Дәү әти

Әхмәт бабай керде дә:
-Әй кызым-ди- Нурдидә.
Гомәр бабаң өйдәме?
Әллә берәр җирдәме?

Ә Нурдидә:-Белмим-ди-
Бабам юк шул минем,— ди,-
Бабай бит ул карт була,
Чәче кардай ак була,
Булса була өч теше,
Үзе була чит кеше.

Әхмәт бабай көлде дә:
-Алайса,— ди,— Нурдидә,
Әтиеңнең әтисе?..
-Әтиемнең әтисе?..
Ул дәү әти бит инде,
Шуны белми, кит инде!

КАЙЧАН БЕЛЕРМЕН?

Дәү әтием — агроном.
Бер гадәте бар аның:
Иртән күзен ачуга
Чыга да ул басуга
Арыш белән .сөйләшә,
Бодай белән серләшә…
Белмим, нәрсә киңәшә?
Аннан миңа эндәшә,
— Улым,— ди ул,—
игеннәр
Беләсеңме ни диләр:
«Рәхмәт,— диләр,— киләсең,
Тәмле ашлар бирәсең.
Ай үсәсен шуңа без
Бер атнада үсәбез.
Танымый да торырсыз,
Өч-дүрт көннән килсәгез…»

Бодай белән арышны
Аерырмын анысы.
Тик аларның телен мин
Кайчан шулай белермен?

КЫРДАН КАЙТКАЧ

Бүген бер дә кыстатып
Утырмадым табында.
Әни нәрсә китерсә —
Ялт иттердем барын да.

Бәрәңгесе дә бүген
Шундый тәмле, ярмалы…
Тик бер кабым ипине
Кабар җирем калмады.

Киткән чакта табыннан
Әни шундый мактады,
Ә дәү әти нигәдер
Мактарга сүз тапмады.

Авыр сулап куйды да:
—- Улым,— диде,— их, сине!..
Китәләрме калдырып
Бер кабымлык ипине?

ОЗЫН КОЛАКЛЫ БАТЫР

Утырабыз ял итеп
Ямьле Ашыт буенда.
Әкият сөйли дәү әти
Куркак куян турында:
Менә шушы болында
Яшәгән, ди, бер куян.
Суда күргәч шәүләсен
Егылган, ди, куркудан.
Ул үзенең шәүләсен
Шүрәле дип белгән, ди.
Бер саескан аңардан
Чырык-чырык көлгән, ди.
Куян шундый оялган,
Шундук күздән югалган.
Шуннан бирле берк?
Чыкмый, ди, ул урманнан…
Ник чыкмасын, әнә бит
Килә безнең каршыга!..
Куа икән мескенне
Зур гына бер карчыга.
Канатларын киң җәеп
И әйләнә һавада.
Куян туктап хәл ала,
Бераз чабып бара да.
Мин кычкырам: — Нишлисең?!
Бетәсең бит, кил инде!
Мондый чакта кем инде
Чалкан ята, күр инде.
Ә карчыга туп-туры
Килә аның өстенә.
«Көш-шү, көш-шү, көш!» —
дибез,
Курыкмый әй һич кенә.
Эләктереп алмакчы
Булган иде тиз генә,
Күрмәгәнен күрсәтте
Куян шунда үзенә.
Кушаяклап тегеңә
Типкән иде бер генә—
Барып төште карчыга
Карт өянке төбенә.
Куян исә фырт кына
Борылды да артына,
Дәү әтигә үпкәләп
Карап алды ялт кына:
«Ә син мине куркак дип
Әкият сөйләп торасың.
Ярый инде. Тик менә
Ни сөйләрсең моннан соң?»

ГӨЛНУР

-Уйнап туйгач, курчагыңны
Ник куймыйсың урынына?
-Мин кечкенә әле,— диеп,
Гөлнур селти кул гына.

Ә апельсин ашаганда:
Бирегез,— ди,— зурысын.
Мин дәү инде,—-дигән була…
Ә син ничек уйлыйсың?

ШОФЕР

-Әтием, дим, бу бакчага
Йөргәнче көн дә,
Синең кебек шофер гына
Булыймчы мин дә?

Алай булса, мә машина,
Хәзер үк йөрт син…
Рулен борам — машина ник
Бер адым китсен.

Рульне әти тоткан иде
«Киттек!» дип кенә —
Машинасы выжт шунда ук
Элдертте генә.

«Кызык булдыңмы!» дип,
бәлки,
Көлеп йөрерсез…
Үсим генә, шофер булам —
Менә күрерсез!

Язгы җил

Җилне әйтәм, кызык кына,
Кышын үзе суык ташый,
Яз җиттеме, аннан инде
Кышны шундый үрти башлый:
Кар юрганын ачып ташлый.
Я тай кебек кинәт дулап,
Ярма карны тәпи-тәпи
Алып китә кырлар буйлап.
Я булмаса, калку җирне
Ялт иттереп ялап ала.
Кыш нишләсен, хәле беткәч,
Сакал селкеп карап кала.
Тузгып йөри-йөри дә ул,
Калмагачтын башка чара,
Төн ягына китеп бара.

КАНАТЛЫ МУЗЫКАНТ

Җир өстенә кайдан болай
Бик матур көй тарала?
Әллә транзистор элеп
Куйганнармы һавага?

Уңга карыйм, сулга карыйм,
Беркем дә юк янымда:
Кайсы шулай өздерә соң
Кыңгыраулы гармоньда?

Кара син ә, артисты да
Армас икән армаса!..
Үзен күргәч исем китте:
Тургай икән ләбаса.

ҖӘЙГЕ ЯҢГЫР

Килә болыт, килә дулап,
Әйтерсең кыр үгезе.
Җирдән мине эләктереп
Алыр сыман мөгезе.

Яшен-камчы шул үгезгә
Суккан иде китереп,
Чылтырт итеп күкнең чите
Төште гүя кителеп.

Китте яңгыр. Иләкләп тә,
Чиләкләп тә койды ул.
Бер минутта иңкүләрдә
Күлләр ясап куйды ул.

Дөньяны су баса бит дип
Тора идем аптырап,
Бер болытны ертып кояш
Килеп чыкты ялтырап.

КОЯШ СУККАН
Әни әйтә: — Кояш сугар,
Ник яланбаш йөрисең?
Кояшның бит кулы ЮК,-дип,

Вил сукалый киресен.—
Иптәшләрем көтәләрдер
Мине футбол уйнарга.
Әни, сау бул! — диде дә ул
Чыгып чапты урамга.

Очты малай, пружинадан
Киттемени ычкынып.
Башыңа ки, башыңа! — дип,
Әни калды кычкырып.

Кояш көлде, Вил дә көлде,
Кызынып та ятты ул.
Башы чатный башлагачтын
Үзе дә шаккатты ул:
-Кояш сукты дисәм инде,
Куллары да юк аның?..
Әни генә күрә микән
Әллә аның сукканын?

КҮЧТӘНӘЧ

Гөлсемнәргә барышлый
Әни алды морожный.
— Берсе,— диде,— үзеңә,
Икенчесе Гөлсемгә.

Башым күккә тигәндер.
Әни, бәлки, күргәндер:
Шатлыгымнан биеп тә
Алдым әле кибеттә.

Көлгән кеше көлсен лә,
Биер әле Гөлсем дә.
Ул, бәлки, җырлар гына.
Тик морожныйлар гына

Юлда эреп бетмәсә?..
Көн дә кызу, җитмәсә.
Эрер бу, дим, барыбер,
Кабып карыйм әле бер.
Каптым микән ике, өч…
Морожныем бетте ич?!

Нишләдем соң әле мин?!
Их, син…— диде әнием.—
Нинди икән менә син?!
Гөлсемгә ни диярсең?
Әнием дим, карале,
Савыты бит бар әле.
Ком тутырып уйнарга
Шуны бирәм мин аңа.

НИК ЕЛЫЙ?

Әллә чын, әллә юри,
Көн дә елый Миңнури,
Бәләкәй чакта мин дә
Еладым микән көн дә?..

Хәзер менә еламыйм,
Еларга да уйламыйм.
Көн дә дәрес әзерлим
Укучы шул хәзер мин!