Хәерле иртә

Иртән торып чыгуга,
Урап алды чебиләр.
Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
– Чи-чи, чи-чи, чи…— диләр.

Казлар әйтә: — Ка-га-га,
Ә үрдәкләр:—Бак-бак-бак.
Нәни бәбкәләре дә:
– Пип-пип,— диләр такмаклап.

Берсен тотып иркәлим,
Икенчесен иркәлим…
Алар: « Пип-пип-пип »,— диеә,
Мин: «Хәерле иртә!»— дим.

Нишләргә соң? Нишләргә?
Әле төште хәтергә:
Әниемә шулай дип
Онытканмын әйтергә.

Көчле белән көрәшәм

Бармаклары
Шундый нечкә,
Чыра сыман,
Үзе миңа:
Көрәшик, — ди,
Егар сыман.
Вагыйзь, син, — дим, —
Эзлә үзең
Кебекләрне:
Көлдерәсем
Килми минем
Кечкенәдән
Мин үземнең
Көчне беләм,
Көрәшсәм дә,
Көрәшәм тик
Көчле белән.

Көрәшеп күрсәтте

Сабантуйда
Бил алыша
Ике егет.
Хәрәмләшә
Төлке кебек.
Икесе дә
Аяк чала
Бер-берсенә.
Икәве дә
Егылганда
Җир селкенә.
Бабай шулчак
Чыкты, дисәм,
Үгетләргә,
«Йә, кайсыгыз
Көрәшә?» — ди
Егетләргә.
“Сөягеңне
Кем җыяр соң?» —
Дигәненә:
«Минем җавап
Шушы булсын
Көлгәнеңә»,
Диеп, аны
Күтәреп тә
Алды бабай,
Дөп иттереп,
Җиргә сузып
Салды, малай!

Көнне озынайтам

Эшемне мин тиз эшлим,
Вакыт җитми шулай да.
Малайлар да чыккандыр
Инде чана шуарга.

Әллә инде башлаган
Эшне ташлап китәргә?
Юк, ярамый! Вакытны
Кызык итәм иртәгә.

Иртән-иртүк торам да
Бар кешедән соң ятам…
Вакыт җитмәсә, көнне
Мин шулай озынайтам.

Көчемне арттырам

Кичә ишегалдында
Кар көрәгән чагында,
Кырмасам да әллә ни,
Мине күргәч, дәү әни,
Көрәгән, дип, ничаклы,
Исе китеп, бот чапты:
Эшлисең син теләсәң…
Тагын бераз көрәсәң,
Бетерәсең, бәбкәм, — ди.
— Картлар белеп әйткән, — ди.
— «Эшләп торсаң — эш кими,
Эшсез торсаң — көч кими…»
Сөйгән иде аркамнан,
Кинәт көчем арткандай,
Тунны салып ташладым,
Тизрәк көри башладым:
Киметкәнче көчемне,
Киметәм мин эшемне.
Уенчыклар остасы
Аю да бар
Безнең өйдә,
Бүре дә бар
Безнең өйдә,
Озын колак
Куян да бар,
Керпе белән
Елан да бар.
Кошлар дисәң —
Ни телисең!
Үзем ясыйм
Бөтенесен:
Кайсын — агач
Тамырыннан,
Кайсын — күкәй
Кабыгыннан,
Ясаштырам
Балчыктан да,
Кәгазь яки
Мамыктан да…

Сарут белән
Чикләвектән
Торна ясыйм
Дисәм иртән —
Кем әйткәндер:
Чаба-чаба
Килеп керде
Бала-чага.

Берсе миннән
Керпе сорый,
Икенчесе
Төлке сорый.
Ә мин: — Әйдә,
Алыгыз,— дим.
Энем куа:
— Барыгыз,— ди,—
Күренмәгез
Күземә!— ди.—
Бөтенесе
Үземә! — ди.

– Юк инде,—дим,
Бусы — сиңа,
Ә болары
Дусларыңа.
Бергә-бергә
Уйнагыз,— дим,—
Я, ни кирәк —
Сорагыз? — дим.

Шундый инде,
Кыскасы, мин:
Уенчыклар
Остасы мин.

Уенчык кирәк икән

Өч көн инде өйгә килеп
Аптырата Гыймади:
Песиеңнең бер баласын,
Зинһар, бирче миңа? — ди
Бик ялынгач, сайла инде,
Йә, кайсысын аласың?
Бигрәк җем-җем итеп тора,
Бирәсеңме карасын?
Сабырлыгың җитәр микән

Ул сабыйны карарга?
Туйганчы ит ашатырмын,
Сөт бирермен аңарга.
Ә уйныйсы килгән чакта
Икәү бергә уйнарбыз.
Тычкан күрсәк, икәү бергә
Пыр туздырып куарбыз…
Сөеп алып киткән иде,
Өч көннән соң китергән.
Әллә бер дә ашатмаган

Ябыктырып бетергән.
Бусы белән уйнап туйдым,
Бир инде, — ди, — аласын?
Уйнамаса китерермен
Песиеңнең баласын.
Юк инде, дус, уенчыкны
Ал инде син кибеттән.
Выжт! — диюгә, Гыймадием
Чыгып сызды ишектән.

Үзе генә

Һәр кешедән гаеп эзләү —
Әүхәдинең бөтен эше.
Шуңа күрә начар аңа
Кешеләрнең бөтенесе.
«Син дустыңны белмисең», — дип,
Мине дә еш кисәтә ул.
«Алайса, кем яхшы?» — дисәң,
Шундук үзен күрсәтә ул.

Телен тешләде
Безнең Азат ялганларга
Оста инде шулчаклы:
— Айда бүре күрдем,— диеп
Сибә генә борчакны.

Чү! Малайга нәрсә булды,
Нигә тора шаккатып?
Теш усал шул, телен тешләп
Алган икән шартлатып.
Азат елый пышык-пышык,
Көлә генә калганнар:
— Әй, малайлар, моннан ары
Азат ничек ялганлар?

Хикмәт

Чүп утыйбыз бакчада.
Маңгайдан тир акса да
Су буена төшмибез:
— Бетсен әле эш,— дибез.

Хикмәт кенә сынатты,
«Эчем!..» диеп тик ятты.
Эш беткәнне көттеме,
Авыртуы беттеме —
Су керергә барганда,
Җитезе юк аннан да…
— Ә син,— дибез,—
ятып тор,
Эчең тагын авыртыр.
Борчылмагыз, түзәрмен,
Чалкан ятып йөзәрмен.

Юмартланган

«Хикмәт саран»,— дисез дә,
Кысмыр түгел алай ул:
Юмартлык та күрсәтә
Белә торган малай ул.

Әле генә урамда
Йөрде алма өләшеп.
«Кара, нинди юмарт!» —дип,
Мин дә куйдым көнләшеп.

Кыстый әле җитмәсә:
— Ашагыз,— ди,— ашагыз!
Туры килсә ачысы,
Кызганмагыз — ташлагыз.

Курыкмагыз бетә дип,
Җитәрлек,— ди,—күршедә…
Шуннан соңмы?.. Янында
Калмады бер кеше дә.

Чынлап аксады

Үтеп бара бер бабай,
Чиста гына киенгән.
Тормыш изгән, күрәсең,
Көянтәдәй иелгән.

Протезы авырмы,
Чак-чак сөйри аягын.
Тук-тук итеп, адымын
Саный сыман таягы.

Аннан көлеп, бер малай
Бара иде аксаклап,
Абынды да, лап—җиргә,
Кайтып китте чак атлап.

Хәзер чынлап аксый ул,
Маңгае да тишелгән.
Бәлки, инде моннан соң
Көлмәс гарип кешедән.

Шуннан сон

Карагызчы бер генә —
Нишләгән бу Гөлгенә?
Йодрык кадәр көчекне
Теле белән үчекли.
Үчекли ул энесен,
Үчекли ул сеңлесен,
Үчекли ул барын да,
Хәтта бал кортларын да.
Үчекләрсең бал кортын,
Кызның алдымы котын —
«Укол» салды теленә…
Сабак булды тегеңә:
Шуннан соң ник бер генә
Үчекләсен Гөлгенә.

Мактанчык

Әйтерсең, бакчада
Беркем юк-—Вил генә.
Телендә һәрвакыт:
—Мин генә!.. Мин генә!..

Мин җәяү йөрмим,— ди, —
Сезнең күк. Бирегә
Атланып килдем, — ди, —
Фил кадәр бүрегә!

Озак та үтмәде,
Кычкыра Вилебез:
—Каравы-ы-л!.. Песи бар!
Ярдәмгә килегез!

Шаккаттылар

Шулай беркөн тубыбыз
Төшеп китте елгага.
Ничек алыйк? Ичмасам,
Юк бит озын колга да.

Шаулашалар малайлар,
«Син кер» дә, «бар, син кер» дип
— Әй куркаклар! — дидем дә
Суга үзем сикердем.

Тупны алып чыккачтын
Шаккаттылар барысы.
Су төбенә кул җитсә,
Йөзәм лә мин анысы.

Очты-очты

Минем дә бит энем бар.
Кем дисезме? Гыйлемдар.
Аш китерсәң — ашамый:
— Кирәкми, чәй яса!—ди.
Чәй бирсәң —читкә карый:
— Ул,— ди,— нәрсәгә ярый.
Эчсен әнә Һашим, — ди, —
Бәлеш булса ашыйм, —ди.
Бәлеш пешердек кичә.
Энем, гадәттәгечә,
Киреләнә: — Кайнар ла…
Көтеп тора Айдар да,
Чыгам мин, — ди, — урамга,
«Очты-очты» уйнарга.
Ялынмады берәү дә:
— Бар, бар! Уйный бир, әйдә!..
Ә без керештек эшкә —
Ябырылдык бәлешкә.
Шундый тәмле, май гына,
Шуа торгач җай гына,
Очты бәлеш табадан —
Кайчан пешәр яңадан.
Чыктым да мин урамга
Кычкырдым Гыйлемдарга:
— Очты-очты… бәлешләр,
Инде Гыйлемдар нишләр…

Чак котылган

Нинди генә
Җырлар белми
Сыерчык!
Шуңа аннан
Көнләшкән, ди,
Бер чыпчык.
Сыерчыклар
Үтерде, дип,
Кызыңны,
Котырткан ул,
Чыр-чыр килеп,
Козгынны.
«Коң!» дип кенә
Куйган козгын
Ачудан,
Шулчак кызы
Кайтып килгән
Басудан.
Чыпчык исә
Чак котылган
Үлемнән…
Бик кызганып
Тормыйм әле —
Үзеннән.

Мин баерак

Люцияне мәктәпкә дә
Йөртәләр тик «Волга»да.
Машинада йөри шулай
Бездә бары ул гына.

Авызында сагыз аның,
Кесәсендә — меңлекләр,
Сумкасында — чит илләрдән
Алып кайткан иннекләр.

Ә борыны, исең китәр,
Үзеннән дә югары.
Шулай да бик бәхетсез ул:
Бер дусты да юк аның.

Дусларым күп булган өчен
Мин баерак аңардан,
Җирдә яши алмам кебек,
Аерылсам алардан.

Сөйләшсәләр безнеңчә…

Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшсәләр безнеңчә,
Эреп китәм май кебек,
Йөзем тулган ай кебек
Яктырганнан-яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы теле

Күзем ачтым

Иртән барсам — чишмәбезне
Тәмам харап иткәннәр:
Күзен саклап торган ташын
Ватып алып киткәннәр.
Югыйсә бит бу елгада
Башка таш та бетмәгән?!
Менә хәзер яр, ишелеп,
Чишмә юлын бикләгән.
«Монда миңа кадер юк», — дип
Ташлап китсә чишмәбез.
Инешсез дә калабыз бит,
Аннан соң без нишләрбез?!
Кулым белән казып, шундук
Күзен ачтым мин аның.
Шул вакытта күрсәгез сез
Ямьләнгәнен дөньяның!
Чишмә ургый сөенечтән,
Җырлап ага сулары.
Шатлыгымнан аның кебек
Мин дә җиңел суладым

Көзге

Капка төбен
Атна саен
Себерәм.
— Нинди чиста
Булды! — диеп
Сөенәм.Дәү әти дә
Бик ошата
Эшемне:
Юкка әрәм
Итмисең, — ди, —
Көчеңне.
Капка төбе —
Хуҗаның ул
Көзгесе,
Өй көзгесе —
Шул хуҗаның
Чын төсе.

Ялгыз нарат

Калку кырда бер нарат бар,
Ямь-яшел чатыр сыман.
Давылга да бирешми ул,
Нәкъ Алып батыр сыман.

Бер карасаң, кош шикелле
Җилпенеп куйган сыман,
Кәзер күккә күтәрелеп
Китәргә торган сыман.

Ә ерактан күренә ул
Яшел парашют сыман.
Бездән башка бер җирдә дә
Мондый нарат юк сыман.

Тере болыт

Күк йөзендә
Күргәнем бар
Төрле болыт.
Бу – ниндидер
Серле болыт,
Тере болыт.

Бер таралып
Бер җыелып
Ктлгән көйгә,
Кинәт кенә
Кунды болыт
Өянкегә.

Сыерчыклар!
И сагынып
Кайткан алар!
Кошкайларым
Әнә ничек
Шатланалар.

Дускайларым,
Оя әзер:
Урнашыгыз…
Көзен генә
Белмим, ничек
Хушлашырбыз?

Язгы авазлар

Кояш хәзер иртүк тора,
Бик соң ята йокларга.
Җылы яктан кошлар кайта
Язбикәне котларга.

Ояштыра алар шундук
Менә дигән оркестр
Яз – дирижер, һәр кош исә
Гаҗәеп бер артист ул.

Яшькелт шәмнәр кабыздылар
Чыршы белән наратлар.
Ә гөлдери бабай күктә
Чабып килде пар атта.
Язны котлап салют бирде,
Ялт-йолт яшен яшьнәтеп.
Җылы яңгыр явап үтте,
Җир-ананы яшәртеп.

Тракторар гөрелтесе
Тынмый хәзер басуда.
Миңа шатлык җыры кебек
Бу вавзлар барысы да.\

Балыкка барган идем

Кыш дип тормадым,
Киттем балыкка
Балклы күлгә,
Балыгы белән
Данлыклы күлгә.

Бәке тишүгә,
Тынчу ис бәреп
Керде борынга…
Балык җыелды
Якты урынга.

Башларын сузып,
Әй, тотындылар
Һава суларга.
Көн буе бәке
Тиштем шуларга.

Ул мескенкәйләр
Ничек тончыгып
Үлмәде икән?
Нигә элегрәк
Килмәдем икән?!

Суыктан курыкмаган

Күзем төшсә карамага,
Утыра бер кара карга.
Мин шаккатып караганга,
Ул да миңа карап ала.

Көткән, ахры, тәлинкәгә
Ипи турап биргәнемне,
Әй, сыпырта, сизми хәтта
Читтән карап йөргәнеме.

Шуннан бирле чыгуымны
Көтеп тора һәпкөн иртән.
Мәктәбемә киткән чакта
Ашарына биреп китәм.

Аны хәзер бик еш күрәм
Һорт кошлары арасында.
Тавыклар да, үрдәкләр дә
Ник бер чукып карасыннар.

Нинди усал ата каз да
Аны бер дә чит итмәде:
Ул бит башка каргаларны
Төз лапаска һич кертмәде.

Ата каз да якын күргән,
Белмим, нинди каргадыр ул?
Туган җирен яратканга
Көзен китми калгандыр ул.

Дәү әтием урманы

Авыл халкы телендә ул
“Мөхәммәтҗан урманы”.
Баш агроном булган чакта
Утырттырган ул аны.

Бездә хәзер үлән көйгән
Тау башларын күрмисең.
Бу урманда кош-кортның да
Очратасың төрлесен.

Күккә тиеп торган кебек
Наратларның очлары
Очрый анда көртлек кебек
Хәтта урман кошлары.

Бер агачтан бер агачка
Сикерешә тиеннәр.
Ә урманның ышыгында
Гөрләп үсә игеннәр.

Җиләк дисәң – җиләге бар,
Гөмбә дисәң – гөмбәсе.
Анда чыксаң, гөмбә эзләп
Һич каңгырап йөрмәссең .

Мин яратам наратларның
Хуш ис бөркеп торганын
Менә нинди ит ул минем
Дәү әтием урманы.

Робот

Ике күзле булса да,
Әллә берни күрми ул:
Бәхәскә һтч керми ул.
Без мактасак – мактый ул,
Без таптасак – таптый ул,
Без утырсак – утыра,
Без тик торсак – тик тора.

Юри генә беркөнне
Киресенчә сөйлибез:
Кадак күрсәк – чөй, дибез,
Әтәч, дибез, тавыкны,
Кара, дибез мамыкны,
Асфальт юлны, ал, дибез,
Дегет күрсәк – бал, дибез,

Ә аңарга барыбер:
Тавык та бер аңарга,
Сарык та бер аңарга,
Белмим, нишләп карарга?
Әгәр утны, су, дисәк,
“Әйе, су”, – ди инде ул,
Менә шундый инде ул.
Кем дисәгез – Роберт ул,
Роберт түгел, робот ул.

Илбарис

Болай үзе кеше күк,
Ә дәрестә песи күк,
Посып кына утыра.
Тәнәфестә котыра,
Әйтерсең лә юлбарыс.
Кем булыр бу Илбарис?

“На-а, бахбай!” – дип, толымын
Тарта иде Миңнурның –
Эләктереп алмаммы
Якасыннан мин моның!
Песи булды юлбарыс –
Менә кем ул Илбарис.

Хәзер инде аңладым

Кызганып та куям мин
Кайвакытта Маратны.
“Ник?” – дисәгез, класста
Аны беркем яратмый.

Бигрәк инде үзе дә:
Беркем белән сөйләшми,
Беркем белән киңәшми,
Беркем белән серләшми.

Йөри шунда каңгырап,
Нәкъ адашкан кош сыман…
Миңа исә нигәдер
Бөтен кеше дус сыман.

Чит иткәне юк әле
Моңа кадәр берсе дә.
Сәлам биргән шикелле
Урамдагы песи дә.

Кайчак ишек төбендә
Җыйнаулашып көтәләр.
Ә Маратны күрсәләр,
Шундук качып бетәләр.

Хәзер инде аңладым,
Гаеп Маратта икән.
Үзең яратсаң гына,
Кеше ярата икән.

Кулын биреп тормаган

Күз ачкысыз буранда
Илнур йөри урамда,
Изүләре шар ачык…
Без торабыз карашып.
Нәрсә дисәк сәбәбе –
Калмаган бер сәдәбе.
Яңа сәдәп тагарга
Сеңлесе шул аңарга
Кулын биреп тормаган…
Менә инде – уңмаган.

Чүлдә батты, бичара
Гөлсара сер бирмәс ул:
Укымыйча килсә дә,
“Укымадым”, – димәс ул.

Тик торасы урында,
Кул күтәреп, беркөнне
Сөйли чүлләр турында:

– Чүлдә…Чүлдә илләр бар.
Чүлдә… Чүлдә җилләр бар…
– Чүлдә тагын ниләр бар?
– Чүлә тагын комнар бар.
Бөтен җирдә урманнар,
Шаулап үсә кылганнар.

Сазлыклар да бар анда.
Батып калуың да бар,
Абайламый барганда.
– Йә, йә, сөйлә, шуннан соң?..
– Шуннан соңмы?..Шуннан соң…

Әйтеп куйды кайсыдыр:
– Баткач, ничек чыгасың?!

Әй Гөлсара, Гөлсара!
Судан коры чыгам, дип,
Чүлдә батты бичара.

Барый

Бигрәк инде
Шушы Барый,
Чикләвеккә
Үзе бармый,
Җыеп кайтсаң,
Ала – каба,
Капкан саен
Гаеп таба:
– Төше дисәң,
Ярым-йорты,
Кабыгы, – ди, –
Таштан каты.
Җыйгач-җыйгач
Аны, кызый,
Җыялар, – ди, –
Кабыксызын.
– Анысынмы?!
Үзең җый син!
Ычкын! – диеп,
Өммегөлсем
Чикләвеген
Тартып алды –
Барыебыз
Телсез калды.

Кемне ничек таный

Бүре бүрене
Улаудан таный.
Елак елакны
Елаудан таный.
Маэмай маэмайны
Өрүдән таный.
Ялкау ялкауны
Йөрүдән таный.
Кеше чәчәкне
Төсеннән таный,
Кешене исә
Эшеннән таный.

Бәбкә саклаганда

Тилгән дисәң тилгән,
Тагын берее килгән.
Көш-шү! Көш-шү! Көш-көш!
Юк, юк, әйдә, төш, төш!

Ә тилгәнне кара,
Кире китеп бара.
Китмәс иде бер дә —
Кылычым бар билдә,
Мылтык та бар кулда.
Әти килеп шунда
Сөеп куйды иңнән:
Солдат чыга синнән!..

Кыю песнәк

Кыш та бездә,
Җөй дә бездә,
Көзен дә.
Песнәкне мин
Бик яратам
Үзем дә.

Булыша ул
Миңа бакча
Карарга.
Ә мин оя
Ясап куйдым
Аңарга.

Чыгарган да
Инде әнә
Баласын.
Ә песине,
Ә песине
Кара син.

Песнәгемнең
Котын алып:
— Мияу-у,— ди.
Әйтерсең лә:
— Балаларың
Миңау-у,— ди.

— Төш оядан,
Төш, дим, юкса
Мин сине!..—
Песнәк шунда
Чукып алды
Песине.

Күрми калдым,
Мәче ничек
Төшкәндер.
Үзенең дә
Авызы шәп
Пешкәндер!

Йолдызлар ничәү

— Карагыз әле, кызлар,
Күктә ничә йолдыз бар?
— Я, әйт, белсәң — ничә соң
— Берәү, икәү, өчәү… ун.
— Ялгышасыңдыр, Сара,
Тагын бер санап кара:
Әнә бит алар күпме —
Каплап алганнар күкне!
— Берәү, икәү, өчәү, … ун.
Ничә әле аннан соң?
— Белмибез шул: әле без
Мәктәпкә дә йөрмибез.
Көз укырга керербез,
Шуннан әйтеп бирербез,
Яме.

Акбай бирми

— Нәни кызым, сиңа әйтәм,
Карале,
Этечәге җыеп кайтчы,
Бар әле!

Шундук елап кайтып керде
Гөлирә:
— Эчәгесен бирми Акбай,
Гел өрә.

Аю баласы

Бал тапса анасы,
Бер аю баласы
Килеп тә утыра,
Ашарга тотына.
Әнисе:— Улым,— ди,—
Ю элек кулың! — ди.
Аның үз киресе:
— Туза,— ди,— тиресе.

Күркә

Яр буенда
Патша булган,
Кабарына:
Әйтерсең лә,
Бөтен дөнья
Аңа гына.

Каз бәбкәсе
Су эчәргә
Килә иде,
Күркә шундук:
— Минеке ул,
Тимә! — диде.—

Сиңа әйтәм,
Яфрак аяк,
Башмак борын,
Ычкын тизрәк,
Тузаныңны
Какмас борын!..

Нәни бәбкә,
Шап-шап басып,
Суга чаба.
Күккә карап,
Күркә чаба
Аңа таба.

Бер заманны —
Бултыйх суга
Текә ярдан…
Коры куык
Шунда гына
Сабак алган.

Торна белән челән

Торна бер көн
Челән күрде.
Аннан эче катып көлде:
— Мәхәббәтсез, алдың котны!
Кем бу, дисәм, чыбык ботлы,
Сикерүче тырак-тырак —
Син икәнсең, салам сыйрак!
Каравыллап елга буен,
Нишлисең син, колга муен?!.

Челән әйтте:—Ә син, егет,
Тик тор үз-үзеңне белеп!
Я булмаса, монда килеп,
Минем белән үлчән элек.

Болытлар

Чыктылар да зәңгәр офыктан
Ак мөгезле кара болытлар
Сөзештеләр — утлар атылды,
Күк гөмбәзе, гүя, ватылды.
Әйтерсең лә, җитез атлылар
Агач күпер буйлап чаптылар…
Авырттымы әллә башлары,
Ник болытлар елый башлады?

Шаян бабай

Гармунсыз да биетәсең,
Ай-яй шаян икәнсең!
Бигрәк инде! Тау шуганда
Битне тешләп киткәнсең.
Әй, шук бабай, ул кадәр үк,
Ярамый бит инде,
Кит инде!..

Таяк белән сукканыңны
Болай үзем күрмәдем:
Кыл урталай яргансың бит
Чоланда сөт чүлмәген!
Суык бабай, ул кадәр үк
Ярамый бит инде,
Кит инде!..

Кояшлы яңгыр

Кояш нуры —көмеш иләк,
Шул иләктән үтә дә,
Җиргә төшеп, тып-тып итеп,
Янгыр бии түтәлдә. 1

Шундый матур итеп бии —
Тимәсен тик күз генә!
Яфраклар кул чаба-чаба
Такмак әйтә үзенә.

Сагынганнар

Ни булган бу камышларга?
Җил искәндә барсы да,
Бер-берләрен куа-куа,
Йөгерәләр каршыга.

Ә үзләре җыр сузалар,
Шаулатып күл тирәсен…
Килгәнем юк иде күптән.
Сагынганнар, күрәсең.

Фаралар

Ут сүндереп, караватка
Ятыйм гына дигәндә,
Нәни генә ике фонарь
Кабынды бит идәндә!
Кем яндырды икән, дисәм,
Машинамның фарасын,
Мияубикә күзе икән —
Нәкъ фара күк, кара син!

Төнге урманда

Бөтен агач уйга талган,
Сөйләшә тик усаклар.
Төпләрендә янып тора
Борчак кадәр учаклар.
Берәү, икәү… бишәү… унау…
Чынлап, малай, бер йөз бар!
Бәй, болар бит тере учак —
Җемелдәвек коңгызлар.

Тәкый һәм пәке

Тәкый беркөн
Алтын саплы
Пәке тапты,
Өйгә кайтып
Мактанды да
Чыгып чапты.

Шуннан бирле
Һәр агачка
Тамга куя,
Әнә ничек
Алмагачка
Чокыр уя.
Пәке түзми,
Шунда кинәт
Йомыла да,
Тамга сала
Тәкыйның үз
Кулына да.

Хәкимҗан Халиков