Бәйрәм

Бүген мин йокыдан
Таң белән уяндым.
«Беренче тордым!» дип,
Әй шундый куандым.

Карасам … көткәндәй
Кадерле кунагын,
Әнием пешереп
Өлгергән коймагын!

Кояш та елмая,
Гөлем дә, энем дә…
Ә үзем шатлыктан
Җырлыйм да, биим дә.

Бүген бит зур бәйрәм —
Беренче сентябрь!
Хуш, әни! Мин киттем —
Мәктәбем көтәдер.

Дүртлеләр, бишлеләр
Көтәдер үземне…
Ә, энем, син инде
Бер елга түз инде.

Кайдан белгән?

Гөлназ апа кичә миңа
Куйды бишле билгесе.
Бүген тагын сөйлә, дисә,
Белмим инде нишлисе?

Болай үзе күрмәде ул
Минем уйнап йөргәнне.
Кул күтәрдем, сизмәсен дип
Укымыйча килгәнне.

Биткә әллә ут каптымы,
Ни булды бу йөземә?
«Илшат,— диде Гөлназ апа
Карап минем күземә.—
Нәрсә булды? Кичә бер дә
Мондый түгел идең син:
Дәресеңне әзерләми
Килдең мәллә бүген син?..»

Кайдан белгән диген син?!

Оныткан

-Ашарга да утыргансың,
Юындыңмы әле син?
-Әллә минем юынганны
Күрмәдеңме, әни, син?
Колакны да юдым бүген…
-Ә битеңне, битеңне?..
-Бәби түгел лә мин хәзер,
Юдым дидем бит инде.
-Алай булса кулың нигә
Буялган соң буяуга?
-Онытылып калгандыр ул
Бит юганда юарга.

Телен тешләде

Безнең Азат ялганларга
Оста инде шулчаклы:
-Айда бүре күрдем,—диеп
Сибә генә борчакны.
Чү! Малайга нәрсә булды,
Нигә тора шаккатып?
Теш усал шул, телен тешләп
Алган икән шартлатып.
Азат елый пышык-пышык,
Көлә генә калганнар:
-Әй, малайлар, моннан ары,
Азат ничек ялганлар,

Зиләнең курчагы

Зиләнең бер курчагы бар,
Сузып кына: — Ән-нә,— ди.
Сеңлем аңа:— Әттәбезне
Яратмыйсың әллә? — ди.—
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине…
Я үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә»,— диеп әйт инде!

Дәваладык

Бүген иртән Зиләнең
Ишетсәгез елавын:
— Болай үзем каты да
Тартмадым,— ди,—
колагын…

Өзелде дә чыкты бит,
Нишләр инде куяным?!
Юатырга, ичмасам,
Әнисе дә юк аның.

Мескенемнең, җитмәсә,
Ирене дә китек,— ди.—
Үзен әйдә хәзер үк
Больницага илтик,— ди.

Доктор апа ничек тә
Берәр җаен табар,— ди.—
Бәлки әле, колак та
Тегеп куяр аңар,— ди.

— Кайда әле, Зилә,— дим,—
Безнең энә-җебебез?
Куяныңны, әйдә,— дим,—
Дәвалыйбыз үзебез.

Үз колагы үзенә:
Тегеп куйдык тиз генә.
Кояш чыкты яңадан
Зиләбезнең йөзенә.

Ишетер бит инде ул?..
Ишетер,— дим,— ишетер…
Куян исә елмаеп
Торган кебек ничектер.

Рәхмәт инде

Белем иле
Әкияттәге
Серле Сарай
Сыман иде,
Аңа алып
Бара торган
Юлларда гел
Томан иде.
Төшләремә
Керә иде
Шул Сарайның
Баскычлары.
Бүлмәләрен
Ачар идем,
Юк бит, дисәм,
Ачкычлары —
Кара син, ә,
Әле белдем:
Әлифбада
Булган икән,
Үзләре үк
Зарыгышып
Мине көтеп
Торган икән.
Күп тә түгел,
Аз да түгел —
Утыз сигез
Хәреф алар.
Шуларсыз син
Укып кара,
Язып кара:
Рәхмәт инде
Әлифбага!

Шатлык

Безнең әни шундый сизгер,
Күзгә карап белә ул,
Нинди билге алганымны
Шундук әйтеп бирә ул.

Очып кына кайттым өйгә
Әле менә бүген дә.
-Бишлеме?! — дип каршы алды
Әни ишек төбендә.

Бишле, әни! Бишле! — дидем.—
Ялгыштың тик әз генә:
Ул бишлене алды безнең
Күрше кызы Рәзинә!

Конфет агачы

Мондый агач
Өндә булу
Мөмкинме?
Ә вожатый
Шаккатырды
Беркөнне.

Әллә инде
Чакырган ул
Кунакка,
Күпме конфет
Элеп куйган
Куакка!
Үзе көлә:

— Тартынмагыз,
Барыгыз,
Һәркайсыгыз
Берәр конфет
Алыгыз.

Кем алырга
Тели менә
3урысын?..
— Тукта, үзем
Алыйм әле
Шунысын.

Ә кәгазен
Ачкан идем —
Шаккаттым:
Конфет дисәм…
Өч табышмак —
Чак таптым.

Уен болай
Кызык булды,
Бик кызык.
Мине генә
Кызык итте
Комсызлык.

Безнең йолдызчык

Әгәр «Ничәү?» дисәгез,
Йолдызчыкта бишәү без.
Аерылмас дус булып,
Тату булып үсәбез…
Сокланырсыз күрсәгез.

Ничек охшап туганбыз,
Әйтерсең биш туган без,
Биш почмаклы ‘
йолдызның
Биш почмагы сыман без:
Бишебез дә уңган без.

Җырларга да оста без,
Биергә дә оста без,
Үсик әле аз гына-
Йолдызлрга очарбыз …
Менә нинди дуслар без!

Сезме, минме командир?!

-Ник өмәдә катнашмадың?
-Акыл сатып аргандыр…
-Тукта, ни бу? Йолдызчыкта
Сезме, минме командир?!

-Ник икеле алдың бүген?
-Кызык өчен алгандыр…
Нишлисез сез? Йолдызчыкта
Сезме, минме командир?!

-Гөлләргә ник су сипмәдең?
-Кулы өйдә калгандыр…
-Нигә юк-бар эш кушасыз,
Сезме, минме командир?!

-Ә сборга ник килмәдең?
-Бәлки, эшем булгандыр…
Алайса бел: йолдызчыкта
Хәзер Илшат командир.

Китап докторы

Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең?.. Чынлап та:
Бите төшә, ертыла —
Ул бит көн дә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә төплим мин,..
Әйткәнне һич көтмим мин.
Әйткәнне һич көтмим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры —
Мин аларның докторы.

Гөлинә

Көзге кебек боз өстендә
Оча гына Гөлинә.
Куып җитсә җитәр аны
Бары җитез җил генә.

Өйрәткәндер кем генә,
Оча гына Гөлинә…
Тимераягым да яңа,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Шугалакта биегәнен
Күрсәгез лә бер генә:
Гөлинә дип белмисең дә,
Артист инде гел менә.

Кулын куеп биленә,
Тып-тып бии Гөлинә…
Бер атлыйм да егылам бит,
Нишләдем соң мин генә,
Гөлинә?

Кайчагында очып барган
Аккош кебек күренә…
Кайда шулай өйрәнгән бу
Осталыкның серенә?

Әллә көн дә киләме
Бу Гөлинә бирегә?..
Нигә болай шуа алмый
Интегәм соң мин генә,
Гөлинә?

Сәбәбен һич аңламыйм

Әллә нәрсә булды миңа,
Сәбәбен һич аңламыйм:
Янып йөрим, үзем болай
Укуда да алда мин.

Эшкә дисәң, бар кешедән
Артык эшлим өмәдә.
Әниемнең эш кушканын
Көтеп тормыйм өйдә дә.

Йолдызчыкта берәр кеше
Алса әгәр икеле,
Ул «ике»не, ни өчендер,
Үзем алган шикелле.

Ни өчендер, бөтен җирдә
Гел матурлык эзлим мин.
Кошка түгел, шөпшәләргә
Тисәләр дә түзмим мин…

Нишләдем мин, һәр нәрсәгә
Нигә болай янамдыр?..
Тукта, тукта! Мин бит хәзер
Йолдызчыкта командир.

Язгы бакча

Бөтен бакча ап-ак бүген,
Кар явып үткән сыман.
Алмагачлар тып-тын гына
Кемнедер көткән сыман.

Өсләрендә ап-ак күлмәк,
Сабантуй җиткән сыман.
Карт алмагач әллә шуңа
Яшәреп киткән сыман.

Ялгыз нарат

Калку кырда бер нарат бар,
Ямь-яшел чатыр сыман.
Давылга да бирешми ул,
Нәкъ Алып батыр сыман.

Бер карасаң, кош шикелле
Җилпенеп куйган сыман,
Хәзер күккә күтәрелеп
Китәргә торган сыман.

Ә ерактан күренә ул
Яшел парашют сыман.
Бездән башка бер җирдә дә
Мондый нарат юк сыман.

Хикмәт

Чүп утыйбыз бакчада.
Маңгайдан тир акса да
Су буена төшмибез:
-Бетсен әле эш,— дибез.

Хикмәт кенә сынатты,
«Эчем!..» диеп тик ятты.
Эш беткәнне көттеме,
Авыртуы беттеме —
Су керергә барганда,
Җитезе юк аннан да…

-Ә син,— дибез,—ятып тор,
Эчең тагын авыртыр.
-Борчылмагыз, түзәрмен,
Чалкан ятып йөзәрмен.

Уенчыклар остасы

Аю да бар
Безнең өйдә,
Бүре дә бар
Безнең өйдә,
Озын колак
Куян да бар,
Керпе белән
Елан да бар.
Кошлар дисәң —
Ни телисең!
Үзем ясыйм
Бөтенесен:
Кайсын — агач
Тамырыннан,
Кайсын — күкәй
Кабыгыннан,
Ясаштырам
Балчыктан да,
Кәгазь яки
Мамыктан да…

Сарут белән
Чикләвектән
Торна ясыйм
Дисәм иртән —
Кем әйткәндер:
Чаба-чаба
Килеп керде
Бала-чага.

Берсе миннән
Керпе сорый,
Икенчесе
Төлке сорый.
Э мин: — Әйдә,
Алыгыз,— дим.
Энем куа:
— Барыгыз,— ди,-
Күренмәгез
Күземә!— ди.—
Бөтенесе
Үземә! — ди.

— Юк инде,—дим,-
Бусы — сиңа,
Ә болары Дусларыңа.
Бергә-бергә
Уйнагыз,— дим,—
Я, ни кирәк —
Сорагыз? — дим.

Шундый инде,
Кыскасы мин:
Уенчыклар,
Остасы мин.

Гарифулла

Укулар да бетте менә,
Таралабыз каникулга.
«Бәхет басты!» дигәнен дә
Сизми калды Гарифулла.
-Хәзер,— диде,— көзгә кадәр
Бер китап та алмыйм кулга:
Рәхәтләнеп ял итәргә
Чыгабыз ла каникулга.
Җәйге иртә. Алсу кояш
Коендыра алтын нурга.
Йоклап ята Гарифулла,
Рәхмәт укып каникулга.
Ята малай борылгалап
Әле уңга, әле сулга.
Булыш,—дисәң,—
«Эшләргә дип
Чыкмадым,— ди,—
каникулга…»
Авылга цирк килгән иде,
Сикереп торды Гарифулла.
-Ә син кая?! — диде әти.—
Син бит хәзер каникулда!..
Телсез калды Гарифулла.

Юмартланган

«Хикмәт саран»,— дисез дә,
Кысмыр түгел алай ул:
Юмартлык та күрсәтә
Белә торган малай ул.

Әле генә урамда
Йөрде алма өләшеп.
«Кара, нинди юмарт!» —

Кыстый әле җитмәсә:
-Ашагыз,— ди,— ашагыз!
Туры килсә ачысы,
Кызганмагыз — ташлагыз.

Курыкмагыз бетә дип,
Җитәрлек,— ди,—күршедә…
Шуннан соңмы?.. Янында
Калмады бер кеше дә.

Кем батыр?

Су коенып чыктык та
Утырабыз чирәмдә.
Бәхәсләшеп киттек бит
Кайтыйк кына дигәндә.
Ә бәхәскә килгәндә…

Әйтеп куйды Илгизәр:
— Беләсезме, кем батыр?
Ике сәгать буена
Шушы күлдә кем ятыр —
Шул булачак иң батыр.

Илгиз әйтә: — Мин батыр!..
Давыт исә: — Юк, мин,—ди,—
Үрдәк кебек, көн буе
Мин бит судан чыкмыйм,—ди,—
Аннан эреп йоклыйм,— ди.

Олыраклар: — Туктагыз,
Нишлисез соң сез?! — диләр…
Ә Илгизләр чалкан да,
Колачлап та йөзделәр,
Туңсалар да түзделәр.

Судан чыгып аннары
Өйләренә чаптылар.
Соңыннанмы? Соңыннан…
Соңыннан сынаттылар:
Бер ай чирләп яттылар.

Йолдызлар

Һавада йолдызлар
Куш учлап сипкән күк.
Кайберсе, туңгандай,
Дерелдәп киткән күк.

Кайберсе ялт кына
Атыла ук кебек.
Ә укның койрыгы
Нәкъ көмеш чук кебек.

Йолдызлар, йолдызлар…
Сез бит бер сүнәсез.
Көндез дә нур сибеп
Тормыйсыз нигә сез?

Ә Кызыл йолдыз ул
Мәңгелек ут кебек.
Дусларга — кояш ул,
Дошманга — туп кебек.

Утта да янмый ул,
Суда да батмый ул,
Бер җирдә тапталып,
Хур булып ятмый ул.

Көндез дә, төнлә дә
Гел балкып торганы.
Ә минем значок
Шуның бер туганы.

-Йолдызлар, йолдызлар…—
Дип куйды дәү әти.
Йолдызлар күрдеме —
Шул аның гадәте.

-Нигә,— дим,—алардан
Күзеңне алмыйсың?
Дәү әти, ә синең
Йолдызың бармы соң?

— Нигә,— ди,—булмасын:
Саклана әле дә,
Шундый ук биш кырлы,
Менә,— ди,— тәнемдә.

Фашистлар уйдылар
Дәшмәгән өчен,— ди…
Күлмәген күтәрсә —
Өнемме, төшемме!

Тәненә биш кырлы
Биш йолдыз уелган.
Урак һәм чүкеч тә
Сызгалап куелган.

Советлар йолдызы!..
Көрәшче кайда да:
Гербта, флагта,
Иң ерак Айда да…

Шуңарга — коелган
Каныбыз төсле ул,
Шуңарга — үлемсез,
Шуңарга — көчле ул.

Октябрь кояшы
Нур биргән аңарга:
Әйди ул һәркемне
Иң якты таңнарга.

Туры юл күрсәтеп,
Гел балкып торганы…
Ә минем значок
Шуның бер туганы.

Октябрятлар шәһәре

Гади шәһәр түгел бу,
Исеме юк картада.
Хыялыбыз шикелле
Чиксез дә ул, якты да.

Яши анда Ильичның
Оныклары гөрләшеп,
Түшләрендә значок
Балкып тора нур чәчеп.

Нәни Ленин рәсеме
Төшерелгән аңарга,
Әйтерсең лә ул үзе
Юл күрсәтә аларга.

Октябрятның шуңарга
Эшләмәгән эше юк,
Тәртибе дә бер дигән —
Сокланмаган кеше юк.

Бу шәһәрдә, гомумән,
Начарлыкны белмиләр.
Барысы да шундый шат:
Җырлыйлар да бииләр.

Монда булсаң, үзең дә
Бер дә моңсу йөрмәссең.
Укыйм дисәң —рәхим ит,
Менә гыйлем бүлмәсе.

Әгәр булса сәләтең,
Театрда уйнарсың,
Безнең белән бергәләп
Спектакль куярсың.

Спорт белән дус булсаң,
Менә сиңа стадион…
Бардыр, бәлки, уенчык
Ясарга осталыгың.

Модельләр дә ясарсың
«Оста куллар залы»нда:
Самолетын, корабын,
Ракетасын — барын да.

Үзе менә ни тора
Бу «космодром» гына!
Шундук очып китәсең,
Чанаңа утыр гына.

Үкенмәссең «Ник-нигә?»
Клубына керсәң дә:
Калдырмасларҗавапсыз,
Нинди сорау бирсәң дә.

Китапханәбездәге
Китапларны күрсәң син!..
Әллә ниләр белерсең,
Әгәр анда йөрсәң син.

Барып чыксаң әгәр дә
«Туганнар мәйданы»на,
Шаккатырсың: дуслары
Юк, диеп, кайда гына!

Эшли бездә ел буе
«Кәгазь фабрикасы» да.
Иске журнал, газета —
Ярый монда кайсы да.

Барын җыеп бирегә
Тик китереп тор гына…
Керсәң әле син безнең
«Светофор» клубына!..

Өйрәтерләр үзеңне
Урамда йөрергә дә,
Андагы билгеләрне
Аера белергә дә.

Таза булу серләрен
Белим дисәң әгәр дә,
«Сәламәтлек йорты» да
Бар әле бу шәһәрдә.

Архитектор, инженер,
Төзүче дә үзебез.
Шау-гөр килеп аны без
Әле һаман төзибез.

Мең сорауга мең җавап
Табабыздыр көненә.
Ә юлыбыз бер генә —
Пионерстан иленә.