1
Кайткан чакта өенә
Күз ачкысыз буранда,
Шәмси агай бер көчек
Очраткан, ди, урамда.

Шыңшып торган сабыйны
Алган да ул кулына,
«Үләсең бит, мескен», — дип,
Тыккан аны куенына.

Ә өендә аңарга
Сөт җылытып эчергән.
Учак ягып, аннары
Итле шулпа пешергән.

Туендыргач тамагын,
Юындырган ул аны.
Йоклаганда, өстенә
Япкан хәтта юрганын.

Шул көннән соң көчекнең
Бар кайгысы беткән, ди.
Соры дустын хуҗасы
Сорбай диеп йөрткән, ди.

Үсә торгач, эт булган
Йодрык кадәр көчек тә
Һәм кертми дә башлаган
Кешеләрне ишектән.

Хуҗа нәрсә ашаса,
Шуны ашаган, ди, ул,
Ә шулай да өй саклап
Туя башлаган, ди, ул.

Муенындагы каешны
Өзәсе килә икән.
Бәйдән китеп, дөньялар
Гизәсе килә икән.

Бүре исә Сорбайны
Күзәтеп йөргән, имеш.
«Рәхәтме, — дип, — коллыкта?» —
Аңардан көлгән, имеш.

Шәмси агай юк чакта,
Бүре тагын килгән, ди.
Хәтта әле Сорбайга
Бер сөяк тә биргән, ди.

«Хәзер инде ирек тә
Бирим, — дигән, — үзеңә»,
Һәм Сорбайның каешын
Тешләп өзгән тиз генә.

— Курыкма син, — дигән ул, —
Яныңда мин булганда.
Әйдә киттек, типтереп
Бер яшәп кал урманда!

Безнең Сорбай, ияреп
Әнә шул карт бүрегә,
Ни булса да булыр дип,
Киткән дөнья күрергә.

Тора-бара өйрәнгән
Бүре кебек уларга.
Өйрәнгән, ди, көтүдән
Бәрәннәр дә урларга.

2

Бервакытны боларның
Ашарына беткән, ди.
Азык эзләп, ике дус
Ауга чыгып киткән, ди.

Йөри торгач, җиткәннәр
Зур гына бер авылга.
-Их, — ди икән ач бүре, —
Тамак ялгап алырга!

Бу бит безнең авыл! — дип,
Сорбай хәйран калган, ди.
Яшь чакларын сагынып,
Ялангалап алган, ди.

Ә аннан соң туп-туры
Оясына чапкан ул.
Нәкъ элекке шикелле,
Төртеп ачкан капканы.

Керсә ишегалдына,
Үз урынында оясы!
Калган да бит гомергә
Шунда гына торасы!

Күз алдына килгән, ди,
Киң күңелле хуҗасы.
Ә бүренең килә, ди,
Тизрәк сарык буасы.

Чапкан чакта пыр тузып
Бер сарыкның артыннан,
Сорбай, тешен ыржайтып,
Аңа уктай атылган.

Күпме сугышканнарын
Тик үзләре белгән, ди.
Бу аяусыз көрәштә
Икесе дә үлгән, ди.

Шәмси агай тавышка
Чыкса ишегалдына,
Анда да кан, монда да —
Бөтен җирдә кан гына.

Бүре ята сузылып,
Сорбай — аның янында.
Күзе ачык. Күрәсең,
Булган әле аңында.

Агай елап җибәргән
Этен кочып алган да…
Сорбаен бик юксынып
Яши, ди, ул һаман да.