БАЛАЛАР ПОЭЗИЯСЕН ҮЗ ИТЕП.

«Кулымнан килсә, «Татарстанның балалар язучысы» дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның дусты Хәкимҗан Халиковның түшенә тагар идем. Чөнки аның яшәеш мәгънәсе, гомер шигаре – «Иң яхшысы – балаларга!», дип язды үз вакытында Зөлфәт Х.Халиков турында.
Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес. Уңышның төп нигезе, әлбәттә, баланы кызыксындыра алу белән бәйләнә. Ул үз вакытында яшь буынның теләк-омтылышларын белеп, аны аңлап язды. Әлеге сайланма әсәрләр җыентыгының Х.Халиков иҗатына багышлануы да нәкъ менә шуның белән аңлатыла.
Җыентык аерым бүлекләрдән тора, һәм алар бер-берсенә логик яктан бәйләнеп, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның иҗатын, талантын төрле яклап ачуга буйсындырылган.
Әйтергә кирәк, балалар әдәбиятында Х.Халиков иҗат иткән өлкә шактый катлаулы. Чөнки кече яшьтәге балалар өчен язуның үз таләпләре һәм кануннары бар. Материал сабыйга таныш, сүрәтләнгән тирәлек якын булырга тиеш. Бу юнәлештән караганда шагыйрьнең табигать, кош-корт, хайваннар турындагы шигырьләре аеруча кызыклы, мавыктыргыч.
Х.Халиков һәр жанрда балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия. Авторның поэтик стиле, шаян интонациясе, шигырьләренең тематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше балаларның ихтибарын җәлеп итәрдәй. Аның һәр әсәрендә нинди дә булса бер шигъри табыш ята һәм шагыйрь аны бала психологиясе аша тасвирлый белә. Бу ике үзлеккә юморның килеп кушылуы исә Х.Халиков шигъриятен тагын да үзенчәлеклерәк – тылсымлырак итә:
Авылга цирк килгән иде,
Сикереп торды Гарифулла.
— Ә син кая?! — диде әти.—
Син бит хәзер каникулда!.,
Телсез калды Гарифулла.
Х.Халиков табышмаклар һәм башваткычлар, арифметик мәсьәләләр авторы да. Мәгълүм ки, бу жанрлар акылга, фикер, белем дәрәҗәсенә тәэсир итү ягыннан әһәмиятле. Автор предметны образлы тел белән тасвир итә, нәтиҗәдә укучы аны детальләп күз алдына китерә, бер үк вакытта эстетик ләззәт тә ала. Х.Халиковның әлеге җыентыгына туплап бирелгән анаграмма, метаграмма, логогриф, шарада, арифметик табышмаклар да укучыларда поэтик сиземләү уята, аларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә. Бу җөмләдән, фикерләү сәләте үсешен тәэмин итү белән бергә, әлеге жанрлар туган телгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешндә дә алыштыргысыз.
Шагыйрьнең бала өчен әйтелеше авыр бирелгән һәр авазга махсус тел көрмәкләндергечләр иҗат итүе дә табыш саналырга хаклы. Мәгълүм, тизәйткечләрдә сүз һәм фразаны гадәти итеп әйтү аның мәгънәсе бозылуга китерә. Шуңа күрә баланың тизәйткечтә фикернең мәгънәсен сакларга омтылуы гадәти булмаган әйтелешне тудырудагы авырлыкны җиңәргә ярдәм итә, артикуляцияне шомарта, чарлый, нәтиҗәдә туган телне дөрес үзләштерү мөмкинлеге туа. Х.Халиков иҗатында исә тизәйткечләр бер үк вакытта чын поэзия үрнәкләре дә:
Кечкенәдән
Кечелекле
Кеше һәрчак
Кешелекле.
Кечелекле,
Кешелекле
Кеше саклый
Кешелекне.
Шагыйрь балалар җыры өлкәсендә дә актив эшләде. Аның кырыклап шигыре төрле композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Авторның композитор Әхмәт Хәйретдинов белән бергә язылган җырлар китабы басылып чыгу да балалар дөньясында үзе бер вакыйга булды.
Х.Халиков иҗатында әкиятләр, театральләштерелгән уеннар да зур гына урын алып тора. Аның «Яшел докторлар», «Чәчәк җыйганда», «Балтырган ашы», «Эшләпәле дуслар», «Нинди кош?» кебек сәхнә уеннарында берничә максат күздә тотылган: дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү, үсемлекләр дөньясына сак караш тәрбияләү, кошларның үзенә генә хас холкы, тавышы турында мәгълүмат бирү. «Эшләпәле дуслар» исемле шигъри әсәрендә автор агулы һәм агусыз гөмбәләрне бер-берсенә каршы куеп, кызык кына, яңарак рухта сюжет оештырган. Бу әсәргә композитор И.Якубов опера да язган.
Х.Халиковның «Ирек кошы» исемле шигъри әкият-пьесы да маҗараларга, юмор һәм сатирага бай. Ул балалар өчен языла торган әсәрләрнең спецификасын тулысынча исәпкә алып язылган әсәр. Мәгълүм булганча, әкият өлешләргә бүленә. Язучы әкиятләренең дә төзелеше, башлангыч һәм йомгаклау эпизодлары традицион әкиятләргә хас. Чагыштырып караганда сюжет структурасындагы охшашлыклар һәм автор алымының уңышы ачык күренә: кабатлау сюжетны хәрәкәткә китерү белән бергә, тагын бер әһәмиятле мәсьәләне хәл итә – балага әкият сюжетының үстерелеше принцибын аңлау һәм истә калдыру мөмкинлеген ача. Тагын шунысы әһәмиятле – әкият өйрәтми, бәлки кисәтә. Нәтиҗәне исә бала үзе ясарга тиеш. Төп идея исә биредә – азатлык өчен көрәш идеясе. Ирек кошы Каракошны (ике башлы, дүрт күзле албастыны – патшаны) һәм аның карчыгаларын җиңә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, Х.Халиковның шигырьләре бүгенге укучыга да кызыклы. Чөнки ул нәни героен яратып, үз итеп, һәр дәвер өчен үзенчә яңа яңгырашлы хәл-әхвәлләрдә тасвирлый. Нәкъ Гариф Ахунов әйткәнчә, балалар өчен иҗатында Х.Халиков “көтелмәгән ачышлар ясый, аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтыла, балаларны ихтирам итә, кечкенәләрнең күңел байлыгын, олы дөньясын оста ачып бирә”. Моңа өстәп, традицияләргә һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренә таянып әһәмиятле чор проблемаларын күтәрә, аларның киңрәк яңгырашып тәэмин итә. Реализм һәм халыкчанлыкны үрнәк итү, тел-стильдә гадилек, үз чиратында, бу иҗатны уңышка илтә. Димәк, Х.Халиков татар балалар поэзиясен бер баскыч өскә күтәрде дип бәяләргә нигез бар. Сайланма әсәрләр җыентыгы укучылыр, студентлар һәм аларның мөгаллимнәре өчен дә кызыклы булыр дип ышанабыз.
Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы

Хәкимҗан Халиковның иҗаты турыңда фикерләр

Хәкимҗан Халиков китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан кебек, шау- шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең. Иң мөһиме — төркем түгел, аерым балаларны, характерларны күрәсең…
Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1973

Шагыйрьнең гомер юлын һәм иҗат эшчәнлеген күз алдыннан кичергәндә, кызык бер әйбер күзгә ташлана — Хәкимҗан Халиков бөтен барлыгы белән шагыйрь-мәгърифәтче.
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре. 1993

Хәкимҗан Халиков ул — укытучы-шагыйрь, тәрбияче- шагыйрь, методист-шагыйрь.
Рәшит Ягъфәров, фольклорчы галим, язучы. 1993

«ТИЗ ӘЙТКЕЧ УЛ,ТИЗ ӘЙТТЕРЕП,

ТЕЛЕБЕЗНЕ ТӨЗӘТКЕЧ.

1) Педагог-шагыйрь Хәкимҗан Халиков иҗат иткән тизәйткечләргә , грамматик башваткычларга , шигырьләргә таянып , авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү .

Илсөяр Мияссарова ,Татар дәүләт гуманитар институты укытучы

   “Мәгариф”журналының узган елгы 10 нчы санында  “ Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүр

минимумы ” игълан ителгән иде . Анда башлангыч белем мәктәбе балаларын сәнгатьле укырга

һәм сөйләргә өйрәтү төп бурычларның берсе санала . Моның өчен исә баланы башта һәр авазны дөрес һәм ачык итеп әйтергә өйрәтергә кирәк . Әлбәттә , бу эшне иң элек гайлә дә һәм

балалар бакчасында алып барырга тиеш . Әмма моңа ата-аналар да тәрбиячеләр дә җитәрлек игътибар бирмиләр . Авыл балалар бакчасында логопедлар да юк  . Шунлыктан башлангыч мәктәпкә килгән балаларның шактые теге яки бу авазны дөрес әйтә белми . Шуның өчен укытучы бер үк вакытта логопед вазифасын да башкарырга мәҗбүр була .

Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый , фикер йөртүенә комачаулый , укучы дәрестә үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый . Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми . Моны дөрес аңлаган педагог-шагыйрь Хәкимҗан ага Халиков бала әйтә алмаган һәр

авазга махсус тел шомарткычлар иҗат итте . Рифмалашкан гади сүз тезмәләре түгел , бәлки тәрбияви әһәмияткә булган шигъри энҗеләр алар .

Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү дә , ишетеп таный белү күнекмәләре һәм авазларны дөрес әйтү-иң нәтиҗәле алым . Болар тиз әйткечләр , уен-мәсьәләләр , анаграмма метаграмма , шарада

,табышмаклар һ.б.ш.Бу күнегүләр мавыктыргыч итеп , уен формасында оештырылса отышлырак була .Укытучы барлык балаларны да катнаштырырга тырыша , һәр берсен күзәтә ,баланың телендәге кимчелекләрне җентекләп өйрәнә һәм төзәтә бара .

Түбәндә ,шушыларны искә алып , укытучыларга , тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга телдә ешрак очрый торган кимчелекләр-С-З авазларын дөресләү өчен бер дәрес конспекты һәм авыр әйтелешле авазларга караган тизәйткечләр , уеннар , карточкалар дәгъдим ителә . Материал тулысынса шагыйрь Х.Халиков иҗатыннан алынды .

              ТЕМА:С-З АВАЗЛАРЫ .

    МАКСАТЛАР: Балаларны С-З авазларның нормаль артикуляциясе белән таныштыру , бу

авазларны дөрес әйтә ,сүз дә аларны ишетеп таный белү күнегүләре үткәр .

Дәрес барышы.

1).Укытучы бүген С һәм З чагыштырып аеруны өйрәнәчәкләрен әйтә . Бу авазларның нормаль

артикуляциясе искә төшерелә .

  Бу авазларны әйткәндә иреннәр , елмайгандагы кебек , бераз ачыла ( балаларның һәрберсенең кулында көзге) .Тешләр бераз кысыла (1-1,5мм.) .Әгәр С авазы Ө-Оһәм У-Ү ававзлары белән.

 Телнең очы аскы тешләргә , берникадәр теш уртларына тиеп тора . Тел аркасының алгы өлеше озынча ялгаш сыман хәлгә килеп,өске уртларга таба күтәрелә , төшә , һәм тар гына ярык барлыкка килә .Телнең калган өлеше өске кырый тешләргә тия .Үпкәдән килә торган һава ,телнең ялгаш сыман ачыклыгыннан һәм тешләр арасыннан чыгып ,С авазын барлыкка китерә .

З авазын әйткәндә ,телнең аркасы ныграк күтәрелә ,тавыш ярылары ябыла һәм калтырап тора , үпкәдән һава җиңелрәк чыга .

  1. ТИЗӘЙТКЕЧ УКУ.

    С һәм З авазларының дөрес яңгырашына ирешкәннән соң тизәйткеч белән телне , иреннәрне тизлеккә күнектерүгә күчәбез .Тизәйткечне мәгънәле итеп , акрын гына ,ашыкмыйча гына сөйләтә башлап , авазның дөрес яңгврашына ирешкәч кызулата  .Соңыннан Сһәм З авазлар булган сүзләрне сайлап әйтергә тәкъдим ителә .Тизәйткечләр берничә кат кабатлатыла .

           САРАН САРА.

Саран Сара

Саный-саный сары гына

Салам сала .

Саран гына

Сары гына

Саламны да

Санап сала .

            ЗУРЛАР.

Зурлый белсәң

Зурлар зурлар ,

Зурлаганны

Зурлый зурлар .

         3).Шигырь уку .

Шигырьдәге сүзләрдә нинди аваз ишетәләр , шул хәрефләрне күтәрәләр (һәр бала да С-З хәрефләре булуы кирәк .

Хисмәт белән кисмәк.

Суга бар”,- дип әнисе

Чиләк биргән Хисмәткә ,

Суың кайда?! – дип Хисмәт

Кычкырган , ди , кисмәккә

Кисмәк исә кычкырган

Хисмәттән дә катырак ,

Хисмәт калган аптырап .

      Төзәткеч

Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизрәк ! Тизрәк!

Тиз! Тиз! Тиз!- ди

Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул,

Тиз әйттереп,

Телебезне төзәткеч.

  1.  Уен “Кем зирәгрәк?”

    Табышмак әйтелә .Табышмакны максатка ярашлы итеп кулланырга , авазларның яңгырашына гына түгел мәгънә ягына да әһәмият бирергә кирәк .Укытучы табышмакның җавабына С-З авазлары булырга тиешлеген әйтә .С һәм З авазлы сүзләрне дөрес әйтеп берничә кат кабатлау С һәм З авазларының чишелешен чагыштыру (берүк сүздә С -З авазларының бергә килмәве мөһим .

    А) Беркемгә дә күренми

    Сөйләмәсәң беленми  .         (сер)

    Б)”Мә” дип әйтә белмәс ул,

    Кышын кар да бирмәс ул   (саран)

    В) Һәр көн диярлек

    Елап яшь коя,

    Килгән кошларны

    Көньякка куа.    (көз)

Бер иҗек өстәп,

Елмаеп куйсаң,

Ул да синек күк

Елмаеп куя.   (көзге)

Г) ”К” белән ул

Суда йөзә, коена

“К” сыз калса,

Җитмәс сыман тоела.( каз .аз.)

Е) Сүз башында “С”булса,

Мин ашта пешәм

“С”ны алып ташласаң,

Агачта үсәм.( салма. Алма)

Д) Ике иҗегендә дә

Аның берәр “ Ы” булыр,

Җәй дә яшел ,кышын да ,

Ә шулай да коелыр.   (ылыс)

  1.  ДИНАМИК ПАУЗА

 Балалар укытучысы күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлыйлар , икенче катта тел шомарткычны да әйтәләр (С-З авазы кергән иҗекләр көчлерәк тавыш белән әйтелә).

Зә-зә-зә ,су да йөзә йомычка (йөзү хәрәкәте белән).

Мыс-мыс -мыс, йомычкада кырмыска(өч тапкыр кул чабу).

Мас-мас-мас , бушатмас бушны бушка . (башны ян якка чайкыйлар)

Баруыдыр йомышка (йөрү хәрәкәтләре ).

    1. С-З авазларының кайсы очракта калын, кайсы очракта нечкә ишетелүен күзәтү , кабатлап әйтеп бару, күчереп язу. Калын әйтелә торган С һәм З хәрефе астына бер , нечкә әйтелә торган С һәм З хәрефе астына ике сызык сызу .

Тәнәфестә вакыт юк.

Сөйләшәсе килә никтер

Һәр дәрестә.

Ә сөйләшсәң,

Сөйләш,”- диләр,- тәнәфестә

Тәнәфестә сөйләшәсен

Бик беләбез

Кайчагын да үзебез дә үкенәбез

Тәнәфес тә вакыт юк шул”

Уйныйсы бар

Менә аның шунысы бар.

УЕН «НИНДИ САН»

  Укытучы арефметик табышмаклар укый , җавапларын бергәләп табалар . Уен ахырында

С-З авазлары кергән сүзләрне аерым – аерым кабатлыйлар( Бу уен балаларның зиһенен , тапкырлыгын үстерүгәдә юнәлдерә).

Ничә сәгать кызынганбыз?

Без,без без идек,

Без унике кыз идек.

Атна буе һәркөн без

Берәр сәгать кызындык.

Ничә сәгать кояшта

Кызынганбыз һәммәбез?…

Уйлыйк әле ,әйдәгез. ( 7 сәгать)

Безнең гайлә.

Без мактана алабыз:

Барысы биш малай без,

Барыбыз да бертуган,

барыбыз да ир туган.

Безнең һәркайсыбызның

Сеңлеседә бар әле.

Дәү әнине онытып

Торам икән , карале

Әти белән әнине

Кушсак , ничәү булабыз?

Ник аптырап торасыз?

Ягез, тизрәк уйлагыз. ( 9 кеше)

8)Дәрескә йомгак ясала , балаларның эше бәяләнә .

  1. Ачык дикция булдыру өчен , тел шомарткычлар ярдәмендә авазларны дөрес әйтү күнегүләре ясатыла . Нинди авазның ешрак кабатлануын укучы ишетеп аера һәм дөрес әйтә белергә тиеш .Тәгъдим ителә торган тизәйткечләр телдә ешрак очрыйторган кимчелекләр-К-КЪ, Г-ГЪ ,Х-Һ, Ң, Ш-Ч авазларын .

Туган(гъ авазы өчен)

Туганымның

Туганымның туганы да

Миңа туган.

Нинди генә туган әле-

Нәкъ мин туган

Көн дә туган.

Ник калдырдың? ( къ авазына)

Күпме көттең карлыганның

Каралганың.

Кара әле ник калдырдың

Караларын ?

Кара карга чүпләр , дисәң,

Калганнарын-

Карлыганга исе китми

Каргаларның.

Һәвәскәрләр ( һ авазына)

Җырга һәвәс

Һәния дә , Һани да,

Һиндия дә , Һидият тә

Һади да.

Шул һәвәслек дуслаштырган

Һәммәсен….

Ә син?…

Беләсеңме? ( х авазына)

Үзе яхшының

Эше дә яхшы.

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.

Миңгерәгән ( ң авазына )

Иңке – миңке килә беркөн

Миңлегәрәй.

Миңгерәткеч ашап шулай

Миңгерәгән.

Миңле Миңнур (ң авазына)

Өч миң чыккан

Миңнурның уң ягына.

Күрдем әле яңа гына.

Әйтерсең лә барлык миңнәр

Аңа гына.

Акшарлаган (ш авазына )

Акшар чиләген алып

Акшарны,

Шакир кичә акшарлаган

Ак шарны.

Сәер чүлмәкче (ч авзына )

Чүәк чигә чүәкче

Чүәкчедән күрмәкче,

Чүлмәкче дә чүлмәген.

Чүәк кебек чикмәкче.

3) Укучылар сөйләмендә Э, О, Ы, авазларының әйтелүенә караган ялгышлар да очрый . Татар телендә бу авазлар тар әйтелә . Биредә карточкалар системасын киң кулланырга мөмкин . Бу укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә ярдәм итә .