КАЙДА ИКӘН?

Китап алсам кулыма,
Ниләр килми уема:
Иә диңгездә йөзәм мин,
Яки илләр гизәм мин.
Көнләшеп тә алам мин
Китап геройларыннан:
— Их, үтәсе иде бер
Шуларның юлларыннан!..

Әти әйтә: —Юк инде,
Ә син егет бул инде.
Үз аягы, үз кулы,
Ьәр кешенең үз юлы.
Табарсың,— ди,— син аны
Чын кеше булсаң гына,
Иң авыр вакытта да
Сүзеңдә торсаң гына,
Алга омтылсаң гына…

Үз юлымны минем бит
Хәзер күрәсем килә.
Җирдәме ул, күктәме —
Шуны беләсем килә.
Киң микән ул, тар микән,
Маяклары бар микән?
Чыксам әгәр томанда
Яки көчле буранда,
Адашмаммы мин анда?
Чыннан да,
Кайда булыр минем юл?
Тизрәк табасы иде,
Ә аннары шул юлдан
Җырлап барасы иде!

МАТУР БУЛАСЫМ КИЛӘ

Чәчәк кенә, гөл генә,
Мактамыйдыр кем генә
Минем туган ягымны:
Һәр кешесе ягымлы,
Йөзләрендә нур гына…
Авылым да зур гына,
Ә йортлары, йортлары!..
Барысында ялт итеп
Балкып тора утлары!

Бакчаларда сиреньнәр,
Кырга чыксаң, игеннәр
Йөгерешеп килерләр,
Шаулап сәлам бирерләр.
Хуш ис бөркер тугайлар,
һавадагы тургайлар
Сайрап каршы алырлар,
Киткән чакта, җыр сузып,
Озата да барырлар.

Уемдагы — телемдә.
Беләсезме, минем дә
Гөлбакчадай илем күк,
Туган-үскән җирем күк
Матур буласым килә.
Дәү әтием шикелле
Батыр буласым килә…
Матур буласым килә.

КАНАТ БИРДЕ

Өйгә кайтып чәй эчәргә
Утырганны көткәнме —
Килеп керде Гөлназ апа,
Башка вакыт беткәнме?!

Их, мин әйтәм, хәзер инде
Бирәчәк бу кирәкне!
«Икеле »се дә бит аның
Юктан гына эләкте.

Дәресләрне әзерләгәч
Уйнасам соң ни була?!
Әйдә, куян куабыз, дип,
Кызык итте Миңнулла.

Аңа нәрсә: «Борчылма,— ди,
Бетә ул,— ди,— «икеле»…»
Хәзер инде утыр менә
Куркак куян шикелле.

Тукта, ни бу? Гөлназ апа
Нигә һаман орышмый?..
Бер заманны әниемә:
— Улыгыз бик тырыш,— ди.

Рәсемнән дә, җырдан да ул
«Бишле» генә ала,— ди,—
Хәтта отличник булу да
Берни тормый аңа,— ди…

Телсез калдым. Оятымнан
Бер яндым мин, бер туңдым.
Укытучы киткәннән соң
Әй укырга тотындым.

Әни йөри исе китеп:
«Кара минем улымны!..»
Ә дәрестә иң беренче
Мин күтәрдем кулымны.

«Сөйлә»,— диде Гөлназ апа.
Торып бастым ялт кына.
«Бишле» алгач,
«Булды бит!»—дип,
Кычкырмадым чак кына.

ШАТЛЫК

Безнең әни шундый сизгер,
Күзгә карап белә ул,
Нинди билге алганымны
Шундук әйтеп бирә ул.

Очып кына кайттым өйгә
Әле менә бүген дә.
« Бишле »ме?! —
дип каршы алды
Әни ишек төбендә.
«Бишле», әни!
«Бишле!» — дидем.—
Ялгыштың тик әз генә:
Ул «бишле»не алды безнең
Күрше кызы Рәзинә!

ЗАРЯДКА

Иртә белән радионың
«Зарядка» дип әйтүенә,
Бишектәге нәни энем
Көлә-көлә әй тибенә.

Бүген исә минем кебек
Киерелә, сузыла ул.
Бокс уйный башладымы —
Үземне дә уздыра ул:
Бишектәге әйберләрнең
Барысын пыр туздыра ул.

Сокланып та куям аңа:
Кара, ничек килештерә!
Тукта, тукта! Почык борын,
Бу бит мине ирештерә —
Кайчак мин дә зарядканы
Ясыйм яткан килеш кенә.

ХӘРӘКӘТТӘ БӘРӘКӘТ

Куркып ятмый ачарга
Өстендәге юрганын,
Сизмисең дә Илгизнең
Йокысыннан торганын.

Тынгы бирми безгә дә:
— Тәмле булыр ашарга,
Барыгыз да әйдәгез
Физзарядка ясарга!..

Без торганчы, кайвакыт
Йөгереп тә кайта ул…
Йөри белә кул белән,
Мәтәлчек тә ата ул.

Илгиз зыр-зыр әйләнсә,
Җитә кала Ләйләгә:
Зинһар, тукта, абыем,
Минем башым әйләнә.

-Беләсеңме, алайса,
Өйрән аны, Ләйлә, син:
Минем кебек зыр да зыр
Менә шулай әйлән син.

Әни тора шаккатып:
-Нишли соң бу?! Бәрәкәт!
Әти көлә: —Әйләнсен,
Хәрәкәттә бәрәкәт.

ДӘРЕС ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ

Шундый авыр мәсьәлә
Бирәләрдер нәрсәгә?
Алай да чишеп карыйм,
Волай да чишеп карыйм,
Ә җавабы юк һаман…
Әпм чыгып кухнядан:
-Ник кызасың юкка? — ди.
Болай булмый, тукта,— ди,—
Әрам итми көчеңне,
Читкә куеп, эшеңне
Тирән итен сула,- ди,-

Тагын сула, тагын,— ди,—
Файдасы бар аның,— ди.—
Бердән алып аннан соң
Йөзгә кадәр санарсың.
Йөреп килсәң дә ярый,
Чиләктәге чүп-чарны
Түгеп керсәң дә ярый…

Әниемне тыңладым:
Эш күп диеп тормадым,
Чүп түккәндә әле мин
Чебиләр дә ашаттым…
— Рәхмәт,— дидем,— әнием,
Физкультминут ясаттың…

Булды бит, әй, файдасы:
Мәсьәләне аннан соң
Шундук чишеп аттым мин!
Үзем дә шаккаттым мин.
Ачу чыккан һич юкка —
Рәхмәт физкультминутка!

ӘДӘПЛЕ МАЛАЙ

Ни диярмен, сораса,
Укытучы абыйга?
Бәхет басты! Беренче
Кул күтәрде Ләмига.

Укытучы шулай да:
— Йөзләре дә бик шат,— ди,
Кичә үткән теманы
Сөйләр бүген Илшат,— ди.

Ә мин өйдә китапны
Карамадым ачып та.
Нишләргә соң? Нишләргә?!
Булмый хәзер качып та.

Укытучы абыйга:
-Үпкәләр,— дим,— йә миңа,
Кул күтәргәч беренче,
Сөйләсен,— дим,— Ләмига.

-Тукта, тукта, ник алай?!
-Мин бит әдәпле малай:
Дусларыма кул бирәм,
Ә кызларга юл бирәм.

ТӘНӘФЕСТӘ ВАКЫТ ЮК

Сөйләшәсе
Килә никтер
Һәр дәрестә.
Ә сөйләшсәң,
«Сөйләш,— диләр,—
Тәнәфестә».

Тәнәфестә
Сөйләшәсен
Бик беләбез
Кайчагында
Үзебез дә
Үкенәбез

Тәнәфестә
Вакыт юк шул:
Уйныйсы бар.
Менә аның
Шунысы бар.

КОНФЕТ АГАЧЫ

Мондый агач
Өндә булу
Мөмкинме?
Укытучы
Шаккатырды
Беркөнне.

Әллә инде
Чакырган ул
Кунакка:
Күпме конфет
Элеп куйган
Куакка!

Үзе көлә:
— Тартынмагыз,
Барыгыз,
Һәркайсыгыз
Берәр конфет
Алыгыз.

Кем алырга
Тели менә
Зурысын?..
— Тукта, үзем
Алыйм әле
Шунысын.

Ә кәгазен
Ачкан идем —
Шаккаттым:
Конфет дисәм…
Өч табышмак —
Чак таптым.

Башкасына
Язылган ул
Бер генә
Алай булыр
Диеп аны
Кем белә.

Уен болай
Кызык булды,
Бик кызык.
Мине генә
Кызык итте
Комсызлык.

БӘХЕТСЕЗ ПАРТА

Бу партадан уңмадым мин,
Бәхетсез булды ла бу.
Көндәлеккә «икеле»не
Бик күп тутырды ла бу.

Апа әйтә: «Алай булса,
Күч син,— ди,— башкасына…»
Кем утырсын инде аңа —
Рәисләр партасына.

«Икеле»не тагын да күп
Алдырыр иде бугай.
Классымда ук утыртып
Калдырыр иде бугай.

Отличниклар партасына
Утырыр идем менә,
Ул чагында «икеле »дән
Котылыр идем менә.

Утыруын утырдым ла,
Күрмәдем тик файдасын.
Минем «дүртле»-«бишле»ләрем
Йөри икән кайда соң?

УЛ БИТ БАШКА КЛАССТАН

Китерә дә суга Ильяс,
Берни уйлап тормастан.
Хикмәт әйтә: —Күпне күрмә,
Ул бит башка класстан.

Беләсеңме, Самат бабай
Бакчасын да ул баскан.
Хикмәт әйтә: —Басса соң,— ди,
Ул бит башка класстан.

«Кызык итик»,— дигән идем,
Хикмәт әйтә бераздан:
— Анда минем ни эшем бар,
Ул бит башка класстан.

Бүген иртән үзенә дә
Нык эләккән Ильястан…
Хикмәткә мин: —
Булмастыр,— дим,—
Ул бит башка класстан.

КИҢӘШ ИТӘ

Җыелышта иң беренче
Сәмигулла торып баса:
— Дәүләт милке — үз милкебез
Киңәш итәм онытмаска.

Әмма ләкин ул милекне
Саклый белми күбебез,— ди,—
Идән безгә ничек түзсен —
Каты басып йөрибез,— ди.—

Ни өчен гел язарга,— ди,—
Безгә класс тактасына?..
Ә утыргач…
«Моны әйтте Бикташев» дип
Язып куя партасына.

ГАРИФУЛЛА

Укулар да бетте менә,
Таралабыз каникулга.
«Бәхет басты!» дигәнен дә
Сизми калды Гарифулла.
— Хәзер,— диде,— көзгә кадәр
Бер китап та алмыйм кулга:
Рәхәтләнеп ял итәргә
Чыгабыз ла каникулга.

Җәйге иртә. Алсу кояш
Коендыра алтын нурга.
Йоклап ята Гарифулла,
Рәхмәт укып каникулга.
Ята малай борылгалап
Әле уңга, әле сулга.
«Булыш»,— дисәң,
«Эшләргә дип
Чыкмадым,— ди,— каникулга…»

Авылга цирк килгән иде,
Сикереп торды Гарифулла.
— Ә син кая?! — диде әти,—
Син бит хәзер каникулда!..
Өнсез калды Гарифулла.

ЗООПАРКТА

Каникулда җыелып
Зоопаркка бардык без.
Әйбәт йөрер бәлки дип,
Барыйны да алдык без.

Шуны гына көткәндәй,
Чыгырыннан чыкты бу.
Аяк чалып иң элек
Гөлгенәне екты бу.

Кеше шундый буламы,
Кара инде, нишли бу:
Ат янына килде дә
Бахбай кебек кешни бу.

Килсә песи янына,
Ямьсез итеп: «Мыр-р-р»,— ди бу.
Күрсә әгәр көчекне,
Таяк төртеп: «Ыр-р-р»,— ди бу.

Аю күрсә — үкерә,
Бүре күрсә — улый бу.
Хәзер дөя янында,
Нишләргәдер уйлый бу.

Карагызчы бер генә,
Сырты ничек шешкән, ди,
Бәлеш кадәр ирене
Асылынып төшкән, ди.

Без икенче килгәнче,
Җитәчәк, ди, тезенә…
Дөя исә, пошкырып,
Лачт — Барыйның йөзенә.

ГАДИ КЕШЕ

Габдулланың тик шәүләсе
Иөри ахры җир йөзендә.
Классыбызда әллә бар ул,
Әллә юк ул — сизмисең дә.

Тәртипсез дә түгел үзе,
«Икеле» дә алганы юк.
Юл күрсәтеп бүтәннәргә,
Алдан гына барганы юк.

Җыелыш булса, бер сүз әйтми
Тыныч кына утырыр ул.
Ни уйлыйсың ә син? — дисәң,
Акланырга тотыныр ул.

Староста бар бит безнең,
Бу бит,— дияр,— аның эше.
Миңа нәрсә — класста бит…
Мин бит… ни бит… гади кеше.

АРЫГАН

Шулайдырмы өйдә дә,
Чыкса әгәр өмәгә,
Тел бистәсе Хисамый
Өйрәтеп һич бушамый.

Тыңлап-тыңлап тордык та,
Өйрәтик дип үзен дә,
Бүлеп бирдек бер түтәл,
Ә ул йоммый күзен дә:

— Күпме генә җир утый
Алырмын соң инде мин —
Сезне эшкә өйрәтеп
Арыдым шул инде мин.

ҺАМАН АКЛАНА

Безнең класс газетасы
Бик үткен тешле бит ул.
Айрат кебек ялкауларны
Кычкыртып тешли бит ул.

Караватта кырын яткан
Сурәтен генә күр син:
Үзенең кем икәнлеген
Моннан соң белеп йөрсен!

Класс көлә.
— Яла бу! — ди Бары тик Айрат кына.—
Бездә тимер карават юк,
Агач карават кына.

ГИПНОЗЧЫ АБЫЙ

Доктор безнең дәү абый,
Шундый оста дәвалый!
Исең китәр: уколның
Ни икәнен белми ул,
Дарулар да бирми ул.
Дәвалый ул күз белән,
Дәвалый ул сүз белән.
«Кирәк чакта йокы да
Бик шифалы дәва»,— ди.
Ул йоклатып дәвалый.

Юктан-бардан курыксаң,
Сөйләшкәндә тотлыксаң,
Йоклый алмый интексәң,
Беләсеңме, син инде
Аңа гына кил инде.
Сихерче күк гел менә:
Карап алса бер генә,
Шундук йоклап китәсең.
Ә шуннан соң инде син
Аны гына тыңлыйсың:
Җырла дисә — җырлыйсың,
Бие дисә — биисең…
Үзең берни белмисең.

Дәү абыем беркөнне
Булды безнең класста.
Бераз карап торгач та:
Җырла,— диде Гөлнарга,
Син оста бит җырларга…
Ата ялкау Ленарга
Кушты идән юарга…

Икесе дә боларның
Киренең дә киресе.
Гипнозчыга шулай да
Каршы килсен ник берсе!
«Биюнең ни икәнен
Белмим»,— дигән Мөнир дә
Тотынгачтын биергә:
Бу,— дибез,— ни тамаша!
Шул ук Мөнир ләбаса?
Гөлнарыбыз да безнең
Җырлый икән ләбаса, К
уша белсәң, Ленар да Т
ыңлый икән ләбаса?!
Менә,— дибез,— тамаша!..

Шәп доктор ул дәү абый,
Хәммәбезне дәвалый.
Их! Йоклатсын иде ул
Сугыш чукмарларын да,
Шундый биетсен иде:
Җыеп алып аларның
Барлык коралларын да
Җирдән юк итсен иде!..

ЯШЕЛ ШАР

Үзе килеп кунганмы,
Берсе элеп куйганмы,
Бер шар тора тирәктә,
Матур инде бигрәк тә,
Яшел болын төсендә.
Менә шуның өчен дә
Җир шарына охшаттым.
«Чынлап бит, әй, Иршат»,— дим.
«Чыннан да»,— ди Корбан да.
Без сокланып торганда,
Мин күрдем, дип, иң элек
Ирек килде йөгереп.
Ә артыннан — Әхмәтхан…
Тарта торгач як-яктан,
Берзаман «шарт!» — шарыбыз.
Тып-тын калдык барыбыз.

Нәрсә генә дисәк тә,
Вак-вак кына кисәкләр
Калды аннан нибары.
Әгәр шулай Җир шарын
Шартлатсалар, ни калыр?
Җир шарында кем калыр?

СИНДӘ КАЛАМ

Нинди генә җил-давыллар
Кагылмаган, авыл, сиңа?!
Яшәүләре авыр сиңа.

Кибеп бара чишмәләрең,
Инешләрең, болыннарың.
Кайда синең колыннарың?

Өйләрең дә, җир упкандай,
Бер-бер артлы бетеп бара,
Ә яшьләрең китеп бара.

Әйтәсең күк, ялваргандай:
«Син дә шулай китәрсеңме,
Мине үги итәрсеңме?..»

Юк, авылым, синдә калам,
Яшәтәсем килә сине,
Яшәртәсем килә сине!

ЮКМЫ БЕРӘР ЧАРАСЫ?

Түгәрәк күл бар иде
Безнең авыл янында.
Шаулый иде камышлар
Аның тирә-ягында.

Көзге кебек ялтырап
Тора иде сулары.
Балык тоттык, су кердек
Сагындыра шулары.

Нефть агызып кына
Харап иттеләр аны.
Аннан күпме түрәләр
Карап киттеләр аны.

Шул түрәләр әмерен
Үтәргә дип килгәндер,
Күлебезгә бер көнне
Ут төрттеләр кемнәрдер.

Ут-ялкынга уралып,
Дөрләп янды күлебез.
Бүгенгедәй хәтердә,
Елап алды күбебез.

Авыр кайгы шикелле
Йөзендәге карасы…
Юар идем шул күлне,
Юкмы берәр чарасы?

ЕГЕТ БУЛСАҢ …

Яхшы киңәш
Бирсәң дә син
Кирегә,
Син, Әхмәди,
Сөйрисең гел
Кирегә.

Аклансаң да,
Укуың бик
Икеле:
Өй эшеннән
Алдың бит син
«Икеле».

Үзең эшлә,
Ул бит гади
Вакланма,
Егет булсаң,
Күчерт, диеп
Вакланма.

ГӨЛЙӨЗЕМ

Гөлйөземгә
Бүген нәрсә
Булгандыр:
Белмим, ничек
Шулай иртә
Торгандыр?
Урын-җирен
Ничек җыеп
Куйгандыр?
Битен инде
Өч-дүрт тапкыр
Югандыр.
Киемен дә
Киде үзе
Үтүкләп,
Сумкасын да
Тикшерде ул
Җентекләп.
Вакыт тапты
Төймәсен дә
Тагарга…
Әнинең дә
Исе китте
Аңарга:
Санитарлар
Таныр микән,
Гөлйөзем?
Бу атнада
Санитар шул
Мин үзем.

СОҢ БУЛСА ДА УҢ БУЛСЫН

Нәр көн шулай: иртәнге
Тугыз булсын, ун булсын,
Мәктәпкә һич ашыгыр
Исәбе юк Илдусның:
«Соң булса да уң булсын».

Күпме әйттек. Әйткәнне
Аңлый торган улмы соң!
Акланырга дигәндә…
-Белегез,— ди,— шунысын:
СоҢ булса да уң булсын.

Дәрес беткәч килсә дә:
Ник,— ди,— әле соң булсын!
Җитте,— дидек,— алайса
Бүген калып укырсың!
Соң, дисеңме? Соң булсын,
Соң булса да уң булсын.

УКЫТУЧЫМ

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса — көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым,
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

ЯКТЫ СҮЗ

Һәммәбезгә
Иң кадерле
Олы сүз ул.
Күңелләргә
Нур бөркүче
Җылы сүз ул.

Көлеп торган
Кояш кебек
Якты сүз ул.
Витамин күк
Шифалы һәм
Татлы сүз ул.

Әйтергә дә
Шулкадәрле
Рәхәт сүз ул!..
Сез ничектер?
Яратам мин
«Рәхмәт» сүзен.

ГӨЛИНӘ

Көзге кебек боз өстендә
Оча гына Гөлинә.
Куып җитсә җитәр аны
Бары җитез җил генә.

Өйрәткәндер кем генә,
Оча гына Гөлинә…
Тимераягым да яңа,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Шугалакта биегәнен
Күрсәгез лә бер генә:
Гөлинә дип белмисең дә,
Артист инде гел менә.

Кулын куеп биленә,
Тып-тып бии Гөлинә…
Бер атлыйм да егылам бит,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Кайчагында очып барган
Аккош кебек күренә…
Кайда шулай өйрәнгән бу
Осталыкның серенә?

Әллә көн дә киләме
Бу Гөлинә бирегә?..
Нигә болай шуа алмый
Интегәм соң мин генә,
Гөлинә?

ӘХМӘДИ

Башка көнне
Урынын үзе
Җыя иде,
Кайчак хәтта
Савыт-саба
Юа иде.
Бүген күрсәң…
Әхмәдине

Аңламассың!..
Әнисе дә:
-Бу-дим-минем
Баламы соң?

Улым дисәм,
Урын-җире
Җыелмаган,
Тәлинкәсе,
Кашыгы да
Юылмаган.
Нәрсә булды?
Нишләдең син,
Әхмәди? — ди.

Ә Әхмәди:
— Син бит ю дип
Әйтмәдең,— ди…
Аңламассың
Әхмәдине!

БАР ЭШНЕ ДӘ БУЛДЫРА

Әхмәди ул

Бар эшне дә
Булдыра.
Теләсәме —
Айны күлгә
Тондыра.

Майлы ботка
Пешерә ул
Судан да,
Тота кайчак
Үзеннән зур
Чуртан да.

Бүрәнәдән
Ясап куя
Көймә дә,
Хәтта комнан
Төя белә
Төймә дә.

Барысын да
Эшли ләкин
Тел белән.
Кул белән дә
Эшли башлар,
Кем белә?

БЕЗНЕҢ МЮНХГАУЗЕН

Әхмәдиме? Әхмәди
Юкка борын чөйми ул.
Нәкъ Мюнхгаузен шикелле
Тик күргәнен сөйли ул:

«Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Җиккән идем ак бүре,
Булды хәлләр шуннан соң!

Чыбык белән чаж берне,
Тора иде ыжгырып.
Очты бүре. Артыннан
Җилләр калды сызгырып.

— Куып җитә алсагыз,
Әйдәгез! — дим аларга.
Бүре оча, мин очам,
Кырын ятып арбага.

Җиде тапкыр әйләнеп
Чыкканбыздыр дөньяны.
Ә хәзер зоопаркта
Ял иттерәм мин аны.

Сезгә ялган, миңа чын,
Гаеп итеш булмасын.
Бер йолдызны коткарып
Калдым әле шуннан соң.

Төшә иде егылып,
Нәкъ атылган ук сыман,
Тотып алдым да үзен,
Күккә чөйдем туп сыман.

Шуннан бирле әнә ул
Тора дер-дер калтырап.
Ә шулай да нигәдер
Бар йолдыздан яктырак.

Шундый малай инде мин,
Булмый бит,— ди,— тик торып.
Кичә Айга мендем,— ди,—
Бер болытка утырып…»

Сөйләп китте Әхмәди
Анда җырлап йөргәнен,
Җырлап йөргән чагында
Зөһрә кызны күргәнен.

Ә төшкәндә… күлмәген
Парашют иткән, ди, ул,
Күзен ачып йомганчы
Төшеп тә җиткән, ди, ул.

Акулага атланып,
Диңгезләр дә кичкән ул.
Кырын ятып, аннары
Комнан аркан ишкән ул.

Ишкән дә, ди, арканын
Акулага аткан, ди.
Куркуыннан акула
Шундук суга баткан, ди.

Әле булса аңына
Килә алмый ята, ди.
Аша, диеп, Әхмәди
Аңа борчак ата, ди...

МЕНӘ СИҢА ӘХМӘДИ!

Яр буеннан барганда
Кинәт таеп киткән дә
Шаулап аккан елгага
Очып төшкән Искәндәр.

Ярый әле, Әхмәди
Аны күреп калган, ди,
Суга чумып ялт кына,
Шундук тартып алган, ди.

Биеп булмас монда, дип,
Ыжж-Ыжж бабай көенә,
Искәндәрне аннары
Илтеп куйган өенә.

Дусты булып, моны ул
Хәтта миңа әйтмәде…
Менә сиңа Әхмәди!

НИШЛӘДЕМ МИН?

Шундый оста атам мин,
Үзем дә шаккатам мин.
Читәндәге чүлмәкне
Күз йомып та ватам мин.

-Шул песнәкнең күзенә
Тидеримме, Зилә? — дим.
Зилә елый: —Нишлисең?
Тимә инде, тимә дим!

-Йөрмәсәнә арттан,— дим,
Атам дигәч атам! — дим…
Рогатканың резинын
Бар көчемә тартам мин.

Сабы сынып аткычның
Шул чагында шарт итеп,
Маңгаема уң кулым
Бирде берне шап итеп.

Күздән утлар күренде…
Бу Зиләсен күр инде,
Үртәп тора абыйсын:
Нигә тагын атмыйсың?

ОЧТЫ

Минем дә бер энем бар.
Кем дисезме? Гыйлемдар.
Аш китерсәң — ашамый:
— Кирәкми, чәй яса! — ди.
Чәй бирсәң — читкә карый:
Ул,— ди,— нәрсәгә ярый.
Эчсен әнә Һашим,— ди,—
Бәлеш булса ашыйм,— ди.

Бәлеш пешердек кичә.
Энем, гадәттәгечә,
Киреләнә:—Кайнар ла…
Көтеп тора Айдар да,
Чыгам мин,— ди,— урамга
«Очты-очты» уйнарга.
Ялынмады берәү дә:
-Бар, бар! Уйный бир, әйдә!

Ә без керештек эшкә —
Ябырылдык бәлешкә.
Шундый тәмле, май гына,
Шуа торгач җай гына,
Очты бәлеш табадан —
Кайчан пешәр яңадан.
Гыйлемдар гына нишләр?
Әйдә, терсәген тешләр.

АКСАК КҮЛӘГӘ

Чак-чак атлап, Әхмәди
Кайтып бара өенә.
«Ярый әле, аягым
Сынмады»,— дип сөенә.

Аның белән янәшә
Бара аксак күләгә.
Шаклар ката Әхмәди,
Күләгәсен күрә дә:

«Өйгә кайткач, әнигә
Әйтергә соң ни генә?!
Машина әрҗәсенә
Асылынып йөр менә!»

МЕСКЕН БҮРЕК

Бер бүрекне өч малай
Футбол тубы иткән, ди.
«Мин дә!..»—диеп, шулвакыт
Кәрим килеп җиткән, ди.

Аунап яткан бүреккә
Шундый каты типкән, ди,
Бүреккәйнең җөйләре
Сүтелеп үк киткән, ди.

Ә малайлар, шаккатып,
Кинәт тынып калган, ди,
Аннан тиз-тиз киенеп,
Өйләренә тайган, ди.

Таяр иде Кәрим дә —
Бүреге юк лабаса,
Аяк астын караса —
Менә сиңа тамаша?!

Ут уйнаган күзләре
Шар булган, ди, Кәримнең:
— Нишләткәннәр юньсезләр
Минем бүреккәемне!..

ИКЕНЧЕ КОЯШ

Җәлилләр мең төрле
Газаплар күргәннәр.
Шулай да, үлгәндә
Елмаеп үлгәннәр.

Елмаеп, дошманнан
Алар үч алганнар,
Халкыбыз күңеленә
Якты юл салганнар.

Елмаю килешә
Сиңа да, миңа да.
Елмаю — икенче
Кояш ул дөньяда.

КЕМГӘ БАЛ, КЕМГӘ ЯЛ

Бакчачы карт чирәмдә
Ял итеп утырганда,
— Нишлисең? — дигән ялкау
Аңа карап торган да.

Бабай әйткән: «Арысаң,
Кил, ял итеп ал»,— дигән.
Ялкау исә: «Балмы ул,
Нәрсә соң ул ял?» —дигән.

ЯХШЫЛЫК ТУРЫНДА БАЛЛАДА

Бабай әйтә:
— Булган, ди, бер
Яшь йөрәк,
Яшь булса да,
Булган, ди, ул
Таш йөрәк.
Яхшылыкның
Ни икәнен
Белмәгән,
Аны хәтта
Төшендә дә
Күрмәгән.
«Шәп эшлисең,—
Дигән аңа
Явызлык,—
Шуның өчен
Бүләк итәм
Ялгызлык.
Рәхәтләнеп
Яшә, әйдә,
Берүзең.
Борчылмассың,
Су басса да
Җир йөзен…»

Таш йөрәккә
Шулчак нидер
Булган, ди,
Кырау тигән
Гөл шикелле
Сулган, ди.
Тик чикләвек
Кадәр генә
Калган, ди,
Сулышын да
Чак-чак кына
Алган, ди.
«Их,— дигән ул,
Дуслар булса
Янымда!..»
Шәфкатьле карт
Килгән дә шул
Чагында:
«Нигә,— дигән,—
Болай авыр
Сулыйсың? »
Һәм өргән, ди,
Аңа җылы
Сулышын.

Яхшылык шул
Бар дарудан
Яхшырак:
Ярсып тибә
Башлаган, ди,
Таш йөрәк.
Чын йөрәккә
Әйләнгән ул
Яңадан,
Әйтерсең лә
Кабат туган
Анадан.

ЛИДИЯНЕҢ ШАТЛЫГЫ

Лилиянең шатлыгы
Сыймый, ахры, эченә:
Сөенечен өләшә
Очраган бер кешегә.

Күреп алды дус кызын,
Очып барды каршына:
-Беләсеңме, без бүген
Сатып алдык машина!

-«Москвич»мы, «Волга»мы,
«Жигули»мы, «Нива»мы?!
-Хәтта «Волга »гызга да
Алыштырмыйм мин аны.
Безнекеме?! Безнеке
Тегә торган машина,
Матур-матур бизәкләр
Чигә торган машина!

НИШЛИМ ИКӘН

Нинди генә яхшылык
Эшлим икән әнигә?
Аның өчен хат язып
Салыйм микән әбигә?

Идән юышыйм микән,
Керләр уышыйм микән?
Нинди генә эшләрдә
Аңа булышыйм икән?

Тәрәзә төбендәге
Тузанны сөртим микән?
Әллә нәни энемне
Һавада йөртим микән?..

Күтәрелеп карасам,
Әни эшен бетергән!
Кай арада өлгергән,
Бар җирне ялт иттергән!

ПЕШЕРДЕ

Кызык итте телевизор,
Дилбегәсен нык тотты:
Ничә сәгать буе мине
Каршысында утыртты.

Юк иде шул моңа кадәр
Андый фильм күргәнем,
Сизми калдым әнинең дә
Эштән кайтып кергәнен.

«Ипи алдыңмы соң?» —дигәч
Акланырга уйладым:
— Әни,— дидем,— кибетләрдә Б
үген ипи булмады…

Карап куйды әни миңа
«Их, син!..»—дигән шикелле.
Әллә нишләп китте йөрәк,
Дөп-дөп итеп сикерде.

Ялган — уттан яман икән,
Мине шундый пешерде,
Чөгендердәй кызартты да
Манма тиргә төшерде.

Белсәң иде шул чагында
Битнең ничек янганын!..
Ник көләсең? Юкмыни соң
Андый хәлдә калганың?

КИҢӘШ

Нинди малай булдым соң мин
Үзем болай тырыш кына,
Ни өчендер бер эшне дә
Эшли алмыйм тыныч кына.

Бөтен эшем ярты юлда,
Әллә менә шуңа микән?
Чүкеч алсам, бармагыма
Әллә шуңа сугам микән?

Ялгыш кына тигәндер дип,
Түзәр идең анысына,
Җир казысам, көтмәгәндә
Көрәгемнең сабы сына…

Апаны күр, әнә ничек
Җырлый-җырлый чигү чигә.
Күлмәк тексә, аның кебек
Тегә алмас тегүче дә.

Чүп утарга тотынса да,
Йөзендә нур балкып тора.
Арымый да, әллә инде
Көче һаман артып тора?

Исем китеп: «Ничек соң,— дим,
Эшең болай гөрләп бара?..»
Ә ул көлә: «Беләсеңме,
Син елмаеп эшләп кара».

ҮЗЕ ӨЙРӘТӘ

Курчагын күтәреп
Килгән дә яныма,
«Күлмәк тек, абый»,— дип,
Сеңелем ялына.

Нишләргә? Текмәсәм,
Үпкәләр Гөлчәчәк.
— Энә-җеп тотканым
Юк,— дисәм, көләчәк.

Ни генә дисәң дә,
Мин аның абыйсы.
Әллә, дим, шулай да
Тотынып карыйсы?

Бер тектем, бер сүттем,
Шулкадәр интектем.
«Әнием бик ансат
Тегә соң ничек?» —дим.

Башлаган эшемне
Алай да ташламыйм.
Ташларлык булсаммы? —
Мин аны башламыйм!

Ниһаять, тап-таман
Курчакның күлмәге.
Эш үзе өйрәтә
Икән бит, күр әле!

ХИКМӘТ

Чүп утыйбыз бакчада.
Маңгайдан тир акса да,
Су буена төшмибез:
— Бетсен әле эш,— дибез.

Хикмәт кенә сынатты,
«Эче-е-ем!..»—диеп тик ятты.
Эш беткәнне көттеме,
Авыртуы беттеме —

Су керергә барганда,
Җитезе юк аннан да…
Ә син,— дибез,— ятып тор,
Эчең тагын авыртыр.
Борчылмагыз, түзәрмен,
Чалкан ятып йөзәрмен.

ЮМАРТЛАНГАН

«Хикмәт саран»,— дисез дә,
Кысмыр түгел алай ул:
Юмартлык та күрсәтә
Белә торган малай ул.

Әле генә урамда
Йөрде алма өләшеп.
«Кара, нинди юмарт!»—дип,
Мин дә куйдым көнләшеп.

Кыстый әле җитмәсә:
— Ашагыз,— ди,— ашагыз!
Туры килсә ачысы,
Кызганмагыз — ташлагыз.

Курыкмагыз бетә дип,
Җитәрлек,— ди,— күршедә…
Шуннан соңмы?..
Янында
Калмады бер кеше дә.

МИН ӘТИНЕҢ ЯРДӘМЧЕСЕ

Әти белән комбайнда
Йөргәнне күргәнме соң?
Әни, дулап: «Күр әле,— ди,
Без кайтып кергәннән соң.—
Ап-ак иде күлмәге,— ди,—
Бу малай нишләгән соң?
Майга баткан, әллә мазут
Күлендә йөзгәнме соң?..»
Әти көлә: «Ярдәмчем ул,
Илшатны тиргәмә син,
Күлмәк кере югач бетәр,
Күңеле керләнмәсен».

АҢЛАШТЫЛАР

Тотканы юк Вагыйзьнең
Себерке дә, көрәк тә.
Буран булса, карны ул
Энесенә көрәтә.

Әйбернең дә авырын
Гел аңардан күтәртә.
«Дөрес күтәр!» —дип әле
Аннан соң да йөдәтә…

Энесе дә беркөнне
Вагыйзьне шәп өйрәтте:
Эшләп күрсәт башта, дип,
Карны аңа көрәтте.

Суга баргач, чиләкнең
Иң зурысын күтәртте.
Озын сүзнең кыскасы:
Күрмәгәнен күрсәтте.

Хәзер алар бер-берсен
Алай өйрәтешмиләр.
Бөтен эшне бергәләп,
Гел ярышып эшлиләр.

НИШЛИСЕН БЕЛӘ

Безнең абый бик кызык:
Эш куша да эш куша.
-Аңлагыз сез шуны,— ди,—
Тик торсаң,— ди,— эч поша.

-Урын-җирне ялт кына
Җыеп куй,— ди Дилбәргә.— Син,
Лилия, бүген дә
Су сибәрсең гөлләргә.

Ә син, Илшат, идән ю,
Аннан утын ярырсың…
-Ә син, абый, дәү кеше,
Хәзер суга барырсың…

-Күп сөйләнмә! Нишлисен
Мин үзем дә белермен:
Чәй эчәргә чоланнан
Бал-май алып керермен.

БЕР ГЕНӘ ЭШ БЕЛӘ

Безнең әни сабыр гына,
Тик абыем Сабир гына
Үзәгенә үтә һәрчак,
Әни кызып китә кайчак:
-Белмим, нинди баладыр бу?!
Кемнән үрнәк аладыр бу?!
Йомырка да арчый белми,
Арчып бирсәң — ашый белми.
Урын-җирен җыя белми,
Әйтсәң, телен тыя белми…
И Сабирҗан, Сабирҗан,— ди,—
Син, балакай, нинди жан?! — ди.
Ник бер эш тә белмисең? — ди.
-Әнием,— дим,— күрмисеңдер,
Абый бер эш эшли белә:
Чалкан ятып мышный белә.

ҮЗЕ БЕРНИ БИРМӘСӘ ДӘ…

Әйбер сорап, берни бирми,
Ә үзенә — бир генә.
Бу дөньяда әйтерсең лә
Бары тик Кәбир генә.

Риза түгел аңа да ул,
Риза түгел моңа да.
Үзе исә алып салмый
Аркылыны буйга да.

Киим дисә — киемнең тик
Булсын аңа затлысы,
Ашыйм дисә — аш-суның да
Иң тәмлесе, татлысы.

Аның өчен иптәшләре
Эшләп бирсен өй эшен.
«Соң шуңа да ярамагач,
Дуслык,— ди ул,— ни өчен?!»

Барсак кинотеатрга:
«Ник,— ди,— бушлай кертмиләр?
Автобуста тагын шул ук:
«Ник билетсыз йөртмиләр?..»

Кеше җилкәсендә һаман
Шулай йөрер микән ул?
Берәр вакыт «мәгез» диеп

Әйтә белер микән ул?

ЮАТА

Иртәгәгә калдырырга
Ярата Нур бөтен эшен.
Көрәген дә, чиләген дә —
Юата ул бөтенесен:
— Курыкмагыз, тимим, тимим,
Яратсам да тик йөрергә,
Начар малай түгел лә мин,
Сезгә кулым тидерергә.

АКБАЕМ КОТКАРДЫ

Тау шуганда беркөн мин
Аягымны тайдырдым.
«Ничек өйгә кайтыйм?»—дип,
Шулкадәрле кайгырдым.

«Нишлик инде?»—дигәндәй,
Карап тора маэмаем.
— Тау башына чананы
Менгез әле, Акбаем?

Күрми калдым чананы
Ничек тартып менгәнен!..
Ә мин, йөри алмагач,
Түшем белән үрмәлим.

Акбай килеп иңемнән,
Җиңемнән тартып карый,
«Миңа тотын!»—дигән күк,
Каршыма ятып карый.

Ул да шулай көч биргәч,
Ничек итсәм иттем мин,
Түшем белән шуышып,
Тауга менеп җиттем мин.

Чана бавын капкан да,
Акбай гүя: «Утыр»,— ди.
«Тизрәк!» — дигән шикелле,
Үзе һаман тыпырдый.

— Болай булгач, Акбаем,
Җигим инде үзеңне.
Авыр булыр, шулай да,
Зинһар өчен, түз инде?

Җигеп кенә бетердем,
Мине алып чапты ул.
Ник бер туктап карасын
Өебезгә чаклы ул!

Эттән дә өйрәнергә
Ярый дип турылыкка,
Дәү әтием еш кына
Әйтми икән шул юкка.

ХИСМӘТ БЕЛӘН КИСМӘК

«Суга бар»,— дип әнисе
Чиләк биргәч Хисмәткә,
«Суың кайда?!»—дип Хисмәт
Кычкырган, ди, кисмәккә.
Кисмәк исщ кычкырган
Хисмәттән дә катырак,
Хисмәт калган аптырап.

ЯТИМ КАЕН

Дәү әтием бер көнне:
— Туйдым өйдә ятып,— ди
Әйдә, ятим каенның
Хәлен белеп кайтыйк,— ди,

Тау башында берүзе
Яши ничә еллар ул.
Ялгыз торыр идеме,
Таза булса кулларым?!

Яшь каеннар утыртыр
Идем тирә-ягына:
Безнең кебек, ул да бит
Туганнарын сагына…

Шул чагында мин ничек
Оялганны белсәгез…
Пеләш башлы ул тауны
Әгәр хәзер күрсәгез:

Нинди генә агачлар
Утыртмадык без анда!
Сокланмаган кеше юк,
Яннарыннан узганда.

Карт каен да ничектер
Киткән сыман яшәреп.
Агачка да рәхәт шул
Бергә гөрләп яшәве.

КҮМӘЧ ТЕЛЕМЕ

Тротуарда аунап ята
Ап-ак күмәч телеме.
Тузан кунган, әйтерсең ул
Аның кайгы сөреме.

Нәрсә соң бу? Берәр кеше
Тарттымы соң җиңемнән?
Кинәт кенә туктап калдым
Атлап барган җиремнән.

Әллә инде ипекәйнең
Миңа әйтер сүзе бар?
Карап тора, ә үзенең
Әллә ничә күзе бар.

Ул күзләрдән игенчеләр
Карап торадыр кебек,
Тракторчы, комбайнчы,
Агроном да бар кебек.

Ачуланган да күк алар,
Үпкәләгән сыман да…
Ә еракта кемдер елый…
Дәштем аңа: «Кем анда?»

Кулын сузды дөньядагы
Ач-ялангач нәниләр.
Яннарында лимон төсле
Сары йөзле әниләр.

Телләрендә бер үк сүзләр:
«Бирсәгезче бер телем?!
Иртән нәрсә ашармын дип
Үтмәс иде бер төнем?!»

Куркып китеп, күзем ачсам —
Җирдә күмәч телеме.
Тузан кунган, әйтерсең ул
Аның кайгы сөреме.

«Нишләргә?»—дип тора идем,
Килде дә бер күгәрчен
Ялт иттерде ипекәйне,
Тәмен белә, күрәсең.

Бәлки әле: «Кеше бит сез!
Ә үзегез?!»—дигәндер.
Шул вакытта минем йөрәк
Чәнчеп куйды нигәдер.

ТАБЫШМАКЛАР

Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
(Сер)

Юлдашы ул көнченең.
Уена да керми ул
Кеше булган кешенең.
(Гайбәт)

Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
(Гайбәтче)

Маймыл дисәң — йоны юк,
Ялгыз чакта тыны юк,
Тыны булса — юне юк,
Кыланмаган көне юк.
(Кыланчык)

«Мә» дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
(Саран)

Ике куллы, дүрт аяклы,
Шулай да үзе йөрми.
Яздан алып кышка кадәр
Юлдан да кайтып керми.
(Арба)

Канаты юк, үзе шундый очына,
Авызыннан саесканнар очыра.
(Ялганчы)

Ялкауга баш имәс ул,
«Ашарга бир!»—димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
(Һөнәр)

Үзе дөнья тоткасы,
Кашыгында боткасы.
(Эш остасы)

Бер тиен юк бәясе,
Юлдаш булса — бәласе.
(Куркак)

Ул чибәр булса,
Үзең дә чибәр,
Йөзең дә чибәр.
Нәрсә булыр бу,
Йә, әйтеп җибәр?
(Тел)

Чыны бар, ялганы,
Яхшысы, яманы.
Агы бар, вагы бар,
Авызда тагы бар.
(Сүз)

Бар нәрсәдән көчле ул,
Көчле яшен төсле ул.
Хаксыз булсаң — камчылар,
Юлдаш итсәң үзеңә,
Сине шатлык каршылар.
(Дөреслек)

Кеше булсаң, аны син
Гомер буе саклыйсың,
Беркайчан да сатмыйсың…
Ә югалтсаң — тапмыйсың.
(Намус)

Кулыңнан ычкынса,
Кусаң та тоттырмас.
Кадерен белгәннәр
Беркайчан оттырмас.
(Вакыт)

Биклим дисәң — биге юк,
Чиклим дисәң — чиге юк,
Тотып кара син аны!
Күзне ачып йомганчы
Биш әйләнә дөньяны.
(Хыял)

Җыеп кына әйткәндә:
Әнкәң дә ул, әткәң дә,
Туган-үскән йортың да,
Янсаң аның утында,
Беркайчан да онытмас,
Чишмә булсаң — корытмас.
(Туган ил)

Бәхет тә ул, көч тә ул,
Җиңел килми һич тә ул.
Үзең җыйган байлык ул,
Әгәр өстәп тормасаң,
Тик бер генә айлык ул.
(Белем)

Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.
(Китап)

Ике күзле багана
Көн узмый дип зарлана.
(Ялкау)

Аягы юк, кулы юк —
Юлда булыр ә үзе
Иртәсен дә, кичен дә.
Ерактагы дустыңның
Сере булыр эчендә.
(Хат)

Аратага тотыныр,
Җил дә кертми тик торыр.
(Койма)

Чыр-р-р, чыр-р-р, чыр-р-р, ди ул,
Канат белән җырлый ул,
Аяк белән тыңлый ул.
(Чикерткә)

Тәрәзәле һәр ягы,
Җиргә тими аягы.
Сыртында бар дугасы,
Йә, бу нинди юрга соң?
(Трамвай)

«Оя» тора «К» белән «ш»
Арасында.
Ни булыр бу?
Яле, әйтә Аласыңмы?
(Кояш)

«Е»га башланып,
Бетә ул «а»га,
Ә үзе һаман Ага да ага.
(Елга)

Кыш җитсә, йоклап китә,
Исеме «ю»га бетә.
(Аю)

«Б» белән «н» арасында
Кемдер «ура» кычкыра.
Янәсе, ул өйрәтәчәк —
Җитсен салкын кыш кына.
(Буран)

Уртасында «р» бар, дисәм,
«Нарат» диеп уйламагыз.
Янгын чыгар, тик торганда
Аның белән уйнамагыз.
(Шырпы)

Һәр көн диярлек
Елап яшь коя,
Килгән кошларны
Көньякка куа.
Бер иҗек өстәп,
Елмаеп куйсаң,
Ул да синең күк
Елмаеп куя.
(Көз һәм көзге)

«К»ларының берсен алсаң,
«Кашы» кала,
Икесен дә алсаң әгәр,
«Ашы» кала.
(Кашык)

Әгәр бер төс кушсагыз
Вакыт белдергән сүзгә,
Шуның өчен үпкәләп,
Елап күрсәтер сезгә.
(Елак)

Бу сүз — катлы-катлы сүз,
Уртасында татлы сүз.
« А » өстәсәң — татлырак,
Иөзе айдан яктырак.
Бер «к» кушсаң аңарга,
Ямь бирәчәк чалбарга.
«Я» да куйсаң алдына,
Тавыксыз да калдыра,
Чөнки ерткыч кош булыр,
Ә шулай да дус булыр.
(Ябалак)

«Күчмә» сүзен үзгәртеп,
Кушсагыз «үр» сүзенә,
Булмаса да куллары,
Челтәр бәйләр үзенә.
(Ү рмәкүч)

«Г» белән «ә» сакта тора
Бу исемнең як-ягында.
Шундый гаҗәп үсемлек ул,
Күрмисең бер яфрагын да.
(Гөмбә)

Ике иҗегендә дә
Аның берәр «ы» булыр,
Җәй дә яшел, кышын да,
Ә шулай да коелыр.
(Ылыс)

Нибары дүрт хәрефле,
Үзе шундый хәвефле:
Ялт та йолт ул ут йөртә,
Шырпысыз да ут төртә.
(Яшен)

Бәр иҗеге «ч» белән
Башланып, «к»гә бетә.
Пешерсәләр, өстәлдә
Елмаеп мине көтә.
(Чәкчәк)

ТУКРАН ТАБЫНЫ

Чаңгы белән бер көнне
Барган идем урманга,
«Нинди юмарт кош!» —диеп,
Исем китте тукранга.

Төп өстенә куйган да
Чукый чыршы күркәсен.
Песнәк йөри янында —
Ачыккачтын нишләсен.

Читкә төшкән орлыкның
Әрәм итми берсен дә.
Тукран исә тук да тук
Хаман да үз эшендә.

Әйтә бугай: «Әйдә, дус,
Бер сыйланып кит әле!..»
Ә мин менә җимлек тә
Ясамаган бит әле.

ЯЗГЫ ҖИЛ

Җилне әйтәм, кызык кына,
Кышын үзе суык ташый.
Яз җиттеме, аннан инде
Кышны шундый үрти башлый:
Кар юрганын ачып ташлый,
Йә тай кебек кинәт дулап,
Ярма карны тәпи-тәпи
Алып китә кырлар буйлап,
Йә булмаса калку кырны
Ялт иттереп ялап ала.
Кыш нишләсен, хәле беткәч,
Сакал селкеп карап кала.
Тузгып йөри-йөри дә ул,
Калмагачтын башка чара,
Төн ягына китеп бара.

КОЯШБИКӘ ЧЕЛТӘРЕ

Кояшбикә бигрәк уңган,
Кара, ничек иртә торган!
Тау битенә ап-ак кардан
Көмеш челтәр үреп куйган.

Уянган да йокысыннан,
Кар челтәрнең уртасыннан
Умырзая карап тора:
«Яз җиткән бит!»—дигән сыман.

СЫЕРЧЫК

Бик сагынып кайткан икән
Туган-үскән җирләрен,
Сыерчыкка бәйрәм бүген,
Күрсәтә бар һөнәрен.

Цирктагы артист кебек
Әллә ниләр эшли ул:
Йә сандугач булып сайрый,
Йә тай кебек кешни ул.

Кайчагында кинәт кенә
Карга булып кычкыра.
Минем сыман сызгырып та
Җибәрә ул еш кына.

Курай уйный башлый аннан,
Канатларын кагынып…
Читкә китсәм, мин дә шулай
Кайтырмындыр сагынып.

ЯЗГЫ БАКЧА

Бөтен бакча ап-ак бүген,
Кар явып үткән сыман.
Алмагачлар тып-тын гына
Кемнедер көткән сыман.

Өсләрендә ап-ак күлмәк,
Сабантуй җиткән сыман.
Карт алмагач әллә шуңа
Яшәреп киткән сыман.

ЯҢГЫР ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ

Кара кыйгач канатлы
Сап-сары бер кош алар.
Ә һавада әйтерсең
Курай уйнап очалар:
«Фи-тиү…» дип очалар.

Бүген исә нигәдер
Мәче кебек «мыр-р» диләр.
Аңламассың үзләрен —
Әллә миңа «ыр-р» диләр,
Әллә «кайта тор» диләр?

Яңгыр килеп бераздан
Яумасынмы бик шәпләп:
Илшат балык тота дип
Тормады ул иләкләп —
Койды гына чиләкләп.

Шәүлегәннәр менә ник
Чыр-чу килгәннәр икән.
«Яңгыр килә, яңгыр!»—дип,
Хәбәр биргәннәр икән…
Кайдан белгәннәр икән?

ӨЧЬЯФРАК

Сазлыктагы су төбеннән
Калкып чыга сабаклары.
Сабагының нәкъ очында
Өчәү генә яфраклары.
Чәчәкләре алсу төстә,
Очрый кайчак ап-аклары.

Чәчәкләре-калфаклары
Суда йөзеп барган сыман.
Май һәм июнь айларында Т
өнлә алар фонарь сыман,
«Сак булыгыз! Монда сазлык!
Дигән кебек янган сыман.

КЕМ БУЛМАС ТОРМЫШТА

Ни булмас тормышта?
Бервакыт Кырмыска
Яңгырга эләккән.
Караса — әрекмән,
Астында — бер Шөпшә,
Бөрешә-бөрешә:
-Килүен килдең,— ди,—
Бик кертер идем,— ди,—
Әрекмән астына,
Монда бит баз сыман,
Сап-салкын: туңарсың.
Аптырап торма син,
Урын тар барыбер,
Өең бар — бар, йөгер!
Йөгерсәң, тирләрсең,
Югыйсә чирләрсең…

Ай, төче сүзлеләр
Бу икейөзлеләр…—
Дигән дә, шаккатып,
Өенә чак кайтып
Егылган Кырмыска…
Кем булмас тормышта?

БЕЗНЕҢ ӘНИ КЕБЕК ИКӘН

Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына,
Болыт килә башлады да —
Сыздым тизрәк тал астына.

Әнкә үрдәк, әнкә казлар,
Көткән кебек шуны гына,
Хәркайсы үз бәбкәләрен
Җыеп алды куенына.

Китте яңгыр. Ява, малай,
Нәкъ чиләкләп койган сыман.
Ә юкәдә бер кызылтүш
Кымшанмый да оясыннан.

Китәр иде — куенында
Бар шул аның нәниләре…
Безнең әни кебек икән
Кошларның да әниләре.

КЫРМЫСКАДАН СОРА

Куе урман эченнән
Әкрен генә барабыз.
Адашмыйбыз микән дип,
Ялт-йолт карап алабыз.
-Кайсы якка барганны
Белмим мин,— ди Нургали.
-Әнә бит,— ди Лилия,—
Кояш әйтеп тора,— ди,—
Йә булмаса син аны
Кырмыскадан сора,— ди,—
Оясын ул агачның
Көньягына кора,— ди.
-Ә үзләре кайда соң?
Күренми ич берсе дә.
-Нишләсеннәр соң алар
Бу кадәрле эсседә!
-Белдем,— диде Мөслимә,—
Курка алар яңгырдан.
Болыт килә бит әнә
Безнең авыл ягыннан…

Койды яңгыр бераздан,
Бер сәгатьләп койгандыр.
Кырмыскалар, мөгаен,
Эшсез ятып туйгандыр.
Бер заманны оядан
Әй чабышып чыгалар.
Бу яңгырда нишләргә
Уйлый икән соң алар?
-Барыгыз,— дим,— керегез,
Йә суык тидерерсез…
-Болай булгач,— ди Илгиз,—
Көн аяза — күрерсез.

Үзебез дә шаккаттык —
Аязды бит чыннан да.
Кояш калды озатып,
Без кайтырга чыкканда.

ЯҢГЫРДАН СОҢ

Җем-җем итеп тора үлән,
Энҗегә манган кебек.
Чәчәкләрдән тәмле хуш ис
Тамчылап тамган кебек.

Күккә карыйм: шундый зәңгәр,
Сабынлап юган кебек.
Шатлыгыннан бөтен дөнья
Елмаеп торган кебек.

ӘЛЛӘ УЛ ДА БЕЛӘ МИКӘН?

Күлләвектә бал корты
Әйләнә дә тулгана,
Аның саен канаты
Суга ныграк чылана…
Ә күзләре…
Ә күзләре
Миндә генә,
Әйтерсең лә
Бар өмет, ди,
Синдә генә.

Суздым да мин кулымны:
— Батасың бит, ябыш,— дим.
Үзем шүрлим: —Бал корты
Чакмас микән ялгыш,— дим.
Чагамы соң?!
Карап тора,
Иигә икән?
Ярдәм кулын
Әллә ул да
Белә микән?

ИКЕ КАРАМА

Бер-беренә сөялеп
Үскән ике карама
Чәкәләшә шыкы-шык,
Кайчан гына карама.

Җилгә кызык, ә болар
Бер-берсен әй тукмыйлар,
Төне буе аннары
Ыңгырашып йоклыйлар.

ИСЕМ КИТТЕ

Әллә уйнап, әллә көлеп,
Әллә уятыйк дипме —
Кемнәр шулай, иртүк торып,
Кытыклый икән битне?

Шундый җылы, әллә болар
Әни куллары микән?
Күзем ачсам, исем китте — К
ояш нурлары икән.

ЯРКАНАТ

Бер Ярканат Кояшка:
— Их, син,— дигән,— ни өчен
Кояш булып йөрисең,
Кич яктырта белмисең!

Көндез берни күрсәтми
Миңа синең нурларың.
Булгач-булгач, ник әнә
Ай шикелле булмадың?

Шуннан,— дигән Ярканат,—
Аңла үзең калганын…
Оныткан тик Айның ул
Кояштан нур алганын.

ТЫЙНАК ИНЕШ

-Инешкәй, инешкәй,
Суларың көмештәй,
Шундый саф, ә үзең
Шулкадәр йөгерек…
-Сез,— диде инешкәй,
Мактагыз иң элек
Су биргән чишмәмне:
Ул кипсә, нишләрмен?

ЗАРЛАНА

Йоклый песи,
Көнен йоклый,
Төнен йоклый,
Елына бер
Тычкан тотмый.
Ә шулай да:
Эшем күп,— дип
Гел зарлана,
Боргалана-
Сыргалана:
-Минем хәтта
Ял итәргә
Вакыт юк,— ди…
Аннан тагын
Ятып йоклый.

ТӘКӘББЕР ӘТӘЧ

Бу әтәчме? Авылда
Иң матур әтәч булган,
Ә башында таҗ сыман
Кып-кызыл кәпәч булган.

Койрыклары тиң булган
Салават күперенә…
«Сугышма!»—дип хуҗасы
Әйтмәгән күпме генә,
Тыңламаган. Ә хәзер
Калган бер күзе генә.
Башындагы таҗның да
Калган тик эзе генә.

Колак каккан хәтта ул
Үзенең бар йоныннан.
«Ник сугыштым икән?»—дип
И үкенгән соңыннан,
Әмма инде соң булган.

ИКЕ КАРТА

Ике карга басуда
Җим эзләп йөри икән.
Икесе дә бер-берсен
Гел күзләп йөри икән.

Шуңа күпме җимнәрен
Алар таптап үткәннәр.
Бер суалчан күрүгә,
Кычкырышып киткәннәр.
-Минеке ул!
-Минеке!!.
Бәхәс һаман кызган, ди.
Шул вакытта бер чәүкә
Җимне алып сызган, ди.

ВАКЫТЫ ТАР

Җитез юрга чаба-чаба
Су эчәргә барганда:
-Атлан,— дигән ташбакага,
Кинәт туктап калган да.

Ә ташбака, ачуланып:
-Юлыңда бул, бар! — дигән,
Сиңа атланып торырга
Минем вакыт тар! — дигән.

Юрга исә нәрсә дисен:
-Үз җаеңны кара,— ди…
Ә ташбака су эчәргә
Әле һаман бара, ди.

ТӨЛКЕ БЕЛӘН КУЯН

Куян ите ашыйсы
Килгән, ди, бер Төлкенең.
Эзләп озынколакны,
Югалткан ул бер көнен.

Як-ягына каранып
Тора икән сукмакта,
Куян узе каршына
Килеп чыккан шул чакта.

Төлке исә нәкъ менә
Шуны гына көткән, ди.
Кинәт кенә ауган да
Тәгәрәп үк киткән, ди.

Куян туктап калган, ди:
-Нәрсә булды, туганкай?
-Артка сөйри койрыгым,
Күтәрешче, Куянкай?

-Аннан тотып, әйеме…
Башка җитәр идең син.
Озын койрык яраткач,
Үзең күтәр инде син!

ДУСЛАР

Ике нарат үсә безнең
Каһарманнар тавында.
Берсе аның чак-чак кына
Аумый калган давылда.

Авар иде, икенчесе
Тотып калган иңендә…
Нәкъ әнә шул нарат кебек
Дус-ишләрем минем дә.

ЯЛГЫЗ НАРАТ

Калку кырда бер нарат бар,
Ямь-яшел чатыр сыман.
Давылга да бирешми ул,
Нәкъ Алып батыр сыман.

Бер карасаң, кош шикелле
Җилпенеп куйган сыман,
Хәзер күккә күтәрелеп
Китәргә торган сыман.

Ә ерактан күренә ул
Яшел парашют сыман.
Бездән башка бер җирдә дә
Мондый нарат юк сыман.

МАКТАНЧЫК ЧЫПЧЫК

Тәвә кошы
Зур-зур атлап
Килә икән.
Чыпчык аннан
Чырык-чырык
Көлә икән:
-Син дә инде
«Мин кош»,— диеп
Йөрисеңме?!
Алай булса,
Ярышырга Телисеңме?
— Оча белми,
«Ярышыйк»,— ди?
Тиледер син!
Карап карыйк,
Әйдә, күпме
Йөгерерсең?!

Чыпчык шундук
Очып киткән
Пыр-пыр итеп,
Тәвә кошы
Чаба икән
Тыр-тыр итеп.

Чаба торгач,
Шулкадәрле
Кызып киткән,
Очып барган
Чыпчыкны да
Узып киткән!

Чыпчык исә
Нишләргә дә
Белмәгән, ди,
Һәм шуннан соң
Мактанып та
Йөрмәгән, ди.

ТЕРЕ ТӨСЛӘР

Зәңгәр Идел өстен бизәп,
Ап-ак төсләр очып уйный.
Кайберләре, көлә-көлә,
Дулкыннарны кочып уйный.

Көннәр буе менә шулай
Бәйрәм итә акчарлаклар.
Суда исә сикерешә
Көмеш сыман ак чабаклар.

Әрәмәгә килеп керсәң —
Кызылтүшләр, сарытүшләр…
Ә болары — сайрый торган
Кызыл төсләр, сары төсләр.

Болын буйлап йөгерешә
Чәчәк булып төрле төсләр.
Күрәсең, бу табигатьтә
Бөтен төсләр — тере төсләр.

КАНАТЛЫ МӘЧЕ

Яшәсә дә урманда,
Кырга чыга еш кына.
Сискәндереп кайвакыт
«Ку-һу-һу…» дип кычкыра.

Сизмичә дә каласың
Яннан очып узганын.
Уяулыгын белсәгез
Иде әле сез аның!

Кыштырдаган тавышны
һавадан ук ишетә.
Аннан инде тычканны
Тотмый калмый ничек тә.

Ел буена бер меңләп
Тычкан тота — иренми.
Саклап кала ул шулай
Никадәрле игенне!

Ничек армый диген син
Һәр төн тычкан сагалап!
Нәкъ канатлы мәче ул —
Дустым соры ябалак.

УБЫР КҮРДЕМ

Кичә төнлә чаба-чаба
Кайтып барам Сафалардан.
Берни күрмим: күк гөмбәзен
Кара болыт каплап алган.

Капкабызны ачып керсәм —
Торам, малай, исем китеп:
Бүрек кадәр ниндидер ут
Янып тора җем-җем итеп.

Авызыннан аксыл-зәңгәр
Утлар бөркеп көлгән Сыман,
Үзе һаман әкрен генә
Миңа таба килгән сыман.

Дәү әнием әйткән убыр
Әллә шушы микән инде?..
Сизми калдым өебезгә
Ничек кереп киткәнемне.

Убыр күрдем! — дидем дә мин
Тартып торам борынымны.
Кайда соң ул? — диде әти,—
Күрсәт әле убырыңны…

Тышка чыксак, теге убыр
Хәзер никтер өрәк кебек.
Качмасын дип, әти шундук
Алды аны эләктереп!

Мә,— ди миңа,— убырыңны
Үзең алып кер инде син…
Гади усак черегеннән
Курыкканмын, күр инде син!

УКЫТУЧЫЛАРЫМ

Сокланам мин язгы судан
Карап торган талларга.
Ничек суык тими икән
Бозлы суда аларга?

Ә үзләре әйтә сыман:
— Син дә өйрән түзәргә…
Ярга килсәм, балыклары
Чакыра күк йөзәргә.

Болындагы гөлчәчәкләр
Матурлыкка өйрәтә.
Бөркет күрсәм, кыюлыгым
Арткан кебек йөрәктә.

Кара карга тавышы да
Миңа никтер ягымлы:
Иң беренче ул кайта бит
Сагынып туган ягымны.

Эшкә өндәп торган кебек
Кырмыскалар да хәтта…
Укытучы сыман миңа
Бар нәрсә табигатьтә.

ОЗЫН КОЛАКЛЫ БАТЫР

Утырабыз ял итеп
Ямьле Ашыт буенда.
Әкият сөйли дәү әти
Куркак куян турында:
— Менә шушы болында
Яшәгән, ди, бер куян.
Суда күргәч шәүләсен
Егылган, ди, куркудан.
Ул үзенең шәүләсен
Шүрәле дип белгән, ди.
Бер саескан аңардан
Чырык-чырык көлгән, ди.
Куян шундый оялган,
Шундук күздән югалган.
Шуннан бирле беркая
Чыкмый, ди, ул урманнан…
— Ник чыкмасын, әнә ич,
Килә безнең каршыга!..
Куа икән мескенне
Зур гына бер карчыга.
Канатларын киң җәеп
И әйләнә һавада.
Куян туктап хәл ала,
Бераз чабып бара да.
Мин кычкырам:—Нишлисең?!
Бетәсең бит, кач инде!
Мондый чакта кем инде
Чалкан ята, күр инде.
Ә карчыга туп-туры
Килә аның өстенә.
«Көш-шү, көш-шү, көш!»—дибез,
Курыкмый, әй, һич кенә.
Эләктереп алмакчы
Булган иде тиз генә,
Күрмәгәнен күрсәтте
Куян шунда үзенә.
Кушаяклап тегеңә
Типкән иде бер генә —
Барып төште карчыга
Карт өянке төбенә.
Куян исә фырт кына
Борылды да артына,
Дәү әтигә үпкәләп
Карап алды ялт кына:
«Ә син мине куркак дип
Әкият сөйләп торасың.
Ярый инде. Тик менә
Ни сөйләрсең моннан соң?»

КЫШКЫ ҖЫРЧЫЛАР

Кышкы юлда җыр ишеттем
Солы чыпчыкларыннан,
Зең-зең итеп сибелде ул
Нәни томшыкларыннан.

Бөтенесе миңа карый,
Әллә безне күрсен дип.
Ә үзләре бертуктаусыз
Җыр сузалар «зиң-зиң» дип.

Хәтерләтеп атлыларның
Җиз кыңгырау моңнарын,
Җыр яңгырый, куган кебек
Кышның кар-бураннарын.

САРАН БАКА

Бәлки әле,
Берәрегез
Күргәндер:
Зәңгәр күлдә
Булган, ди, ул
Бердәнбер.
Шундый саран,
Шундый комсыз
Булган ул,
Күлдән хәтта
Туганнарын
Куган ул.
Су эчәргә
Китермәгән
Беркемне.
Поши килеп
Чыккан шулай
Беркөнне.

Саран бака
Нишләргә дә
Белмәгән:
Куар иде,
Поши зур шул —
Шүрләгән.
Шуңарга ул
Зур борчуга
Төшкән, ди,
Су бетә дип
Шулкадәр күп
Эчкән, ди.
Ә корсагы
Менә болай
Күпкән, ди,
Кәм түзмичә
Шартлаган да
Киткән, ди.

ЧАҢГЫ ШУГАНДА

Үзе минем абый кадәр,
Ни булган бу малайга:
Чаңгылары да яңа бит,
Гел егыла алай да?

Аптырагач, чаңгыларын
Малай салып ташлады:
— Әти, болар егалар,— ди,—
Алып кайт,— ди,— башканы.

Илдус Якубов көе.
Хөснул Вәлиуллин көе.

БЫТБЫЛДЫК

Берәр чит бакчага кергәнме?
Әнисен тыңламый йөргәнме?
Уфтана бытбылдык кичләрен:
— Нишләдем?!
                         Нишләдем?!
                                       Нишләдем?!

Акылдан язарсың, тукта! — дим,
Эш узгач, үкенмә юкка,— дим.
Уфтана алай да кичләрен:
-Нишләдем?!
                      Нишләдем?!
                                  Нишләдем?!

Ни булды икән соң үзенә?
Дусларын җуйгандай үкенә,
Уфтана бытбылдык кичләрен:
— Нишләдем?!
                        Нишләдем?!
                                   Нишләдем?!

Илдус Якубов көе.

БЕР ҮЗЕНӘ БИШ ИСЕМ

Тирбәткәндә сеңлемне:
«Йолдызым»,— ди әнием.
«Сандугачым, былбылым,
Йом күзең»,— ди әбием.

Әти исә аңарга:
«Күбәләгем минем,— ди,—
Кайчан җитәр синең,— ди,—
Очып йөрер көнең»,— ди.

Әле шуның өстенә
Үз исеме бар аның.
Барысын да санасаң,
Биш исеме бар аның.

ГӨЛЛӘРЕМ

Иртүк чыгып бакчага,
Су сибәм гөлләремә.
Бигрәк матур икән, дип,
Гөлләремә сокланып
Үтмидер кемнәр генә!

Гөлләремнең ни тора
Бер балкып алулары!
Һәр кешенең йөзенә
Күчсен иде аларның
Балкып елмаюлары!

МИН ДӘҮ ИНДЕ

Уйнаганда гөр килеп,
Дәү әнием туктата.
Яткыра да янына,
Мине җырлап йоклата:
«Йокламыйм дип еламый,
Менә бит ул нинди дәү!
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү».

Дәү әнием белми шул
Курчакларым көткәнен.
Сизми калды бүген ул
Ничек йоклап киткәнен.
Хәзер үзем йоклатам:
Мин бит хәзер инде дәү.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

ЗИЛӘНЕҢ КУРЧАГЫ

Зиләнең бер курчагы бар,
Сузып кына: —Ән-нә,— ди.
Сеңлем аңа:—Әттәбезне
Яратмыйсың әллә? — ди.—

Сөеп кенә тора безне
Беләсең бит әтине…
Йә үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә» диеп әйт инде?

ЧӘБӘКӘЙ

Минем сеңлем Тәнзилә
Әлегә бик бәләкәй.
Ә шулай да инде ул
Итә белә чәбәкәй.
Менә шулай, менә шулай
Итә белә чәбәкәй.

Әллә инде шуңарга
Сеңлем бигрәк сөйкемле.
Чәбәк-чәбәк иткәндә
Очып китәр шикелле.
Менә шулай, менә шулай
Очып китәр шикелле.

Көн дә көтәм мин аның
Тәпи йөреп киткәнен.
Ул чәбәкәй иткәнгә
Беркөн биеп киткәнмен.
Менә шулай, менә шулай
Үзем биеп киткәнмен.

БЕЗ — ТӨЗҮЧЕЛӘР

Шакмаклардан өй салабыз
Тырышып барыбыз да:
Рәхәтләнеп яшәсеннәр
Курчак дусларыбыз да.

Бүлмәләре шундый якты,
Кояш балкыган сыман,
Кәгазь чәчәк-гөлләреннән
Хуш ис аңкыган сыман.

Үсеп җиткәнебезне дә
Сизми калырбыз әле.
Түбәләре күккә тигән
Йортлар салырбыз әле.

ШОФЕР БУЛАМ

Мәктәпкә барып йөргәнче
Җәяүләп көн дә,
Әллә шофер булыйм микән,
Әтием, мин дә?

— Алай булса, мә машина,
Хәзер үк йөрт син…
Рулен борам — машинам ник
Бер адым китсен.

Рульне әти тоткан иде
«Киттек!» дип кенә —
Машина тузан туздырып
Элдертте генә.
«Кызык булдыңмы?!»—дип, бәлки,
Көлеп йөрерсез…
Үсим генә, шофер булам —
Менә күрерсез!

ЯШЬ МАШИНИСТ

Поезд йөртәм, поезд йөртәм,
Төзелешкә йөкләр илтәм.
Юл бирегез, семафорлар!
Җырласыннар тәгәрмәчләр,
Бертуктаусыз җырласыннар.

Кушымта:

Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та,
Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та,
Ти-та-та, ти-та-та, ти-та-та…
Тү-үт!

Рәхмәт сезгә, корыч юллар,
Рәхмәт сезгә, тырыш юллар!
Юл бирегез, семафорлар!
Тынмасыннар тәгәрмәчләр,
Беркайчан да тынмасыннар.

Кушымта шул ук

Юлда уйный көмеш нурлар.
Ару белми минем куллар.
Юл бирегез, семафорлар!
Җырласыннар тәгәрмәчләр,
Дусларым да җырласыннар.

Кушымта. шул ук

ӨЙРӘТЕГЕЗ ГЕНӘ

Артист буласы да килә,
Танкист буласы да килә,
Юл да саласы…
Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп —
Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта:

Бер эштән дә курыкмыйбыз
Өйрәтегез генә,
Гөрләтербез, гөрләтербез,
Гөрләтербез генә!

Корыч коясы да килә,
ГЭСлар корасы да килә,
Йорт та саласы…
Көнәрләр күп, һөнәрләр күп —

Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта.

Тарта сыман төзелеш тә,
Кызык сыман бөтен эш тә —
Кая барасы?
Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп
Кайсын гына, кайсын гына
Сайлап аласы?

Кушымта.

КИТАП ДОКТОРЫ

Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең?.. Чынлап та:
Бите төшә, ертыла —
Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә төплим мин…
Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры —
Мин аларның докторы.

ӨЧ КЫЗ

Берсе Дилә, берсе Зилә,
Өченчесе Миңлегөл.
Берсе үлчи, берсе кисә,
Өчесе дә бик өлгер.

Кушымта:

Диләсе дә, Зиләсе дә,
Миңлегөл дә ашыга:
Курчакка бит күлмәк кирәк
Яулык кирәк башына.
Келтер-келтер машина,
Машина да ашыга:
Курчакка бит күлмәк кирәк
Яулык кирәк башына.

Әнә тагын җыелганнар
Ян тәрәзә каршына.
Алларында келтер-келтер
Җырлап тора машина.

Кушымта.

Тегүче дә булмас бәлки
Бу кызларның барсы да.
Беркемгә дә артык түгел
Һөнәрләрнең кайсы да.

Кушымта.

ГӨМБӘ ҖЫЙГАНДА 

Чын гөмбәләр

(агач артыннан)

Әй син, Тиен, Тиенкәй,
Тыз-быз нәрсә эзлисең?
Дусларың бит яныңда,
Ә син шуны сизмисең!

Тиен кызы

Гөмбә җыям,
Гөмбә җыям,
Агын җыям,
Алын җыям,
Майлысын да,
Баллысын да,
Бик яратам
Барысын да.

Чын гөмбәләр

Яратасың — беләбез,
Менә шуңа күрә без
Синең кебек дусларга
Тәмле ашлар бирәбез.

Тиен кызы

Тәмле дә бит
Ашларыгыз —
Безне генә
Ташладыгыз:
Белмим, нигә,
Әллә нигә
Сирәк очрый
Башладыгыз.

Чын гөмбәләр

Якын итсәң әгәр дә,
Дускай, шуны аңла син:
Беркайчан да, җәберләп,
Безне йолкып алма син.

КОНСТРУКТОР МИН

Бер минут тик тормыйм:
Оста конструктор мин.
Самолет та ясыйм,
Космолет та ясыйм,
Хәзер төзеп ташлыйм.
Иә, кайсыннан башлыйм?
Эшләп бирәм җырлап,
Чынлап.

Менә сезгә—«Восток»,
Бусы булыр — «Восход»,
Ә монысы—«Ал таң»,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб…
Йолдызларга карап,
Бер очарбыз җырлап,
Чынлап.

Көнләшерләр кошлар.
Борчылмагыз, дуслар:
Гизгән чакта галәм,
Мин сезне дә алам.
Бергә булгач бергә,
Бергә бөтен җиргә.
Әй, очарбыз җырлап,
Чынлап.

РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Ап-ак кар явып тора,
Миңа эш табып тора.
Эш нәрсә соң миңа ул —
Физзарядка гына ул.

Кушымта:

Иртүк көрәк алам мин,
Якты сукмак салам мин.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Урамнар көлеп торсын,
Кешеләр йөреп торсын,
Аяклары талмасын,
Юл йөргәндә армасын.

Кушымта:

Олыга һәм кечегә —
Юл салам бар кешегә.
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

Нык булганга беләгем,
Уйнап тора көрәгем:
Бертуктаусыз кар ата,
Эшен ул да ярата.

Кушымта:

Арымасын кулларым,
Чиста булсын юлларым…
Әйдә, рәхим итегез,
Үтегез!

НИЧЕК ТИЗРӘК ҮСӘСЕ?

Соло:
Әле генә мичтән чыккан
Ипи тора табында.
Бер шатлыгым ике була
Ул табында чагында.

Кушымта:

Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

Соло:
Ипи түгел, әйтерсең лә
Табынның ул кояшы.
Сәфәр чыккан кешенең дә
Ул беренче юлдашы.

Кушымта:
Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

Соло:
Дуслар килсә, ипекәем
Каршы ала беренче.
Ул булмаса нишләр идек,
Рәхмәт сиңа, игенче!

Кушымта:
Корыч айгыр җигәр идем,
Мин дә иген игәр идем —
Ничек тизрәк үсәсе?

Хор:
Корыч айгыр җигәр идек,
Без дә иген игәр идек —
Ничек тизрәк үсәсе?

МИЛИЦИЯНЕҢ
ЯШЬ ДУСЛАРЫ БЕЗ1

Булмаса да өстебездә
Зәңгәр шинельләр,
Беркайчан да тынгы белми
Безнең күңелләр.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Күңелебез кебек изге
Теләкләребез:
Хаклык өчен яна безнең
Йөрәкләребез.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Иминлегебезгә беркем
Кулын сузмасын.
Явызлыклар дөньябызның
Ямен бозмасын.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

Һәр кешегә юлдаш булсын
Рухи матурлык.
Матурлыкны саклар өчен
Кирәк батырлык.

Гел күркәм булсын
Тормышларыбыз.
Милициянең,
Эх!
Яшь дуслары без.

КӨЛЕП ТОРА ҺӘР ЭШЕ

Иртүк торып, әнием
Тизрәк эшкә йөгерә.
Ачылганчы ашханә,
Аш әзерләп өлгерә.

Кушымта:

Аш-сулары еш кына
Керә минем төшемә…
Яшәр идем үзем дә
Шатлык биреп кешегә.

Ак халаты шикелле
Ап-ак аның куллары.
Ә йөзендә, нур булып,
Балкый якты уйлары.

Кушымта.

Иөзе якты булганга,
Көлеп тора һәр эше:
Көлеп тора чәкчәге,
Өчпочмагы, бәлеше.

Кушымта.

ТИК ТУГАН ҖИРДӘ ГЕНӘ

Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә;
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.

Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә;
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.

Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә;
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.

ТУГАН ТЕЛЕМ

Нинди җәберләр
Күрмәгәнсең син,
Алай да ничек
Үлмәгәнсең син?!

Кушымта:

Яшә мәңгегә,
И батыр телем,
Былбыл моңыдай
И матур телем!

Бабаларымның
Иң зур мирасы,
Сынмас канатым
Кебек миңа син.

Кушымта.

Хәтта кошның да
Туган теле бар.
Теле булганның
Гына иле бар.

Кушымта.

Син исән булсаң,
Халкым да яшәр.
И туган телем,
Үс һаман, яшәр.

Кушымта.

БЫЛБЫЛ САЙРАТАМ

Сокланып туймыйм
Сайрар кошларга:
Кайларга китми
Алар кышларга!

Тик онытмыйлар
Туган илләрен,
Саклый һәммәсе
Туган телләрен.

Мин дә телемне
Бик тә яратам,
Туган телемдә
Былбыл сайратам.

ГОРУРЛАНАМ

Горурланам синең белән,
Сөекле халкым:
Кичкәнсең син гомереңдә
Күпме ут-ялкын!

Кушымта:

Синнән күчкән мирас булып
Намусым минем.
Ә хыялым алга әйдәп
Баручым минем.

Давылларда иелсәң дә,
Сынмый калгансың.
Күңелең киң Идел кебек,
Нурлы карашың.

Кушымта.

Туган телем — миңа синең
Иң зур бүләгең.
Тарихым ул, таянычым,
Рухи терәгем.

Кушымта.

Ышан, халкым, синең өчен
Туган улың мин.
Үзең кебек батыр, кыю,
Гадел булырмын.
Кушымта.

УКУЧЫ ЯШЬЛӘР ҖЫРЫ

Без яшь әле, алда әле
Яулыйсы үрләребез.
Халкыбызга бүләгебез —
Яхшы билгеләребез.

Шуңа якты, шуңа көләч
Кәммәбезнең йөзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Хәрбер эзебез.

Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз.
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.

Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Хәрбер эзебез.

Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзләмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.

Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Хәрбер эзебез.

ИПЕКӘЙ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

Бала
Яхшы беләм игеннең
Кара җирдә үскәнен,
Урган чакта әтинең
Манма тиргә төшкәнен.

Нигә алтын төсле соң
Ындырдагы көшелләр?

Ипекәй
Үстергәнгә кадерләп
Алтын куллы кешеләр.

Бала

Оны ап-ак! Бу аклык
Каян килгән соң аңа?

Ипекәй

Ак булган ул, игенче
Күңеле ак булганга.

Бала
Ашаганда телемне
Йота яздым әле мин.

Ипекәй

Беләсеңме, әниең
Пешергәнгә тәмле мин.

Бала

Валчыгын да калдырмыйм
Ашаганда табында.

Ипекәй

Әгәр эшләп ашасаң,
Тәмлерәк мин тагын да.

Бала
Кайдан алып, безгә син
Шулкадәр көч бирәсең?

Ипекәй
Миңа күпме кешенең
Көче кергән, беләмсең?

ДӘҮ ӘНИЕМ — БАКЧАЧЫ

Дәү әнием — бакчачы,
Бакчасы да бакча соң:
Ачып керсәң капкасын,
Җәйгә аяк басасың.

Кушымта:

Гөлләре дә гөлләре,
Пыяладан өйләре.
Менә һөнәр, ичмасам,
Дәү әнинең һөнәре:
Чәчәк арасында үтә
Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,
Мин дә аңа булышам:
Помидорлар, кыярлар,
Яшел суган җыешам.

Кушымта.

Аның эшен, дәү булгач,
Үзем дәвам итәм мин.
Аннан сезгә ел буе
Ашатырмын витамин.

Кушымта.

ЕЛМАЕП КӨЛЕП КЕНӘ

Йокысыннан тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята
Нурларын сибеп кенә.
Кәм үстерә әни кебек
Иркәләп, сөеп кенә.

Шушы кояштай, тормышның
Кадерен белеп кенә,
Әйдәгез, бер яшик әле
Елмаеп-көлеп кенә.