АБЫЙ БУЛДЫМ

Йөри идем мин үземне
Белми кая куярга,
Минем хәзер сеңлем дә бар,
Рәхәтләнеп уйнарга.

Рәхмәт аңа: ул тугач, мин
Абый булдым бер көндә.
Бәләкәй, дип әйтә алмас
Мине хәзер беркем дә.

ЯРАТАМ

Бик яратам Тәнзиләне,
Бәп-бәләкәй булса да,
Йокысыннан әлегә ул
Һәр көн елап торса да.

Кочагыма алып аны:
«Хәерле көн, сеңлем! — дим.—
Беләсеңме, мин бит сине
Бик сагынып килдем»,— дим.

Ул да көлә, мин дә көләм,
И көләбез бергәләп!
Ул бит әле кулдан-кулга
Күчеп йөргән күбәләк.

Ул еласа, ни өчендер
Үзем елаган сыман,
Ул елмайса, өебездә
Кояш елмайган сыман.

ӘНИ ГЕНӘ АҢЛАМЫЙ

Чыксам әгәр урамга,
Чатыр чабасым килә.
Чүкеч күрсәм, каядыр
Кадак кагасым килә.

Агачның иң очына
Менәсем килә минем.
Бездән читтә ни барын
Беләсем килә минем.

Бахбайларга атланып,
Коштай очасым килә.
Хәтта керпе малаен
Кысып кочасым килә.

Менә шуны нигәдер
Әнием һич аңламый.
Сикерсәң дә, чапсаң да…
Бар белгәне — «Ярамый!»

Курчак кебек тик торсам,
Мин соң ничек үсәрмен?..
Үсми калсам, нишләрмен?

ҮЗЕНЧӘ

Сеңлем минем дәү инде.
Эт күрдеме, маэмай, ди,
Колынны ул, бәһбәй, ди,
Атны исә, бахбай, ди.

Күрсә кое сиртмәсен:
«Әнә агач торна»,— ди.
«Пыяла,— ди бозны ул,—
Ләкин эри торган»,— ди.

Телевизорны да ул:
«Менә мультивизор»,— ди.
Кабак күрсә: «Бу кыяр
Нигә болай бик зур?» —ди.

Ә көнбагыш чәчәген:
«Бусы — сары кояш,— ди.—
Күзен ача минем күк,
Тик йокысы туйгач»,— ди.

Офыктагы тау аңа —
Кояш бабай мендәре.
Шунда ятып, янәсе,
Ял итә ул төннәрен…

Сеңлем күрә барын да
Әнә шулай, үзенчә.
Дөрес эшли, минемчә,
Йә, ничек соң синеңчә?

ӘНИЕМӘ ОХШАГАН

Сеңлем минем бигрәк көләч,
Уйнаганда үзе белән.
Таш булсаң да, эретер ул
Балдай татлы сүзе белән.

Йөртә тәти курчакларын
Нәнәм-нәнәм итеп кенә.
Шуңа алар, елмаешып,
Тора аны көтеп кенә.

Күргән һәркем мактый аны: —
Ай туганда тугандыр бу!..
Әни әйтә: «Ничек шулай
Бик ачык кыз булгандыр бу?»

«Кемгә охшап шундый булган,
Әнием,— дим,— беләсеңме?
Йөрүе дә, көлүе дә
Нәкъ син инде, күрәсеңме?»

РӘХӘТ КОЯШ НУРЫНА

Рәхәт кояш нурына:
Суда ничек коена!
Бии аннан каршымда,
Йөри агач башында.
Туфракта да уйный ул,
Пычракта да уйный ул.
Уйнаса да — чыланмый,
Минем сыман пычранмый.
Шуңа, шапшак малай, дип
Орышучы юк аны…
Ник булмадым икән соң
Мин дә шуның туганы!

ИШЕКНЕ ДӘВАЛАДЫМ.

Инде күпме ыңгыраша,
Шуны беркем ишетми.
Горчичниклар куеп шуңа,
Дәваладым ишекне.

Аңа карап бетмәде тик
Ыңгырашуы гына.
Әти кайтып килде шулчак,
Көткәндәй шуны гына.

Кызарды да:”Улым аның
Май ашыйсы килгән”,-ди…
Тупсасына май сөртүгә,
Бөтенесе көйләнде.

Ишек хәзер ачкан саен
Ыңгырашып еламый,
Инде май да сорамый.

БАШКА СӘГАТЬ КИРӘК

Төн җитсә дә, Тәнзиләбез
Уйнаудан һич туктамый.
Әни аңа:”Сәгатьтә,-ди,-
Әнә “йок-ла,йок-ла”ди”.
Сеңлем исә:”Әнием,-ди,-
Без кибеткә барыйк,-ди.-
“Уй-на ,уй-на,уй-на”дигән
Сәгать сатып алыйк”,-ди.

ЮККА ТҮГЕЛ

Әти кайтса, сеңлем шундук
Каршысына очып бара.
Әни кайтса, «Әнием!» дип,
«Сагындым!» дип, кочып ала.

Барыбызны әнә шулай
Авызына карата ул.
Ләкин бер дә юкка түгел:
Яратканга ярата ул!

НӘНИ ФИЗКУЛЬТУРАЧЫ

Чыныгырга кирәген
Белә нәни энем дә.
Кайчагында аңарга
Исем китә минем дә.

— Әнием,— дим,— күр әле:
Чалкан яткан көенә,
Велосипед йөрткән күк,
Тибенепме-тибенә!

Кулын суза, әйтерсең,
Деңки-деңки иттер, ди.
Беләсеңме, бүген ул
Утыз тапкыр сикерде!

Аннан соң да әле ул
Гел сикереп торасы…
Үсеп җиткәч, мөгаен,
Булыр физкультурачы.

НИ СЫЕРЧЫК,
НИ ЧЫПЧЫК

Чыр-чыр килми безнең күк,
Өздерә, дип, сыерчык,
Тик аныңча җырларга
Уйлаган, ди, бер чыпчык.

Сыерчык күк, канатын
Каккалап та караган,
Ул ашаган җимнәрне
Капкалап та караган.

Тагылгандай аңарга,
Артыннан да калмаган,
Ә шулай да аныңча
Җырлый гына алмаган.

Ул арада, җитмәсә,
Үз җырын да оныткан…
Ни сыерчык, ни чыпчык
Булып калган шунлыктан!

Куркыта

Әни кайтса кибеттән,
Тәнзилә килеп җитә.
Туңдырма да эләксә,
Тып-тып-тып биеп китә.

Әгәр инде аңарга
Туңдырма алмасалар:—
Кирәк түгел миңа,— ди,—
Ипиләр, колбасалар.

Туңдырма кирәк миңа,
Туңдырма алыгыз! — ди.—
Нигә әле елмаеп Торасыз барыгыз?! — ди.
Болай булгач, башкача
Сорамый булмый инде:
«Туңдырма бирегез!» —дип
Еламый булмый инде.

ДӘҮ ӘТИНЕ СӨЕНДЕРДЕ

Дәү әтием башмагын
Эзләгәнен сизүгә,
Аны шундук Тәнзилә
Алып килде тиз генә:

Мин ал арны, дәү әти,
Җылыда торсын дидем.
Авырткан аягыңа
Май кебек булсын дидем.

Дәү әтием башмагын
Кигәч шундый сөенде:
Бик шәп дару бирдең,— дип
Сөеп алды сеңлемне.—

Эрегәндер, ахрысы,
Буындагы тозлары,
Басылды бит, күр әле,
Аягымның сызлавы!

Бензины беткән

Өч көпчәкле сәпиттә
Әй элдертә Илтөзәр.
Бу кадәрле чабуга,
Түзсә, бары ул түзәр.

Чаба торгач, әлсерәп,
Кинәт туктап калды ул.
Ә аннары ялт кына
Безгә карап алды ул.

— Сәпитемнең бензины
Бетмәсә,— ди,— әнием,
Әнә теге тауга да
Менә идем әле мин.

ТАПКЫР МАЛАЙ

Әни инде Илгизне
Ничәнче кат уята.
Ә ул берни ишетми,
Мыш-мыш йоклап тик ята.

Мин уяткач, тагын да
Ныграк йомды күзләрен.
Моны күргәч, әнием
Кызып китте, түзмәде:

«Кичен ята белмисең,
Иртән тора белмисең,
Чыксаң әгәр урамга,
Пычранмыйча кермисең.

Аптыраттың бит инде,
Нишләтергә сине?!» —ди.
Энем исә: «Берни дә
Эшләтмә син мине,— ди.—

Үсим генә — йокыдан
Үзем торырмын әле.
Ул чагында сезгә дә
Кирәк булырмын әле!»

БҮРЕГЕМ ЗУРАЙГАН

— Әни,— дидем, аптырагач,
Чабып кереп урамнан,—
Әллә башым кечерәйгән,
Әллә бүрек зурайган?

Алай кидем, болай кидем,
Һаман төшә күземә.
Бүрегемне кечерәйтеп
Бирсәң иде тиз генә?..

Әни көлгәч, исем китте,
Интеккәнмен юкка мин:
Урамга бит дәү әтинең
Бүреген киеп чыкканмын!

ШУҢА ИКӘН
— Кадак кебек тырпаешып
Торгач синең энәләрең,
И керпекәй, ничек сине
Назлап сөя әннәләрең?

Мин дә сине сөяр идем,
Алып җылы кочагыма…
Энәләрен җилкәсенә
Салды керпе шул чагында.

Туйганчы бер сөйдем үзен,
Туны шундый шома икән.
Әннәсенең: «Йомшагым»,— дип
Иркәләве шуңа икән.

БОЛЫНДА

Шундый матур безнең болын,
Бөтен җире гел чәчәк.
Очып китте диеп торсам
Аллы-гөлле бер чәчәк,
«Нинди матур күбәләк!» —дип
Әйтеп куйды Гөлчәчәк.

ҖИЛӘККӘ БАРГАЧ

Җырлый-җырлый җиләк җыям
Чәчәкле чиләгемә.
«Абый, кайчан кайтабыз?» —дип
Йөдәтә Зилә генә.
«Чиләк тулгач»,— дигән идем,
«Уф-ф! — диде: арган икән.—
Эх, чиләкнең кечкенәсен
Аласы калган икән…»

ТАВЫШЫН ЙОТТЫ

Туңдырма ашый идем,
Җыелдылар чыпчыклар.
«Безгә дә бир!» дигәндәй,
Чырылдыйлар кошчыклар.

«Алай булса, мәгез,— дим,—
Саран малай түгел мин.
Рәхәтләнеп ашагыз,
Аннан тагын бирермен».

Туңдырманы чыпчыклар
Кар дип белде, ахрысы.
Икеләнеп торганда,
Берсе куды барысын.

Туңдырма кисәкләрен
Кабып кына йотты ул.
Һәм, ни гаҗәп, үзенең
Тавышын да «йотты» ул.

Калганнары үзара
Чырык-чырык килделәр.
Шул кирәк, дип, аңарга,
Чырык-чырык көлделәр.

ҮЗЕ ДӘҮ, ҮЗЕ ЕЛЫЙ

Күлләвектә «Бата-а-м!» дип
Үкереп елый Маннан.
Кеп-кечкенә Тәнзилә
Кычкырып көлә аннан:
— Үзе дәү, үзе елый…
Ыр-рый!

ӘГӘР КҮРӘ БЕЛСӘГЕЗ…

Ни генә юк һавада:
Әнә зур бер кит бара,
Кит өстендә бер малай
Уйнап бара гитара.

Филдән дә зур бүрене
Куып бара бер куян.
Ә юлбарыс нишләргә
Белми тора куркудан.

Көянтә-чиләк белән
Суга бара Шүрәле.
Малайларның борынына
Чиерткән бу, күр әле!

Былтыр бара, нәрсәдер
Сөйләгән күк атына.
Ара-тирә, борылып,
Карап ала артына.

Бәлки, Кырлай урманын
Төшергәндер исенә…
Аты исә шул вакыт
Әверелде песигә.

Гаҗәпләнеп карый ул
Карт Убырлы карчыкка:
Карчык болыт тутыра
Үзеннән зур капчыкка.

Кырын ятып, ак аю
Очып бара арбада…
Күреп калыйк, дисәгез,
Әнә алар — һавада.

ӘНИЕМНЕҢ ЭНӘСЕ

Күрсәң иде менә син
Әниемнең энәсен!
Искитмәле энә ул:
Үзе нәни генә ул,
Булса да бик кечкенә,
Җиткер аңа эш кенә!
Мине дә киендерә,
Сине дә киендерә —
Һәммәсен киендерә,
Һәммәсен сөендерә
Әниемнең энәсе…
Их!
Ничек шулай тегәсе?!

КУНАКЛАР

Кошкайларга җим сибәм,
Алар — минем кунаклар.
Ашханәмдә өй дә бар,
Теләгәне кунаклар.

Тамаклары тук булгач,
Әйбәт булыр төшләре.
Төшләренә керсен тик
Тәмле җимеш төшләре.

МУЛЬТИВИЗОР

Күңелле чаклар
Ни өчен болай
Тиз үтә икән?
Кызык мультфильм
Нигә шулкадәр
Тиз бетә икән?

«Кайчан булыр?» — дип,
Әле никадәр
Көтеп йөрисең.
Җитмәсә, аны
Аз күрсәтәләр,
Белмим, ни өчен?

Дәү үскәч, сезгә
Ясармын, яме,
Мультивизорлар —
Мультфильм гына
Күрсәтә торган
Телевизорлар.

КҮРӘСЕМ КИЛӘ

Бик яратам мин
Чипполиноны,
Винни-Пухны да,
Гулливер белән
Бәләкәй генә
Лилипутны да.

Күптәнге таныш —
Чебурашка да,
Буратино да.
Безнең Шомбай да
Күренсен иде
Берәр кинода.

Камыр батырны,
Су анасын да
Күрәсем килә,
Салам-Торханны
Экранда күреп
Көләсем килә.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ДУСТЫ

И мактыйлар малайлар
Дүрт аяклы дусларын:
«Минем Акбай, солдат күк,
Нәрвакытта постта ул.

Әле дә,— ди Илгизәр,—
Мин югында өй саклый».
Әхмәт исә: «Нигә,— ди,—
Мактанасың шулчаклы?!

Безнең Мияубикәгә
Җитми инде анысы:
Юк итте ул бер көндә
Тычканнарның барысын!»

«Дүрт аяклы дустым бар
Минем дә,— ди Нургали.—
Өйгә кайтсам, «Ят!» диеп
Торган сыман юрганы.

Йокламасаң, янәсе,
Рәхәтләнеп карап ят…
«Нинди дус ул?» дисәгез,
Иң шәп дус ул — карават!»

ӘЛӘКЧЕ

Кемдер көлеп куйса да,
Җитә кала Нәбигә:
«Нигә миннән көләсең,
Әйтәм бит,— ди,— әнигә…»

Әләкләргә йөгерә
Черки тешли язса да,
Аягына сизмәстән
Нәни чебеш басса да.

Ялгыш тиеп китсәң дә:
«Суктылар»,— дип әләкли…
Тыңлап аргач, әнисе
Аны тотып чәбәкли.

АГАЧЛАР ДА БЕЛӘ

Чыксам әгәр бакчага,
Җимеш суза һәр агач:
Чия суза чияләр,
Алма суза алмагач.

“Ник?”дисәгез,дә
Корткычка тидертмәдем,
Сусаган чакларында
Суга да тилмертмәдем…

Шуңа күрә дә алар
Җимешне мул бирә шул:
Яхшылыкның кадерен
Агачлар да белә шул.
Менә шул!

Колак каккан

Бер куянның төпчек улы
Йөри торгач кызык тапкан:
Йоклап яткан карт бүренең
Колагыннан тешләп тарткан.
Һәм шул чакта… үзенең дә
Колагыннан колак каккан!

Әкәм – төкәм

-Әнкәң көткән,
Әткәң көткән,
Көтеп аргач
Җимгә киткән.

Мин дә инде
Күпме көтәм,
Ник чыкмыйсың,
Әкәм- төкәм.

Күрим инде Бер үзеңне,
Күрсәт инде Мөгезеңне!
Аннан соң мин Шундук китәм…
Шулчак сеңлем Килеп җиткән.

«Тетә» мине:
— Нигә син,— ди,—
Шул мескенгә Тиясең? — ди.—
Бәлки, кеше Йоклыйдыр,— ди,—

Бәлки, шуңа Чыкмыйдыр,— ди.
— Алай булса,
Китәм, китәм.
Тыныч йокла,
Әкәм-төкәм.

СОРАУ ГЫНА БИРӘМ

Әтиемнең ачуын
Бик тиз баса беләм мин:
Көтмәгәндә аңарга
Сорау гына бирәм мин.

ДӘҮ ӘНИЕМ КӨНЕ

Календарьда андый көн юк,
Эзләмәгез сез аны.
Абый белән икәү бергә
Уйлап таптык без аны.

Беләсезме, бәйрәм көн ул —
Дәү әнием килгән көн,
«Бусы — сезгә күчтәнәч»,— дип,
Безгә конфет биргән көн.

Суга суга

Саттар, чак-чак батмый калгач,
Инештәге сап-сай суга:
«Ник батыра яздың?!» —диеп,
Чыбык белән суга суга.

Алабай

Фердинанд болай
Малай да сыман,
Ә үзен тота
Алабай сыман.

Сиңа да өрә,
Миңа да өрә,
Бер тотындымы-
Өрә дә өрә.

Юнләп әйткәнне
Аңламый йөрсә,
Һаман да шулай
Һәркемгә шулай,

Бервакыт җаен
Табарбыз әле:
Эт оясына
Ябарбыз әле.

Әкиятләр

Мыекбай

Бар, имеш, бер әбинең
Бик кадерле песие.
Озын булгач мыегы,
Мыекбай, ди, исеме.

Ашаган, ди, Мыекбай
Ашта пешкән ит кенә,
Ә сусаган чагында
Эчкән җылы сөт кенә.

Йоклаган, ди, һәрвакыт
Мамык мендәрдә генә.
Тигәндер бу рәхәтлек,
Белмим, кемнәргә генә?!

Тик кызганыч шунысы:
Бер дусты да булмаган.
Ниһаять, ул үзенә
Дус эзләргә уйлаган.

Аны өйдән чыгуга
Каршылаган Актырнак:
— Әй, син,— дигән аңарга,—
Ник торасың аптырап?

Наман этле-мәчеле
Яшәп булмый дөньяда.
Дуслар кирәк сиңа да,
Дуслар кирәк миңа да.

Дуслар кирәк һәркемгә.
Әйдә, без дә дуслашыйк.
Тату гына очрашыйк,
Тату гына хушлашыйк.

Елмайган да Мыекбай,
Бөтереп ак мыегын:
— Миңа,— дигән,— ошамый
Синең кәкре койрыгың.

Ала-кола туның да,
Колакларың салынган.
Кемгә кирәк мондый дус!
Тизрәк китим яныңнан.

Чыккан икән урамга,
Чабып килгән бер мәче.
Кара тунлы, ут күзле,
Ак тәпиле көр мәче.

-Әйдә,— дигән бу мәче,—
Уйныйбызмы куышлы?
Кара пәри белән мин
Уйныйм фәкать сугышлы.

Һәм: «Мыр-рауу!» —дип,
Мыекбай Атланган да сыртына,
Ул песине, елатып,
Куып керткән йортына.

Моны күреп, бер көчек:
— Эх син! — дигән.— Нишлисең?!
Ул бит песи туганың,
Нигә аны тешлисең?

Мыекбайның мыегы Кабарган, ди, тагын да:
— Ләң-ләң килеп чәңгелдәп Торма әле янымда!

Ычкын тизрәк, югыйсә
Биетәм бит мин сине!
Гади песи түгел мин,
Мин бит фарсы песие!

— Болай булсаң, Мыекбай,
Тапмыйсың син бер дус та.
Әни әйтә: «Ялгыз,— ди,—
Яшәп булмый тормышта».

Ничек ышанмыйсың ди
Әниләрнең сүзенә.
Шуңа күрә һәр көн мин
Дуслар эзлим үземә.

Көчек киткән уң якка,
Ә Мыекбай — сул якка.
Әрәмәдә йөргәндә
Күзе төшкән куакка.

Тиеннәрнең уйнавын
Күргәч, хәйран калган ул.
«Нинди тату болар!»
—дип Көнләшеп тә алган ул

Шул вакытта бер керпе
Килеп чыккан иснәнеп.
Аны күргәч, Мыекбай
Киткән, имеш, сискәнеп.

Әйдә,— дигән керпекәй,—
Сөйләшик бер, кил әле!
Без соң ничек дуслашыйк,
Син бит, керпе, энәле.

— Энәләрем кадала
Бары явыз дошманга.
Якынрак кил, курыкма:
Тими алар дусларга.

Әгәр китсәк дуслашып,
Бергә тычкан ауларбыз.
Шунда бер-беребезне
Без яхшырак аңларбыз…

— Ә син,— дигән Мыекбай,—
Мине кем дип беләсең?!
Гади авыл песие
Дип уйлыйсың, күрәсең.—

Тәкәббер дә соң үзе,
Бер тәпие бөердә:
— Мин бит фарсы песие,
Тычкан аулап йөрергә!

— Алайса, хуш,— дигән дә
Керпе киткән барган, ди.
Ә Мыекбай, уйланып,
Берьялгызы калган, ди.

Өенә дә шуннан соң
Бик борчылып кайткан ул.
Менеп яткач мендәргә,
Уйга ныграк баткан ул:

«Дуслар таба алмадым
Нигә соң мин үземә?!»
Яшь тулган, ди, шул вакыт
Мыекбайның күзенә.

Аптыраган хуҗасы:
«Нәрсә булды? Нишләдең?!
Әллә авырыйсыңмы,
Ник сөтеңне эчмәдең?

Әллә яңа туп тегеп
Биримме соң уйнарга?..»
Песи исә торган да
Чыгып чапкан урамга.

Аны күргәч, песиләр
Тотынган, ди, үртәргә…
Мәҗбүр булган
Мыекбай Кире кереп китәргә.

Тагын менеп яткан ул
Мамык мендәр өстенә.
Ә уйлары тынгылык
Бирми икән һич кенә…

Бер дусты да булмагач,
Ничек эче пошмасын.
Эзләмәсәң дус-ишләр,
Үз-үзеңә дошман син.

Җиңел түгел, әлбәттә,
Яхшы дуслар табуы.
Тик үзеңне ярату —
Дуслык өчен агу ул.

ТАНЧУР

Зур бер күлдә
Бик тә комсыз
Чуртан булган.
Аннан һәркем
Дер калтырап,
Куркып торган.

Бу күлгә ул
Каз-үрдәкне
Төшермәгән,
Мескеннәргә
Бер тамчы су
Эчермәгән.
Төшкәннәрен
Шундук тотып
Ашаган, ди,
Сөякләрен
Күл төбенә
Ташлаган, ди.
Менә шулай
Котырганнан-
Котырынган.
Су коенган
Малайларның
Котын алган.
Очып килеп
Тешләп алган
Бармакларын,
Яр буеннан
Алып аткан
Кармакларын.
Ә малайлар
Тыр-тыр чапкан,
«Җен бар!» диеп.
Чуртан көлгән,
«Миннән көчле
Кем бар!» диеп.
Тиресенә
Чак-чак кына
Сыйган, ди, ул
Күлдәге бар
Җан иясен
Җыйган, ди, ул:
— Чуртаннар күп,
Ә мин,— дигән,—
Берәү генә.
Шуңа күрә
Ул сүз ятмый
Йөрәгемә.
Хәзер,— дигән,—
Танчур патша
Бу абзагыз!
Әгәр миңа
Буйсынмаска
Уйласагыз,

Барыгызны
Берәм-берәм
Кабып йотам!
Иң элек мин
Күлдә йөзгән
Айны тотам.
Рөхсәтсез күп
Йөзеп йөрде,
Җитәр,— дигән.—
Бүгеннән ул
Миңа хезмәт
Итәр,— дигән.—
Хыялланып
Йөри идем
Инде күптән,
Кояшны да
Алып төшәм
Зәңгәр күктән.
Шуннан алар
Күлне генә
Яктыртырлар.
Нурлар белән
Тәхетемне
Балкытырлар..
Әйтә алмыйм
Танчур ничә
Сикергәндер,
Кояш белән
Айга күпме
Җикергәндер?
Тик барыбер
Хыяллары
Акланмаган,
Ачуыннан
Танчур чак-чак
Шартламаган:
— Чал Иделне
Яулап алсам
Әле менә,
Ничек кенә
Буйсынырсыз
Әмеремә!..
Йөзеп килеп,
Ук шикелле
Атылган ул,
Шап иттереп
Килеп төшкәч
Акырган ул.

Судан ерак
Коры җиргә
Төшкән, имеш.
Очлы ташка
Корсагын да
Тишкән, имеш.
Аны шундук
Карга сырып
Алган, имеш.
Танчурның тик
Теше генә
Калган, имеш.

СИЛБИ

Бер иблиснең булган, ди,
Силби дигән улы да.
Уйлаган ул бары тик
Этлек эшләү турында.

Орчык буе булса да,
Чәче гүя пумала.
Хазбулатны үзенә
Караткан, ди, бу малай.

-Ник, — дигән ул, — өлкәннәр
Сүзе белән йөрисең?
Ә син алар әйткәннең
Эшлә һәрчак киресен.

-Каеш белән әтием
Бер сыдырса — әллә-лә.
-Андый чакта, Хазбулат,
Ялганла син, хәйләлә.

Ә мин сиңа, дус итеп,
Гел ярдәмгә килермен:
Каушап калсаң әгәр дә,
Шундук киңәш бирермен.

Шулай итеп, Хазбулат
Яши башлый Силбичә.
Йөри малай ду кубып,
Нишләгәнен белмичә.

Бер кош күрсә, шунда ук
Рогаткадан таш аткан.
Таяк бәреп, беркөнне
Әтәчләрен аксаткан.

Шуны күргән өчен дә
Яңаклаган энесен:
«Әйтсәң әгәр әтигә,
Күрмәгәнне күрерсең!»

Чират булса кибеттә,
«Ипи юк», — дип кайткан ул.
Бармас өчен мәктәпкә,
«Авырыйм», — дип яткан ул.

Җавап бирә алмагач
Имтиханда сорауга,
Классында берүзе
Калган көзге сынауга.

— Борчылма син, дускаем, —
Дигән Силби аңарга. —
Хәзер базар заманы:
Өйрән ныграк алдарга.

Дөнья беткән шикелле,
Нигә ах-вах киләсең?
Син бит хәзер дәү инде,
Акча саный беләсең.

Нидер сатып аласың,
Аннан аны сатасың.
Кичен, кесә тутырып,
Акча алып кайтасың.

Шулай байлык юнәтеп,
Салып куйса ташпулат,
Силбиенә сәлам дә
Бирмәс әле Хазбулат.

Балкыган, ди, малайның
Йөзе тулган ай сыман.
Хис иткән ул шул чакта
Үзен иң зур бай сыман.

— Хәзер, — дигән Силбие, —
Барып кайтыйк җиләккә.
Анда кура җиләге
Үзе тула чиләккә.

Ул җиләкне сатып, син
Бер атнада байыйсың.
Тотар өчен хәзергә
Бераз акчаң бармы соң?

Шоколадмы, конфетмы —
Юлга нәрсә алабыз?
-Шоколад ал, бар, йөгер,
Юкса соңга калабыз.

Саран Урман иясен
Шуның белән алдарбыз.
Аннан соң без, дускаем,
Җаебызны карарбыз.

Силби исә тиз генә
Чиләк төйи арбага.
Китә болар. Шаккатып
Карап кала бар бала.

Силби чиләк өстендә
Киерелеп утыра,
Шоколадны һап та һоп
Авызына тутыра.

Ашап туйгач: «На-а!» — диеп,
Хазбулатны куыра…
Кергән саен, урман да
Куерганнан-куера.

Йөри торгач, ике дус
Килеп чыга аланга.
Исе китә аларның
Куактагы баланга.

-Монда, дустым, кызыл балан
Җиләктән дә күп икән,
Һәрбер куак кып-кызыл
Шәл бөркәнгән күк икән!

-Чиләкләрне куй хәзер
Куакларның төбенә.
Тукта, әнә тегендә
Тагын алан күренә.

Карап килим тиз генә,
Син йоклап ал, аргансың…
Хәтерләми Хазбулат
Ни булганын аннан соң.

Күзен ачса, Силбие
Әле һаман юк та юк.
Тукран гына усакны
Тукылдата тук та тук.

Черкиләр өерелеп
Кадалалар ук кебек,
Ә тешләгән җирләре
Янып тора ут кебек.

Бер миләшнең ботагын
Сындыра да шартлатып,
Шуның белән Хазбулат
Үзен кыйный шап та шоп.

Черкиләрне котыртып,
Каршысында карт тора:
-Начар малай, сез аны
Тешләгез, — ди, — катырак.

-Син кем? — дигәч Хазбулат,
-Мин, — ди, — Урман иясе,
Ә син, малай актыгы,
Ник агачка тиясең?

-Котыра ич черкиләр…
-Черки, имеш, кара син!..
Дару сөртеп, миләшнең
Бәйләп куя ярасын.

— Ияргәнче Силбигә,
Мин бит болай йөрмәдем.
Агачлар да кеше күк
Авырый дип белмәдем.

Мине мондый эшләргә
Тик ул гына котыртты.
Менә хәзер үземне
Төп башына утыртты…

Кесәсеннән сихри көзге
Алган Урман иясе.
— Яле, — дигән, — егеткәй,
Анда кемне күрәсең?

«Силби» сүзен уң яктан
Укы, — дигән аннан соң.
Шуннан үзең дустыңның
Кем икәнен аңларсың.

Телсез калган Хазбулат —
Менә сиңа тамаша:
Аның Силби дигәне
Иблис икән ләбаса!

Бер бабайга караган,
Бер караган көзгегә.
Күргән: аның Силбие
Дус та тапкан үзенә.

— Ә мин, — дигән Хазбулат, —
Белмим кая барырга.
Юл күрсәтсәң, бабакай,
Кайтыр идем авылга.

Зинһар, — диеп ялынган
Һәм шыңшып та алган, ди…

Туры юлга чыкканчы,
Карт озата барган, ди.

Хазбулат та үзгәргән:
Майлагандай булган, ди,
Әйтерсең лә дөньяга
Ул яңадан туган, ди.

Кем иң бай?

“Иң бай кеше кем?”- диеп
Аптыраткач һәр көнне,
Ил гизәргә җибәргән
Әтиләре Фәһимне.

Шунда,-дигән,- баен да,
Ярлысын да күрерсең
Кемнең иң бай икәнен
Аннан үзең белерсең.

Шул ук көнне җыенып,
Фәһим чыгып киткән, ди.
Бара торгач, зур гына
Бер авылга җиткән, ди.

Күргән дә зур ташпулат,
Малай туктап калган, ди.
Йортны тимер рәшәткә
Әйләндереп алган, ди.

Ташпулатның каршында
Торган җиңел машина,
Ә янында — хуҗасы,
Эшләпә, ди, башында.

Бөердә, ди, бер кулы,
Икенчесе — кесәдә.
Үзе ябык, авар күк
Аз гына җил тисә дә.

Фәһим аңа:”Син,-дигән,-
Иң бай кеше, ахрысы?”
-Бай абзый,- дип эндәшә
Авылдашлар барысы.

“Кигән кәчтүмеңнең дә
Алтын икән төймәсе”.
Алтын белән бу йортның
Яба алам түбәсен.

Бирегә мин бары тик
Ял итәргә кайткалыйм.
Шәһәрдәге йортым да
Шундый тимер капкалы.

Ишекләре имәннән.
Идәнендә келәмнәр
Бакчасы да үзендә-
Шаккаталар күргәннәр.

Йортым исә өч катлы,
Адашасың син анда…”
“Болай булгач, абзыкай,
Бай икәнсең чыннан да…”

Күршесе дә өй салып
Яткан була шул чакт.
Ә ашарга әлегә
Пешергәннәр учакта.

Кәефләре шулай да
Күтәренке булган, ди.
Кулларында балталар
Уйнап кына торган, ди.

«Куәтегез күп булсын»,—
Дигән Фәһим аларга.
«Үзең нишләп йөрисең,
Юл тотасың кайларга?»

«Җирдә иң бай кеше кем,
Шуны беләсем килә.
Торган йортын, үзенең
Йөзен күрәсем килә».

Осталарның өлкәне:
«Алай булса, син,— дигән,—
Белмәсәң бел, балакай,
Иң бай кеше мин,— дигән.—

Алты алтын баганам —
Алты улым бар минем,
Эшлим дисәм, тап-таза
Алтын кулым бар минем.

Ә син күргән ул байның —
Ул мәкерле юханың —
Баласы да, дусты да —
Беркеме дә юк аның.

Үсеп кенә җитсеннәр,
Әле минем улларым
Ничек кенә бизәрләр
Узган гомер юлларын!..»

Фәһим исә шуннан соң
Бер бабайны очраткан,
Нәм ул аны нигәдер
Кыш бабайга охшаткан.

Башын иеп, зурларча
Сәлам биргән аңарга.
«Ә син,— дигән бабакай,—
Юл тотасың кайларга?»

«Җирдә иң бай кеше кем,
Шуны беләсем килә.
Торган йортын, үзенең
Йөзен күрәсем килә».

Бабай кет-кет көлгән дә:
«Алай булса, син,— дигән,—
Туры килдең үзенә:
Иң бай кеше мин,— дигән.—

Йөзгә җитеп, чирнең мин
Ни икәнен белмәдем.
Шуңа күрә беркайчан
Табибларга йөрмәдем.

Тагын йөз яшь яшәргә
Җитәр кебек саулыгым.
Менә шушы тазалык —
Минем иң зур байлыгым.

Тукта, тукта, онытып
Торам икән, карале:
Минем кебек бик тә бай
Тагын бер карт бар әле.

Чиксез аның байлыгы —
Дөнья тулы дуслары.
Бары фашистлар гына
Булды аның дошманы.

Вафат булды тик менә
Гомер иткән карчыгы.
Үпкәсендә, җитмәсә,
Бар, ди, мина ярчыгы.

Әмма якын дуслары
Аны ялгыз итмиләр.
Авырса да аз гына,
Нич яныннан китмиләр…»

Бу сүзләргә шаккатып,
Фәһим уйга калган, ди.
«Йә, ничек?» дип, әтисе
Аны каршы алган, ди.

«Мин сөйләшкән кешеләр
«Мин бай» диләр барысы».
«Кайсын бай дип саныйсың?
Уйла инде анысын».

Бер хаклык һәм йөз ялган турында әкият

Итәгенә ут капкандай, бер ялган
Тыр-тыр чабып бара икән урамнан.

Шул вакытта дусты куып җиткән, ди,
Хәтта әле аны узып киткән, ди.

Хаклык куа! Тизрәк! — дигән ул аңа.
Әллә качып карыйк микән урманга?

Анда безне, бәлки, таба алмас ул.
Йөри торгач, адашмыйча калмас ул…

Әйдә, үзен кызык итик әле бер:
Ул булганда, көн юк безгә барыбер…

Шуннан болар әй тотынган чабарга.
Башкалары кушылган, ди, ал арга.

Шулай итеп, болар йөзгә тулган, ди,
Йөзесе дә бер-берсенә туган, ди.

Ә урманда, котылдык, дип,
Хаклыктан,
Пырых-пырых көләләр, ди, шатлыктан.

Шатлыклары тик озакка бармаган,
Берсе хәтта «Аһ!» дип әйтә алмаган.

Поскан икән карт карама артына,
Хаклык аны тотып алган ялт кына.

Ялган шундук куык сыман шартлаган,
Дус-ишләре хәтта эзен тапмаган.

Нишләргә дә белмәгән, ди, ялганнар.
Җыелышып, киңәшеп тә алганнар.

Берсе әйткән: «Үзен тотып алыйк без
Һәм, богаулап, янган утка салыйк без.

Шуннан башка һич котылу юк аннан,
Йә, әйдәгез, тәвәккәллик, туганнар».

Шуны гына көткән икән ялганнар
Һәм Хаклыкны уратып та алганнар.

Шундук аны бәйләп утка салганнар.
Ә бераздан тагын хәйран калганнар.

Богау янган, Хаклыкка ут капмаган.
Ә ялганнар керер урын тапмаган.

Аптыраудан авызлары ачылган,
Кайсы башын, кайсы сыртын кашыган.

«Нишләргә?!» — дип, бар да башын ваткан, ди.
Кинәт болар күлгә таба чапкан, ди.

Хаклык очып чыккан, ди, ялкыннан,
Куа киткән ялганнарның артыннан.

Өчесен ул шундук тотып алган, ди,
Тоткан берсе шарт-шорт шартлап барган, ди.

Күл тирәли йөргән чакта куышып,
Ата ялган яннан килгән, шуышып.

Хаклыкны ул аяк чалып еккан, ди,
Шап иттереп башына да суккан, ди.

Шуннан болар аны күлгә атканнар Һәм, тынычлап, ял итәргә ятканнар.
«Шәп иттек!» —дип көлсәләр дә үзләре,

Күлдә генә икән һаман күзләре.
Хаклык шулчак судан калкып чыккан, ди,

Ялганнарны гүя яшен суккан, ди.
Кайсы кая таралышып беткән, ди.

Хаклык исә тагын куа киткән, ди.
Безне шулай ялганнардан саклый ул.

Утта янмый, суга салсаң — батмый ул.
Юлдаш безгә борын-борын заманнан.
Ышанмасаң, сора әнә бабаңнан.

 

ӘЙТЕШЛӘР

 

Аксак кәҗә

-Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,
Кайдан кайтып киләсең?

Эштән кайтып барышым,
Арыганмын, күрәсең.

Эшең авыр булдымы,
Нигә болай аксадың?

Зариф картның суганын,
Кәбестәсен ашадым.

Тәмлеме соң, кәҗәкәй,
Зариф картның таягы?
Һай, аягым, аягым!..

 

МИРГАСЫЙМ

Нәрсә булды, Миргасыйм?
Нигә елап торасың?
Нигә миннән сорыйсың?
Каргалардан сора син.

Каргалар бит тимиләр,
Ничек сиңа тиделәр?
Ояларын карарга
Менгәнемне күрделәр.

Кыскартканнар алайса
Синең озын кулыңны.
Бер явызы чак кына
Чукымады борынны.

Юаш малай таптылар:
Башымдагы кипкемне
Алып җиргә аттылар,
Колагымнан тарттылар.

Кызарган шул колагың.
Уттай янып тора ул.
Йөрсәң оя туздырып,
Менә шулай була ул.

КАРАК ПЕСИ

Песи, кая барасың?
Кырда тычкан ауларга.
Барма әллә кайларга,
Кер дә утыр амбарга.
Куркам шул мин хуҗамнан.
Ник куркасың аңардан?
Мыегы бик кабарган.
Ник кабарган мыегы?
Харап итте койрыгым:
Ялгыш тиеп, өстәлдән
Май савытын төшерде,
Хуҗам мине пешерде.
Яле, ничек иттереп?
Менә болай иттереп:
Башка берне шак итте,
Корсагыма шап итте.
Чак-чак качып котылдым,
Тышта елап утырдым.
Алайса, бар, кайт та син:
«Хуҗам, гафу ит!» — диген.
Бәлки, хуҗам кичерер,
Хәзергә хуш!
Киттем мин.

КУРКЫНЫЧ төш

Әй, Миңлегөл, тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Йокламадым мин бүген.
Нишләдең соң Миңлегөл?
Төне буе саташтым,
Карурманда адаштым.
Шулкадәрле курыктым:
Каракларга юлыктым.
Тотындылар тукмарга,
Уйламыйлар туктарга.
Ьаман: «Акча бир!» —диләр,
Акчам югын белмиләр.
Ә син ничек ычкындың?
Ка-ра-вы-ыл! — дип кычкырдым.
Чынлап әгәр, алдамыйм.
Моннан ары төн буе
Телевизор карамыйм.

ТАРТАР БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

Тартар дускай, исәнме!
Кышын кайда үткәрдең?
«Кайчан кайтыр дустым?» —дип,
Болының да көткәндер.
Бер дә китмәс идем лә,
Суык усал дошман ул.
Шуннан куркып, еракта —
Африкада кышладым.
Син бит начар очасың,
Ничек качтың бөркеттән?
Төнлә генә очам мин,
Көндез җәяү элдертәм.
Китәсең дә, нигә син
Тагын кайтып киләсең?
Туган җирнең кадерен
Читтә күбрәк беләсең.

Зәйнәп, кая барасың?

Матур икән чиләгең.
Көтә мине урманда
Пешкән кура җиләге.
Аласыңмы мине дә?
Әйдә, иптәш булырсың.
Әгәр җиләк җыймасаң,
Черки куып торырсың.
Бүре күрсәк нишләрбез?
Кит! — дип, бармак янарбыз.
Курыкмаса, таяк бар:
Кабыргасын санарбыз.
Аю күрсәк нишләрбез?
Үлгән булып ятарбыз.
Аю киткәч нишләрбез?
Чабып өйгә кайтырбыз.

ТӨЛКЕ

Төлке, төлке, Төләйтәй,
Уң аягың нишләде?
Сукыр черки тешләде.
Койрыгымнан аз гына
Кимрәк булыр ярасы.
Усал икән, кара син!
Булдыңмы соң табибта?
Миндә андый дару юк,
Бар өмет,— ди,— тавыкта.
Үзен тотып аша да
Маен сөрт,— ди,— яраңа.
Аны кайдан табарга?
Сездә тавык күп, диләр,
Берсен миңа бир әле?
Ах хәйләкәр, кил әле!..
Таягымны күрүгә,
Кара, ничек элдертә!
Дару шәп шул — йөгертә.

ЯЛКАУ АШЫ

Алай икән, алай икән,
Казаныгыз калай икән,
Ашы кайчан пешәр икән,
Майлы калҗа кайчан гына
Авызыма төшәр икән?
Алай икән, алай икән,
Син бик әрсез малай икән.
Ә ашыңның ите нинди?
Бик тәмле ит — сыер ите.
Ашым тизрәк пешсен дисәң,
Чыбык-чабык җыеп китер.
Алай икән, алай икән,
Арбагыз да калай икән,
Тәртәләре салам икән.
Җиксәм әгәр сукыр тавык,
Ярты юлда калмам микән?
Алай итсәм, болай итсәм…
«Очыртырбыз безне җиксәң»
Диләр әнә чикерткәләр.
Җиксәң, алар, кәҗәләнеп,
Тик артларын сикертәләр…
Ашым кайный быкыр-быкыр,
Пеште бугай, әйдә, утыр,
Бәйрәм ашы кара-каршы.
Аш дип торсам…
Бу нинди су?!
Салкын су ул — ялкау ашы.

КӨЙМӘЧЕ МӘЧЕ

Бер әкият сөйләче?
Яшәгән, ди, бер мәче,
Булган, ди, ул көймәче.
Кәгазь, имеш, көймәсе.
Ни сөйлисең?! Көлмәче!
Тагын әле бу мәче
Булган оста күмәчче.
Кардан пешергәнгәме,
Ап-ак булган күмәче.
Шуны ашап, көймәдә
Рәхәтләнеп йөзгән, ди,
Балыклар да сөзгән, ди.
Йә, йә, шуннан? Шуннан ни?
Йөзеп туйгач, бу мәче,
Чана итеп көймәсен,
Утырган да шуган, ди.
Таудан очып төшкәнме?
Шунда башын тишкәнме?
Тишмәгән шул,
һавада
Коштай очып йөргән, ди,
Ышанмасаң, бар, сора,
Сукыр тычкан күргән, ди.

Егет бул

-Күргән кеше бар микән
Теге тауның түбәсен?
Киләмени күрәсең?
Алай булса, кыяга,
Әйдә, бергә менәбез.
Нәрсә барын беләбез.
Менәргә бик текә шул,
Дер-дер килә, җитмәсә.
Ярый, авып төшмәсә…
Үзең дер-дер килгәнгә,
Дерелдәгән кебек ул.
Әйдә, киттек, егет бул!

БИЮЧЕ КАЗ

Син, казкаем, энем күк
Тып-тып биисең икән.
Син дә аның шикелле
Туктый белмисең икән.

Әйдә, син дә тып-тып бас
Безнең бию көенә.
Бәбкәләрем күп быел,
Менә шуңа сөенәм.

Синең шатлык безнең дә
Шатлык бит ул, казкаем.
Бәбкәләрне күп итеп
Чыгар шулай яз саен.

Өй чебеше

Чыгасыңмы урамга?
Бергә чана шуарбыз.
Көн суык бит, туңарбыз.
Тун киярсең өстеңә.

Тунны песи ашаган,
Җиңен мичкә ташлаган.
Ә пәлтәңә ни булган?
Көя тишеп бетергән,

Иләк кебек иттергән.
Әтиеңнең толыбын
Киеп чык син булмаса:
Яхшы булыр туңмаска.

Әти, алып толыбын,
Чыгып китте каядыр,
Белмим, кая барадыр?..
Идрис түгел, чебеш син,

Өй чебеше икәнсең:
Песи алып китмәсен.
Хуш!

ЯТИМ ТУРГАЙ

Тургай, нигә моңлы син?
Нигә болай елыйсың?
Инде елап ардым мин:
Япа-ялгыз калдым мин.
Абау, шулай укмыни?
Балаларың юкмыни?
Аждаһадай коточкыч
Мәрхәмәтсез бер очкыч
Агу сипте басуга:
Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр…
Мине ятим иттеләр.
Әле безнең кадерне
Тора-тора белерсез.
Тургайларны бервакыт
Төштә генә күрерсез…
Белмим, нинди кеше сез?
Нишлисез?!

 

“ТЕЛ ШОМАРТКЫЧЛАР”

 

Вакчыл Вакыйф

Вакчыл ла ул.
Вакыт-вакыт
Вакыйф шундый вакчыллана:
Вертолетын тоту белән,
«Ватасың!» дип ачулана.

 

КЫЯМНАРНЫҢ КЫЯРЛАРЫ

Кыямнарга кергән идем,
Кыярларын күргән идем —
Кайберләре кабак кадәр,
Кабаклары табак кадәр.

БАЛНЫ БАЛЛЫЙ

Кем икәнен кем белгән ,
Көн күрмәгән көн күргән;
Бал тәмле ,дип, бал белән
Балны баллый бал белән.

КУЛЫН КАБАРТКАН

«Мендәр кабарт»,— дигәнгә
Нур ачуын кабарткан,
Кабартканда мендәрен,
Ике кулын кабарткан.

БЕР ГЕНӘ КАПКАН

«Кабып карыйм»,— дип алган да
Мараттан,
Кабартманы Кадыйр шундый
Яраткан:
«Бер кабарлык кына булды
Кабартмаң»,—
Дип, авызын кабартмадай
Кабарткан.

КЫСТАШАЛАР

Мин ашарга биргәч тә,
И кысташа үрдәкләр:
Бак-бак-бак-бак…
Кап-кап-кап…
Ваклап капма, хап-хап кап,
Хап-хап-хап.

ЧЫБЫКЛЫЙСЫ БАР

Ни очраса, шуңа суга,
Чаж-чож селтәп чыбыркысын,
Бу малайны әллә инде
Чыбык белән чыбыклыйсы?

МИҢЛЕГӨЛИНӘ

Сөйләмәсен ни генә:
«Мин генә!» —ди Гөлинә.
«Син кем?» —дигәч Гөлгенә,
«Мин,— ди,— Миңлегөл инә!..»
«Белдем,— диде Гөлгенә,—
Моның мин-минлегенә
Гаепле икән бит, әй,
Бары тик миңе генә!»

ОЧЫНА

Очына да очына:
Коры куык очыра.
Очынуын очына,
Кайчан чыгар очына?

ТЫРЫШЛАР

Рәсилә дә, Рәсимә дә,
Рафия дә, Рафилә дә,
Рәгыйдә дә, Рәгыйбә дә,
Рәкыя да, Рәгыя да,
Рокыя да, Оркыя да —
Барысы да бигрәк тырыш!
Рәсилә дә, Рәсимә дә,
Рафия дә, Рафилә дә,
Рәгыйдә дә, Рәгыйбә дә,
Рәкыя да, Рәгыя да,
Рокыя да, Оркыя да
Җиләк җыйган берәр тырыс.

СЫЕРЧЫК КАЙТТЫ

Сыерчык кайтты бит, сыерчык!
Сыерчык өеннән чык, чыпчык!
Чыкмыйсың?!
Чыкмасаң чыкма ла —
Очыртып чыгарыр сыерчык.

МЫШТЫРБЫЙ

Кыштыр-мыштыр, мыштырбый,
Ашаганда кыстыбый,
Биш бармагын пешергән,
Кыстыбыен төшергән.
Аны мәче ашаган.
«Ах, карак!» — дип, мәчесен
Мыштыр куа башлаган,
Шул чагында мыштырбый
Мыштырлыгын ташлаган.

ШАККАТКАН

Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка,
Баттыңмы, дип, баткакка,
Бака көлгәч Кашшафтан,
«Курыкмый ул баткактан»,—
Дигән аңа Әхмәтхан.
Бакакака шаккаткан.

КАЙВАКЫТ

Печән җыеп,
Шаһинур Шалаш корыштыргалый.
Шул шалашта кайвакыт
Китап укыштыргалый.

ЯКЛАМА
Юри ялганлаган, дип,
Юри алдалаган, дип,
Ясминәне яклама,
Якласаң, ул аклана.

ҖИРДӘН ЭЗЛИМ

Җилдәй җитез булсам да,
Җирдән эзлим җирдәген:
Җырлый-җырлый җыям мин
Җирдәге җир җиләген.

АҢЛЫЙ АЛМЫЙМ

Аңларга бик тырышсам да,
Аңлый алмыйм Әхмәтханны:
Аңламамышка салына,
Аңласа да аңлатканны.

 

ҺӨДҺӨД

Әллә миңа:
«Кит-кит-кит…» —ди,
Әллә инде:
«Көт-көт-көт…» —ди,
һөдһөд һаман: «һөд-һөд-һөд…» —ди,
Һич аңламыйм
Бу һөдһөдне.

ҺУШСЫЗ КАЛГАН

Үлән арасындагы бау
Һәдиянең һушын алган:
«Һай, елан бар! һай-һай-һай!» — дип,
Һәдиябез һушсыз калган.

БЕЗНЕҢ КЫЗЛАР

Заһидә дә, Маһидә дә,
Заһирә дә, Маһирә дә,
Бәһирә дә, Таһирә дә,
Мәһдия дә, Фәһмия дә,
Шаһия дә, Шаһинә дә —
Барсы укый белә инде.
Безнең кызлар менә нинди!