Шук бабай

Гармоньсыз да биетәсең,
Ай-яй шаян икәнсең!
Бигрәк инде! Тау шуганда,
Битне тешләп киткәнсең.
Әй, шук бабай, ул кадәр ук
Ярамый бит инде,
Кит инде!..

Таяк белән сукканыңны
Болай үзем күрмәдем:
Кыл урталай яргансың бит
Чоланда сөт чүлмәген! С
уык бабай, ул кадәр үк
Ярамый бит инде,
Кит инде!..

ЕЛАК ЧАНА

Кояш нурында тирбәлеп
Сыкы явып торганда,
Бәбәй кебек сузып-сузып
Чана елый урамда.

Чана елый… Нигә елый?
Мин утырган өченме?
Әллә аңа авыр микән,
Абый, әллә төшимме?

— Утыр, утыр: еламый ул,
Сыкы белән сөйләшә.
Карале, ди, суыктан да
Курыкмаган Миләүшә.

КАЙГЫ

Нишлим инде,
Өч көн инде
Бастырмыйлар аягыма.
Боз суырып йөргән идем,
Шеш чыккан ла тамагыма.

Доктор апа бар уколны
Бергә генә салмас инде…
Көн дә матур. Озак ятсам,
Миңа уен калмас инде.

ЧАҢГЫ ШУГАНДА

Үзе минем абый кадәр,
Ни булган бу малайга:
Чаңгылары да өр-яңа,
Гел егыла алай да?

Аптырагач, чаңгыларын
Ул салып ук ташлады:
— Әти, болар егалар бит,
Алып кайтыйк башканы.

ТАПКЫР СЫЕРЧЫК

Канатларын кага-кага
Концерт бирә сыерчык.
Үзен белми, аннан көлеп,
Чыр-чыр килә бер чыпчык.

Ә сыерчык, мәче кебек:
— Ми-я-яу! —диде бер генә.
Коты очып, чыпчык шундук
Сызды ындыр түренә.

КАРГАЛАР
Яз җитте дип, алмагачлар
Ап-ак күлмәк кигәннәр.
Каргаларның исе киткән —
Җыелышып килгәннәр.

Килгәннәр дә аптырашып
Кычкыралар «кар» да «кар»…
Ак чәчәкне кар диләр бит —
Юләрдер бу каргалар.

НИШЛӘТЕРГӘ

Тополь кыркып йөри бер карт
Озын саплы кайчы белән.
-Нишли соң бу?!-диеп, аңа
Карап торам ачу белән.

Күрсә агач сындырганын,
Тетә иде малайларны.
Үзе хәзер туный гына-
Нишләтергә бу бабайны?

ЕЛАМА, КАЕНКАЕМ

Кичә генә утырттым бит
Үзен капка төбенә —
Пәке кадап китте икән
Каеныма кем генә?

Күз яшьләре агып төшкән
Әнә ап-ак йөзенә…
Хәзер менә ничек кенә
Ярдәм итим үзенә?..

Дару сөртеп, марля белән
Бәйләп куйдым ярасын.
Каеныма тагын берсе
Тиеп кенә карасын!

КОЯШЛЫ ЯҢГЫР

Кояш нуры — көмеш иләк,
Шул иләктән үтә дә,
Җиргә төшеп, тып-тып итеп,
Янгыр бии түтәлдә.

Шундый матур итеп бии —
Тимәсен тик күз генә!
Яфраклар кул чаба-чаба
Такмак әйтә үзенә.

САГЫНГАННАР

Ни булган бу камышларга?
Җил искәндә барсы да,
Бер-берләрен куа-куа,
Йөгерәләр каршыга.

Ә үзләре җыр сузалар,
Шаулатып күл тирәсен…
Килгәнем юк иде күптән,
Сагынганнар, күрәсең.

ТАЛЛАР

Күл буенда бөдрә таллар.
Нишләделәр икән алар —
Манма булган барысы?
Төне буе су сибешеп
Уйнаганнар, ахрысы.

ФАРАЛАР

Ут сүндереп, караватка
Ятыйм гына дигәндә,
Нәни генә ике фонарь
Кабынды бит идәндә!

Кем яндырды икән, дисәм,
Машинамның фарасын,
Мияубикә күзе икән —
Нәкъ фара күк, кара син!

ТӨНГЕ УРМАНДА

Бөтен агач уйга талган,
Сөйләшә тик усаклар.
Төпләрендә янып тора
Борчак кадәр учаклар.

Берәү, икәү… бишәү… унау…
Чынлап, малай, бер йөз бар!
Бәй, болар бит тере учак —
Җемелдәвек коңгызлар.

ӘЗЕР ҖАВАП
Тизрәк үсәр, помидорга
Су сибеп кер, Рузидә.
-Мин су сипмичә дә үсәм,
Үсәр әле үзе дә.

ИСЕМ КИТТЕ

Әллә уйнап, әллә көлеп,
Әллә уятыйк дипме —
Кемнәр шулай сөя-сөя
Кытыклый икән битне?

Шундый җылы, әллә болар,
Кояш нурлары микән?
Күзем ачсам, исем китте-
Әни куллары икән.

МАКТАНЧЫК

Әйтерсең, бакчада
Беркем юк — Вил генә.
Телендә һәрвакыт:
-Мин генә!.. Мин генә!..

Мин җәяү йөрмим,— ди. —
Сезнең күк. Бирегә
Атланып килдем, — ди, —
Фил кадәр бүрегә!

Озак та үтмәде,
Кычкыра Вилебез:
Каравы-ы-л!.. Песи бар!..
Ярдәмгә килегез!

ШАККАТТЫЛАР

Шулай беркөн тубыбыз
Төшеп китте елгага.
Ничек алыйк? Ичмасам,
Юк бит озын колга да.

Шаулашалар малайлар,
«Син кер» дә, «бар, син кер» дип
-Әй куркаклар! — дидем дә
Суга үзем сикердем.

Тупны алып чыккачтын,
Шаккаттылар барысы.
Су төбенә кул җитсә,
Йөзәм лә мин анысы.

БИИ БЕЛМӘГӘН АЮ

Сыза гына сандугачкай
Скрипка кылларын!..
— Эх-ма! — диеп куйды аю,
Онытып бар моң-зарын.

— Сандугачын әйтер идем,
Бигрәк,— диде, — булмаган:
Нинди матур биегәндә.
Көйне бозды, уңмаган!

Биеп киткән иде лап-лап,
Атлады тик өч кенә:
Абынып үз аягына
Ауды түмгәк өстенә.

ӘЙДӘ, КИТТЕК

Мин мәктәпкә китәм инде,
Торасыңмы, курчагым?
Уятмагансың да диеп,
Үпкәләрсең син тагын.

Әнием дә эшкә китте,
Үзең генә куркырсың.
Өйдә елап утырганчы,
Әйдә, син дә укырсың.