Ике пәрдәле шигъри әкият-пъеса

Катнашалар:

Ирек кошыярым ай сыман кызгылт сары
кикрикле, озын койрыклы, яшел канатлы.
Айтуганбакчачы карт.
Ирьегетаның төпчек улы.
Тимерҗанкала егете.
Иркенбайдала егете.
Барсурман егете.
АкчарлакИрьегет үлемнән коткаргач, Канатлы атка әйләнә.
Каракошпатша, ике башлы, дүрт күзле.
КарчыгаларКаракошның сакчылары.

Беренче пәрдә

Язгы бакча. Җимеш агачлары шау чәчәктә. Бер-берсе белән ярыша-ярыша кошлар сайрый. Айтуган карт учак ягып утыра. Тезендә Ирек кошы.

Айтуган
Хәлең ничек, кошкаем,
Фикердәшем, дускаем?
Ирек кошы
Ныгып җитми шул әле Канатларым һаман да,
Ә шулай да сөенәм Үзем исән калганга.
Айтуган
Ике башлы каракош
Тагын килсә нишләрбез?
Аннары без гомерлек
Бөлгенлеккә төшәрбез.
Тагын көлгә әйләнер
Бакчамдагы гөлләрем.
Шуңа шушы учактай
Яна минем йөрәгем.
Шул вакыт иң зур алмагачка каракош һәм берничә карчыга килеп куна. Ал арны күтәрә алмыйча, алмагач ыңгырашып авып төшә. Кошлар җыры кинәт тынып кала.
Каракош
(Мәкерле елмаеп, Айтуганга)
Әллә инде танымый да
Башладыңмы патшаңны?!
Болай үзең матур гына
Үстергәнсең бакчаңны.
Шундый бакча үстереп тә
Ник салым түләмисең?
Мөгаен, син салымыңны
Түләргә теләмисең.


Айтуган
Бакча өчен салымны Мин бит инде түләдем.
Каракош
Күрмәдем.
Айтуган
Аллам шаһит, падишаһ,
Валлаһи дим, түләдем.
Каракош
Шаһит имеш, алласы,
Ахырзаман каргасы,
Ник салым түләмәдең
Табынган аллаң өчен,
Мәчеткә барган өчен,
Иделне кичкән өчен,
Көн дә су эчкән өчен,
һава сулаган өчен,
Этең улаган өчен,
Күзләрең күргән өчен,
Урманга кергән өчен,
Чабата үргән өчен,
Бәдрәфкә йөргән өчен?..
Салым түләдеңме соң
Менә бу гөлләр өчен?!
Ә улың түләячәк
Син гүргә кергән өчен.
Ник дәшмисең?!
Юкса мин.
Холкымны бит беләсең.
Беренче карчыга

Телен йоткан, күрәсең.
Каракош
( Айтуганга )
Шуның өчен хәзер үк
Шул кошыңны бирәсең.
Белмәсәң, бел: бирегә
Шуны эзләп килүем.
Ирек кошы
Яшәгәнче коллыкта,
Артык янып үлүем.
Учакка ташлана һәм күз ачып йомганчы көлгә әйләнә. Айтуган, нишләргә белмичә, өнсез кала, бераздан, йөрәген тотып, җиргә ава.
Каракош
( карчыгаларга )
Сүндерегез учакны,
Көлен җыеп алыгыз,
Калдырмыйча тузанын,
Таш сандыкка салыгыз!
Нигә катып торасыз?!
Барыгыз!
Карчыгалар, учакны сүндереп, Ирек кошының көлен сандыкка тутырганда, Айтуган аңына килә һәм әкрен генә торып баса.
Каракош
Дустың утка ник ташланды,
Әйт тизрәк?!
Ник дәшмисең, карт өрәк?!
Ачуын тыя алмыйча, Айтуганга канаты белән суга, карт тагын егыла.
Беренче карчыга
(Каракошка ялагайланып)
Аңа күптән шул кирәк.
Икенче карчыга

(Айтуган карттан көлеп)
Ха-ха-ха-ха!
Күрәсеңме күрмәгәнне?!
Каракош
Үлмәгәнме?
Беренче карчыга
Ава бит ул.
Җил тисә дә
Бүрегенә.
Икенче карчыга
Карыйм әле,
Ятмый микән
Юри генә.
Айтуган картны җилкәсеннән тартып торгыза да Каракош каршына бастыра.
Беренче карчыга
Тезлән!
Каракош
Хәзер инде бернинди
Мәрхәмәт көтмә бездән.
Тезлән!
Беренче карчыга Айтуган картны сугып ега да тибә-тибә кыйнарга тотына.
Беренче карчыга
Менә сиңа!
Менә сиңа!
Карт өрәк!!
Икенче карчыга
(Аны дәртләндереп)
Менә шулай!
Менә шулай!
Катырак!!
Айтуган карт бер ыңгырашып ала да тынып кала.
Беренче карчыга

У-у-уфф!
Тынычландым аз гына.
Каракош
Ә гәүдәсен…
Ыргытыгыз кар базына!
Карчыгалар Айтуган картны базга ташлыйлар. Аннары бакчага ут төртәләр дә таш сандыкны үзләре белән алып китәләр. Ха-ха-ха… Аларның көлү авазлары шактый озак яңгырап тора. Бераздан Ирьегет кайтып керә һәм, өстеннән тиз генә җиләнен салып, шуның белән янгын сүндерергә керешә. Янгын тынгач, әтисен эзли башлый.
Ирьегет

Әти! Ә-тии! Кайда соң син?
Тереме син, үлеме?
Тукта, тукта! Базда кемдер ыңгыраша түгелме?
Йөгереп барып, баздан әтисен күтәреп чыга.
Әти! Әти! Әтием дим!
Нишләттеләр үзеңне?!
Ирьегет мин, төпчек улың,
Йә, ач инде күзеңне?!
Айтуган (күзен ачар-ачмас)
Синме, улым?
Ирьегет
Мин, әтием…
Болай булгач яшибез!
Айтуган
Тагын күпме агар икән
Күзебездән яшебез?
Ирьегет
Ә кайда соң дусыбыз,
Безнең Ирек кошыбыз?
Айтуган
Ул юк инде: явызлар
Аны харап иттеләр,
Янган утка ташлангач,
Көлен алып киттеләр.
Сизми калдым үзем дә,
Ни арада янгандыр…
Ирьегет
Карыйк әле, шул җирдә,
Бәлки, көле калгандыр.
Учак тирәсендәге калдык-постык көлне учына җыя. Кинәт шул көлдән каурый хасил була. Ирьегет, шатланып, читтәрәк торган әтисен чакыра.
Ирьегет
Бу бит аның каурые,
Әй, әтием, кил әле!
Айтуган
Мин дә тотып карыймчы,
Яле, улым, бир әле.
Каурыйны кулына алуга, яшәреп киткәндәй була.
Ирьегет
Тиде, ахры, шифасы:
Алсуланды йөзләрең.
Айтуган
Ни өчендер яхшырак
Күргән кебек күзләрем.
Ирьегет
Байрак итеп кадармын
Аны очлым очына.
Җиңә алсам, кайтарып
Бирәчәкмен кошына.
Айтуган
Беләсеңме, балакай,
Ил картлары ни диләр:
Ялгыз яуга чыкканчы,
Тар кабергә кер, диләр.
Ирьегет
Ансы шулай…
Бабайлар,
Тагын шуны бел, диләр:
Яшәгәнче тезләнеп,
Аягүрә үл, диләр…
Айтуган
Абыйларың да, улым,
Шулай дигән иделәр…
Ирьегет
Алар изге эш өчен
Гомерләрен бирделәр.
Айтуган
Гомерләрен бирсәләр дә,
Каберләре билгесез.
Ирьегет
Юк, әтием, көрәшчеләр
Югалмыйлар бер эзсез.
Ул корбаннар әйдәп тора
Безне якты көннәргә.
Айтуган
Әгәр син дә үлеп калсаң, Сыенырмын кемнәргә?
Ирьегет
Нигә безгә үләргә?!
Кирәк безгә жиңәргә!
Айтуган
Үлчәгән булсаң әгәр
Ниятеңне җиде кат,
Бер сүзем юк, бар, улым,
Исән йөреп, җиңеп кайт.
Ирьегет
Рәхмәт, әти, мин синең
һәр сүзеңнән көч алам.
Ә Каракош патщадан
Мин барыбер үч алам.
Очлымының очына Ирек кошы каурыен кадый да, ук-җәясен алып, әтисе белән саубуллаша. Бакчачы карт аны кул болгап озатып кала.
Айтуган Хуш, балам!

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Беренче күренеш

Урман авызында җиде юл. Җидесе дә «Әйдә миңа» дип чакырып тора. Кайсыннан китәргә белмичә, Ирьегет аптырап кала.

Ирьегет
Нинди юллар соң болар?
Ышанырга кайсына?
Ичмасам, бер кеше дә
Килеп чыкмый каршыма?
(һавага карап)
Ә теге кош — нинди кош?
Кая болай ашыга?
Акчарлак бит! Мескенне
Куа икән карчыга.
Ни үчең бар, ах, явыз,
Ник тиясең аңарга?
(Җәясен алып, карчыганы атып төшерә.)
Акчарлак
Рәхмәт, егет. Ә үзең
Юл тотасың кайларга?
Ирьегет
Илкәемә Каракош
Хуҗа булмасын өчен,
Карчыгалар халкымның
Канын коймасын өчен,
Ирек кошын патшадан
Тартып алырга телим.
Тизрәк яуга китәргә
Чын дуслар эзләп йөрим.
Акчарлак
Алайса, син уңга кит,
Эшкә ашсын теләгең.
Ә менә бу каурыем
Булсын сиңа бүләгем.
(Канатыннан алып, Ирьегеткә каурый бирә.)
Ал инде, ал, тарсынма,
Бирмим лә мин бурычка.
Кирәк чакта селтәсәң,
Әйләнер ул кылычка.
Ирьегет бер селтәүгә, каурый — кылычка, ә Акчарлак канатлы атка әйләнә.
Ирьегет
(үз-үзенә)
Өнемме бу, төшемме?
Нәрсә соң бу? Төшенмим.
Канатлы ат
Карчыгалар Үтә иде Үзәгемә,
Хәзер инде
Икәү булдык
Без дә менә.
Хәзер инде
Ни күрсәк тә
Бергә күрик,
Утка керсәк,
Бергә керик.
Ирьегет
Икәү генә Утка керсәк —
Янарбыз.
Дуслар кирәк,
Ә аннан соң Карарбыз.
Канатлы ат
Бу урманда синең кебек Тугры дуслар җитәрлек. Чакырыйммы? Барысы да Күрсәң исең китәрлек.
Ирьегет
Алай булса, бар, дустым,
Очып кына барып кил,
Барысын да алып кил.
Канатлы ат
Алар миннән
Хәбәр генә
Көтәләр:
Бер кешнәсәм,
Хәзер килеп
Җитәләр.
Канатлы ат кешнәп җибәрүгә, урманнан өч егет атылып чыга. Өчесендә дә кылыч һәм ук-җәя.
Ирьегет
Менә, ичмасам,
Болар бөркетләр!
Ягез, танышыйк,
Батыр егетләр.
Ирьегет булыр
Минем исемем.
Бик күп газаплар
Күргән кеше мин.
Сез дә миннән аз
Күрмәгәнсез дер,
Юкка урманда
Йөрмәгәнсездер.
Беренче егет белән күрешә.
Беренче егет
Ә мин — Тимерҗан,
Кала егете.
Икенче егет (Ирьегет белән күрешеп)
Ә мин — Иркенбай,
Дала егете.
Ирьегет

Дускай,
син ник дәшмисең?
Шигең булса яшермә.

Тимерҗан
Бик сөйләшер иде дә,
Теле юк шул дәшәргә.
Ирьегет
Тумыштанмы?
Тимерҗан
Юк, дустым,
Туры сүзле булганга,
Телен кисеп, Каракош
Сөргән аны урманга.
Иркенбай
Ә исеме Барс аның.
Шаккатырсың, күрсәң әгәр
Дошман белән алышканын:
Читтә торсын арысланың.
Ирьегет
Болай булгач, Каракошны Өйрәтәбез биергә!
Барыгыз да әзерме соң
Бергә утка керергә?
Сугышырга туры килер
Өч көн, өч төн кимендә.
Кемнәр бара?
Канатлы ат Мин барам!
Тимерҗан Мине дә ал…
Иркенбай Мине дә…
Шатлыгыннан Канатлы ат үрә сикерә. Аның тояк эзеннән кинәт чишмә бәреп чыга.
Ирьегет
(чишмәдән кушучлап су эчә)
Чишмәсе дә чишмә соң!
Суын ничек эчмәссең?!
Өч кушуч су эчүгә пәһлеванга әйләнә. Дуслары исә, бер-берләренә карашып, аптырап торалар.
Канатлы ат
Сез, егетләр,
Ник эчмисез,
Эчегез:
Чишмә кебек
Ташып торыр
Көчегез.
Егетләр, шуны гына көткәндәй, чишмәгә ябырылалар.
Барс
(бераз су эчкәннән соң)
Төшемме бу, өнемме?!
Мин сөйләшәм түгелме?!
Иркенбай Ничек кенә сөйләшәсең!
Барс Чишмәбез яшәсен!
Иркенбай Яшәсен атыбыз!
Ул безнең канатыбыз!
Тимерҗан (әле бер, әле икенче беләген капшап)
Мондый таза булмагандыр Хәтта Алып батыр да.
Ирьегет (атка атланып)
Киттек, дуслар, Каракошны Пыр туздырып кайтырга.
Барс
Бу көнне без күп көттек.
Киттек!
Тимерҗан
Танымассың да Безнең Барсны.
Барс
(агачларга карап)
Уйнагыз, кошлар,
Безнең маршны!
Кошлар оркестры яңгырый. Ирьегет кычкырып җырлап җибәрә. Калганнар аның җырын күтәреп алалар.
Ирьегет
Җиребезгә явыз патша
Хуҗа булмасын өчен,
Карчыгалар халкыбызның
Канын коймасын өчен,
Кылыч алдым мин,
Җәям иңемдә.
Азат ил булыр
Минем илем дә.

Пәрдә.

Икенче күренеш

Шәп-шәрә таш кыя. Аның башында тәхет сыман таш оя. Анда Каракош патша кукраеп утыра. Тирә-ягында бер¬ничә карчыга.

Тимерҗан (иптәшләре генә ишетерлек итеп)
I
Ничә еллар бу тәхет
Изеп торган җир йөзен.
Ничек икән? Тикшереп
Карыйк әле нигезен.
(Таш тәхетнең нигезен капшап карый.)
Черек икән. Аз гына Баз казысак астына,
Бер төртүгә ишелеп Төшәчәк бу таш кыя.
Иркенбай
Тотындыкмы?
Тимерҗан Хәзер инде
Син, Иркенбай, түзмәссең.
Иркенбай
Кул кычыта: Каракошның Изик тизрәк измәсен.
Тимерҗан
Чү, шаулама! Эшебезне Карчыгалар сизмәсен.
Ирьегет
Шуның өчен икегез Хәзер кире китегез.
Иркенбай
Ә аннары кыя астын Тыныч кына казыйбыз.
Ирьегет
Сак булыгыз: өстегезгә
Ишелмәсен базыгыз.
Тимерҗан белән Иркенбай, нәрсәгәдер үпкәләгән сыман кул селтәп, кире китәләр. Аннары, карчыгаларга сиздер¬мичә тауның икенче ягына чыгып, баз казырга керешә¬ләр. Ирьегет исә, Каракош һәм аның сакчыларының игътибарын үзенә җәлеп итү очен, патша белән сөйләшә. Барс аның янында тора.
Ирьегет
( Каракошка )
Әй, син, нигә
Бик югары
Кунакладың?
Йә, кем шулай
Каршы ала
Кунакларын?
Беренче карчыга (урыныннан сикереп торып)
Әле безнең
Падишаһтан
Көләсеңме?
Мин нишләтәм
Сине хәзер,
Беләсеңме?!
Ирьегет
Нишләтерсең Икән мине,
Белмим шул.
Мин дә юкка Кылыч тагып
Йөрмим шул.
Барс
Син күзлексез
Әллә бер дә
Күрмисеңме?
Мин дә бар бит…
Карчыга лып итеп урынына утыра.
Әһә, картлач, Шүрлисеңме?!
Каракош
(егетләргә канат янап)
Исән чакта китегез,
Югалыгыз күземнән!
Юкса икегезне дә
Юк итәм җир йөзеннән!
Егетләр Кемне кем юк итәр бит…
Каракош
Ха-ха-ха-ха!.. Ни дисез?!
Моның өчен әле сез
Җаныгызны бирерсез!
Карчыгалар!
Карчыгалар (үрә катып)
Тыңлыйбыз.
Каракош
Тыңласагыз, барыгыз,
һәркайсының хәзер үк
Күзен чукып алыгыз.
Тәмле микән каннары,
Йөрәкләрен аннары
Китерегез үземә.
Барыгыз, бар! Тиз генә!
Беренче карчыга аңа нидер әйтмәкче була.
Каракош Ә сиңа ни кирәк?!
(карчыганы тибеп очыра)
Тизрәк!
Ирьегет (кылычын айкап)
Канга каршы — кан!
Үлемгә — үлем!
Күккә очырыйк Үзенең көлен!
Карчыгалар белән егетләр арасында канлы сугыш башлана.
Каракош
(үз-үзенә)
Кыскартмый булмас Бусының телен.
Барс
Үз телеңне кыскартсак,
Нишләрсең соң, капкорсак?!
Каракошка ук ата, әмма ук, патшага кадәр барып җитә алмыйча, җиргә төшә.
Каракош
Йөз тапкыр ат —
Өрекмим дә,
Курыкмыйм да:
Монда килеп
Җиткәне юк
Бер укның да.
Барс тагын атарга җыенганда, аңа зур гына бер карчыга ташлана. Ирьегет, очып килеп, ерткычның муенынн эләктереп ала.
Ирьегет
Абыйларымның башларын
Син ашадыңмы?
Әтиемне кар базына
Син ташладыңмы?
Беренче карчыга
Мин бит… ни бит…
Патшамның
Үтәдем тик әмерен.
Ирьегет Алай булса, шушында
Булыр синең каберең.
Муеныннан тоткан килеш, карчыганы берничә тапкыр болгый да җиргә атып бәрә.
Барс
Рәхмәт, дустым, явызның
Томаладың авызын.
Юкса бетерә иде,
Чукып үтерә иде.
Ирьегет
Калганнары да шулай
Аякларын сузарлар.
Ике бармагын авызына кабып, сызгырып җибәрә. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән Каракош исә карчыгаларның кайткан берсен типкәләп кире җибәрә.
Каракош
Әгәр кабат чигенсәгез,
Башта тотып яңаклармын,
Ә аннары берәм-берәм
Таш кыяга кадаклармын!
Аңлашылдымы?
Карчыгалар (очып барган хәлдә)
Аңлашылды, падишаһ, Аңлашылды…
Барс
Кара, кара, берсе шылды. Икенчесе, өченчесе…
Ирьегет
Болай булса,
Качып бетә
Бөтенесе.
Әй, егетләр,
Качмасыннар,
Туктатыгыз!
Ук атыгыз!
Егетләр карчыгалар өстенә ук яудыралар. Берничә ерткыч шундук мәтәлеп төшә. Каракош оясында берүзе кала.
Барс Инде нишләргә?
Ирьегет
Бар син хәзер дусларга
Булыш тауны ишәргә.
Барс Син нишлисең?
Ирьегет (атының муеныннан сөеп)
Без икәү бит,
Патша белән
Сугышырбыз.
Борчылма, дус,
Сынатмаска
Тырышырбыз.
Атына ялт кына атланып, кылычын кыныннан ала.
Барс Бер колга да
Ал инде син.
Җирдән алып, Ирьегетнең сул кулына колга тоттыра.
Ирьегет
Рәхмәт, дустым,
Бар инде син.
Барс, әледән-әле артына борылып кул болгый-болгый, иптәшләре янына йөгерә. Ә Канатлы ат арт аякларына басып, кыяларны яңгыратып кешни дә кош кебе очып китә.
Каракош
Якын килмә, үтерәм!
Үтерә-әм!
Икегезне берьюлы Бетерә-әм!
Ирьегет
Әле безне
Куркытмакчы
Буласыңмы?
Бик акырсаң,
Менә синең Бугазыңа!
Кычкырганда Каракошның авызына колга тыга. Шуны гына көткән кебек, ерткычның авызыннан ут бөркелә. Колганың бер башы дөрләп яна башлый.
Каракош
Әле бу башы гына,
Көйгәндер кашың гына.
Ике авызыннан берьюлы тагын ут бөрки. Канатлы ат, сискәнеп, кинәт читкә тайпыла.
Ирьегет (атының колагына)
Иң кирәк чакта,
Әй, атым, атым…
Канатлы ат
Янар дип куркам Каурый канатым.
Ирьегет
Алдына төш,
Артына төш,
Тизлегеңне
Арттыра төш.
Канатлы ат кинәт ыргылып китә, патшаның әле уң ягыннан, әле сул ягыннан, әле баш очыннан очып үтә. Җай чыгу белән, Ирьегет Каракошка утлы кисәү ыр-гыта. Утка аягы пешкәч, ерткыч, каң-каң кычкырып, кача башлый. Канатлы атка атланган Ирьегет аны куа китә, әмма, артыннан җитә алмыйча, кире борыла.
Ирьегет
Ах, бәдбәхет, качты бит!
Канатлы ат
Нишлим, хәлем бетте шул.
Ирьегет
Китермичә янына
Шактый озак йөртте шул.
Канатлы ат
Оясында сандык бар,
Үзеннән зур йозагы.
Ирьегет
Хәзер дуслар янына Алып төшик без аны.
Канатлы атта очып барган уңайга таш сандыкны эләктереп ала. Шатлыгыннан җырлап җибәрә.
Ирьегет
Җырлыйсы да килә,
Елыйсы да килә,
Э-һе-һей!
Кайда сез, кошкайлар?
Сайрагыз, дускайлар!
Э-һе-һей!
Уйнагыз, көлегез:
Шатлыклы көнебез,
Э-һе-һей!
Җиргә төшүгә, таш сандыкның йозагын бикләвече белән бергә йолкып ата. Сандыкның капкачы үзеннән үзе ачылып китә.
Канатлы ат
Көл саклап утырган,
Котырган.
Ирьегет
Менә кайда саклаган
Ирек кошының көлен.
Шуңа күрә моңарчы
Ирек күрмәде илем.
Очлымдагы каурый да
Шул дустымның каурые.
Хәзер бергә күтәрик
Илебезнең абруен.
Каурыйны очлымыннан алып, сандыктагы көл өстенә куя. Күзеннән аңа кайнар яшь тамуга, Ирек кошы көлдән яңадан ярала. Ирьегет аңа каурыен бирә.
Ирек кошы
( Ирьегеткә )
Батыр егет, бу каурыем
Сиңа булсын бүләгем:
Ул булганда, беркайчан да
Курку белмәс йөрәгең.
Ирьегет
Рәхмәт, дустым, һәрвакыт
Байрак булыр ул миңа.
Кадап куйыйм мин аны
Элекке урынына.
Каурыйны очлымының очына кадый. Шул вакыт Тимерҗан, Иркенбай һәм Барсның «Бер, ике, өч…» дип санаганы ишетелә һәм кыя тау кинәт артка авып төшә. Сәхнә алдында шатлыклы очрашу. Тантана.
Ирьегет
Сөенче, егетләр!
Сөенче!
Канатлы ат
Мин күрдем беренче.
Егетләр Нинди кош бу, Ирьегет?
Ирьегет Азатлык кошы!
Егетләр
Рәхмәт сиңа, сөендердең,
Әй шатлык кошы.
Ирек кошы
Сезгә рәхмәт: коткардыгыз
Караңгы таш капчыктан.
Их, канатым авыртмаса,
Очар идем шатлыктан.
Ирьегет (атын сөеп)
Син, аткаем, авыр чакта
Булдың зур терәгебез.
Ә бу чәчәк булсын сиңа
Истәлек бүләгебез.
Канатлы атның ялына чәчәк кадый.
Барс
Бусы миннән,
Җырчы урман Егетеннән.
Канатлы ат
Туктале, синең бит Колагың кителгән,
Кан ага битеңнән.
Карале,
Кулы да яралы.
Барс
( елмаеп )
Борчылма, дус,
Туйга кадәр
Төзәлер.
Без әле…
Канатлы ат
Алайса, хуш иттек.
Мин киттем.
Ирьегет
( гаҗәпләнеп )
Син кая?
Канатлы ат
Әтиең янына,
Сөенче алырга.
Арт аяклары белән тузан туздырып очып китә. Тояклары эзеннән тагын чишмә бәреп чыга.
Тимерҗан
Суыбыз да булды менә
Бакчабызга сибәргә.
Иркенбай
Нинди генә рәхмәтләр
Әйтергә ул чибәргә?
Барс Кайткач күккә чөяргә.
Ирьегет
Ә бакчаны утыртыйк без
Таш кыяның нигезенә.
Тимерҗан
Ташларыннан арындырсак,
Әйбәт урын: тигез генә.
Егетләр кыя нигезен тиз генә таштан чистартып, җиргә гөл орлыклары күмәләр. Аннары ал арга чишмәдән ку¬шучлап су сибәләр. Гөлләр шундук шытып чыгалар. Икенче тапкыр су сипкәч, яфрак яралар. Өченче мәртәбә су сипкәннән соң чәчәк атып җибәрәләр. Таҗ яфраклары ярым ай сыман чәчәкләреннән алсу нурлар сибелә. Шул вакыт, Канатлы атка атланып, Ирьегетнең әтисе килеп төшә. Егетләр аны ат өстеннән күтәреп алалар.
Айтуган (Ирек кошының каршына чүгәләп)
Теге чакта мин сине Шулкадәрле жәлләдем,
И кошкаем, дускаем,
Йә, ничек соң хәлләрең?
Әле һаман нигәдер
Яраларың бетмәгән,
Каерылган канатың
һаман ныгып җитмәгән.
Ирек кошы
Шулай да мин бәхетле,
Мин бит хәзер иректә!
Айтуган
Шул шатлыктан, әйдәгез,
Алыйк инде биеп тә!
Ирек кошы сайрап җибәрүгә, тып-тып биеп китә. Аңа башкалар кушыла. Күп тә үтми, һавада бер карчыга күренә. Әмма ул, чәчәкләрдән таралган алсу нурлар яктысына килеп керүгә, мәтәлеп төшә.
Айтуган (кинәт биюдән туктап)
Патшасы да йөридер,
Җай чыгар дип ничек тә:
Уяу булыйк, оланнар,
Уяулыкка ни җитә!
Яулап алган ирекне
Инде саклый белегез,
Тик шул чакта мәңгегә
Бәйсез яшәр илебез.

Пәрдә.