1
Ерак түгел, якында —
Безнең бакча артында —
Элек булган юкәлек,
Чак-чак ерып үтәрлек.
Иң юан бер юкәнең
Эче куыш булган, ди.
Менә шунда, гөж килеп,
Бал кортлары торган, ди.

Алар ызгыш-талашның
Ни икәнен белмәгән,
Эш яраткач, ачлык та,
Мохтаҗлык та күрмәгән.
Тынычсызлап боларны,
Аюлар да йөрмәгән.
Өйләренә ничектер
Караклар да кермәгән

Әниләре алай да
Торган, ди, гел кисәтеп:
— Бәлки, алар, җай көтеп,
Яталардыр күзәтеп?
Шуның өчен һәммәгез
Һәрчак уяу булыгыз!..
-Әни, безгә кем тисен,
Бар бит безнең угыбыз!
Аю килсә, аны да
Җиңәчәкбез ничек тә…
-И балалар, балалар, Уяулыкка ни җитә!
2
Менә шулай гөрләшеп
Гомер итеп ятканда,
Урмандагы юкәләр
Шаулап чәчәк атканда,
Эшче кортлар барысы
Иртүк эшкә киткән, ди.
Аю исә бары тик
Шуны гына көткән, ди.

Иң юан бер ботакка
Шундук менеп утырган.
Бал кортлары оясын
Туздырырга тотынган.

Тыгып алгы тәпиен,
Оядан бал ала, ди,
Ала да, ди, ялт кына
Авызына каба, ди.

Капкан саен, «шә-ә-әп!» диеп,
Үзе гел мактый икән:
-Җитмәс дигән идем дә,
Баллары шактый икән.

Аннан, тыгып тәпиен,
Бал ала, ди, куыштан…
Сакчылар да үзләрен
Аямыйча сугышкан.

Шулкадәр корт чагуга
Түзсә дә түзәр икән,
Кунган берсен карт аю
Суга да изә икән.

Нишләргә дә белмичә
Торган да корт анасы
Үз янына чакырып
Китергән бер баласын:
-Юкса син дә бетәсең,
Исән чакта кит, — дигән. —
Барлык туганнарыңа
Тизрәк хәбәр ит, — дигән.

Ярый, — дигән тегесе
Һәм чыгып та очкан, ди.
Бераз йөргәч, үләннәр
Арасына поскан, ди.

Ә әнисе ярдәмгә
Балаларын көткән, ди.
Тамак туйгач, аю да
Үз юлына киткән, ди.
3
Башын сузып, як-якка
Карыйм гына дигәндә,
Куркак җанның янына
Шыпырт кына килгән дә
«һайт!» дигән, ди, тегеңә
Бал кортлары бүресе.

-Әй, син, — дигән аннары, —
Монда нишләп йөрисең?!
-Кирәк иде туганнар,
Эзләп йөрим шуларны.
-Өегездә, алайса,
Беркем дә юк, шулаймы?

Ник дәшмисең? Еракмы,
Кайда сезнең оягыз?
Син курыкма. Әйт кенә,
Хәзер илтеп куябыз.

Әгәр һаман дәшмәсәң,
Үпкәләрсең үзеңә.
Җир йөзендә аннары
Калмаячак эзең дә.

Шулчак аны шөпшәләр
Уратып та алган, ди,
Йомышчы корт куркудан
Тәмам телсез калган, ди.

Баш шөпшәнең моңарга
Җен ачуы чыккан, ди.
-Мә, алайса, берне! — дип,
Кортны сугып еккан, ди. —

Синең кебекләрне без
Нишләтергә беләбез!..
-Алай булса, әйдәгез,
Тия генә күрмәгез.

һәм сизми дә калган ул
Серне ачып биргәнен.
Хәзер, — дигән баш шөпшә, —
Бетте безгә кирәгең.

Эләктереп алган да
Канатының очыннан,
Билен өзеп, куркакны Т
ибеп кенә очырган.

-Әһә-ә, — дигән шатланып, —
Оялары шар ачык.
Болай булгач, әйдәгез,
Рәхәтләнеп бал ашыйк.

һәм шунда ук куышка
Ук шикелле атылган.
Дус-ишләре яу булып
Ябырылган артыннан.

Исән калган кортларны
Өзгәләп ташлаганнар.
Ә аннары, ярышып,
Бал эчә башлаганнар.

Күбрәк эчеп калыйк, дип,
Ояда бал беткәнче,
Эчкәннәр, ди, комсызлар,
Корсаклары күпкәнче.

Тамаклары туйса да,
Һич туймый, ди, күзләре.
«Бигрәк комсыз бу аю! —
Диләр икән үзләре. —

Балны күбрәк калдырса,
Нәрсә була соң инде?!
Акыллырак булырбыз
Без дә моннан соң инде».

Мал бүлешә алмыйча
Сугышып та беткәннәр.
Бер тамчы бал калмагач,
Җырлап кайтып киткәннәр:

«Булмас тагын килмичә,
Тәмле икән сыегыз.
Юкә балын моннан соң
Безгә күбрәк җыегыз.
Ха-ха-ха!»

Качып калган җиреннән
Чыккан да корт анасы
Тора икән уйланып:
«Инде кая барасы?!
Бозылырга тора бит
Үч иткәндәй һавасы!..»
Кайтып төшкән шулвакыт
Егермеләп баласы.

Күптән шуны көткәндәй,
Яңгыр коя башлаган.
Ә шуннан соң ай буе
һава йөзен ачмаган.

Эшче кортлар: «И әни,
Борчылма син», — дигәннәр.
Өзеп авызларыннан,
Аңа ризык биргәннәр.

Берәм-берәм үзләре
Ачка үлә барган, ди…
Әниләре беркөнне
Япа-ялгыз калган, ди.

Дәү әтинең бабасы
Ярый күреп алган, ди,
«Мескенкәем» дип, аны
Уч төбенә салган, ди.

Чаба-чаба аннары
Бакчабызга кайткан, ди,
Корт анасын шунда ук
Умартага япкан, ди.

Ятим кортлар ананы
Бик тә ошатканнар, ди,
Кыстый-кыстый, аңарга
Ашлар ашатканнар, ди.

Әйткәннәр, ди, аннан соң:
— Әмереңне көтәбез,
Ни әйтсәң дә үтәрбез.
Яшә, Алтынбикәбез!..
* * *
Безнең кортлар — әнә шул
Алтынбикә нәселе.
Безгә изге мирас ул
Бабабызның кәсебе.
Ә карт юкә әле дә
Тора басу түрендә.
Бу шигырьне яздым мин
Нәкъ шул юкә төбендә.