Бар, имеш, бер әбинең
Бик кадерле песие.
Озын булгач мыегы,
Мыекбай, ди, исеме.

Ашаган, ди, Мыекбай
Ашта пешкән ит кенә,
Ә сусаган чагында
Эчкән җылы сөт кенә.

Йоклаган, ди, һәрвакыт
Мамык мендәрдә генә.
Тигәндер бу рәхәтлек,
Белмим, кемнәргә генә?!

Тик кызганыч шунысы:
Бер дусты да булмаган.
Ниһаять, ул үзенә
Дус эзләргә уйлаган.

Аны, өйдән чыгуга,
Каршылаган Актырнак:
-Әй, син,— дигән аңарга, —
Ник торасың аптырап?

һаман этле-мәчеле
Яшәп булмый дөньяда.
Дуслар кирәк сиңа да,
Дуслар кирәк миңа да.

Дуслар кирәк һәркемгә.
Әйдә без дә дуслашыйк.
Тату гына очрашыйк,
Тату гына хушлашыйк.

Елмайган да Мыекбай,
Бөтереп ак мыегын:
-Миңа, — дигән, — ошамый
Синең кәкре койрыгың.

Ала-кола туның да,
Колакларың салынган.
Кемгә кирәк мондый дус!
Тизрәк китим яныңнан.

Чыккан икән урамга,
Чабып килгән бер Мәче.
Кара тунлы, ут күзле,
Ак тәпиле көр Мәче.

Әйдә, — дигән бу Мәче, —
Уйныйбызмы куышлы?
Кара пәри белән мин
Уйныйм фәкать сугышлы.

һәм, «мыр-рауу!» дип,
Мыекбай Атланган да сыртына,
Ул песине, елатып,
Куып керткән йортына.

Моны күреп, бер Көчек:
-Эх син! — дигән. — Нишлисең?!
Ул бит песи — туганың,
Нигә аны тешлисең?

Мыекбайның мыегы
Кабарган, ди, тагын да:
Ләң-ләң килеп, чәңгелдәп
Торма әле янымда!

Ычкын тизрәк, югыйсә
Биетәм бит мин сине!
Гади песи түгел мин,
Мин бит — фарсы песие!

Болай булсаң, Мыекбай,
Тапмыйсың син бер дус та.
Әни әйтә: «Ялгыз, — ди, —
Яшәп булмый тормышта».

Ничек ышанмыйсың ди
Әниләрнең сүзенә.
Шуңа күрә һәр көн мин
Дуслар эзлим үземә.

Көчек киткән уң якка,
Ә Мыекбай — сул якка.
Әрәмәдә йөргәндә,
Күзе төшкән куакка.

Тиеннәрнең уйнавын
Күргәч, хәйран калган ул.
«Нинди тату болар!» дип
Көнләшеп тә алган ул.

Шул вакытта бер Керпе
Килеп чыккан иснәнеп.
Аны күргәч, Мыекбай
Киткән, имеш, сискәнеп.

-Әйдә, — дигән Керпекәй, —
Сөйләшик бер, кил әле!
Без соң ничек дуслашыйк,
Син бит, Керпе, энәле.

-Энәләрем кадала
Бары явыз дошманга.
Якынрак кил, курыкма,
Тими алар дусларга.

Әгәр китсәк дуслашып,
Бергә тычкан ауларбыз.
Шунда бер-беребезне
Без яхшырак аңларбыз…

-Ә син, — дигән Мыекбай, —
Мине кем дип беләсең?!
Гади авыл песие
Дип уйлыйсың, күрәсең.

Тәкәббер дә соң үзе,
Бер тәпие бөердә:
Мин бит — фарсы песие,
Тычкан аулап йөрергә!

-Алайса хуш, — дигән дә
Керпе китеп барган, ди.
Ә Мыекбай, уйланып,
Берьялгызы калган, ди.

Өенә дә шуннан соң
Бик борчылып кайткан ул.
Менеп яткач мендәргә,
Уйга ныграк баткан ул:

«Дуслар таба алмадым
Нигә соң мин үземә?!»
Яшь тулган, ди, шулвакыт
Мыекбайның күзенә.

Аптыраган хуҗасы:
«Нәрсә булды? Нишләдең?!
Әллә авырыйсыңмы,
Ник сөтеңне эчмәдең?

Әллә яңа туп тегеп
Биримме соң уйнарга?..»
Песи исә торган да
Чыгып чапкан урамга.

Аны күргәч, песиләр
Тотынган, ди, үртәргә…
Мәҗбүр булган Мыекбай
Кире кереп китәргә.

Тагын менеп яткан ул
Мамык мендәр өстенә.
Ә уйлары тынгылык
Бирми икән һич кенә…

Бер дусты да булмагач,
Ничек эче пошмасын?!
Эзләмәсәң дус-ишләр,
Үз-үзеңә дошман син.

Җиңел түгел, әлбәттә,
Яхшы дуслар табуы.
Тик үзеңне ярату —
Дуслык өчен агу ул.