Хәкимҗан Халиков

Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. Училише- ны тәмамлагач, хәзерге Әтнә районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы* (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981—1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәбн альманахы редакторы, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналынын бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.
Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре еш кына Арча. Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллат башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963к «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бет артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык: гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974 k.
«Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән X. Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, X. Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге белән нечкә тоеп, шул арны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша шагыйранә үтемле-тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә.
X. Халиковның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе белән генә түгел, жанр төрлелеге белән дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш, шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.
X. Халиков — 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (1998) иде.
Хәкимҗан Халиков 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат булды.

Үзем турыңда үзем

Балалар шагыйре булып китүем ул вакыттагы «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын», «Мәгариф» журналларында эшләгәндә, меңнәрчә укучылар белән очрашып, балалар дөньясын, аларның рухи ихтыяҗын тоеп яшәүдән булгандыр дип уйлыйм. Балалар белән очрашу бервакытта да эзсез калмый, бер генә шигъри «күчтәнәч» тә үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Һәрберсенең сәбәбе — кечкенә тарихы була… Бала дөньяны ничек күзаллый, ничек кабул итә? Сабый өчен бөтен табигать, шул җөмләдән үсемлекләр дөньясы да, тере затлардан тора. «Язгыҗил», «Җәйгеяңгыр», «Яңгырдансоң», «Кояш суккан», «Болытлар», «Ялгыз нарат» кебек күп санлы шигырьләр — әнә шуның үрнәге. Мәсәлән, «Яз хәбәре» шигырендә:
Нишләр инде кыш бабабыз?
Ут капкан сакалына.
Ала-кола тунын сөйрәп
Төньякка чаба гына.
Тук-тук…
Тизрәк бу хәбәрне Җиткерим дип дусларга,
Телеграмма суга тукран Көзен киткән кошларга.
Монда эчпошыргыч акыл сатулар юк, образлар, сурәтләр генә бар. Ул образлар балада уңай хисләр уятырга тиеш. Хисләр аша кабул ителгәннәр бик озак, хәтта гомер буе онытылмыйлар.
Хәкимҗан Халиков. 1997

 

Хакимзян Халиков

Хакимзян Шаяхметович Халиков родился 16 января 1933 года в деревне Мамыш Атнинского района Татарстана в крестьянской семье. В 1948 году, после окончания Чембу- латской семилетней школы, поступил учиться в Арское педучилище. Окончив его с отличием, начал работать учителем в Староузюмской семилетней школе Атнинского района. В 1954—1960 годах учился заочно на отделении татарского языка и литературы Казанского государственного университета. С 1963 года живет в Казани. С этого времени вся трудовая деятельность X. Халикова связана с периодической печатью для детей. Сначала в течение девяти лет он работал заведующим школьным отделом редакции журнала «Ялкын», с 1972 года — литературным сотрудником и заведующим отделом литературы и искусства газеты «Яшь ленинчы» (ныне — «Сабантуй»), в 1979—1981 годах — руководителем Бюро пропаганды художественной литературы Союза писателей Татарстана, в 1981—1983 годах ответственным редактором литературного альманаха «Идел», а потом редактором отдела редакции журнала «Совет мәктәбе» (ныне — «Мәгариф»).
Начал писать X. Халиков в годы учебы в училище. Первые опыты литературного творчества — стихи — были опубликованы на страницах районных газет Атни и Арска. В конце пятидесятых и в начале шестидесятых годов его имя появляется уже в республиканской детской печати и коллективных сборниках, а в 1969 году выходит первый самостоятельный сборник стихов для малышей «Йолдызлар ничәү?» («Сколько звезд на небе?»), потом последовали книги «Дед-озорник» («Шук бабай», 1970), «Цветок мира» («Тынычлык гөле», 1971), «Ежик-пыжик» («Энәбикә», 1973), которые были тепло встречены и малышами, и литературной критикой.
• ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ*
X. Халиков работал во всех жанрах литературы для детей: писал стихи, песни, сказки, стихотворные загадки, головоломки, скороговорки, прозаические и сценические произведения. Он — автор около двух десятков книг для детей. Его творчество наиболее полно представлено в сборниках «Самый радостный день» («Иң шатлыклы конем», 1983), «Крылатая кошка» («Канатлы мәче», 1989), «Ключи памяти» («Зиһен ачкычлары», 1993), «Родник счастья» («Бәхет чишмәсе», 1993), «Индюк-охранник» («Сакчы күркә», 1997).
X. Халиков являлся членом Союза писателей Татарстана (1973), заслуженным работником культуры Республики Татарстан (1984), отличником народного образования Российской Федерации (1988), лауреатом литературной премии им. А. Алиша Союза писателей Татарстана (1998).
Хакимзян Халиков умер 12 февраля 2002 года в г. Казани.