Шаулама

“Һау-һау! Һау-һау!
Һау-һау!”-дисең,
Һаман нигә һаулыйсың?
Җитте, Һау-һау, һаулама,
Китап укыйм-шаулама!

Җырлаштыргала

“Тор-рыйк”, тор-рыйк,
тор-рыйк”,-дип.
Җырлап оча торна анда.
“Мин торнадан кимме”-дип
Син дә җырлаштыргала.

Үземнән көлгәнмен

Иң беренче мин киендем,
Чыккан чакта уйнарага.
Кинәт көлеп җибәрделәр,
Белмим, ни дип уйларга?

Бар да көлгәч, мин дә көлдем,
Яшь чыкканчы күземнән.
Кемдер шунда әйтеп куйды:
“Көләсең бит үзеңнән!…”

Күр инде син,Бүрегемнең,
Алдын артка кигәнмен!
Кеше көлә диеп көлеп,
Мин үземннән көлгәнмен.

Бурачы һәм курайчы

Бура бурай бурачы,
Бупасы да бура соң!
Бурачыга дәрт биреп,
Курай уйный курайчы.
Килә минем бурачы,
Курайчы да буласы.

Ник кирәк?

Ике күем бар минем
Барын да күрер өчен,
Аякларым туктаусыз,
Тып-тып йөгерер өчен.

Ә ике кул ник кирәк
Беләсезме ни өчен:
Әти белән әнием,
Җитәкләп йөрсен өчен.

Сеңлем йөрергә өйрәнә

Адым саен ап итә,
Ә шулай да еламый.
Ап итәм дип,йөрүдән
Туктарга һич уйламый.

Әнием, дим, яңадан,
Торып басты күр әнә!
Ул егыла-егыла,
Егылмаска өйрәнә.

Таза булып үсегез

Күзем төшсә, ташландык су
Эчеп ята чебиләр-
Чисталыкны белмиләр.

Кем эчә ди пычрак суны,
Әй чебиләр, юләр сез!
Җитте сезгә-чирләрсез!

Менә сезгә чишмә суы,
Рәхәтләнеп эчегез,
Таза булып үсегез.