КАТНАШАЛАР:
Ак гөмбәгөмбәләр патшасы, эшләпәсе түгәрәк, аксыл коңгырт төстә.
Каен гөмбәсеэшләпәсе ярымшар сыман, саргылт яки кара-коңгырт төстә.
Усак гөмбәсеэшләпәсе ярымшар сыман, кызыл яки коңгырт-кызыл төстә.
Әтәч гөмбәсе эшләпәсе бераз батынкы, кырыйлары сырлы, дулкын-дулкын булып тора, алтын сыман төстә.
Майлы гөмбәэшләпәсе ярымшар сыман, соры коңгырт- көрән төстә.
Җирән гөмбә эшләпәсе бүрәнкә сыман, җирән яки кызгылт-сары төстә.
Гөрәҗдәэшләпәсе түгәрәк бүрәнкә сыман, аксыл-саргылт төстә.
Чын баллы гөмбә эшләпәсе бакыр акча кебек коңгырт-сары төстә.
Ялган баллы гөмбә эшләпәсе кыңгырау сыман, күкерт
төсендә. Ялган баллы гөмбәнең икенче төре саргылт-кызгылт төстә.
Чуар чебен гөмбәсе — эшләпәсе кызгылт-көрән сары төстә, ак кабырчыклар белән капланган.

Туганнарының берсекызыл, икенчесепорфир дигән тау токымы сыман куе кызгылт-көрән төстә, ялтырап тора.
Ак то мс ы кчебен гөмбәсе белән ялган баллы гөмбәдән дә агулырак, эшләпәсе ак төстә, шома.
Яшел томсык белән Сары томсыканың туганнары.
Тиен кызыозын койрыклы, кулында кәрзин.

Урман аланы. Тирә-ягында чыршы, нарат һәм яфраклы агачлар. Бер почмагында бик юан карт карама. Эче куыш. Куышның авызына тактадан капкач ясалган. Ә аланның уртасында берничә түмгәк һәм артыш куагы. Алардан аз гына арырак, яшь каеннар арасында, чын гөмбәләрнең төрле төстәге эшләпәләре күренә. Тиен кызы исә, әле бер, әле икенче куак төбенә барып, эзләнеп йөри.

Чын гөмбәләр
(агач арасыннан)
Әй, син, тиен, тиенкәй,
Тыз-быз нәрсә эзлисең?
Дусларың бит яныңда,
Ә син шуны сизмисең!
Тиен кызы
Гөмбә җыям, гөмбә җыям,
Агын җыям, алын җыям,
Майлысын да, баллысын да…
Бик яратам барысын да.

Чын гөмбәләр
Яратасың — беләбез,
Менә шуңа күрә без
Синең кебек дусларга
Тәмле ашлар бирәбез.

Тиен кызы
Тәмле дә бит ашларыгыз —
Безне генә ташладыгыз:
Белмим, нигә, әллә нигә
Сирәк очрый башладыгыз.
Чын гөмбәләр
Якын итсәң әгәр дә,
Дускай, шуны аңла син:
Беркайчан да, җәберләп,
Безне йолкып алма син.
Кинәт юкка чыгалар. Тиен кызы аптырап кала. Шуны көткәндәй, аның каршысына Ялган баллы гөмбә баса.
Ялган баллы гөмбә
Мине генә кимсетәсең,
Ни өчендер, чит итәсең.
Кара әле,
Дуслашырга телисеңме?

Тиен кызы
Әле һаман
Агуларга йөрисеңме?!
Ычкын моннан, кәкре аяк!
Бутап йөрсәң — менә таяк!

Ялган баллы гөмбә
Чү, нишлисең?! Китәм, китәм…
Мин сине бер кызык итәм!

Бармак янап китеп бара.
Тиен кызы
(үз-үзенә)
Явызлыктан төсе качкан,
Эшләпәсен тутык баскан.
Абау, нигә туган соң бу?!
Этлек эшләп куймасын бу?
Шулвакыт каяндыр Гөрәҗдә килеп чыга. Аннан аз гына арырак, каеннар арасында, бер гөмбә биеп йөри.

Гөрәҗдә
Беләсеңме, ә мин кем?
Танымыйсыңдыр бәлкем?

Тиен кызы
Сынаткан юк ул яктан,
Дусны таныйм ерактан.
Искә төштең күргәч тә,
Син бит, дускай, Гөрәҗдә.

Гөрәҗдә
(каеннар арасында биеп йөргән гөмбәне күреп ала да, Тиенкызына карап)
Коңгырт эшләпә киеп,
Кем йөри анда биеп?

Тиен кызы
Ул бит Каен гөмбәсе…

Гөрәҗдә
(каен гөмбәсенә)
Дускай, читтә йөрмә син:
Тычкан тешли күрмәсен.
Каен гөмбәсе, эшләпәсенә ут капкандай, йөгереп килә. Шулвакыт артыш куагы төбендәге Ак гөмбәне күреп алалар. Ак гөмбә, боларның сизгерлеген сынау өчен, качмакчы була.

Тиен кызы
Әй, гөмбәләр патшасы,
Тукта, кая качасың?!

Ак гөмбә куак астыннан чыга.

Ак гөмбә
Сизгерлек бар үзеңдә,
Очлы икән күзең дә!
Тиен кызы
Сынаткан юк ул яктан,
Дусны таныйм ерактан.
Ак гөмбә
Гөмбәләрнең төрлесен
Очратырсың син монда.
Матур диеп аларның
Җыя күрмә барын да.
Сары томсык — агулы,
Аның дусты Ак томсык
Агулырак тагын да.
Елан агуыннан да
Көчле аның агуы…
Таптап китәр идем дә,
Читендер шул тануы.
Ак гөмбә
Ак эшләпә кияр ул,
Булыр ап-ак күлмәктән,
Үсеп чыгар аягы
Тар авызлы чүлмәктән.
Тиен кызы
(комлы җирдә үсеп утырган Ак томсыкка карап)
Әллә шушы гөмбәме?
Әллә нинди исе дә…
Ак гөмбә
Ул гөмбәне шуңарга
Яратмый бер кеше дә.
Тиен кызы эләктереп алыйм дигәндә, Ак томсык кинәт кенә сикереп тора һәм урманга кереп кача. Тиен кызы, Гөрәҗдә һәм Каен гөмбәсе аны куа китәләр. Ак гөмбә исә аларның кайсы якка киткәнен сизми кала һәм аптырап як-ягына карана. Шулвакыт аңа ялган баллы гөмбәләр ташлана. Шуны гына көткәндәй, Ак томсык йөгереп килә.
Ак томсык
(Ак гөмбәгә)
Безне бая
Тиеннәргә нигә саттың?!
Хәзер инде
Менә үзең килеп каптың!
Ник дәшмисең?!
Беттемени әйтер сүзең!..
(Иң зур ялган баллы гөмбәгә карап)
Карт карама куышына
Ташла үзен.
Төшендә дә күрмәгәнен
Күрсен шунда,
Тыны бетеп, кибеп-корып
Үлсен шунда.
Ак гөмбә
Ялган баллы гөмбәне бәреп егып качмакчы була. Әмма өлгерә алмый. Ак томсык белән Ялган баллы гөмбә аны тотып, карама куышына ябалар. Куышның капкачын таяк белән терәтеп куялар. Аннары берәм-берәм мактанырга тотыналар.
Ак томсык
Усаллык соң кемдә юк,
Миннән зәһәр гөмбә юк:
Аш атканга таш атам,
Агу гына ашатам,
Аннан инде биетәм,
Үрле-кырлы сикертәм…
Менә нинди үчле мин,
Менә нинди көчле мин!
Ялган баллы гөмбә
Үзебез дә синең күк
Кара эчле без.
Әллә инде шуңарга
Күкерт төсле без.
Шулвакыт өч төрле чебен гөмбәсе килеп чыга. Берсенең эшләпәсе кызыл, икенчесенеке — кызгылт-көрән сары төстә, төрле формадагы ак кабырчыклар белән капланган, өченчесенең эшләпәсе шоп-шома, куе кызгылт-көрән асылташ кебек ялтырап тора.

Чуар чебен гөмбәсе
(әле Ак томсык белән Ялган баллы гөмбдгә, әле чебен гөмбәләренә карап)
Күрмиләр дә карале,
Монда без дә бар әле.
Чебен гөмбәләре без,
Ә эшләпәләребез
Өчебездә өч төрле,
Өчебез дә эчкерле.
Белмәсәгез белегез:
Кызыл төстә беребез,
Икенчебез чуп-чуар,
Өченчебез купшырак…
Исем китә дустыма —
Эшләпәсе шоп-шома.
Боларның мактануларына тәмам ачуы чыккан Ак гөмбә кинәт куышның капкачын дөбердәтә башлый. Агулы гөмбәләр карама янына йөгереп баралар һәм Акгөмбәне үчекләргә тотыналар.

Агулы гөмбәләр
(такмаклап)
Шакы-шокы, шакы-шак…
Ха-ха-ха!
Нишләрсең без шакысак?..
Ха-ха-ха!
Әйтә алмый сүзен дә,
Ха-ха-ха!
Кызык иттек үзен дә,
Ха-ха-ха!

Ак томсык
(кинәт уйга калып)
Ә дуслары күпме аның
Әле урманда!
Алар безне биетәчәк,
Бердәм булганда.
Очлысын бик очлы да бит
Болай күзебез,
Әллә кайдан аерылып
Тора йөзебез.
Ялган баллы гөмбә
Чын гөмбәгә охшаш булсын
Дисәк йөзебез,
Эшләпәләрен урлыйк та
Киик үзебез.
Шул чагында йөреп булыр
Алар янында,
Берәм-берәм агуларбыз
Шунда барын да.
Төрле якка таралалар. Озак та үтми, Тиен кызы, Г өрәҗдә һәм Каен гөмбәсе кайтып керә.
Тиен кызы
Суга чумган чуртандай,
Юкка чыкты бит явыз!..
Үзебез ачык авыз!
Шулвакыт болар янына елый-елый Чын баллы гөмбә йөгереп килә.

Чын баллы гөмбә
Тере килеш тунадылар:
Эшләпәмне урладылар!

Тиен кызы
Кем урлады?
Чын баллы гөмбә
Күрмәдем,
Берәр зәһәр гөмбәдер…

Тиен кызы
Ә эшләпәң нинди соң?

Чын баллы гөмбә
Нинди булсын — түгәрәк!
Бүген иртән үзең дә
Карап тордың чүгәләп.
Төсе коңгырт-сары бит?..
Борчылма син, сабыр ит,
Бәлки әле табарбыз…

Ялган баллы гөмбә
(куаклар арасыннан башын чыгарып)
Табарсызмы — карарбыз.
Чын баллы гөмбә, Каен гөмбәсе, Гөрәҗдә һәм Тиен кызы тавыш килгән якка йөгерәләр. Тиен кызы кинәт туктап кала һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә.
Тиен кызы
Өнемме бу, төшемме бу,
Карагызчы бер генә:
Алтын кикрик чәчеп киткән
Берсе каен төбенә!
Чын баллы гөмбә, Каен гө м б ә с е һәм Г өрәҗдә борылып кайталар.
Әтәч гөмбәсе
(урыныннан сикереп тора)
Кикрик диеп көлмәче,
Без бит әтәч гөмбәсе.

Чын баллы гөмбә
(Тиен кызына)
Ялгыш таптый күрмә син…

Тиен кызы
Тыныч бул син ул яктан:
Дусны таныйм ерактан.
Без бит иске танышлар…
Тукта, нинди тавыш бар?

Тынып калалар. Озак та үтми, яшь агачлар арасыннан Җирән гөмбә килеп чыга.
Җирән гөмбә
Кара син, ә, нәрсә ди бит,
Җир бит!
Юньле чакта
Эшләпәңне биреп тор, ди,
Мин барыбер урлыйм аны —
Күреп тор, ди…
Аның янына Усак гөмбәсе йөгереп килә.

Усак гөмбәсе
Ә кем соң ул?
Әллә чебен гөмбәсеме?
Ул миңа да шулай диде,
Беләсеңме?

Чын баллы гөмбә
Эшләпәмне урлагандыр
Шул гына…
Әллә капкын куйыйк микән
Юлына?

Тиен кызы
Беләсеңме соң
Кайдан узасын?
Югыйсә ничек
Капкын куясың?!

Гөрәҗдә
Алай булса нишлибез?
Тиен кызы
Эзлибез!
Китә башлыйлар.
Тиен кызы
Ак гөмбәбез юк бит әле,
Туктагыз!
Бая аны ташлап киттек
Юкка без.

Әтәч гөмбәсе
Ак гө-өм-бә-ә, кай-да-а си
Кил ин-де-е!
Дәшми дә, ичмасам,
Күр инде!
Ак гөмбә
(карама куышыннан)
Дусларым, сезме бу?!
Кайсыгыз?..
Тончыгып үләм бит —
Ачыгыз!
Тиен кызы, йөгереп барып, куышның авызын каплаган тактаның терәвен тибеп очыра. Капкач шундук ачылып китә. Ак гөмбә куыштан әкрен генә чыгып, Тиен кызының кочагына ташлана.
Тиен кызы
Нәрсә бу?!
Ни булды?!
Нишләдең?!
Ак гөмбә
Ак томсык һәм аның
Үзе күк ишләре,
Тончыгып үлсен дип,
Шушында яптылар.
Үзләре аннары Каядыр чаптылар.
Чак-чак атлап, түмгәккә барып утыра. Тиен кызы аның янына чүгәли. Чын баллы гөмбә, Җирән гөмбә, Усак гөмбәсе, Каен гөмбәсе, Әтәч гөмбәсе һәм Гөрәҗдә исә Ак том сыкны эзләргә чыгып китәләр. Озак та үтми, аны җилтерәтеп алып та киләләр.
Әтәч гөмбәсе
Гаҗәпләнмә,
Ак томсык;
Ни булмас бу тормышта.
Хәзер үзең ят менә
Үзең тапкан куышта.
Ак томсыкны куышка ябып, капкачны йозак белән бикләп куя.
Ак томсык
(карама куышыннан)
Зинһар өчен, җибәрегез!
Этлек эшләп йөрмәс идем,
Моннан ары, сезгә түгел,
Чебенгә дә тимәс идем.
Ак гөмбә
Кара син, ант итә
Ничәнче кат инде.
Юк инде,
Ак томсык,
Базыңда ят инде.
Тиен кызы
Дус-ишләре кайда икән —
Эзлик әле,
Нәрсә эшләп йөриләрдер —
Күзлик әле.
Төрле якка таралалар. Аларга түмгәк артында посып утырган Ялган баллы гөмбә дә кушыла. Чын баллы гөмбә эшләпәсен кигәнлектән, аны танымыйлар. Ә Майлы гөмбә, коңгырт-көрән эшләпәсен аз гына кырын салып, яшь нарат төбендә йоклап кала. Эшләпәсе ефәк кебек ялтырап әллә кайдан күренеп тора. Аяк очларына гына басып, каяндыр Чуар чебен гөмбәсе килеп чыга һәм Майлы гөмбәнең эшләпәсен алып кия. Аңа үз эшләпәсен киертә.
Чуар чебен гөмбәсе
(Майлы гөмбәгә карап)
Әйдә, егет, кинәнеп кал йокыңнан,
Эләктереп алса берсе
Ботыңнан,
Ах итәрсең, ух итәрсең —
Соң булыр.
Ә абзаңның эше хәзер
Уң булыр.
Агачлар арасына кереп югала. Бераздан кычкырып җырлап җибәрә.
Эләкте шәп эшләпә,
Ха-ха-ха!
Йокы менә нишләтә,
Ха-ха-ха!
Майлы гөмбә җыр тавышына кинәт уянып китә.

Майлы гөмбә
Тәмле дә соң шушы йокы!..
Тирә-юньдә ул-бу юкмы?
Юкса, кемдер килде сыман.
Эшләпәм дә җиңел сыман.
Тукта, салып карыйм әле…
Эшләпәсен салса — Чуар чебен гөмбәсенеке. Бераздан чебен гөмбәсе үзе килә. Башында Майлы гөмбә эшләпәсе.
Чуар чебен гөмбәсе
Очканмыни эшләпә,
Ха-ха-ха!
йокы менә нишләтә,
Ха-ха-ха!
Майлы гөмбә, сикереп торып, аның якасыннан эләктереп алмакчы була. Чебен гөмбәсе дә нык тора.
Чуар чебен гөмбәсе
Кара, кара! Нишләп әле…
Майлы гөмбә
Китер минем эшләпәне!
Чуар чебен гөмбәсе
(йодрыгын күрсәтеп)
Менә моны күрәсеңме?!
Майлы гөмбә
Яхшы чакта бирәсеңме?!
Тиен кыз ы, А к г ө м б ә, Җирән гөмбә, Усак гөмбәсе, Каен гөмбәсе, Әтәч гөмбәсе, Чын баллы гөмбә һәм Гөрәҗдә, төрле яктан килеп чыгып, аларны уратып алалар. Бераздан Ялган баллы гөмбә дә шулар янына барып баса. Танытмас өчен башына Чын баллы гөмбәнең эшләпәсен кигән.
Тиен кызы
(Ак гөмбәгә карап)
Син, Ак гөмбә, иң пакь гөмбә,
Я, боларның кайсы хаклы?
Ә кайсысы безнең яклы?
Белсәң, шуны әйтеп бирче?
Ак гөмбә
(Майлы гөмбәгә күрсәтеп)
Әнә саргылт тәпилесе.
Кыланмачы шул чаклы…
Җирдә аунап яткаи эшләпәсен тиз генә алып кия дә китә башлый.
Ак гөмбә
Кая барасың,
Туктале, егет!
Алай булмый ул —
Тәүбә ит элек.
Яңадан бездән
Көлмәссеңме соң?
Агу ашатып
Йөрмәссеңме соң?
Чуар чебен гөмбәсе
Ант итәм шушы Эшләпәм белән:
Беркемгә этлек
Эшләмәм бүтән.
Майлы гөмбә
Тагын шулай
Бутап йөрсәң
Дөньяны!..
Әтәч гөмбәсе
Сынап карыйк:
Антын бозса —
Мин аны!..
Чуар чебен гөмбәсе көлемсерәп урманга кереп китә.
Ак гөмбә
(нәрсәдер уйлап тапкандай кинәт кенә)
Ягез әле, кайсыгызның
Эшләпәсе ике катлы?..
Ялган баллы гөмбә, үзе дә сизмәстән, эшләпәсен тотып карый. Калганнар кычкырып көлеп җибәрәләр.
Чын баллы гөмбә
Күрәсезме, йөри торгач?
Карак үзе килеп капты!
Ялган баллы гөмбәнең башыннан эшләпәсен тартып ала, ә карак үз эшләпәсе белән кала. Кая барырга белмичә, гөмбә¬ләрнең әле берсенә, әле икенчесенә’ карый.
Ялган баллы гөмбә
(мескен кыяфәт белән)
Сезне мондый
Татудыр дип
Белмәдем.
Җибәрегез?
Бүтән болай
Йөрмәмен.

Ак гөмбә
Ант итүен итәсең дә —
Ялганчы бит син!
Гөмбәләр
(Тиен кызына карап)
Дуслар белән дус булганга
Шатлан син, шатлан син.
Юха белән дус булудан
Саклан син, саклан син.
Карама ,син теленә, теленә,
Дус бит юлда
Беленә, беленә.
Дустың булсын берне бишкә
Бүләрлек, бүләрлек,
Синең өчен аягүрә
Үләрлек, үләрлек.
Ә күзләре ут булсын, ут булсын!
Агу йөртсә
Юк булсын, юк булсын!

 

Пәрдә