Безне шушы сүз белән,
Атап йөртә өлкәннәр.
Ләкин шушы исемне,
Алар да бит йөрткәннәр.
Бала

Туксан тугыз күзле ул,
Көн дә сыйлый безне ул.
Үзе сары чикмәнле,
Сые исә бик тәмле.
Бәрәңге

Зыр-зыр итеп әйләнде дә
Сыртындагы калагы,
Кинәт куккә күтәрелде,
Тимер энә карагы.
Вертолёт

Сабакларым энәле,
Миңа кагылма, яме.
Ә җимешем файдалы,
Кайнатып эч син аны.
Гөлҗимеш

Ни булыр бу? Туксан сыры,
Туксан теле бар моның.
Телен белсәң, сөйләр сиңа,
Эчендәге бар моңын.
Гармун

Кояш түгел-яктырта,
Өйгә нурлар тарата.
Лампочка

Озын, юка, төеп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл.
Юллары озынлыгын,
Беләм санап сызганын.
Линейка

Җимеше кып-кызыл була,
Бу-шатлык минем өчен.
Чөнки көзге салкында,
Һич тә үзгәртми төсен.
Миләш

Сыңар күзле бер үгез,
Төчкерә дә пошкыра.
Каршы чыксаң чырылдап,
“Юл бир!”-диеп кычкыра.
Мотоцикл

Лап-лап атлап йөри белә,
Кеше кебек сөйли белә.
Кушкан эшне эшли белә …
Аның телен яхшы белә,
Тик укыган кеше генә.
Робот

Сары төсе бал кебек,
Ак чуклары кар кебек.
Әллә ничә авыруга,
Файдасы бар, эч белеп.
Ромашка

Кош түгел-оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
Тиен

Өйне чистартса,
Бер чүп тә калмый.
Тик үзен генә,
Чистарта алмый.
Тузан суырткыч

Урлаганы булмаса да,
Беркемнең дә әйберсен.
Карак диеп атый аны,
Күргән кеше һәрберсе.
Энә карагы

Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулыида-
Сак була күр җыйганда.
Энҗе чәчәк

Барам,барам-
Очы юк.
Юл

Көндез-хөрмәттә,
Кич-хезмәттә.
Юрган

Елына ул бер килә,
Өйгә кергәч, үзеннән.
Тәмле хуш ис бөркелә.
Яңа ел чыршысы

Күктән килде, җиргә иңде.
Яңгыр