
Әйтерсең лә барыбыз
Шуны гына көткәнбез…
һәм йоклап та киткәнбез.

Хәрәкәттә — Бәрәкәт

Куркып ятмый ачарга
Өстендәге юрганын,
Сизмисең дә Илгизнең
Йокысыннан торганын.

Тынгы бирми безгә дә:
Тәмле булыр ашарга,
Барыгыз да әйдәгез
Физзарядка ясарга!..

Без торганчы, кайвакыт
Йөгереп тә кайта ул…
Йөри белә кул белән,
Мәтәлчек тә ата ул.

Илгиз зыр-зыр әйләнсә,
Җитә кала Ләйләгә:
Зинһар, тукта, абыем,
Минем башым әйләнә.

Беләсеңме, алайса,
Өйрәт аны, Ләйлә, син:
Минем кебек зыр да зыр
Менә шулай әйлән син.

Әни тора шаккатып:
Нишли соң бу?! Бәрәкәт!
Әти көлә: — Әйләнсен,
Хәрәкәттә — бәрәкәт.

Акыллы песи

Әни безгә ит бүлә:
Бусы олы улыма,
Бусы төпчек улыма,
Йә, тот әле кулыңа.

Энем алмый. Шулай ул —
Киренең дә киресе.
Гел үпкәли, янәсе,
Сөяксезен бирмисең!

Әни әйтә: — Балакай,
Күп кыландың, җитәр, — ди. —
Болай булсаң, итеңне
Песи алып китәр, — ди.

Энем исә артына
Борылып ук утырды.
Алмыйм дигәч алмыйм! — дип
Такмакларга тотынды.
Шул вакытта, туктале,
Кызык итим мин сине
Дигән кебек, калҗасын
Алып китте песие.

Укытучыгыз нинди?

Укучы да булдың менә
Инде син, улым.
Укытучы абыегыз
Нинди соң, улым?
Ошыймы соң? — дип, әтием
Илгиздән сорый.
Белмидерме?
Ул, — ди Илгиз, —
Гел бездән сорый.

Менә сиңа Әхмәди!

Яр буеннан барганда,
Кинәт таеп киткән дә
Шаулап аккан елгага
Очып төшкән Искәндәр.

Ярый әле Әхмәди
Аны күреп калган, ди,
Суга чумып ялт кына,
Шундук тартып алган, ди.

Биеп булмас монда, дип,
Ыжж-ыжж бабай көенә,
Искәндәрне аннары
Илтеп куйган өенә.

Дусты булып, моны ул
Хәтта миңа әйтмәде…
Менә сиңа Әхмәди!

Нишләде Бy?

Нишләде бу Биктаһир?
Узынганнан-узына.
Бер кылана башласа,
Маймылдан да уздыра.

Дәрес барган чагында
Чеметә дә күршесен
Бәйләнергә тотына:
— Карале, — ди, — нишлисең?!

Шундук аны яңадан
Чеметеп тә өлгерә.
Чыксаң җавап бирергә,
Каш сикертеп көлдерә…

Болай булса, без аның
Үзен кызык итәбез:
Тотабыз да бер көнне
Зоопаркка илтәбез.

Кемгә бал. кемгә ял

Бакчачы карт чирәмдә
Ял итеп утырганда,
— Нишлисең? — дигән
Ялкау Аңа карап торган да.

Бабай әйткән: — Арысаң
Кил, ял итеп ал, — дигән.
Ялкау исә: — Балмы ул,
Нәрсә соң ул ял? — дигән.

Гөлйөзем

Бүген нәрсә
Булгандыр:
Белмим, ничек
Шулай иртә
Торгандыр,
Урын-җирен
Ничек җыеп
Куйгандыр.
Битен инде
Өч-дүрт тапкыр
Югандыр.
Киемен дә
Киде үзе
Үтүкләп.
Сумкасын да
Тикшерде ул
Җентекләп.
Онытмады
Йолдызчык та Т
агарга…
Әнинең дә
Исе китте Аңарга:
Санитарлар
Таныр микән,
Гөлйөзем?
Бу атнада
Санитар шул
Мин үзем.

Сабак

Иң очтагы
Нечкә генә
Бер ботакта
Бертугандай
Тату гына
Торган чакта,
Ачы алма,
Төкрекләрен
Чәчә-чәчә,
Таянычы
Сабак белән
Бәхәсләшә:
— Алмагачның
Байлыгы да,
Яме дә мин.
Сине саклап,
Тотып торам
Әле дә мин!
Кемнең сиңа
Сокланганын
Күргәнең бар?
Шулай булгач,
Синең кемгә
Кирәгең бар?!
Акылыңнан
Яздың мәллә,
Ни сөйлисең?!
Яздан бирле
Кем тырыша
Синең өчен?
Кем ашатып
Тора сине,
Кем эчертә?
Эчертмәсәң…
Ялынам бик,
Исем китә!
Алайса хуш,
Яшәп кара
Үзең генә…
Алма исә,
Сабагыннан
Өзелүгә,
Шап иттереп
Җиргә барып
Төшкән, имеш,
Маңгаен да
Тишкән, имеш.

Суга кермичә генә

Бөтен кеше су коена,
Тик Марат кына…
Яр буенда, тавык кебек,
Тик карап тора.

Һәр көн шулай.
Кирәк бит, әй,
Шуңа түзәргә.
Әйдә үзем өйрәтәм, — дим, —
Суда йөзәргә.

-Суга ничек керим ди мин
Йөзә белмичә?!
Йөзәргә өйрәнеп булмый
Суга кермичә!

Үрдәк бәбкәсе

Зурлар белән сөйләшә
Башладымы әнкәсе,
Шундук килеп кысыла
Нәни үрдәк бәбкәсе:
Ул тилгәнне, әнием,
Кичә мин дә күрдем, — ди. —
Бүген тагын киләсен
Шул чакта ук белдем, — ди. —
Тагын килсә, ут итәм:
Чеби урлап йөрмәсен!..
Әй балакай, иң элек
Сөйләшергә өйрән син.
Нигә, әни? Ни өчен?!
Сөйләвен син сөйлисең,
Тик кызганыч шунысы:
Тыңлап тора белмисең.

Саран бака

Бәлки әле,
Берәрегез
Күргәндер:
Зәңгәр күлдә
Булган, ди, ул
Бердәнбер.
Шундый саран,
Шундый комсыз
Булган ул,
Күлдән хәтта
Туганнарын
Куган ул.
Су эчәргә
Китермәгән
Беркемне.

Поши килеп
Чыккан шулай
Беркөнне.
Саран бака
Нишләргә дә
Белмәгән.
Куар иде,
Поши зур шул,
Шүрләгән.
Шуңарга ул
Зур борчуга
Төшкән, ди,
Су бетә дип,
Шулкадәр күп
Эчкән, ди,
Ә корсагы
Менә болай
Күпкән, ди,
Һәм, түзмичә,
Шартлаган да
Киткән, ди.

Бурзай

Кайдадыр бик усал
Бер бурзай булган, ди,
Һәм барлык көчекне
Җәберләп торган, ди.

Аңардан берсе дә
Мәрхәмәт көтмәгән.
Кайсысын күрсә дә,
Тешләми үтмәгән.

Көчекләр түзмәгән.
Җыйнаулап бервакыт,
Ниһаять, үзен дә
Алганнар уратып.

«Беттем!» — дип, бурзайның
Котлары очкан, ди.
Шуннан соң үзе дә
Койрыгын кыскан, ди

Зиләнең курчагы

Зиләнең бер курчагы бар.
Сузып кына: — Ән-нә, — ди.
Сеңлем аңа: — Әттәбезне
Яратмыйсың әллә? — ди, —
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине…
Йә үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә» диеп әйт инде?

Безнең Мюнхгаузен

Әхмәдиме? Әхмәди
Юкка борын чөйми ул.
Нәкъ Мюнхгаузен шикелле,
Тик күргәнен сөйли ул.

Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Җиккән идем ак бүре,
Булды хәлләр шуннан соң!

Чыбык белән чаж берне,
Тора иде ыжгырып.
Очты бүре. Артыннан
Җилләр калды сызгырып.

«Куып җитә алсагыз,
Әйдәгез!»— дим аларга.
Бүре оча, мин очам,
Кырын ятып арбага.

Җиде тапкыр әйләнеп
Чыкканбыздыр дөньяны.
Ә хәзер зоопаркта
Ял иттерәм мин аны.

Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Бер йолдызны коткарып
Калдым әле шуннан соң.

Төшә иде егылып,
Нәкъ атылган ук сыман.
Тотып алдым да үзен
Күккә чөйдем туп сыман.

Шуннан бирле әнә ул
Тора дер-дер калтырап.
Ә шулай да нигәдер
Бар йолдыздан яктырак.

Шундый малай инде мин,
Булмый бит, ди, тик торып.
Кичә Айга мендем, ди,
Бер болытка утырып…»

Сөйләп китте Әхмәди
Анда җырлап йөргәнен.
Җырлап йөргән чагында,
Зөһрә кызны күргәнен.

Ә төшкәндә… күлмәген
Парашют иткән, ди, ул,
Күзен ачып йомганчы
Төшеп тә җиткән, ди, ул.

Акулага атланып,
Диңгезләр дә кичкән ул.
Кырын ятып, аннары
Комнан аркан ишкән ул.

Ишкән дә, ди, арканын
Акулага аткан, ди.
Куркуыннан акула
Шундук суга баткан, ди.

Әле булса аңына
Килә алмый ята, ди.
Аша, диеп, Әхмәди
Аңа борчак ата, ди …

Шундый малай инде ул,
Тел дә бар соң үзендә!
Калышадыр, мөгаен,
Аңардан Мюнхгаузен да.

Кайчан Белермен?

Дәү әтием — агроном.
Бер гадәте бар аның:
Иртән күзен ачуга
Чыга да ул басуга
Арыш белән сөйләшә,
Бодай белән серләшә…

Белмим, нәрсә киңәшә?
Аннан миңа эндәшә:
— Улым, — ди ул, — игеннәр
Беләсеңме ни диләр:
«Рәхмәт, — диләр, — киләсең,
Тәмле ашлар бирәсең.

Ай үсәсен шуңа без
Бер атнада үсәбез.
Танымый да торырсыз,
Өч-дүрт көннән килсәгез…»

Бодай белән арышны
Аерырмын анысы.
Тик аларның телен мин
Кайчан шулай белермен?

Тәкый һәм пәке

Тәкый беркөн
Алтын саплы
Пәке тапты.
Өйгә кайтып
Мактанды да
Чыгып чапты.

Шуннан бирле
Һәр агачка
Тамга куя.
Әнә ничек
Алмагачка
Чокыр уя.

Пәке түзми.
Кинәт кенә
Йомыла да
Тамга сала
Тәкыйның үз
Кулына да.

Дәү әти
Әхмәт бабай керде дә:
— Әй, кызым, — ди, —
Нурдидә,
Гомәр бабаң өйдәме,
Әллә берәр җирдәме?

Ә Нурдидә: — Белмим, — ди, —
Бабам юк шул минем, — ди. —
Бабай бит ул карт була,
Чәче кардай ак була,
Булса була өч теше,
Үзе була чит кеше.

Әхмәт бабай көлде дә:
-Алайса, — ди, — Нурдидә,
Әтиеңнең әтисе?..
Әтиемнең әтисе?..
Ул дәү әти бит инде,
Шуны белми, кит инде!

Гөлсем

Алъяпкычы аллы-гөлле,
һай, бигрәк тә матур инде!
Танымассың да Гөлсемне —
Сызганган да ике җиңне
Сибә генә суга җимне!

Түгәрәк күл өсте ап-ак,
Каз-үрдәкләр алган каплап.
Гөлсем йөри җил-җил атлап,
Кошлар туймый аны мактап:
Ка-ка-ка-ка… Бак-бак-бак-бак…

Кырдан кайткач

Бүген бер дә кыстатып
Утырмадым табында.
Әни нәрсә китерсә —
Ялт иттердем барын да.

Бәрәңгесе дә бүген
Шундый тәмле, ярмалы…
Тик бер кабым ипине
Кабар җирем калмады.

Киткән чакта табыннан,
Әни шундый мактады,
Ә дәү әти нигәдер
Мактарга сүз тапмады.

Авыр сулап куйды да:
— Улым, — диде, — их сине!..
Китәләрме калдырып
Бер кабымлык ипине?

Очты

Минем дә бер энем бар.
Кем дисезме? Гыйлемдар.
Аш китерсәң ашамый:
-Кирәкми, чәй яса! — ди.
Чәй бирсәң, читкә карый:
-Ул, — ди, — нәрсәгә ярый. —
Эчсен әнә Һашим, — ди, —
Бәлеш булса ашыйм, — ди.

Бәлеш пешердек кичә.
Энем, гадәттәгечә,
Киреләнә: — Кайнар ла…
Көтеп тора Айдар да,
Чыгам мин, — ди, — урамга,
«Очты-очты» уйнарга.
Ялынмады берәү дә:
Бар, бар! Уйный бир әйдә!..

Ә без керештек эшкә —
Ябырылдык бәлешкә.
Шундый тәмле, май гына.
Шуа торгач җай гына,
Очты бәлеш табадан —
Кайчан пешәр яңадан?!
Гыйлемдар гына нишләр?
Әйдә, терсәген тешләр.

Аю Баласы

Бал тапса анасы,
Бер аю баласы
Килеп тә утыра,
Ашарга тотына.

Әнисе: — Улым, — ди, —
Ю элек кулың! — ди.
Аның үз киресе:
— Туза, — ди, — тиресе.

Куркыныч чир

Беркайчан да «мин» диеп
Башламадым сүземне:
Тик үзеңне ярату —
Үтерү ул үзеңне.

Ачы Булса да…

Ачы хакыйкать
Балдан татлырак,
Юлны яктырта
Айдан яхшырак.

Кояш суккан

Әни әйтә: — Кояш сугар,
Ник яланбаш йөрисең?
-Кояшның бит кулы юк, — дип,
Вил сукалый киресен. —
Иптәшләрем көтәләрдер
Мине футбол уйнарга.
Әни, сау бул! — диде дә ул
Чыгып чапты урамга.

Очты малай, пружинадан
Киттемени ычкынып.
-Башыңа ки, башыңа! — дип,
Әни калды кычкырып.

Кояш көлде. Вил дә көлде.
Кызынып та ятты ул.
Башы чатный башлагачтын,
Үзе дә шаккатты ул:
-Кояш сукты дисәм инде,
Куллары да юк аның…
Әни генә күрә микән
Әллә аның сукканын?

Күркә

Яр буенда
Патша булган,
Кабарына:
Әйтерсең лә
Бөтен дөнья
Аңа гына.
Каз бәбкәсе
Су эчәргә
Килә иде,
Күркә шундук:
— Минеке ул,
Тимә! — диде. —
Сиңа әйтәм,
Яфрак аяк,
Башмак борын,
Ычкын тизрәк,
Тузаныңны
Какмас борын!..
Нәни бәбкә
Бар көченә
Суга чаба.
Күккә карап,
Күркә чаба
Аңа таба.
Берзаман бу
Чулт! — елгага
Биек ярдан…
Ярый әле
Суга батып
Үлми калган.

Шаккаттылар

Шулай беркөн тубыбыз
Төшеп китте елгага.
Ничек алыйк? Ичмасам,
Юк бит озын колга да.

Шаулашалар малайлар,
«Син кер» дә «бар, син кер» дип…
— Әй куркаклар! — дидем дә
Суга үзем сикердем.

Тупны алып чыккачтын,
Шаккаттылар барысы.
Су төбенә кул җитсә,
Йөзәм лә мин анысы.

Шуннан соң

Карагызчы бер генә —
Нишләгән бу Гөлгенә?
Йодрык кадәр көчекне
Теле белән үчекли.
Үчекли ул энесен,
Үчекли ул сеңлесен,
Үчекли ул барын да,
Хәтта бал кортларын да.
Үчекләрсең бал кортын,
Кызның алдымы котын —
«Укол» салды теленә…
Сабак булды тегеңә:
Шуннан соң ник бер генә
Үчекләсен Гөлгенә!

Йолдызлар ничәү?

Карагыз әле, кызлар,
Күктә ничә йолдыз бар?
-Йә, әйт белсәң, ничәү соң?
-Берәү, икәү, өчәү… ун.
-Ялгышасыңдыр, Сара,
Тагын бер санап кара.
Әнә бит алар күпме —
Каплап алганнар күкне!
-Берәү, икәү, өчәү… ун.
Ничә әле уннан соң?
-Унөч… унбиш… егерме…
-Калдырдың ич унберне.
-һай, бер йолдыз атылды!
Харап булды, ватылды.
-Кабат саныйбыз әйдә.
-Бергә саныйк, — ди Сәйдә.
Әй саныйбыз, саныйбыз,
Җитми генә саныбыз.
-Борчылмыйк, — ди Язилә, —
Түзик инде әз генә.
Көз мәктәпкә керербез
Һәм барын да белербез,
Йолдызларның санын да
Төгәл әйтеп бирербез,
Бәлки әле, үзләренә
Сәяхәткә йөрербез.
Әйе бит?

Бии Белмәгән аЮ

Сыза гына сандугачкай
Скрипка кыЛларын!..
Әйт шуны! — дип куйды Аю,
Онытып бар моң-зарын.

Биеп киткән иде лап-лап,
Атлады тик өч кенә:
Абынып үз аягына,
Ауды түмгәк өстенә.

Сандугачын әйтер идем,
Бигрәк, — диде, — булмаган:
Нинди матур биегәндә,
Көйне бозды, уңмаган!

Яңгырдан соң

Җем-җем итеп тора үлән,
Энҗегә манган кебек.
Чәчәкләрдән тәмле хуш ис
Тамчылап тамган кебек.

Күккә карыйм: шундый зәңгәр,
Сабынлап юган кебек.
Шатлыгыннан бөтен дөнья
Елмаеп торган кебек.

Язгы җил

Җилне әйтәм, кызык кына,
Кышын үзе суык ташый.
Яз җиттеме, аннан инде
Кышны шундый үрти башлый:
Кар юрганын ачып ташлый.

Йә, тай кебек кинәт дулап,
Ярма карны тәпи-тәпи
Алып китә кырлар буйлап,
Йә булмаса калку җирне

Ялт иттереп ялап ала.
Кыш нишләсен, хәле беткәч,
Сакал селкеп карап кала.
Тузгып йөри-йөри дә ул,
Калмагачтын башка чара,
Төн ягына китеп бара.

Нурсэнә

Табын яныннан китә дә
Рәхмәт әйтеп Нурсәнә,
Күпме үстем икән диеп,
Әни белән үлчәнә.

Әни әйтә: — Минем билдән
Була язган, күрсәнә!..
Ботка ашап, апаң менә
Ничек үскән, Гөлсәнә.

— Әни, мин дә үсәр идем,
Зинһар, ботка бирсәнә?

Әллә ул да белә микән?

Күлдәвектә бал корты
Әйләнә да тулгана,
Аның саен канаты
Суга ныграк чылана…
Ә күзләре…
Ә күзләре
Миндә генә,
Әйтерсең лә
Бар өмет, ди,
Синдә генә.
Суздым да мин кулымны:
— Батасың бит, ябыш, — дим.
Үзем шүрлим: — Бал корты
Чакмас микән ялгыш, — дим.
Чагамы соң?
Карап тора,
Нигә икән?
Ярдәм кулын
Әллә ул да
Белә микән?

Кояшбикә челтәре

Кояшбикә бигрәк уңган,
Кара, ничек иртә торган!
Тау битенә ап-ак кардан
Көмеш челтәр үреп куйган.

Уянган да йокысыннан,
Кар челтәрнең уртасыннан
Умырзая карап тора.
«Яз җиткән бит!» дигән
сыман.

Язгы бакча

Бөтен бакча ап-ак бүген,
Кар явып үткән сыман.
Өсләрендә ап-ак күлмәк,
Сабантуй җиткән сыман.

Алмагачлар тып-тын гына
Кемнедер көткән сыман.
Карт алмагач әллә шуңа
Яшәреп киткән сыман.

Җәйге Буран

Җәйге кояш авыз ерып
Көлеп торганда,
Нинди буран икән соң бу
Безнең урамда?

Нишлим инде — кар күмә бит
Бакча гөлемне?
Әллә өстен ә одеял
Каплап керимме?

Тышка чыксам, тал песие
Язгы кабыгын
Салып аткан да очыра
Ап-ак мамыгын.

Кырмыскадан сора

Куе урман эченнән
Әкрен генә барабыз.
Адашмыйбыз микән дип,
Ялт-йолт карап алабыз.
— Кайсы якка барганны

Әллә ул ла Белә микән?

Күлдәвектә бал корты
Әйләнә да тулгана,
Аның саен канаты
Суга ныграк чылана…
Ә күзләре…
Ә күзләре
Миндә генә,
Әйтерсең лә
Бар өмет, ди,
Синдә генә.
Суздым да мин кулымны:
— Батасың бит, ябыш, — дим.
Үзем шүрлим: — Бал корты
Чакмас микән ялгыш, — дим.
Чагамы соң?
Карап тора,
Нигә икән?
Ярдәм кулын
Әллә ул да
Белә микән?

Кояшбикә челтәре

Кояшбикә бигрәк уңган,
Кара, ничек иртә торган!
Тау битенә ап-ак кардан
Көмеш челтәр үреп куйган.

Уянган да йокысыннан,
Кар челтәрнең уртасыннан
Умырзая карап тора.
«Яз җиткән бит!» дигән
сыман.

Язгы бакча

Бөтен бакча ап-ак бүген,
Кар явып үткән сыман.
Өсләрендә ап-ак күлмәк,
Сабантуй җиткән сыман.

Алмагачлар тып-тын гына
Кемнедер көткән сыман.
Карт алмагач әллә шуңа
Яшәреп киткән сыман.

Кырмыскадан сора

Куе урман эченнән
Әкрен генә барабыз.
Адашмыйбыз микән дип,
Ялт-йолт карап алабыз.
— Кайсы якка барганны.
Белмим мин, — ди Нургали.
-Әнә бит, — ди Лилия, —
Кояш әйтеп тора, — ди. —
Йә булмаса син аны
Кырмыскадан сора, — ди. —
Оясын ул агачның
Көньягына кора, — ди.
-Ә үзләре кайда соң?
Күренми ич берсе дә.
Нишләсеннәр соң алар
Бу кадәрле эсседә!
-Белдем, — диде Мөслимә, —
Курка алар яңгырдан.
Болыт килә бит әнә
Безнең авыл ягыннан…
Койды яңгыр бераздан,
Бер сәгатьләп койгандыр.
Кырмыскалар, мөгаен,
Эшсез ятып туйгандыр.
Берзаманны оядан
Әй чабышып чыгалар.
Бу яңгырда нишләргә
Уйлый икән соң алар?
-Барыгыз, — дим, — керегез,
Йә суык тидерерсез.
Болай булгач, — ди Илгиз, —
Көн аяза, күрерсез.
Үзебез дә шаккаттык —
Аязды бит чыннан да.
Кояш калды озатып,
Без кайтырга чыкканда.

Җәйләүдән кайтканда

Җәйге кич. һавага
Сокланып, Айтуган:
— Кара, — ди, — нәкъ синең
Җәяң күк ай туган.

Шулвакыт ай-җәя,
Күрәсең, тартылды:
Бер йолдыз, ук булып,
Еракка атылды.

Тере төслар

Зәңгәр Идел өстен бизәп,
Ап-ак төсләр очып уйный.
Кайберләре, көлә-көлә,
Дулкыннарны кочып уйный.

Көннәр буе менә шулай
Бәйрәм итә акчарлаклар.
Суда исә сикерешә
Көмеш сыман ак чабаклар.

Әрәмәгә килеп керсәң —
Кызылтүшләр, сарытүшләр…
Ә болары — сайрый торган
Кызыл төсләр, сары төсләр.

Болын буйлап йөгерешә
Чәчәк булып төрле төсләр.
Күрәсең, бу табигатьтә
Бөтен төсләр тере төсләр.

Коз

Алтын-сары
Яфракларны
Җилләр саный.
Иртә-кичен
Суык бабай
Бармак яный.

«Ник гомергә
Килми икән
Шушы язлар?!»
Дигән кебек,
Моңсу гына
Китә казлар.

Әнә инде
Юлга чыккан
Торналар да…
Бер үк сүзне
Кабатлыйлар
Гүя бар да:
— Суык бабай
Арттан җитеп
Харап булмыйк,
Оча торыйк,
Бара торыйк,
Тор-рыйк, Тор-рыйк!

Тукран табыны

Чаңгы белән беркөнне
Барган идем урманга,
«Нинди юмарт кош!» — диеп
Исем китте тукранга.

Төп өстенә куйган да
Чукый чыршы күркәсен.
Песнәк йөри янында —
Ачыккачтын нишләсен.

Читкә төшкән орлыкның
Әрәм итми берсен дә.
Тукран исә тук та тук
Һаман да үз эшендә.

Әйтә бугай: «Әйдә, дус,
Бер сыйланып кит әле!..»
Ә мин менә җимлек тә
Ясамаган бит әле.

Гөлинә

Көзге кебек боз өстендә
Оча гына Гөлинә.
Куып җитсә җитәр аны
Бары җитез җил генә.

Өйрәткәндер кем генә,
Оча гына Гөлинә…
Тимераягым да яңа,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Шугалакта биегәнен
Күрсәгез лә бер генә:
Гөлинә дип белмисең дә,
Артист инде гел менә.

Кулын куеп биленә,
Тып-тып бии Гөлинә…
Бер атлыйм да егылам бит,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Кайчагында очып барган
Аккош кебек күренә…
Кайда шулай өйрәнгән бу
Осталыкның серенә?
Әллә көн дә киләме
Бу Гөлинә бирегә?..
Нигә болай шуа алмый
Интегәм соң мин генә,
Гөлинә?

Ак кашка

Ак кашканы
Усал, диләр,
Тибә, диләр,
Колхоз аны
Тота икән
Нигә, диләр.
Әле, диләр,
Җигим дисәң
Җиктерми ул!..
Алайса, дим,
Менә миңа
Ник тими ул?!
Кешнәп килә
Дуска сәлам
Биргән кебек,
«Әй, исәнме,
Үсәсеңме?»
Дигән кебек.

Ә атлансам,
Бара вак-вак
Атлап кына,
Егылмасын
Дигән кебек,
Саклап кына.
Шулай да бер
Егылдым мин,
Күптән инде.
Маңгаем да
Шактый гына
Күпкән иде.
Малкай шунда,
Ялап нәни
Кулларымны,
Көтеп торды
Җирдән минем
Торганымны…

Яхшы ат ул!
Белмим, нигә
Тиргисездер,
Ә сез, бәлки,
Аның телен
Белмисездер?

Озын колаклы Батыр

Утырабыз ял итеп
Ямьле Ашыт буенда.
Әкият сөйли дәү әти
Куркак куян турында:
Менә шушы болында
Яшәгән, ди, бер куян.
Суда күргәч шәүләсен,
Егылган, ди, куркудан.
Ул үзенең шәүләсен
Шүрәле дип белгән, ди.
Бер саескан аңардан
Чырык-чырык көлгән, ди.
Куян шундый оялган,
Шундук күздән югалган.
Шуннан бирле беркая
Чыкмый, ди, ул урманнан…
Ник чыкмасын, әнә ич
Килә безнең каршыга!..
Куа икән мескенне
Зур гына бер карчыга.
Канатларын киң җәеп,
И әйләнә һавада.
Куян туктап хәл ала
Бераз чабып бара да.
Мин кычкырам: — Нишлисең?!
Бетәсең бит, кил инде!
Мондый чакта кем инде
Чалкан ята, күр инде.
Ә карчыга туп-туры
Килә аның өстенә.
«Көш-шү, көш-шү, көш!» — дибез,
Курыкмый, әй, һич кенә.
Эләктереп алмакчы
Булган иде тиз генә,
Күрмәгәнен күрсәтте
Куян шунда үзенә.
Кушаяклап тегеңә
Типкән иде бер генә-
Барып төште карчыга
Карт өянке төбенә.
Куян исә фырт кына
Борылды да артына
Дәүәтигә үпкәләп
Карап алды ялт кына:
— Ә син мине куркак дип
Әкият сөйләп торасың.
Ярый инде. Тик менә
Ни сөйләрсең моннан соң?.

Ничек сизгән?

Гөлназ апа кичә миңа
Куйды бишле билгесе.
Бүген тагын сөйлә, дисә,
Белмим инде нишлисе?

Болай үзе күрмәде ул
Минем уйнап йөргәнне
Кул күтәрдем, сизмәсен дип
Укымыйча килгәнне.

Биткә әллә ут каптымы,
Ни булды бу йөземә?
— Илшат, — диде Гөлназ апа,
Карап минем күземә. —
Нәрсә булды? Кичә бер дә
Мондый түгел идең син.
Дәресеңне әзерләми
Килдең мәллә бүген син?..
Ничек сизгән диген син?..

Бәйрәм

Бүген мин йокыдан
Таң белән уяндым.
Беренче тордым дип,
Әй, шундый куандым.
Карасам, көткәндәй

Кадерле кунагын,
Әнием пешереп
Өлгергән коймагын!

Кояш та елмая,
Гөлем дә, энем дә…
Ә үзем Шатлыктан
Җырлыйм да, биим дә.

Бүген бит зур бәйрәм —
Беренче нтябрь!
Хуш, әни; Мин киттем —
Мәктәбем көтәдер.

Дүртлеләр, бишлеләр
Көтәдер үземне…
Ә энем, син инде
Бер елга түз инде.

Бәхетсез парта

Бу партадан уңмадым мин,
Бәхетсез булды ла бу.
Көндәлеккә икелене
Бик күп тутырды ла бу.

Апа әйтә: — Алай булса
Күч син, — ди, — башкасына…
Кем утырсын инде аңа —
Рәисләр партасына.

Икелене тагын да күп
Алдырыр иде бугай.
Классымда ук утыртып
Калдырыр иде бугай.

Отличниклар партасына
Утырыр идем менә.
Ул чагында икеледән
Котылыр идем менә.

Утыруын утырдым ла,
Күрмәдем тик файдасын.
Минем дүртле-бишлеләрем
Йөри икән кайда соң?

Тотылдым

Кичә язма эш булгач,
Мин мәктәпкә бармадым.
Каушадыммы, беркөн дә
Берни эшли алмадым.
Башладым да ташладым,

Тубал булды башларым.
«Каптыңмы?!» — дип, шуннан соң
Күпме көлеп йөрделәр.
Сбор җыеп, аннары
Каты шелтә бирделәр.
Анысыннан котылдым,
Өйдә тагын тотылдым.

Әнидән дә эләккәч,
Качты, малай, йокылар…
Иртәгесен радио:
«Булмый, — диде, — укулар…»
Нигә куркыйм суыктан,
Диңгез миңа тубыктан!

Әни «мыштыр» дигәч тә,
Кирәк чакта өлгер мин.
Киендем дә тиз генә
Шундук чыгып йөгердем.
Уку булмас барыбер,
Шаккатсыннар әле бер!

Барып керсәм мәктәпкә!..
Гөлназ апа нишләптер:
— Кәефең дә бик шәп, — ди, —
Бу — кичәге язма эш,
Җибәр әле эшләп… — ди.

Менә хәзер көнозын
Утыр инде берүзең!

Шатлык

Безнең әни шундый сизгер,
Күзгә карап белә ул.
Нинди билге алганымны
Шундук әйтеп бирә ул.

Очып кына кайттым өйгә
Әле менә бүген дә.
Бишлеме?! — дип каршы алды
Әни ишек төбендә.

Бишле, әни! Бишле! — дидем.
Ялгыштың тик әз генә:
Ул бишлене алды безнең
Күрше кызы Рәзинә!

Канат Бирде

Өйгә кайтып чәй эчәргә
Утырганны көткәнме —
Килеп керде Гөлназ апа,
Башка вакыт беткәнме?!

Их, мин әйтәм, хәзер инде
Бирәчәк бу кирәкне!
Икелесе дә бит аның
Юктан гына эләкте.

Дәресләрне әзерләгәч
Уйнасам соң ни була?!
«Әйдә куян куабыз» дип
Кызык итте Миңнулла.

Аңа нәрсә: «Борчылма, — ди, —
Бетә ул, — ди, — икеле…»
Хәзер инде утыр менә
Куркак куян шикелле.

Тукта, ни бу? Гөлназ апа
Нигә һаман орышмый?..
Берзаманны әниемә:
Улыгыз бик тырыш, — ди. —

Рәсемнән дә, җырдан да ул
Бишле генә ала, — ди, —
Хәтта отличник булу да
Берни тормый аңа, — ди…

Телсез калдым. Оятымнан
Бер яндым мин, бер туңдым.
Укытучы киткәннән соң,
Әй укырга тотындым.

Әни йөри исе китеп:
«Кара минем улымны!..»
Ә дәрестә иң беренче
Мин күтәрдем кулымны.

Сөйлә, — диде Гөлназ апа.
Торып бастым ялт кына.
Бишле алгач, «Булды бит!» дип
Кычкырмадым чак кына.

Ышанмый

Аптырыйм мин Рушанга:
Эшләп эштән бушамый.
Мин булышсам, тегесе
Йә монысы ошамый.
Ошар иде, нишләсен —
Беркемгә дә ышанмый.

Беркөн безгә килгән бу…
Әй, — дим, — бозау сөзмәсен!
Кайчагында мине дә…
Аның холкын белмәссең.
Сөзеп ега бит инде,
Нигә якын киләсең?!

Булыр икән кеше дә —
Әле һаман ышанмый:
Әнә бит, — ди, — бозавың
Урныннан да кымшанмый.
Килеп баскач алдына,

Бозау карап алды да
Күзенең агы белән,
«Ә, син әле алаймы!»
Дигән кебек, малайны
Чөеп торып җибәрде —
Барып төште Рушаным,
Хәзер инде ышаныр!

Яшь килсә дә күзенә,
Еламады, түзде ул.
Әйтеп куйды соңыннан:
-Уйнап кына сөзде ул…

Дәваладык

Бүген иртән Зиләнең
Ишетсәгез елавын:
Болай үзем каты да
Тартмадым, — ди, — колагын…

Өзелде дә чыкты бит,
Нишләр инде куяным?!
Юатырга, ичмасам,
Әнисе дә юк аның.

Мескенемнең, җитмәсә,
Ирене дә китек, — ди. —
Үзен әйдә хәзер үк
Больницага илтик, — ди. —

Доктор апа ничек тә
Берәр җаен табар, — ди. —
Бәлки әле, колак та
Тегеп куяр аңар, — ди.

Кайда әле, Зилә, — дим, —
Безнең энә-җебебез?
Куяныңны әйдә, — дим, —
Дәвалыйбыз үзебез.

Үз колагын үзенә
Тегеп куйдык тиз генә.
Кояш чыкты яңадан
Зиләбезнең йөзенә.

Кайда икән?

Китап алсам кулыма,
Ниләр килми уема:
Йә диңгездә йөзәм мин,
Яки илләр гизәм мин.
Көнләшеп тә алам мин
Китап геройларыннан:
— Их, үтәсе иде бер
Шуларның юлларыннан!..

Әти әйтә: — Юк инде,
Ә син егет бул инде.
Үз аягы, үз кулы,
Һәр кешенең үз юлы.
Табарсың, — ди, — син аны,
Чын кеше булсаң гына,
Иң авыр вакытта да
Сүзеңдә торсаң гына,
Алга омтылсаң гына…

Үз юлымны минем бит
Хәзер күрәсем килә.
Җирдәме ул, күктәме —
Шуны беләсем килә.
Киң микән ул, тар микән,
Маяклары бар микән?
Чыксам әгәр томанда
Яки көчле буранда,
Адашмаммы мин анда?
Чыннан да,
Кайда булыр минем юл?
Тизрәк табасы иде,
Ә аннары шул юлдан
Җырлап барасы иде!

 

Укытучым

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым,
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Зоопаркта

Каникулда җыелып
Зоопаркка бардык без.
Әйбәт йөрер, бәлки, дип,
Барыйны да алдык без.

Шуны гына көткәндәй,
Чыгырыннан чыкты бу.
Аяк чалып, иң элек
Гөлгенәне екты бу.

Кеше шундый буламы,
Кара инде, нишли бу:
Ат янына килде дә
Бахбай кебек кешни бу.

Килсә песи янына,
Ямьсез итеп:
«Мыр-р-р», — ди бу,
Күрсә әгәр көчекне,
Таяк төртеп: «Ыр-р-р», — ди бу.

Аю күрсә үкерә,
Бүре күрсә улый бу,
Хәзер дөя янында
Нишләргәдер уйлый бу.

Карагызчы бер генә,
Сырты ничек шешкән, ди,
Бәлеш кадәр ирене
Асылынып төшкән, ди.

Без икенче килгәнче,
Җитәчәк, ди, тезенә…
Дөя исә, пошкырып,
Лачт! — Барыйның йөзенә.

Өч кыз

Берсе Дилә, берсе Зилә,
Өченчесе Миңлегөл.
Берсе үлчи, берсе кисә,
Өчесе дә бик өлгер.

Әнә тагын җыелганнар
Ян тәрәзә каршына.
Алларында келтер-келтер
Җырлап тора машина.

Диләсе дә, Зиләсе дә,
Машина да ашыга:
Курчак-кызга күлмәк кирәк,
Яулык кирәк башына.

Тегүче дә булмас, бәлки,
Бу кызларның барсы да.
Ә тормышта һөнәрнең бит
Артык түгел кайсы да.

Кем Беренче?

Айга очар идем диеп
Йөри әле кайсыгыз?..
Алай булса, менә старт,
Ягез әле, басыгыз!

Бигрәк текә тау икән дип,
Нишләргә дип тору юк!..
Чана безгә — космик кораб,
Канатыбыз — кыюлык.

Конфет агачы

Мондый агач
Өндә булу
Мөмкинме?
Ә вожатый
Шаккатырды
Беркөнне.
Әллә инде
Чакырган ул
Кунакка.
Күпме конфет
Элеп куйган
Куакка!
Үзе көлә:
— Тартынмагыз,
Барыгыз,
Һәркайсыгыз
Берәр конфет
Алыгыз.

Кем алырга
Тели менә
Зурысын?..
-Тукта, үзем
Алыйм әле
Шунысын.

Ә кәгазен
Ачкан идем —
Шаккаттым:
Конфет дисәм…
Өч табышмак —
Чак таптым.

Башкасына
Язылган ул
Бер генә.
Алай булыр
Диеп аны
Кем белә?!

Уен болай
Кызык булды,
Бик кызык.
Мине генә
Кызык итте
Комсызлык.

Китап докторы

Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең?.. Чынлап та,
Бите төшә, ертыла —
Ул бит көн дә тотыла.
Алам шуңа сак кына.
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә төплим мин…
Әйткәнне һич көтмим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры,
Мин — аларның докторы.

Арыган

Шулайдырмы өйдә дә,
Чыкса әгәр өмәгә,
Тел бистәсе Хисамый
Өйрәтеп һич бушамый.

Тыңлап-тыңлап тордык та,
Өйрәтик дип үзен дә,
Бүлеп бирдек бер түтәл,
Ә ул йоммый күзен дә:

— Күпме генә җир утый
Алырмын соң инде мин?
Сезне эшкә өйрәтеп
Арыдым шул инде мин.

Рәхим итегез!

Ап-ак кар явып тора,
Миңа эш табып тора.
Эш нәрсә соң миңа ул
— Физзарядка гына ул.
Иртүк көрәк алам мин,
Кар ярып, юл салам мин.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!
Урамнар көлеп торсын,
Кешеләр йөреп торсын,
Аяклары талмасын,
Юл йөргәндә армасын.
Олыга һәм кечегә —
Юл салам бар кешегә.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!
Нык булганга беләгем,
Уйнап тора көрәгем:
Бертуктаусыз кар ата,
Эшне ул да ярата.
Арымасын кулларым,
Чиста булсын Юлларым…
Әйдә, рәхим итегез, Үтегез!

Хикмәт

Чүп утыйбыз бакчада.
Маңгайдан тир акса да,
Су буена төшмибез:
Бетсен әле эш, — дибез.

Хикмәт кенә сынатты,
«Эчем!..» диеп тик ятты.
Эш беткәнне көттеме,
Авыртуы беттеме —
Су керергә барганда,
Җитезе юк аннан да…

Ә син, — дибез, — ятып тор,
Эчең тагын авыртыр.
Борчылмагыз, түзәрмен,
Чалкан ятып йөзәрмен.

Кем Батыр?

Су коенып чыктык та
Утырабыз чирәмдә.
Бәхәсләшеп киттек бит,
Кайтыйк кына дигәндә.
Ә бәхәскә килгәндә…

Әйтеп куйды Илгизәр:
— Беләсезме, кем батыр?
Ике сәгать буена
Шушы күлдә кем ятыр —
Шул булачак иң батыр.

Илгиз әйтә: — Мин батыр!..
Давыт исә: — Юк, мин, — ди. —
Үрдәк кебек, көн буе
Мин бит судан чыкмыйм, — ди, —
Аннан эреп йоклыйм, — ди.

Олыраклар: — Туктагыз,
Нишлисез соң сез?! — диләр…
Ә Илгизләр чалкан да,
Колачлап та йөзделәр,
Туңсалар да түзделәр.

Судан чыгып, аннары
Өйләренә чаптылар.
Соңыннанмы? Соңыннан…
Соңыннан сынаттылар:
Бер ай чирләп яттылар.

Юмартланган

«Хикмәт саран», — дисез дә,
Кысмыр түгел алай ул:
Юмартлык та күрсәтә
Белә торган малай ул.

Әле генә урамда
Йөрде алма өләшеп.
«Кара, нинди юмарт!» дип,
Мин дә куйдым көнләшеп.

Кыстый әле, җитмәсә:
— Ашагыз, — ди, — ашагыз!
Туры килсә ачысы,
Кызганмагыз, ташлагыз.

Курыкмагыз бетә дип,
Җитәрлек, — ди, — күршедә…
Шуннан соңмы?..
Янында Калмады бер кеше дә.

Күмәч телеме

Тротуарда аунап ята
Ап-ак күмәч телеме.
Тузан кунган, әйтерсең ул
Аның кайгы сөреме.

Нәрсә соң бу? Берәр кеше
Тарттымы соң җиңемнән?
Кинәт кенә туктап калдым
Атлап барган җиремнән.

Әллә инде ипекәйнең
Миңа әйтер сүзе бар?
Карап тора, ә үзенең
Әллә ничә күзе бар.

Ул күзләрдән игенчеләр
Карап торадыр кебек.
Тракторчы, комбайнчы,
Агроном да бар кебек.

Ачуланган да күк алар,
Үпкәләгән сыман да…
Ә еракта кемдер елый…
Дәштем аңа: «Кем анда?»

Кулын сузды дөньядагы
Ач-ялангач нәниләр.
Яннарында лимон төсле
Сары йөзле әниләр.

Телләрендә бер үк сүзләр:
«Бирсәгезче бер телем?!
Иртән нәрсә ашармын дип
Үтмәс иде бер төнем».

Куркып китеп күзем ачсам —
Җирдә күмәч телеме.
Тузан кунган, әйтерсең ул
Аның кайгы сөреме.

Нишләргә дип тора идем,
Килде дә бер күгәрчен
Ялт иттерде ипекәйне,
Тәмен белә, күрәсең.

Бәлки әле: «Кеше бит сез!
Ә үзегез…» — дигәндер.
Шул вакытта минем йөрәк
Чәнчеп куйды нигәдер.

Көрәшәсем килә

Каршыбызда телевизор,
Күрсәтми ул ниләр генә:
Төрле илләр, төрле җирләр,
Экранда юк кемнәр генә!

Әнә сугыш чукмарлары,
Күпме корал кулларында!
Телләрендә — нейтрон бомба,
Ниләр бардыр уйларында?

Ә Җир шары кайнап торган
Ниндидер бер казан сыман,
Кемдер шырпы сызган саен
Шартлап китә язар сыман.

Бомба төшеп ярылганда,
Әле ничек түзәдер ул?
«Бу кешеләр нишлиләр?!» — дип,
Үзәкләрен өзәдер ул…
Әле ничек түзәдер ул?

Каршыбызда телевизор,
Күрсәтми ул ниләр генә:
Сугыш булган урыннарда
Елап йөри җилләр генә.

Яндырылган бер авылда
Негр карты елап тора.
Ә оныгы, кулын сузып,
Аннан ярдәм сорап тора.

Өстәвенә мылтык төзәп
Тора әнә явыз җаннар…
Шул вакытта ярый әле
Килеп чыкты партизаннар…

Үземнең дә шулар белән
Бергә көрәшәсем килә
Дөньядагы һәр кешегә
Шатлык өләшәсем килә …
Көрәшәсем килә!

Рәхмәт инде

Белем иле
Әкияттәге
Серле сарай
Сыман иде,
Аңа алып
Бара торган
Юлларда гел
Томан иде.
Төшләремә
Керә иде
Шул сарайның
Баскычлары.
Бүлмәләрен
Ачар идем,
Юк бит, дисәм,
Ачкычлары —
Кара син, ә,
Әле белдем:
Әлифбада
Булган икән,
Үзләре үк
Зарыгышып
Мине көтеп
Торган икән.
Күп тә түгел,
Аз да түгел —
Утыз тугыз
Хәреф алар.
Шуларсыз син
Укып кара,
Язып кара.
Рәхмәт инде
Әлифбага!

Ялгыз нарат

Калку кырда бер нарат бар
Ямь-яшел чатыр сыман.
Давылга да бирешми ул,
Нәкъ Алып батыр сыман.

Бер карасаң, кош шикелле
Җилпенеп куйган сыман.
Хәзер күккә күтәрелеп
Китәргә торган сыман.

Ә ерактан күренә ул
Яшел парашют сыман.
Бездән башка бер җирдә дә
Мондый нарат юк сыман.

Тавык йөрәк

Безнең Тәүфыйк ник болай
Шулкадәрле куркактыр?
Тавыктан да шүрли ул,
Ышанмасаң тыңлап тор.

Чыккач баскыч төбенә
Беркөн чеби карарга,
Башын сузып, Чуаркай:
«Кыт-кыт», — диде аңарга.

«һай, чукый!» — дип еларга
Шул да җитте Тәүфыйкка.
Булсаң тавык йөрәкле,
Куркыта шул тавык та.

Озын телле малай

Яшәгән бер кәрлә малай,
Үзе шундый телчән булган.
Теле аның әйтерсең лә
Чәнечкеле билчән булган.

Тыңламаган әбисен дә,
Әнисен дә, абыйсын да.
Һәрберсенә каршы әйтеп
Үпкәләткән барысын да.

Каршы әйткән саен, аның
Теле һаман үсә барган.
Асылынып төшкәч теле,
Үзе дә ул хәйран калган.

Яшермәкче булган икән
Озын телен куенына,
Ә ул шундук, аннан чыгып,
Уралган, ди, муенына.

Ашаганда гына

«Кеп-кечкенә кырмыска да
Әнә ничек эшли!» — дисәң,
«Әти белән әнинең дә
Кулыннан эш төшми», — дисәң,
Айдар тукый үзенекен:
«Эшләсеннәр, эшләсеннәр…»
Ашаганда гына чыга
Аның кулы кесәсеннән.

Сакаллы малай

Авыр эш дип тормыйлар,
Җиңел эш дип тормыйлар,
Дәү әтием әйткәнне
Бар да сүзсез тыңлыйлар.

Тыңлый аны әти дә,
Әнием дә, абый да,
Дәү әтием янында
Тыз-быз йөри бары да.

Һич күрмәссең минем күк
Кәҗәләнгән чакларын…
Хикмәтеме?..
Бабайның
Бар шул аның сакалы.

Мин дә сакал ясадым
Беркөн җитен сүсеннән:
Әзрәк минем янда да
Йөгерешеп йөрсеннәр!

Ябыштыргач, сакалым
Узып китте теземнән.
Мине күргәч, әтиләр
Әй көлделәр үземнән.

Әле генә аңладым
Эш нәрсәдә булганын:
Дәү әтинең сакалы
Үзенеке шул аның!

Кем дил Беләдер?

Исем китә:
Шул Айратны
Әни кем дип беләдер?
Иртән миңа: «Аның белән
Дуслашмыйсың нигә?» — ди.

Имеш, әти-әниләре
Зур кешеләр Айратның…
Булсалар соң,
Борын чөеп
Йөргәннәрне яратмыйм.

Мактанчык

Мактанырга дигәндә
Оста да соң Нурулла:
«Ерак әле сезгә, — ди, —
Минем кадәр булырга!

Сез дә, — ди ул еш кына, —
Укыйбыз дип йөрисез!
Күпме көчәнсәгез дә,
Минем чаклы белмисез!»

Ә дәрестә: «Боларны
Күптән беләм мин», — ди ул.
Дүртенчедә икенче
Елын укый инде ул.

Коры куаныч

Өйләренә җырлый-җырлый
Кайтып кергән Әнисне
«Әллә бишле алдыңмы?» дип
Каршылады әнисе.
Әнис көлә: — Миңа бүген
Апа сорау бирмәде!
Бер дәрескә әзерләнми
Килгәнемне белмәде,
Трал-лә-лә, ләл-лә-лә!..

Боз белән яза

Бер сүз әйтсәң, кәҗәләнеп
Елый башлый Мөсфирә.
Ә бераздан моннан ары
Еламаска сүз бирә.

Күп тә үтми, шундый ук хәл
Кабатлана яңадан.
«Ела-ак!» диеп, Мырауҗан да
Көлә сыман аңардан.

Дәү әти дә: — Син, — ди, — кызым,
Вәгъдә бирә беләсең,
Тик боз белән язып, аны
Гел кояшка эләсең.

— Юк, — ди сеңлем, ялт-йолт карап,
Бераз уйлап торгач та, —
Дөрес түгел, чөнки минем
Буем җитми кояшка.

Картая бара

Энем кичә кар ашаган,
Бүген авырып ята.
Төчкергәндә, борыныннан
Хәтта куыклар ата.

Аягымның бер хәле юк,
Ни булды соң миңа? — ди.
Әни аңа: — Нәрсә булсын,
Суык тигән сиңа, — ди. —

Кар ашама, чирләрсең дип
Әйттем бит инде, балам!..
Юк, — ди энем, — дәү әти күк,
Ахры, картая барам.

Кызык иттем

Әхтәм кебек, беркем дә
Көтми дәрес беткәнне.
Укытучы сорамый
Каламы соң үткәнне!

Без тапкырлау гамәлен
Өйрәндек бит кичә, — ди. —
Яле, Әхтәм, әйт әле,
Алты алтың ничә? — ди.

Күршем торып басты да
Көтә минем әйткәнне.
Юри, алтмыш алты, дип
Кызык иттем Әхтәмне.
Колакларын торгызып
Көтеп тормас әйткәнне!

Ошатмады

Илгиз безгә авылдан
Кунакка килгән иде.
Шәһәрдәге йортларга
Шаккатып йөргән иде.

Бер көннән соң әйтә бу:
— Җитәме соң авылга?!
Тизрәк килсен иде, — ди, —
Әти мине алырга…

«Нигә?» — дигәч: — Үзегезгә
Булсын ла, — ди, — калагыз.
Суыгызның тәме юк,
Тынчып беткән һавагыз.

Ә лифтыгыз нәрсә ул —
Ул бит йомран тишеге.
Җитмәсә, йә ачылмый,
Йә ябылмый ишеге.

Сөтегез дә сөт түгел,
Ниндидер ак су сыман.
Авыл сөтен, каймагын,
Сөзмәбезне юксынам.

Нишли икән чебиләр,
Каз-үрдәкләр, бәтиләр…
Китәр идем хәзер үк,
Килсә әгәр әтиләр.

Тиз уятты

Уяткач та тормасам,
Дәү әниөм: «Улым, — ди. —
Ятма болай, югыйсә
Бәхетең ким булыр», — ди.

Ничек торып киткәнне
Мин үзем дә сизмәдем…
Тыңлап яткан сеңлем дә
Дәү әнинең сүзләрен.

Ул да торды сикереп:
«Бәхетем аз булмасын.
Тиз-тиз генә йоклыйм да
Үзем торам моннан соң!»

Абый булдым

Йөри идем мин үземне
Белми кая куярга,
Минем хәзер сеңлем дә бар
Рәхәтләнеп уйнарга.

Рәхмәт аңа: ул тугач, мин
Абый булдым бер көндә.
Бәләкәй дип әйтә алмас
Мине хәзер беркем дә.

Әтәчкә ышансаң…

Үз-үзенә ышанган
Иртүк эшкә киткән, ди,
Ә әтәчкә ышанган
Торган чакта йокыдан,
Инде әбәт җиткән, ди.

Чынлап аксады

Үтеп бара бер бабай,
Чиста гына киенгән.
Тормыш изгән, күрәсең,
Көянтәдәй иелгән.

Протезы авырмы,
Чак-чак сөйри аягын.
Тук-тук итеп, адымын
Саный сыман таягы.

Аннан көлеп, бер малай
Бара иде аксаклап,
Абынды да лап! — җиргә,
Кайтып китте чак атлап.

Хәзер чынлап аксый ул,
Маңгае да тишелгән.
Бәлки, инде моннан соң
Көлмәс гарип кешедән.

Кем староста?!

-Ник икеле алдың кичә,
Син бит, Вагыйз, сүзгә оста?
-Нишлисез сез?! Класста кем —
Сезме, минме староста?!

-Ник өмәдә катнашмадың?
-Яшим ич мин түбән очта.
Нишлисез сез?! Класста кем —
Сезме, минме староста?!

-Хәзер идән себерерсең…
-Бу эшкә бит кызлар оста…
Нишлисез сез?! Класста кем —
Сезме, минме староста?!

Синең кебекләргә безнең
Сүзебез бер, карар кыска:
Борының да төшәр бераз,
Хәзер Илшат староста.

Кочле Булса…

«Мин көчле!» — дип,
Вагыйз көн дә
Мактана,
Үзе көн дә
Икелегә
Атлана.

«Иртәгә ул
Әйләнер, — ди, —
Бишлегә.
Көлмәгез, — ди, —
Мин бит аннан
Көчле лә…»

«Без көчлерәк
Синнән» дигән
Шикелле,
Иртәгесен
Тагын арта
Икеле…

Ышанмагыз
Шул Вагыйзның
Сүзенә.
Көчле булса,
Көче җитсен
Үзенә.

Үзен яманлый

Әйтерсең лә бу дөньяда
Бары тик Гөлсем генә.
Әллә туды микән соң ул
Мактаныр өчен генә.
Ашагач, үз тәлинкәсен
Юып куйгалый, имеш.
Каз бәбкәсен саклаганда,
Тилгән кугалый, имеш.
Әниләре кушкан чакта,
Идән югалый, имеш.
Аның кебек шәп укучы
Җирдә юк әле, имеш.
Дәресләрен әзерләсә,
Бишле алгалый, имеш.
Ялганласа, сынар өчен,
Юри ялганлый, имеш…
Без көләбез. Ник дисәгез,
Үзен яманлый бит ул,
Шуны аңламый бит ул.

Көрәге җылыта

Әхмәт туптай киенгән,
Баштанаяк төренгән,
Күзе генә ялтырый,
Үзе дер-дер калтырый.

Әхмәт катып торганда,
Вил кар көри урамда.
Тунын салып аткан ул,
Манма тиргә баткан ул,
Түбәсеннән пар чыга…
Әхмәт, килеп каршына:
-Тун да киеп тормыйсың,
Вил, — ди, — ничек туңмыйсың
Бу кадәрле суыкта?..
-Көрәккәем җылыта!

Яратам

Бик яратам Тәнзиләне,
Бәп-бәләкәй булса да,
Йокысыннан әлегә ул
Һәр көн елап торса да.
Кочагыма алып аны:
«Хәерле көн, сеңлем! — дим. —
Беләсеңме, мин бит сине
Бик сагынып килдем», — дим.
Ул да көлә, мин дә келәм,
И көләбез бергәләп!
Ул бит әле — кулдан кулга
Күчеп йөргән күбәләк.
Ул еласа, ни өчендер
Үзем елаган сыман,
Ул елмайса, өебездә
Кояш елмайган сыман.

Кик кирәк?

Ике күзем бар минем
Барын да күрер өчен,
Аякларым туктаусыз
Тып-тып йөгерер өчен.

Ә ике кул ник кирәк?..
Беләсезме ни өчен:
Әти белән әнием
Җитәкләп йөрсен өчен!

Әни генә аңламый

Чыксам әгәр урамга,
Чатыр чабасым килә.
Чүкеч күрсәм, каядыр
Кадак кагасым килә.

Агачның иң очына
Менәсем килә минем.
Бездән читтә ни барын
Беләсем килә минем.

Бахбайларга атланып,
Коштай очасым килә.
Хәтта керпе малаен
Кысып кочасым килә.

Менә шуны нигәдер
Әнием һич аңламый.
Сикерсәң дә, чапсаң да…
Бар белгәне — «Ярамый!»

Курчак кебек тик торсам,
Мин соң ничек үсәрмен?..
Үсми калсам нишләрмен?!

Әниемә охшаган

Сеңлем минем бигрәк көләч,
Уйнаганда үзе белән.
Таш булсаң да эретер ул
Балдай татлы сүзе белән.

Йөртә тәти курчакларын
Нәнәм-нәнәм итеп кенә.
Шуңа алар, елмаешып,
Тора аны көтеп кенә.

Күргән һәркем мактый аны:
-Ай туганда тугандыр бу!..
Әни әйтә: — Ничек шулай
Бик ачык кыз булгандыр бу?

Кемгә охшап шундый булган,
Әнием, — дим, — беләсеңме?
Йөрүе дә, көлүе дә
Нәкъ син инде, күрәсеңме?

Рәхәт кояш нурына

Рәхәт кояш нурына:
Суда ничек коена!
Бии аннан каршымда,
Йөри агач башында.
Туфракта да уйный ул,
Пычракта да уйный ул.
Уйнаса да чыланмый,
Минем сыман пычранмый.
Шуңа шапшак малай дип
Орышучы юк аны…
Ник булмадым икән соң
Мин дә шуның туганы!

Үзенчә

Сеңлем минем дәү инде.
Эт күрдеме «маэмай» ди,
Колынны ул «бәһбәй» ди,
Атны исә «бахбай» ди.

Күрсә кое сиртмәсен:
«Әнә агач торна», — ди.
«Пыяла, — ди бозны ул, —
Ләкин эри торган», — ди.

Телевизорны да ул:
«Менә мультивизор», — ди.
Кабак күрсә: «Бу кыяр
Нигә болай бик зур?» — ди.

Ә көнбагыш чәчәген:
«Бусы сары кояш, — ди. —
Күзен ача минем күк,
Тик йокысы туйгач», — ди.

Офыктагы тау аңа
Кояш бабай мендәре.
Шунда ятып, янәсе,
Ял итә ул төннәрен…

Сеңлем күрә барын да
Әнә шулай, үзенчә.
Дөрес эшли, минемчә,
Йә, ничек соң синеңчә?

Ишекне дәваладым

Инде күпме ыңгыраша,
Шуны беркем ишетми.
Горчичниклар куеп шуңа,
Дәваладым ишекне.

Аңа карап бетмәде тик
Ыңгырашуы гына.
Әти кайтып керде шулчак,
Көткәндәй шуны гына.

Кызарды да: «Улым, аның
Май ашыйсы килгән», — ди…
Тупсасына май сөртүгә,
Бөтенесе көйләнде.

Ишек хәзер ачкан саен
Ыңгырашып еламый,
Инде май да сорамый.

Башка сәгать кирәк

Төн җитсә дә, Тәнзиләбез
Уйнаудан һич туктамый.
Әни аңа: — Сәгать тә, — ди, —
Әнә «йок-ла, йок-ла» ди.

Сеңлем исә: — Әнием, — ди, —
Без кибеткә барыйк, — ди. —
«Уй-на, уй-на, уй-на» дигән
Сәгать сатып алыйк, — ди.

Тетә генә песине

Сеңлем кичә
Тетә генә
Песине:
— Болай булсаң
Яратмыйм, — ди, —
Мин сине.

Төкрек белән
Ник юасың
Битеңне?!
Өйдә әллә
Су беткәнме,
Кит инде!

Кара, кара,
Тыңларга да
Уйламый…
Алайса, мин
Синең белән
Уйнамыйм!
Белдеңме?!

Таза сулыл үсегез

Күзем төшсә, ташландык су
Эчеп ята чебиләр —
Чисталыкны белмиләр!

Кем эчә ди пычрак суны?!
Әй чебиләр, юләр сез.
Җитте сезгә — чирләрсез!

Менә сезгә чишмә суы,
Рәхәтләнеп эчегез,
Таза булып үсегез.

Тәтиме соң?

Сеңлем беркөн: «Синнән тәти
Беркем дә юк, әнием», — ди.
Әни көлә: «Начар әни
Буламы соң, нәнием?» — ди.

«Ник булмасын? — диде сеңлем. —
Алай булса әйтимме соң:
Бәбиләрен мәэмә иткән
Әниләр дә тәтиме соң?»

Оялтты

Тәнзиләбез өстәл өстен
Курчак белән тутырган.
Ә уртада, киерелеп,
Аю-әппәс утырган.

Аюын да, куянын да
Җыеп ал, — дим, — барын да!
Сеңлем исә ялт-йолт карап
Тора һаман янымда:

Моңа кадәр алар сине
Бик ярата иделәр.
Шуңа күрә бүген сиңа
Кунак булып килделәр.

Ә кунакны каршылыйлар
Бары якты йөз белән.
«Әйдә, түрдән узыгыз!» дип,
Тәмле-татлы сүз белән…

Күр әле син, кирәк чакта
Таба бит ул сүзен дә!
«Уйныйбызмы?» дигәнемне
Сизми калдым үзем дә.

Уйнагач тазара

Әни беркөн Тәнзиләгә:
-Ник, — ди, — чатыр чабасың?
Син бит, кызым, авырыйсың,
Әнә ничек янасың.

-Әни, уты күренми ич,
Кайсы җирем яна соң?
Тагын бераз уйныйм инде,
Тазарам мин аннан соң.

Нәни физкультурачы

Чыныгырга кирәген
Белә нәни энем дә.
Кайчагында аңарга
Исем китә минем дә.

— Әнием, — дим, — күр әле,
Чалкан яткан көенә,
Велосипед йөрткән күк,
Тибенепме-тибенә!

Кулын суза, әйтерсең,
Деңки-деңки иттер, ди.
Беләсеңме, бүген ул
Утыз тапкыр сикерде!

Аннан соң да әле ул
Гел сикереп торасы…
Үсеп җиткәч, мөгаен,
Булыр физкультурачы.

Очратмаган

Ни өчендер энем бүген
Әллә инде уйнамаган —
Кайтып керсә, былчыракка
Аягын да буямаган.

Әни әйтә: «Ничек син, — ди, —
Бер җиреңне пычратмадың?»
Энем исә: «Күпме эзләп,
Мин, — ди, —
Пычрак очратмадым».

Ни сыерчык, ни чыпчык

Чыр-чыр килми безнең күк,
Өздерә, дип, сыерчык,
Тик аныңча җырларга
Уйлаган, ди, бер чыпчык.

Сыерчык күк, канатын
Каккалап та караган,
Ул ашаган җимнәрне
Капкалап та караган.

Тагылгандай аңарга,
Артыннан да калмаган,
Ә шулай да аныңча
Җырлый гына алмаган.

Ул арада, җитмәсә,
Үз җырын да оныткан…
Ни сыерчык, ни чыпчык
Булып калган шунлыктан!

Ул бит Башка класстан

Китерә дә суга Ильяс,
Берни уйлап тормастан.
Хикмәт әйтә: — Күпне күрмә,
Ул бит башка класстан.

Беләсеңме, Самат бабай
Бакчасын да ул баскан.
Хикмәт әйтә: — Басса соң, — ди, —
Ул бит башка класстан.

«Кызык итик», — дигән идем,
Хикмәт әйтә бераздан:
Анда минем ни эшем бар,
Ул бит башка класстан.

Бүген иртән үзенә дә
Нык эләккән Ильястан…
Хикмәткә мин:
Булмастыр, — дим, —
Ул бит башка класстан.

Юкка түгел

Әти кайтса, сеңлем шундук
Каршысына очып бара.
Әни кайтса, «Әнием!» дип,
«Сагындым!» дип кочып ала.

Барыбызны әнә шулай
Авызына карата ул.
Ләкин бер дә юкка түгел,
Яратканга ярата ул!

Дәү әтине сөендерде

Дәү әтием башмагын
Эзләгәнен сизүгә,
Аны шундук Тәнзилә
Алып килде тиз генә:

Мин аларны, дәү әти,
Җылыда торсын дидем.
Авырткан аягыңа
Май кебек булсын дидем.

Дәү әтием, башмагын
Кигәч, шундый сөенде:
Бик шәп дару бирдең, — дип
Сөеп алды сеңлемне. —

Эрегәндер, ахрысы,
Буындагы тозлары.
Басылды бит, күр әле,
Аягымның сызлавы!

Бензины Беткән

Өч көпчәкле сәпиттә
Әй элдертә Илтөзәр.
Бу кадәрле чабуга,
Түзсә, бары ул түзәр.

Чаба торгач, әлсерәп,
Кинәт туктап калды ул.
Ә аннары ялт кына
Безгә карап алды ул.

— Сәпитемнең бензины
Бетмәсә, — ди, — әнием,
Әнә теге тауга да
Менә идем әле мин.

Талкыр малай

Әни инде Илгизне
Ничәнче кат уята.
Ә ул берни ишетми,
Мыш-мыш йоклап тик ята.

Мин уяткач, тагын да
Ныграк йомды күзләрен.
Моны күргәч, әнием
Кызып китте, түзмәде:

«Кичен ята белмисең,
Иртән тора белмисең,
Чыксаң әгәр урамга,
Пычранмыйча кермисең.

Аптыраттың бит инде,
Нишләтергә сине?!» — ди.
Энем исә: «Берни дә
Эшләтмә син мине, — ди. —

Үсим генә, йокыдан
Үзем торырмын әле.
Ул чагында сезгә дә
Кирәк булырмын әле!»

Бүрегем зурайган

— Әни, — дидем, аптырагач,
Чабып кереп урамнан, —
Әллә башым кечерәйгән,
Әллә бүрек зурайган?

Алай кидем, болай кидем,
Һаман төшә күземә.
Бүрегемне кечерәйтеп
Бирсәң иде тиз генә…

Әни көлгәч, исем китте,
Интеккәнмен юкка мин:
Урамга бит дәү әтинең
Бүреген киеп чыкканмын!

Габит

Атка атландырсалар,
Ябыша да ялына:
«Ега күрмә, зинһар!» — дип,
Ат кашкага ялына.

Кинәт кенә ялтырап
Китсә әгәр бер яшен,
Сыза Габит өенә,
Түгә-түгә күз яшен.

Әйләнеп тә карамый
Калган агач атына…
Ә сеңлесе бакчада
Җырлап таган атына.

Шуңа икән

— Кадак кебек тырпаешып
Торгач синең энәләрең,
И керпекәй, ничек сине
Назлап сөя әннәләрең?

Мин дә сине сөяр идем,
Алып җылы кочагыма…
Энәләрен җилкәсенә
Салды керпе шул чагында.

Туйганчы бер сөйдем үзен,
Туны шундый шома икән.
Әннәсенең «Йомшагым» дип
Иркәләве шуңа икән.

Җиләккә баргач

Җырлый-җырлый җиләк җыям
Чәчәкле чиләгемә.
«Абый, кайчан кайтабыз?» — дип
Йөдәтә Зилә генә.

«Чиләк тулгач», — дигән идем,
«Уф-ф! — диде, арган икән. —
Эх, чиләкнең кечкенәсен
Аласы калган икән…»

Булыша

Безнең Әкрәм
Үзенә бер
Тамаша ул:
Ялкауларга
Һәр көн түшәм
Санаша ул.
Йә булмаса
Җилгә тузан
Куыша ул.
Өйгә кайткач,
Аш ашарга
Булыша ул.
Ашаганда
Бездән дә
Калышмый ул.
Эш кушканда
Карышкандай
Карышмый ул.

Әниемнең энәсе

Күрсәң иде менә син
Әниемнең энәсен!
Искитмәле энә ул:
Үзе нәни генә ул,
Булса да бик кечкенә,
Җиткер аңа эш кенә!
Мине дә киендерә,
Сине дә киендерә —
Һәммәсен киендерә,
Һәммәсен сөендерә
Әниемнең энәсе…
Их!
Ничек шулай тегәсе?!

Болында

Шундый матур безнең болын,
Бөтен җире гел чәчәк.
Очып китте диеп торсам
Аллы-гөлле бер чәчәк,
«Нинди матур күбәләк!» — дип
Әйтеп куйды Гөлчәчәк.

Тавышын йотты

Туңдырма ашый идем,
Җыелдылар чыпчыклар.
«Безгә дә бир!» дигәндәй,
Чырылдыйлар кошчыклар.

«Алай булса, мәгез, — дим, —
Саран малай түгел мин.
Рәхәтләнеп ашагыз,
Аннан тагын бирермен».

Туңдырманы чыпчыклар
Кар дип белде, ахрысы.
Икеләнеп торганда,
Берсе куды барысын.

Туңдырма кисәкләрен
Кабып кына йотты ул.
Һәм, ни гаҗәп, үзенең
Тавышын да «йотты» ул.

Калганнары үзара
Чырык-чырык килделәр.
Шул кирәк, дип, аңарга,
Чырык-чырык көлделәр.

Әгәр күрә Белсәгез…

Ни генә юк һавада:
Әнә зур бер кит бара.
Кит өстендә бер малай
Уйнап бара гитара.

Филдән дә зур бүрене
Куып бара бер куян.
Ә юлбарыс нишләргә
Белми тора куркудан.

Көянтә-чиләк белән
Суга бара Шүрәле.
Малайларның борынына
Чиерткән бу, күр әле!

Былтыр бара, нәрсәдер
Сөйләгән күк атына.
Ара-тирә борылып
Карап ала артына.

Бәлки, Кырлай урманын
Төшергәндер исенә…
Аты исә шулвакыт
Әверелде песигә.

Гаҗәпләнеп карый ул
Карт Убырлы карчыкка:
Карчык болыт тутыра
Үзеннән зур капчыкка.

Кырын ятып, ак аю
Очып бара арбада…
Күреп калыйк дисәгез,
Әнә алар — һавада.

Әнием орышканда

Орышып та алгалый
Әни кайчак сеңлемне.
Ә Тәнзилә: «Кычкырып
Орышма, — ди, — син мине.

Ишетсәләр күршеләр,
Сине усал диярләр…
Аннан бездән көләрләр».

Кыш Бабай

Яратам мин Кыш бабайны,
Шундый шаян бабай ул:
Безнең белән уйнаганда,
Әйтерсең бер малай ул.

Җырласа да, биесә дә,
Хәзер инде бик карт ул.
Дәү әтием кебек, үзе
Шулкадәрле юмарт ул.

Миңа бирде машинаның
Үзе йөри торганын,
Ә конфетның кабу белән
Балдай эри торганын…

Белсәң иде, яшь чакта ул
Кем кебек булды икән?
Ул чакта да хәзергедәй
Гел көлеп торды микән?
Шундый шат булды микән,
Бик юмарт булды микән?

Акбаем коткарды

Тау шуганда, беркөн мин
Аягымны тайдырдым.
«Ничек өйгә кайтыйм?» дип,
Шулкадәрле кайгырдым.
«Нишлик инде?» дигәндәй
Карап тора маэмаем.
Тау башына чананы
Менгез әле, Акбаем?
Күрми калдым чананы
Ничек тартып менгәнен!..
Ә мин, йөри алмагач,
Түшем белән үрмәлим.
Акбай, килеп, иңемнән,
Җиңемнән тартып карый.
«Миңа тотын!» дигән күк,
Каршыма ятып карый.
Ул да шулай көч биргәч,
Ничек итсәм иттем мин.
Түшем белән шуышып,
Тауга менеп җиттем мин.
Чана бавын капкан да
Акбай гүя: «Утыр», — ди.
«Тизрәк!» дигән шикелле,
Үзе һаман тыпырдый.
Болай булгач, Акбаем,
Җигим инде үзеңне.
Авыр булыр, шулай да,
Зинһар өчен, түз инде.
Җигеп кенә бетердем,
Мине алып чапты ул.
Ник бер туктап карасын
Өебезгә чаклы ул!
Эттән дә өйрәнергә
Ярый, дип, тугрылыкка,
Дәү әтием еш кына
Әйтми икән шул юкка.

Кунаклар

Кошкайларга җим сибәм,
Алар — минем кунаклар.
Ашханәмдә өй дә бар,
Теләгәне кунаклар.

Тамаклары тук булгач,
Әйбәт булыр төшләре.
Төшләренә керсен тик
Тәмле җимеш төшләре.

Мультивизор

Күңелле чаклар
Ни өчен болай
Тиз үтә икән?
Кызык мультфильм
Нигә шулкадәр
Тиз бетә икән?

«Кайчан булыр?» — дип,
Әллә никадәр
Көтеп йөрисең.
Җитмәсә, аны

Аз күрсәтәләр,
Белмим, ни өчен?
Дәү үскәч, сезгә
сармын, яме,
Мультивизорлар —
Мультфильм гына
Күрсәтә торган
Телевизорлар.

Һәркемнең үз дусты

И мактыйлар малайлар
Дүрт аяклы дусларын:
«Минем Акбай солдат күк,
Һәрвакытта постта ул.

Әле дә, — ди Илгизәр, —
Мин югында өй саклый».
Әхмәт исә: «Нигә, — ди, —
Мактанасың шулчаклы?!

Безнең Мияубикәгә
Җитми инде анысы:
Юк итте ул бер көндә
Тычканнарның барысын!»

«Дүрт аяклы дустым бар
Минем дә, — ди Нургали. —
Өйгә кайтсам, «Ят!» диеп
Торган сыман юрганы.

Йокламасаң, янәсе,
Рәхәтләнеп карап ят…
«Нинди дус ул?» дисәгез,
Иң шәп дус ул — карават!»

Эләкче

Кемдер көлеп куйса да,
Җитә кала Нәбигә:
«Нигә миннән көләсең,
Әйтәм бит, — ди, — әнигә…»

Әләкләргә йөгерә
Черки тешли язса да,
Аягына сизмәстән
Нәни чебеш басса да.

Ялгыш тиеп китсәң дә:
«Суктылар», — дип әләкли…
Тыңлап аргач, әнисе
Аны тотып чәбәкли.

Агачлар ла Белә

Чыксам әгәр бакчага,
Җимеш суза һәр агач:
Чия суза чияләр,
Алма суза алмагач.

«Ник?» дисәгез, берсен дә
Корткычка тидертмәдем,
Сусаган чакларында
Суга да тилмертмәдем…

Шуңа күрә дә алар
Җимешне мул бирә шул,
Яхшылыкның кадерен
Агачлар да белә шул.
Менә шул!

Үземне җиңдем

Кызык соң бу уен!
Уйныйсың, уйныйсың,
Һәр көнне уйнап та,
Һич уйнап туймыйсың.

Бүген дә эшемне
Кем генә бүлмәде,
Уйнарга чакырып,
Кем генә кермәде!

«Юк, — дидем, — дусларым,
Үпкәләш булмасын:
Эш бетми, уйнарга
Чыкмыйм мин моннан соң!..»

Иң элек дәресне
Әзерләп бетердем,
Аннары бар җирне
Тәртипкә китердем.

Эш беткәч, үземә
Шаккаттым үзем дә:
Ни итсәм иттем бит,
Тордым бит сүземдә!

Бүген мин дөньяда
Иң көчле, түземле:
Үземне җиңдем мин,
Үземне!

Дәү әнием көне

Календарьда андый көн юк,
Эзләмәгез сез аны.
Абый белән икәү бергә
Уйлап таптык без аны.
Беләсезме, бәйрәм көн ул —
Дәү әнием килгән көн.
«Бусы сезгә күчтәнәч», — дип,
Безгә конфет биргән көн.

Дәрес әзерләгәндә

Шундый авыр мәсьәлә
Бирәләрдер нәрсәгә?
Алай да чишеп карыйм,
Болай да чишеп карыйм,
Ә җавабы юк һаман…

Әни, чыгып кухнядан:
— Ник кызасың юкка? — ди. —
Болай булмый, тукта, — ди, —
Әрәм итмә көчеңне.
Читкә куеп эшеңне,
Тирән итеп сула, — ди, —
(Шуннан нәрсә буладыр?..)
Тагын сула, тагын, — ди, —
Файдасы бар аның, — ди. —
Бердән алып аннан соң
Йөзгә кадәр санарсың.
Йөреп килсәң дә ярый,
Чиләктәге чүп-чарны
Түгеп керсәң дә ярый…

Әниемне тыңладым:
Эш күп диеп тормадым,
Чүп түккәндә, әле мин
Чебиләр дә ашаттым…
— Рәхмәт, — дидем, — әнием,
Физкультминут ясаттың…

Булды бит, әй, файдасы:
Мәсьәләне аннан соң
Шундук чишеп аттым мин!
Үзем дә шаккаттым мин.
Ачу чыккан һич юкка,
Рәхмәт физкультминутка!

Мескен Бүрек

Бер бүрекне өч малай
Футбол тубы иткән, ди.
«Мин дә!..» — диеп, шулвакыт
Кәрим килеп җиткән, ди.

Аунап яткан бүреккә
Шундый каты типкән, ди.
Бүреккәйнең җөйләре
Сүтелеп үк киткән, ди.

Ә малайлар, шаккатып,
Кинәт тынып калган, ди.
Аннан, тиз-тиз киенеп,
Өйләренә тайган, ди.

Таяр иде Кәрим дә —
Бүреге юк лабаса.
Аяк астын караса —
Менә сиңа тамаша?!

Ут уйнаган күзләре
Шар булган, ди, Кәримнең:
— Нишләткәннәр юньсезләр
Минем бүреккәемне!..

Төлке Белән куян

Куян ите ашыйсы
Килгән, ди, бер Төлкенең.
Эзләп озынколакны,
Югалткан ул бер көнен.

Як-ягына каранып
Тора икән сукмакта,
Куян үзе каршына
Килеп чыккан шул чакта.

Төлке исә нәкъ менә
Шуны гына көткән, ди.
Кинәт кенә ауган да
Тәгәрәп үк киткән, ди.

Куян туктап калган, ди:
-Нәрсә булды, туганкай?
-Артка сөйри койрыгым,
Күтәрешче, Куянкай?!

Аннан тотып, әйеме…
Башка җитәр идең син.
Озын койрык яраткач,
Үзең күтәр инде син!

Аңлый микән?

Бик шомарган бер бизмән
Алай да алдый икән,
Болай да алдый икән,
Алдый да алдый икән.

Бармак тиеп китсә дә,
Авышмый калмый икән.
Ә аумакай аңардан
Күзен һич алмый икән.

Үзе шундый икәнне
Ул үзе аңлый микән?

Кем кемне ничек таный

Бүре бүрене
Улаудан таный.
Елак елакны
Елаудан таный.

Маэмай маэмайны
Өрүдән таный.
Ялкау ялкауны
Йөрүдән таный.

Кеше чәчәкне
Төсеннән таный,
Кешене исә
Эшеннән таный.

Хәзер инде аңладым

Кызганып та куям мин
Кайвакытта Маратны.
«Ник?» дисәгез, класста
Аны беркем яратмый.

Бигрәк инде үзе дә:
Беркем белән сөйләшми,
Беркем белән киңәшми,
Беркем белән серләшми.

Йөри шунда каңгырып,
Нәкъ адашкан кош сыман…
Миңа исә нигәдер
Бөтен кеше дус сыман.

Чит иткәне юк әле
Моңа кадәр берсе дә.
Сәлам биргән шикелле
Урамдагы песи дә.

Кайчак ишек төбендә
Җыйнаулашып көтәләр.
Ә Маратны күрсәләр,
Шундук качып бетәләр.

Хәзер инде аңладым.
Гаеп Маратта икән:
Үзең яратсаң гына,
Кеше ярата икән.

Бар эшне дә Булдыра

Әхмәди ул
Бар эшне дә
Булдыра.
Теләсәме —
Айны күлгә
Тондыра.

Майлы ботка
Пешерә ул
Судан да.
Тота кайчак
Үзеннән зур
Чуртан да.

Бүрәнәдән
Ясап куя
Көймә дә,
Хәтта комнан
Төя белә
Төймә дә.

Барысын да
Эшли ләкин
Тел белән.
Кул белән дә
Эшли башлар,
Кем белә?

Пешерде

Кызык итте телевизор,
Дилбегәсен нык тотты:
Ничә сәгать буе мине
Каршысында утыртты.

Юк иде шул моңа кадәр
Андый фильм күргәнем.
Сизми калдым әнинең дә
Эштән кайтып кергәнен.

«Ипи алдыңмы соң?» — дигәч,
Акланырга уйладым:
— Әни, — дидем, — кибетләрдә
Бүген ипи булмады…

Карап куйды әни миңа
«Их син!..» дигән шикелле.
Әллә нишләп китте йөрәк,
Дөп-дөп итеп сикерде.

Ялган уттан яман икән,
Мине шундый пешерде.
Чөгендердәй кызартты да
Манма тиргә төшерде.

Белсәң иде шул чагында
Битнең ничек янганын!
Ник көләсең? Юкмыни соң
Андый хәлдә калганың?

Дуслар

Ике нарат үсә безнең
Каһарманнар тавында.
Берсе аның чак-чак кына
Аумый калган давылда.

Авар иде, икенчесе
Тотып калган иңендә…
Нәкъ әнә шул нарат кебек
Дус-ишләрем минем дә.

Оча торган фил

Кеп-кечкенә бер черки
Һич мактанып туймаган:
Озын булгач борыны,
Үзен фил дип уйлаган.

«Мин бит гади фил түгел,
Оча торган фил, — дигән, —
Дөньяда мин хәзергә
Әле бердәнбер», — дигән.

Фил каршында «эне-е-ем» дип,
Тыз-быз очып йөргән, ди.
Өф-ф иттереп, фил аңа
Тик бер генә өргән, ди.

Шуннан бирле бу черки
Ник бер әйтсен «эне-е-ем» дип.
Йөри, имеш, ул хәзер
«Биле-е-ем! Биле-е-ем! Биле-е-ем!» дип.

Ятим каен

Дәү әтием беркөнне:
— Туйдым өйдә ятып, — ди, —
Әйдә ятим каенның
Хәлен белеп кайтыйк, — ди. —

Тау башында берүзе
Яши ничә еллар ул?!
Ялгыз торыр идеме,
Таза булса кулларым?!

Яшь каеннар утыртыр
Идем тирә-ягына:
Безнең кебек, ул да бит
Туганнарын сагына…

Шул чагында мин ничек
Оялганны белсәгез…
Пеләш башлы ул тауны
Әгәр хәзер күрсәгез:

Нинди генә агачлар
Утыртмадык без анда!
Сокланмаган кеше юк,
Яннарыннан узганда.

Карт каен да ничектер
Киткән сыман яшәреп.
Агачка да рәхәт шул
Бергә гөрләп яшәве.

Суыктан курыкмаган

Күзем төшсә карамага,
Утыра бер кара карга.
Мин шаккатып караганга,
Ул да миңа карап ала.

Көткән, ахры, тәлинкәгә
Ипи турап биргәнемне.
Әй сыпырта, сизми хәтта
Читтән карап йөргәнемне.

Шуннан бирле чыгуымны
Көтеп тора һәр көн иртән.
Мәктәбемә киткән чакта,
Ашарына биреп китәм.

Аны хәзер бик еш күрәм
Йорт кошлары арасында.
Тавыклар да, үрдәкләр дә
Ник бер чукып карасыннар!

Нинди усал ата каз да
Аны бер дә чит итмәде:
Ул бит башка каргаларны
Төз лапаска һич кертмәде.

Ата каз да якын күргән,
Белмим, нинди каргадыр ул?
Туган җирен яратканга,
Көзен китми калгандыр ул.

Яралы каз

Әй, кыр казы, мескенем,
Ник китмәдең көз көне?
Нишлим? Оча алмыйм мин,
Шуңа китми калдым мин.
-Салынган шул канатың,
Аны кайда канаттың?
-Яралады бер аучы,
Бигрәк явыз сунарчы.
Үзе көрәк сакаллы,
Күлгә чумып чак калдым.
Безгә кайтыйк: дәү әни
Бөтен җирне дәвалый.
Синең кебек яралы
Бер үрдәк тә бар әле.
Аңа иптәш булырсың.
Язга кадәр торырсың,
Аннан тотмам — китәрсең.
-Шәфкатьле кыз икәнсең.
Рәхмәт яхшы сүзеңә.
Китик моннан тиз генә:
Аучы күрсә, ут бөркер,
Безне атып үтерер.
Мин барында курыкма,
Инде аңа юлыкма.
Бездә тимәс беркем дә,
Син үзеңнең иркеңдә.

Крәкәй
1
Һич аңламыйм, ни булган:
Бу атнада гел буран,
Әллә инде һаваның
Берәр җире убылган?

Без йоклаган чагында,
Буран тагын котырган.
Ишегалдын яңадан
Көртләр белән тутырган.

Иртән бераз тынды ул:
Ял итәсе килгәндер.
Бәлки, Илшат чыксын да
Кар көрәсен, дигәндер?

Көрәмәгән кар түгел,
Бүген ял көн — көрәрмен!
Әнә мине, өйдә дип,
Көтеп тора көрәгем.

Эш булганда, өйдә мин
Кул кушырып утырмыйм.
Ашап-эчкәч, чыктым да
Кар көрәргә тотындым.

Бертуктаусыз кар атам,
Тир акса да маңгайдан.
Кинәт нидер шап итеп
Килеп төште һавадан.

Боз сыман да булды ул,
Кош сыман да булды ул.
Карда чокыр калдырып,
Шундук көрткә чумды ул.

Казып алгач шаккаттым:
Кыр үрдәге!.. Мескенем,
Ничек китми калдың син
Җылы якка көз көне?

Өйдә аны: «Җылын, — дип,
Салдым иске бүреккә. —
Исән калсаң, яз көне
Җибәрермен иреккә…»

Сеңлем дә, бик кызганып:
«Абыем, — ди, — туңган ул…»
Япты аның өстенә
Курчагының юрганын.

2

Карны көрәп бетергәч,
Өйгә керсәм атылып,
Үрдәк торып басты да
Куймасынмы талпынып.

Очып төште өстеннән
Сеңлем япкан юрганы.
Әйтерсең лә тик мине
Көтеп кенә торган ул.

Карап тора үрдәгем,
«Мин кайда соң?!» дигәндәй.
Аны алып бүректән,
Бастырдым мин идәнгә.

Су да куйдым алдына,
Аңа ипи турадым.
Тәлинкәне шунда ук
Ялт иттерде кунагым.

Тагын ипи бирдем дә:
«Аша, дустым, аша», — дим.
Ә бераздан инде ул
Тып-тып йөри башлады.

«Мияу-у-у», — дигәч Мырауҗан,
Шундук бармак янадым:
«Кунагыбыз ул безнең,
Тия күрмә аңа», — дим.

Минем нәрсә әйткәнне
Песи, ахры, аңлады:
Шуннан соң ул үрдәкнең
Янына да бармады.

Читтән генә күзәтеп
Торды ничек йөргәнен.
Тынычлангач, бар җирне
Карап чыкты үрдәгем.

Зур катыргы тартманың
Чүпрәк җәйдем төбенә.
Тиштем ишек-тәрәзә
Кунагымның өенә.

«Ояң әзер. Рәхим ит!» —
Дигән идем бер генә,
Үрдәк шундук кереп тә
Ятты аның түренә.

Ботка куйдым алдына,
Бер тәлинкә ярма да…
Сусап китсәң — менә су,
Ни телисең — бар да бар.

«Рәхмәт» дигән шикелле,
Миңа карап алды ул.
Кош булса да, кеше күк,
Бар нәрсәне аңлый ул.

Мине күрсә ишектә:
«Крә-ә, крә-ә, крә…» — ди.
Әйтерсең лә, шатланып:
«Әнә Илшат керә!» — ди.

Ә мин, аны иркәләп:
«Крәкәем минем! — дим. —
Бәлки, инде юлдадыр
Туганнарың синең, — дим. —

Алар кайткач, сөенеп,
Күлдә йөзеп йөрерсең.
Әгәр мине сагынсаң,
Кунак булып килерсең,
Яме».

Зиратка Бардык

Дәү әтием зиратка
Алып бара мине дә.
— Менә, улым, һәркемнең
Төп йорты, — ди, — биредә.

Бусы — әниемнеке,
Әтинеке — монысы.
Чиста тоту аларны —
Исәннәрнең бурычы.

Каберләрне чистартып,
Ромашкалар утырттык.
Сулар сибеп шунда ук,
Эшебезне тиз тоттык.

Кошлар безгә аннары
Концерт куеп алдылар.
Ә ташландык каберләр
Гүя елап калдылар.

Дәү әтием урманы

Авыл халкы телендә ул —
«Мөхәммәтҗан урманы».
Баш агроном булган чакта
Утырттырган ул аны.

Бездә хәзер үлән көйгән
Тау башларын күрмисең.
Бу урманда кош-кортның да
Очратасың төрлесен.

Күккә тиеп торган кебек
Наратларның очлары.
Очрый анда көртлек кебек
Хәтта урман кошлары.

Бер агачтан бер агачка
Сикерешә тиеннәр.
Ә урманның ышыгында
Гөрләп үсә игеннәр.

Җиләк дисәң — җиләге бар,
Гөмбә дисәң — гөмбәсе.
Анда чыксаң, гөмбә эзләп
Һич каңгырап йөрмәссең.

Мин яратам наратларның
Хуш ис бөркеп торганын.
Менә нинди бит ул минем
Дәү әтием урманы!

Бетмәячәк!

Альберт — шәһәр малае,
Җәй җиттеме — авылда.
Ярата ул авылның
Каймагын да, балын да.

Беркөн, ачу китереп:
Бу авыл, — ди, — бетәчәк.
Карт-корылар калмагач,
Яшьләр читкә китәчәк.

Бетмәс! — диеп, кырт кисеп,
Томаладым авызын.
Хәтта йотып җибәрде
Чәйнәп торган сагызын.

Нинди зур йорт салдылар
Әнә Таһир абыйлар!
Бетә торган авылга
Кирпечтән өй салмыйлар.

Бетмәячәк авылым,
Калачак ул, калачак!
Безнең белән бергә ул
Киләчәккә барачак.

Сынатты

Илфат белән урманда
Җиләк җыйган чагында,
Күтәрелеп карасам —
Елан тора янымда!

Телен сузып: «Сс-сс», — ди…
Кая качар җир тапмыйм.
Ярдәм көтеп дустымнан:
«Чыбык бирче, Илфат!» — дим.

Илфат дәшми, күрәсең,
Ишетмәде сүземне.
Үзем исә еланнан
Бер дә алмыйм күземне.

Шактый торгач карашып,
Әллә инде шүрләде,
Елан кинәт юк булды,
Шуннан аны күрмәдем.

Тыр-тыр чапкан Илфатны
Чак-чак куып җиттем мин.
«Нигә ташлап киттең?!» — дип,
Аннан үзен теттем мин.

Күз алдымда әле дә
Мышык-мышык елавы.
Куркак дустың булганчы,
Артык икән булмавы.

Кыю песнәк

Кыш та бездә,
Җәй дә бездә,
Көзен дә.
Песнәкне мин
Бик яратам
Үзем дә.
Булыша ул
Миңа бакча
Карарга.
Ә мин оя
Ясап куйдым
Аңарга.
Чыгарган да
Инде әнә
Баласын.
Ә песине,
Ә песине
Кара син.
Песнәгемнең
Котын алып:
Мияу-у,— ди.
Әйтерсең лә:
Балаларың
Миңау-у, — ди.
-Төш оядан,
Төш, дим, юкса
Мин сине!.. —
Песнәк шунда
Чукып алды
Песине.
Күрми калдым,
Мәче ничек
Төшкәндер.
Үзенең дә
Авызы шәп
Пешкәндер!

Шофёр

Әтием, — дим, — бу бакчага
Йөргәнче көн дә,
Синең кебек шофёр гына
Булыймчы мин дә?

Алай булса, мә машина,
Хәзер үк йөрт син…
Рулен борам — машина ник
Бер адым китсен.

Рульне әти тоткан иде
«Киттек!» дип кенә —
Машинасы выжт! — шунда ук
Элдертте генә.

«Кызык булдыңмы!» дип,
бәлки,
Көлеп йөрерсез…
Үсим генә, шофёр булам —
Менә күрерсез!

Әкәм-текәм

Әнкәң көткән,
Әткәң көткән.
Көтеп аргач,
Җимгә киткән.

Мин дә инде
Күпме көтәм,
Ник чыкмыйсың,
Әкәм-төкәм?

Күрим инде
Бер үзеңне.
Күрсәт инде
Мөгезеңне.

Аннан соң мин
Шундук китәм…
Шулчак сеңлем
Килеп җиткән.

Тетә мине:
Нигә син, — ди, —
Шул мескенгә
Тиясең? — ди. —

Бәлки, кеше
Йоклыйдыр, — ди, —
Бәлки, шуңа
Чыкмыйдыр, — ди.

Алай булса
Китәм, китәм.
Тыныч йокла,
Әкәм-төкәм.

Заман Баласы

Энем футбол кырында
Очып йөргән туп кебек.
Туп кынамы соң әле,
Ул малай нәкъ ут кебек.

Күрмичә дә каласың
Эшләгәнен өй эшен.
Әни әйтә: — Ул кадәр
Ашыгасың ни өчен?

Өлгерәсең уйнарга,
Вакытың күп әле, — ди.
Энем көлеп куя да:
Бик кызык син, әни, — ди.

Хәзер тизлек заманы,
Ә мин — заман баласы.
Кемнең инде заманнан
Килсен артта каласы?..

Бүген исә нәрсәдер
Булган, ахры, аңарга:
Вакыты юк малайның
Күтәрелеп карарга.

Урындыкка кадаклап
Куйган кебек Илфатым.
Нишлисең? — дим.
-Укуның
Күтәрәм, — ди, — сыйфатын.