Акыл өстим

Икеләнсәм хаклыгыма,
Барам да мин акыллыга,
Киңәшләшеп аның белән,
Акыл өстим акылыма.

Хаклы булсаң гына

Хаклык эзлә ышансаң тик
Хаклыгыңа:
Хаклык эзләргә хаклы тик
Хаклы гына.

Тик эш кенә

Үз ишен ише көтә,
Эшлене эше көтә.
Кешене тик эш кенә
Эшлекле кеше итә.

Кешелекне кем саклый

Кечкенәдән
Кечелекле
Кеше һәрчак
Кешелекле.
Кечелекле,
Кешелекле
Кеше саклый
Кешелекне.

Үзең читләшмәсәң

Читләшмәсәң читләр дә
Чит итмәгән кешеңнән,
Читләр читләштерсә дә
Читләшмәгән күршеңнән
Читләшмәсәң—сине дә
Читләр читләштермәсләр,
Чит дип читкә типмәсләр.

Хәсәнә

Шикләнәсең нәрсәгә:
Дөрес чыккан мәсьәләң.
Әй Хәсәнә, Хәсәнә,
Вәсвәсәләнмәсәнә.

Хәчтерүш

Йөреше дә ләштер-лөштер,
Эшләве дә әштер-өштер:
Бу, мөгаен, хәчтерүштер.

Һава
Кем бар икән
Һавадан да
Һавалырак?!
Һавага да
Очар иде —
Һава ерак.

Галиша

Сүзендә дә ялгыша,
Эшендә дә ялгыша,
Ялгышса да ярыша:
«Нигә ялгыш булсын!»—дип,
Ишәк кебек карыша.
Кем дисәгез — Галиша.

Юк итте

«Әтәч тә кук, мин дә кук»,— дип,
Корбан һаман кук итте.
Кукыраеп йөри торгач,
Кешелеген юк итте.

Сафсата сата

Ясадым, дип, мин кичә
Үзйөрешле чабата,
Сафа сата сафсата.
Сафсатага шаккатып,
Вафа телен шартлата.

Юнмаганны ышкылый

И уңмаган, уңмаган,
Агачын да юнмаган!
Юнмаса да ышкылый,
Үзе мыш-мыш мышкылдый:
«Начар ла бу ышкы»,:—ди.

Камышлы кул камышлары

Сабый чактан таныш миңа
Камышлы күл камышлары.
«Хуш килдең!»—дип пышылдый күк
Кыштырдаган тавышлары.

Әңгәмәләшәбез

Әндәс белән яшьтәш,
Әңгәмәдәшләр без:
Әңгәмәчеләрчә
Әңгәмәләшәбез.

Хәкимҗан Халиков