Бер иблиснең булган, ди,
Силби дигән улы да.
Уйлаган ул бары тик
Этлек эшләү турында.

Орчык буе булса да,
Чәче гүя пумала…
Хазбулатны үзенә
Караткан, ди, бу малай.

-Ник, — дигән ул, — өлкәннәр
Сүзе белән йөрисең?
Ә син алар әйткәннең
Эшлә һәрчак киресен.

-Каеш белән әтием Б
ер сыдырса — әллә-лә.
Андый чакта, Хазбулат,
Ялганла син, хәйләлә.

Ә мин сиңа, дус итеп,
Гел ярдәмгә килермен:
Каушап калсаң әгәр дә,
Шундук киңәш бирермен.

Шулай итеп, Хазбулат
Яши башлый Силбичә.
Йөри малай ду кубып,
Нишләгәнен белмичә.

Бер кош күрсә, шунда ук
Рогаткадан таш аткан.
Таяк бәреп, беркөнне
Әтәчләрен аксаткан.

Шуны күргән өчен дә,
Яңаклаган энесен:
«Әйтсәң әгәр әтигә,
Күрмәгәнне күрерсең!»

Чират булса кибеттә,
«Ипи юк» дип кайткан ул.
Бармас өчен мәктәпкә,
«Авырыйм» дип яткан ул.

Җавап бирә алмагач
Имтиханда сорауга,
Классында берүзе К
алган көзге сынауга.

— Борчылма син, дускаем,
Дигән Силби аңарга. —
Хәзер базар заманы,
Өйрән ныграк алдарга.

Дөнья беткән шикелле,
Нигә ах-вах киләсең?
Син бит хәзер дәү инде:
Акча саный беләсең.

Нидер сатып аласың,
Аннан аны сатасың.
Кичен, кесә тутырып,
Акча алып кайтасың.

Шулай байлык юнәтеп,
Салып куйса ташпулат,
Силбиенә сәлам дә
Бирмәс әле Хазбулат.

Балкыган, ди, малайның
Йөзе тулган ай сыман.
Хис иткән ул шул чакта
Үзен иң зур бай сыман.

-Хәзер, — дигән Силбие, —
Барып кайтыйк җиләккә.
Анда кура җиләге
Үзе тула чиләккә.

Ул җиләкне сатып, син
Бер атнада байыйсың.
Тотар өчен хәзергә
Бераз акчаң бармы соң?

-Шоколадмы, конфетмы —
Юлга нәрсә алабыз?
-Шоколад ал, бар, йөгер,
Юкса соңга калабыз.

Саран Урман иясен
Шуның белән алдарбыз.
Аннан соң без, дускаем,
Җаебызны карарбыз.

Силби исә тиз генә
Чиләк төйи арбага.
Китә болар. Шаккатып
Карап кала бер бала.

Силби чиләк өстендә
Киерелеп утыра.
Шоколадны һап та һоп
Авызына тутыра.

Ашап туйгач, «На-а!» диеп,
Хазбулатны куыра…
Кергән саен, урман да
Куерганнан-куера.

Йөри торгач, ике дус
Килеп чыга аланга.
Исе китә аларның
Куактагы баланга.

Монда кура җиләге
Баланнан да күп икән,
Һәрбер куак кып-кызыл
Шәл бөркәнгән күк икән!

-Чиләкләрне куй хәзер
Куакларның төбенә.
Тукта, әнә тегендә
Тагын алан күренә.

Карап килим тиз генә,
Син йоклап ал, аргансың…
Хәтерләми Хазбулат
Ни булганын аннан соң.

Күзен ачса, Силбие
Әле һаман юк та юк.
Тукран гына усакны
Тукылдата тук та тук.

Өерелеп, черкиләр
Кадалалар ук кебек,
Ә тешләгән җирләре
Янып тора ут кебек.

Бер миләшнең ботагын
Сындыра да шартлатып,
Шуның белән Хазбулат
Үзен кыйный шап та шоп.

Черкиләрне котыртып,
Каршысында карт тора:
-Начар малай, сез аны
Тешләгез,— ди,— катырак.

-Син кем? — дигәч Хазбулат,
-Мин, — ди, — Урман иясе. —
Ә син, малай актыгы,
Ник агачка тиясең?

-Котыра ич черкиләр…
-Черки, имеш, кара син!..
Дару сөртеп, миләшнең
Бәйләп куя ярасын.

-Ияргәнче Силбигә,
Мин бит болай йөрмәдем.
Агачлар да кеше күк
Авырый дип белмәдем.

Мине мондый эшләргә
Тик ул гына котыртты.
Менә хәзер үземне
Төп башына утыртты…

Кесәсеннән бер көзге
Алган Урман иясе:
-Яле, — дигән, — егеткәй,
Анда кемне күрәсең?

-«Силби» сүзен уң яктан
Укы, — дигән аннан соң. —
Шуннан үзең дустыңның
Кем икәнен аңларсың.

Телсез калган Хазбулат —
Менә сиңа тамаша:
Аның Силби дигәне
Иблис икән ләбаса!

Бер бабайга караган,
Бер караган көзгегә.
Әнә аның Силбие
Дус та тапкан үзенә.

— Ә мин, — дигән Хазбулат, —
Белмим кая барырга.
Юл күрсәтсәң, бабакай,
Кайтыр идем авылга?

«Зинһар» диеп ялынган
Һәм шыңшып та алган, ди…
Туры юлга чыкканчы,
Карт озата барган, ди.

Хазбулат та үзгәргән:
Майлагандай булган, ди,
Әйтерсең лә дөньяга
Ул яңадан туган, ди.

Иблис исә — аның да
Хәзер явыз дошманы…
Менә шундый хәлләр дә
Була икән, дусларым.