Безнең гаилә

Без мактана алабыз:
Барысы биш малай без,
Барыбыз да бертуган,
Барыбыз да ир туган.

Безнең һәркайсыбызның
Сеңлесе дә бар әле.
Дәү әнине онытып
Торам икән, карале.

Әти белән әнине
Кушсак, ничәү булабыз?
Ник аптырап торасыз?
Ягез, тизрәк уйлагыз.
(Тугыз кеше)

Ничә «дүртле», ничә «бишле»?

Бу атнада «дүртле»ләр дә,
«Бишле»ләр дә алдым мин.
Һәм аларны бер-берсенә
Һәр көн куша бардым мин.
Алты көндә кырык булды
Билгеләрнең суммасы.
Ничә «дүртле», ничә «бишле»
Була инде шуннан соң?
(Дүрт «бишле»се биш «дүртле»се бар.)

Ничәшәр балалары булган?

Алты кошның утыз улы,
Утыз кызы булган, имеш.
Уйнаганда, әниләре
Читтән карап торган, имеш.

Соры көртлек сүз башлаган:
— Минекеләр өчтән бере…
Тартар шундук дәвам иткән:
— Минекеләр биштән бере…

Ә зур песнәк:—Дуслар,— дигән,—
Дүрттән бере минекеләр.
Тукран әйткән:—Өч мәртәбә
Күбрәк икән синекеләр.

— Бу табигать,—дигән торна,—
Кыерсыткан мине генә:
Минекеләр ул алтмышның
Тик утыздан бере генә.

Саесканга җитә калган,
Чырык-чырык көлә икән:
— Синекеләр минекеннән
Өч мәртәбә кимрәк икән…

Исәпләргә менә шулай
Оста булган аналары.
Йә, ничәшәр булган инде
Бу кошларның балалары?
(Соры көртлекнең — 20, зур песнәкнең —15, тартарның —12, саесканның — 6, чуар тукранның — 5, торнаның 2 баласы булган.)

Кем кайда торыр?

Өч дус алар класста:
Гали, Вәли, Нургали.
Бер булса да уйлары,
Төрле-төрле буйлары.

Гали озын Вәлидән,
Нургалидән кыскарак,
Әмма җырга-биюгә
Дусларыннан остарак.

Сафта кайсы—иң алда,
Кайсы торыр иң артта?
Яле, тизрәк уйлап тап.
(Сафка бассалар, Нургали — алда, Гали—уртада, Вәли иң артта торыр иде.)

Беләсеңме?

Йөз чикләвек җыйдым мин,
Биштән берен ашадым,
Калганының яртысын
Кортлы булгач ташладым.

Энем белән сеңлемә
Бүлеп бирдем калганын.
Беләсеңме аларның
Ничәшәрне алганын?
(Энесе белән сецлесенә егер-мешәр чикләвек биргән.)

Чебиләре ничәшәр?

Гыйльми беркөн Бәшәргә:
— Чебиләр күп безнең,— ди.—
Безнекеннән бермә-бер
Кимрәк икән сезнең,— ди.—
Әти инкубаторга
Әле тагын барачак һәм яңадан шулкадәр
Чеби сатып алачак.
Тавык унны чыгарса,
Җитәчәкләр иллегә…
Сер бирмәде Бәшәр дә,
Тезеп китте Гыйльмигә:
— Тиздән безнең чебиләр
Дүрт мәртәбә артачак.
Шуңа өстәп күршебез
Унбиш чеби сатачак…
Ничә чакрым юл үткән?
Берәү бер пар ат җиккән,
Юлга чыккач интеккән:
Кырык чакрым барган да,
Адашып, кайтып киткән,
Ярты юлдан борылып,
Тагын алга элдерткән,
Алтмыш чакрым җир киткән.
Ягез әле, һәр аты
Ничә чакрым юл үткән?
(120 чакрым.)

Сәгать ничә?

Кушкан иде абыем
Миңа сәгать карарга,
Бары табышмак белән
Җавап бирдем аңарга.

Әйттем аңа тәүлекнең
Тик чиреге калганын.
Ә шуннан соң вакытны
Ничек белә алган ул?

Син дә моңа җавапны
Тиз табарсың, минемчә.
Тик шулай да әйт әле,
Сәгать ничә синеңчә?
(Кичке алты.)

Һәр агачта ничә алма?

Быел инде алма бирде
Безнең ике алмагач.
Икесендә кырык алма!
Исем китте санагач.

«Берсеннән биш алма алып,
Элсәк икенчесенә,
Алмалары тигезләшә»,—
Диде шулчак Гөлсинә.
һәр агачта ничә алма
Барын шуннан белегез.
Белмәсәгез, сеңлем өйдә,
Ул аңлатыр: килегез.
(Алмагачларның берсендә — 25, икенчесендә 15 алма булган.)

Нинди тизлектә?

Гали белән Нургали
Йөри иде гел бергә.
Оныткан бит Нургали
Галиләргә керергә.

Бара торгач, Нургали
Ике чакрым киткән, ди.
Соң чыкса да ун минут,
Гали куып җиткән, ди.

Исе китеп аңарга,
Тел шартлаткан Нургали.
Яле, нинди тизлектә
Чапкан инде бу Гали?
(Сәгатенә 12 чакрым тизлектә.)

Мин нинди сан уйладым?

Серле бер сан уйладым,
Йә, тыңлагыз барчагыз:
Әгәр дә сез ул саннан
Уникене алсагыз
Һәм шуннан соң калдыкны
Өч өлешкә бүлсәгез,
Өч калачак нибары.
Серемне дә белсәгез,
Санны бик тиз табарсыз.
Бәлки, уйлап карарсыз?
(21 саны).

Ничә гөбләне юк иткәннәр?

Нәрсә тәмле икәнен
Корткычлар да беләләр:
Япь-яшь балан куагын
Сырып алды гөбләләр.

Әти әйтә:—Бар, улым,
Камка тотып кил әле.
Алар гына бирәчәк
Гөбләләрнең кирәген.

Сигез камка җибәрдем
Шул ук көнне баланга.
Иртәгесен – җидене
Булышырга аларга.

Юк иткәндер һәркайсы
Көнгә кырык-иллесен.
Бер атнада гөбләнең
Калдырсыннар ник берсен!

Кырган ничә гөбләне
Камкаларның барысы?..
Дустым, үзең исәпләп
Кара инде анысын.
(3920-4900 гөбләне.)

БЕЗ НИЧӘҮ?

Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам.
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам.
Ә без аның
Оныклары
Өчәү инде.
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде?
(Алты.)

ҺӘРКАЙСЫ НИЧӘҮ?

Дәү әтинең медальләре
Бер дистәдән өчкә ким,
Орденнары медаленнән
Булса әгәр бишкә ким,
Шуны төгәл белү өчен
Бу саннарны нишләтим?
(Ике ордены, җиде медале бар.)

КҮПМЕ БУЛЫР?

Ике җирдә ике дүрт,
Икесенә бер сигез.
Күпме булыр барысы?
Тизрәк җавап бирегез.
(Уналты.)

НИЧӘ ГӨЛЕ КАЛА?

Зур-зур алты тәрәзә бар
Гөлнурларның өендә.
Берәр кына, өчәр яран
Кәр тәрәзә төбендә.

Бүләк итсә дусларына
Әгәр ике яранын,
Йә, кайсыгыз әйтә ала
Ничә гөле калганын?
(Егерме ике.)

САНЫЙМ ӘЛЕ

Ун карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына.
Тагын өчәү өстәлде,
Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,
Очып китте бишәве.
Саныйм әле, чыбыкта
Калды икән ничәве?
(Сигез).

НИЧӘ КӨННӘН?

«Бер атнадан кайтам»,— диеп,
Әти читкә киткән иде,
«Бер көн үтте, ике көн…» — дип,
Зилә шундый көткән иде,
Әти кайтты атнадан соң
Тагын ике көннән генә.
Ничә көннән кайткан инде?..
Ягез әле, кемнәр белә?
(Тугыз.)

НИЧӘ КӨН КАЛДЫ?

— Әни, күпме бар әле
Беренче сентябрьгә?
— Әйдә, инде анысын
Исәплик бергә-бергә.
Утыз бер көн августта,
Ә бүген уналтысы.
Хәзер инде үзең дә,
Шәт, исәпли алырсың…
Йә, ничә көн калды соң?
(Унбиш.)

НИЧӘ ЧЕБИ ЧЫГАРГАН?

Безнең өйдә ак тавыкка
Сокланмаган бер кеше юк:
«Кара,— диләр һәммәсе дә,—
Нинди генә чебеше юк!..»
Өчесе ак, берсе кара,
Ун чебие чуар аның…
Ягез әле, кемнәр әйтә:
Ничә чеби чыгарган ул?
(Ундүрт.)

ЧИЯСЕЗ КАЛМЫЙММЫ?

Егерме чиянең
Өчесе энемә,
Бишесен ашатсам
Бәләкәй сеңлемә,
Дусларга өләшсәм
Әгәр дә сигезен,
Чиясез калмыйммы
Шуннан соң мин үзем?
(Үзенә дүрт чия кала.)

МИЧ БАШЫНДА БИШ МӘЧЕ

Бишәр-бишәр биш рәт таш бар
Бәшәрләрнең мич башында.
Биш мәченең биш баласы
Иоклый икән биш ташында.
— Ми-яу! Ми-яу! Буш таш юкмы? —
Дип сораган биш карт мәче.—
Сезнең янда без бары тик
Балаларны йоклатмакчы.
— Алар шулай бик күпмени?
— Бишебездә бишәр бала.
— Бишәр-бишәр биш рәт таштан
Биш таш алгач, ничәү кала?
(Егерме.)

НИЧӘҮ БУЛДЫ?

Икетәй, микетәй,
Чабып килә ике тай.
Әнә тагын илле тай,
Иллесе дә җилле тай.
Шуларга куш кырык тай.
Ничәү булды?
Белмәсәң,
Монда торма, чыгып тай.
(Туксан ике тай. )

БЕР КӨНДӘ

Калган ипи сыныкларын
Җыеп алгач табыннан,
Ташлыйм диеп, үтеп бара
Идем әти яныннан:
— Тукта,— диде,— бизмән алып,
Башта үлчәп карагыз…
Бер йөз грамм ипине без
Һәр көн ташлап барабыз.
Йортыбызның һәр катында
Яши алты гаилә.
Тугыз катлы йортта ничә
Гаилә бар, Наилә?
Безнең йортта күпме ипи
Әрәм була бер көндә?!
Менә шуны ни өчендер
Исәпләми беркем дә.
(54 гаилә, 5400 грамм ипи.)

КҮПМЕ БАШАК ҮСТЕРЕЛӘ?

Ун башактан унбиш грамм
Бөртек алсагыз әгәр,
Тик унҗиде грамм гына
Ипи салсагыз әгәр,
Оч йөз кырык грамм ипи
Пешерер өчен генә
Күпме башак үстерелә?!
Җитсен тик көчең генә!
(200 башак).

КЕРӘШӘЛӘР

Текә ярга чокыр казып
Оя ясый керәшәләр.
Эшләрен дә бик тиз генә
Бетерәләр теләсәләр.
Пар керәшә ике көндә
Казып керә бер метрга.
Барысы да шундый алар,
Ару-талу белми торган.
Булмаса да болай эшләп
Арыганың, алҗыганың,
Бел инде син һәркайсының
Көнгә күпме казыганын.
(Егерме биш см.)

ХӘЛЕ ЯМАН

Булган, ди, бер
Тәмлетамак —
Габдрахман.
Әнисен ул
Конфет сорап
Аптыраткан.
Шуннан башка
Гаме юк, ди,
Бер нәрсәдә…
Ә әнисе
Биргән аңа
Бер мәсьәлә:
«Һәр конфетка
Тотсаң әгәр
Бишәр тиен,
Ун конфетка
Кирәк булыр
Ничә тиен?..»
Телсез калган
Тәмлетамак:
Хәле яман.
Исәпли, ди,
Габдрахман
Әле һаман.
(50 тиен.)

НИЧӘ ТАЙ?

Аяклары кырык дүрт,
Бар да чаба уйнаклап.
Болар ничә тай булыр,
Яле, тизрәк уйлап тап.
(11 тай.)

НИЧӘ ЧЫПЧЫК БУЛГАН?

“Хәерле көн, ун чыпчык!” –
Дигән икән бер чыпчык,
Тегеләр и көлгәннәр,
Чырык-чырык килгәннәр:
– Безне өчкә тапкырлап,
Кушсаң гына үзеңне,
Ун булабыз, – дигәннәр.
Өч чыпчык булган.)

НИЧӘ ШАР БУЛЫР?

Алты шар да алты шар,
Барысы да алтын шар.
Тагын булса андый шар
Алты бирдә алтышар,
Ничә булыр алтын шар?
(кырык сигез.)

БЕЗ НИЧӘ БИЮЧЕ?

Ике исәп – бер хисап:
Өч пар булып биесәк,
Артып кала беребез.
Ә сез җавап бирегез:
Я, без ничә биюче?
Кул күтәрсен белүче.
(җиде)

СИКСӘН ИТ

Ничек итсәң ит,
Бишне сиксән ит.
(5*16 яки 5+75.)

НИНДИ САН?

Тапкырласа юк итә
Йөзне түгел меңне дә.
Нинди сан бу?..Үзенә
Булмый аның берни дә.
(ноль.)

КАЙСЫ КҮПМЕ ЯШИ?

Бер карт тавык: — Мин бит инде
Утыз яшькә җиттем,— дигән.
Үрдәк әйткән: — Ул яшьне мин
Ун ел элек үттем,— дигән,
Карт каз исә: — Нигә болай
Мактанасыз һаман? — дигән.—
Мин бер үрдәк, ике тавык
Яшен яши алам,— дигән.—
Ә син, лачын? — дигән аннан,—
Ник торасың тыңлап кына?,.
— Өчегезнең яше кадәр,—
Дигән лачын тыйнак кына…
Кайсы күпме яши инде?
Тизрәк исәпләгез әле.
Ягез әле?
(Үрдәк – кырык, каз – йөз, лачын 170 ел яши.)

НИЧӘШӘР ЯШЬ

Моннан биш ел
Элек миңа
Биш яшь тулган.
Әни миннән
Биш мәртәбә
Өлкән булган.
Безгә хәзер
Ничәшәр яшь
Була инде?
Иә, белдеңме?
Әйдә, тизрәк
Уйла инде!
(Әнисенә – 30, ә үзенә 10 яшь.)

ИКЕ НОЛЬ ЯСА

Шаккатыр бер,
Әйдә, булмаса:
Бер сигездән
Ике ноль яса.
(8не сызыклар кисешкән урыннынан урталай бүләргә кирәк.)

ТУГЫЗНЫ АЛТЫ ИТ

Син һәр нәрсәгә
Оста бит әле?..
Тугызны, әйдә,
Алты ит әле.
(9ны киресенчә генә язасы.)

КҮРЕП БУЛЫРМЫ?
Кичке алты. Алсу кызыл
Нур бөркелә шәфәкътән.
Аны күреп булырмы соң
Илле алты сәгатьтән?
(юк, чөнки ул вакытта төнге ике була.)

КӨЛҮЕН КӨЛГӘННӘР…

Борын заман
Булган, диләр,
Ике кеше,
Һәркайсының
Булган, диләр,
Ике теше.
Җиде бабай
Көлә икән:
— И мескеннәр!..
Өч тешебез
Артык безнең
Сезнекеннән!
Шуңа күрә
Безнең әле
Көчебез бар…
— Ә ничәшәр
Тешегез бар?
(Бабайларның берәр теше булган.)

НӘРСӘ КАЛГАН?

Минем яшь чак.
Шулай берчак
Чәчкән идем
Ике борчак,
Күзем төшсә
Шулай берчак,
Шулкадәрле
Уңган борчак:
Һәр сабакта
Унар кузак,
Һәр кузакта
Унар борчак!
Барысын да
Җыеп алып
Һәм кесәгә
Шундук салып,
Җырлый-җырлый
Кайтып керсәм —
Тишек булган
Икән кесәм!
Калмаган бер
Борчагым да!..
Нәрсә калган
Ул чагында?
(Тишек кесә)

МӘЗӘК ХӘЛ

Булган, ди, бер аксак Давыт,
Җиккән дә, ди, аксак тавык,
Төягән, ди, унбиш чүлмәк.
Нәрсәдәндер тавык шүрләп,
Кинәт читкә тайпылган, ди,
Һәм Давытның биш чүлмәге
Җиргә төшеп ватылган, ди.

Ник җиктем, дип, аксак тавык,
И үкенгән аксак Давыт:
«Базарга ник бардым икән?!.»
Белсәң иде, арбасында
Ничә чүлмәк калды икән?
(Тавыкны җигеп булмый.)

БЕР САН УЙЛАГЫЗ

— Яле, Габдулла,
Бер сан уйла да,
Икене кушып,
Дүрткә тапкырла.
Сигезне хәзер
Шуннан алырсың.
Алдыңмы?
— Алдым.
— Ничә калды соң?
— Дүрт калды минем,
Дөрес дип саныйм.
– Бар идемени
Уйлаган саның?
– Әйе, бер иде.
Хәзер серен дә
Әйтеп бир инде?
– Анысын, дускай,
Үзең бел инде…
– Ә сигез калса…
– Диде Миңниса, –
Уйлаган булам
Инде нинди сан?
– Ул санмы?..Ул сан,
Минемчә, ике.
Өч булыр иде,
Калса унике.
Монысы булды
Соңгы мәсьәлә.
Аңладыгызмы,
Сере нәрсәдә?
(Калдыкны дүрткә бүләсе)