Хәкимҗан Халиковның бу шигъри әкияте тынычлык һәм аның өчен көрәшүче көчләрне яклый. Ләкин әле җирдә яңа сугыш уты кабызырга маташучылар да бар. Автор аларны ике башлы каракошлар образы белән чагылдыра. Әкият әнә шул ике көчнең көрәшүен һәм тынычлыкны яклаучыларның җиңеп чыгуын мавыктыргыч итеп сурәтли.

Ике башлы Каракош
Патша булган елларда,
Бөтен кеше аңардан
Дер калтырап торганда,
Яшәгән, ди, бер бабай —
Шундый оста бакчачы,
Бакчасына шаккаткан
Яше-карты — барчасы.
Кара әле, чыннан да,
Үсми монда ни генә!..
Их, тынычлык гөле дә
Булса иде биредә!

Үскән дә бит кайчандыр
Эчеп Идел суларын,
Карчыгалар патшасы
Харап иткән шул аны.
Тамырын да калдырмый
Җирдән казып алган, ди.
Алган да, ди, тураклап,
Янган утка салган, ди.

Ә мескен гәл нишләсен —
Елый-елый янган, ди.
Бер орлыгы шулай да
Утта янмый калган, ди.
Әмма явыз Каракош
Алып киткән аны да…
Шуннан бирле сагынып
Сөйли гөлне бары да.

2

Бабай йөри бакчада,
Артка куеп кулларын.
Былбыл суза, моңланып,
Скрипка кылларын.
Тургай белән Карлыгач
Тальянкада сыздыра.
Ә Сыерчык, нигәдер,
Сызгыра да сызгыра.
Көлеп торалар иде
Бар да мондый көннәрдә,
Ни өчендер, түтәлдә бүген гөлләр дә.
Нинди хәл бу? Яшь коя
Хәтта әнә куаклар…
Әллә тагын киләме
Чакырылмаган кунаклар?

3

Хәлдән таеп, өч егет
Килеп кергән капкадан.
Бер җирләре калмаган
Кан ябышып катмаган.
Карчыгалар патшасы
Куа икән үзләрен.
Чукып ала язган бит
Егетләрнең күзләрен.

«Шул явызны, — дигән карт,
Җир дә йотмый, ичмаса!..
Туймый, ахры, тамагы
Кеше канын эчмәсә».

«Бирә идек кирәген,
Җитмәде шул көчебез.
Туксан тугыз кешедән
Калдык менә өчебез.
Тынычлык гөле үстер син,
Шуннан, бәлки, тынар ул.
Юкса, бабай, бервакыт
Үз башыңа кунар ул».

Бакчачы карт боларны
Тыңлап-тыңлап торган да:
«Беләм, — дигән, — Каракош
Килеп җитәр монда да.
Тик нишлим соң: ул гөлнең
Орлыгы бит аңарда.
Белмим хәзер үзем дә
Нәрсә эшләп карарга».

Авыр сулап куйганнар
Яшь егетләр шул чакта:
«Болай булгач, ул орлык
Күптән инде учакта».
«Борчылмагыз, — дигән карт, —
Ул анда көл булыр дип:
Утта янмый, суда да
Батмый торган бу орлык.
Шуңа аны Каракош
Таш сандыкта тота, ди,
Ләкин, шытып чыгар дип,
Һаман да ут йота, ди.
Чәчәк атса, ул гөлдән
Ал нурлар тарала бит,
Каракошка бу нурлар
Ук булып кадала бит».

4

Авып төшкән шулвакыт
Бакчаның җил капкасы.
Кунган икән аңарга
Карчыгалар патшасы.
Ике башлы, дүрт күзле,
Коточарлык Каракош
Әйтә кебек: «Я, хәзер
Каршы килеп карагыз!»
Ләкин, тыштан ялтырап,
Көлеп кенә торган ул.
Алтын икән кулың, дип,
Картны мактап куйган ул
«Тауда бакча үстерсәң
Әгәр, — дигән, — миңа да,
Синнән рәхәт яшәгән
Кеше булмас дөньяда».

«Мин риза, падишаһ,
Эшләсәң бер игелек:
Тынычлык гөленең миңа
Орлыгын бир иң элек?»

Күзләре шар булган, ди,
Мәрхәмәтсез патшаның:
«Җирдә эзе калмасын
Хәзер үк бу бакчаның!»

Шундук очып килгәннәр
Карчыгалар, тилгәннәр.
Барысы да, каска итеп,
Баш сөяге кигәннәр.
Ә үзләре дию күк
Ике башлы, дүрт күзле.
«Кан! Кан! Кан!» —дип, һәркайсы
Кабатлый гел бер сүзне.
«Алмаларым, — дигән карт, —
Сезгә әйтәм, тыңлагыз:
Ник аптырап торасыз?
«Кунаклар»ны «сыйлагыз»!
Сливалар, чияләр,
Сез дә каушап калмагыз.
Көн дә килми бит «кунак»,
Сынатмагыз — карагыз!»

Әйтерсең лә тик шуны
Көтеп торганнар бар да,
Карчыгалар өстенә
Тотынганнар яварга.

Шап – берсенең башына,
Сыртына я күзенә…
Ике башлы Каракош
Шакай булган үзе дә.
Ә агачлар, көч алып
Җәйге җылы җилләрдән,
Килгән берсен баш белән
Сөзеп кенә җибәргән.
Егетләр дә, бабай да
Шундук күсәк алган, ди.
Киткән сугыш. Бу көрәш
Нәкъ өч сәгать барган, ди.

Белмим, ничә ерткычның
Җиткәннәрдер башына,
Һәлак булган шушында
Егетләрнең барсы да.
Ә дошманнар, котырып,
Бакчага ут төрткәннәр.
Канга баткан бабайны
Базга ташлап киткәннәр.

Озак ятса, тилмереп
Үләр иде ул анда,
Ярый әле, уллары
Кайтып кергән урманнан.

5

Балта алып, бабайның
Олы улы Ялгызак:
«Җитәр, — дигән, — әткәем,
Түздек инде бик озак!

Болай ятып калганчы,
Кирәк атып калырга.
Үзем китәм хәзер үк
Патшадан үч алырга»

«Тукта, — дигән бакчачы, –
Ил картлары ни диләр:
Ялгыз яуга чыкканчы,
Тар кабергә кер, диләр»

«Ансы шулай…
Бабайлар,
Тагын шуны бел, диләр:
Яшәгәнче тезләнеп,
Аягүрә үл, диләр…»

Чыгып киткән Ялгызак,
Шул китүдән кайтмаган.
Еллар үткән, һаман да
Бәхет таңы атмаган.

Ялгызакның энесе
Нинди батыр Навил да
Ятып калган мәңгегә
Карчыгалар тавында.

Чират җиткән аннары
Картның кече улына.
Чыгып киткән Ирьегет
Җәя алып кулына.
Бер көн барган, ике көн,
Барган җитез җил кебек.
Барган саен йөрәге
Тора икән җилкенеп.
Барып чыга бервакыт
Бу җиде юл чатына.
Әйдә, диеп, егетне
Һәр юл үзенә чакыра.
Берсе, әйдә миңа, ди,
Икенчесе, уңга, ди,
Өченчесе, юк, сулга…
Шунда юлың уңа, ди…
Аптырап кала егет:
Ышанырга кайсына?..
Шул вакытта ни күрсен —
Бер кош килә каршына.
Нинди кош бу? Акчарлак!
Кая болай ашыга?
Куа икән мескенне
Ике башлы Карчыга.

«Ах, явыз!» — ди Ирьегет
Һәм җәясен ала да
Шундук атып төшерә
Карчыганы далага.
Идел кошы — Акчарлак
Рәхмәт укый аңарга.
Сорап куя аннары:
«Юл тотасың кайларга?»

«Беләсеңме, кайчандыр
Җирдә сугыш булмаган.
Тынычлык гөлен генә
Карчыгалар урлаган.
Шушы гөлне патшадан
Тартып алырга телим.
Тизрәк яуга китәргә
Чын дуслар эзләп йөрим».
«Алайса, син уңга кит,
Эшкә ашсын теләгең.
Ә монысы — үзеңә
Нәни генә бүләгем.
Каурый гына димә, ал,
Әгәр туса куркыныч,
Тик бер генә селтәрсең —
Шундук булыр ул кылыч».

Саубуллашып, Акчарлак
Очып киткән җай гына.
Ә Ирьегет юл тоткан
Кояш чыгыш ягына.
Бер көн барган, ике көн…
Җиде тәүлек тулганда,
Барып җиткән төн кебек
Кап-кара бер урманга.
Бара икән сукмактан,
Өч атлыйсын бер атлап,
Каршысына, кем күрсен,
Куян килә тыраклап.
*
«Карчыгалар патшасы
Куа мәллә, Куянкай?»
«Качкын бар дип, урманга
Ут төртте ул, туганкай.
Нинди үче булгандыр
Әнә теге ак атка —
Йолкып алып канатын,
Бәйләп китте наратка…»

«Нишләргә соң? Эш харап:
Алда да ут, артта да.
Юк бит, — дигән Ирьегет, —
Ичмасам, бер балта да.
Тукта, миңа Акчарлак
Каурый биргән иде бит,
Кирәк чакта бер генә
Селтә, дигән иде бит».

Ирьегет ак каурыйны
Шундый итеп селтәгән,
Ул, кылычка өйләнеп,
Чак ычкынып китмәгән.
Егет чапкан бер генә
Шуның белән чаж итеп,
Атның тимер тышавы
Өзелгән, ди, шарт итеп.

Азат иткәч Ирьегет,
Ак ат шундый сөенгән.
«Әйт әле, дус, кайларга
Юл тотасың син?» — дигән.
«Беләсеңме, кайчандыр
Җирдә сугыш булмаган.
Тынычлык гөлен генә
Карчыгалар урлаган.
Шушы гөлне патшадан
Тартып алырга телим.
Тизрәк яуга китәргә
Чын дуслар эзләп йөрим…»

Ирьегетне хөрмәтләп
Баш игән, ди, наратлар.
Атка исә, кем күрсен,
Үсеп чыккан канатлар.

«Батыр егет, Куян дус,
Икегез дә тиз генә
Рәхим итеп, — дигән Ат, —
Атланыгыз үземә».

Әнә шулай дигән дә
Кош күк очып киткән, ди,
Бер күз ачып йомганчы,
Зәңгәр күлгә җиткән, ди.
Төшсәләр бер тугайга
Черем итеп алырга,
Елап ята, ди, анда
Җәнлекләрнең бары да:
«Урманыбыз — йортыбыз
Янып бетә бит инде!..
Онытмас идек, егет,
Зинһар, ярдем ит инде?
Әгәр дә ут-явызның
Томаласаң авызын,
Мәңгегә дус булырбыз,
Дошманыңны кырырбыз».

«Алай булса, әйдәгез,
Канау казыйк юлына…»

Һәм Ирьегет шунда ук
Көрәк алган кулына.
Канау казый башлаган,
Экскаватор кебек.
Эшләгән ул, ду килеп,
Нәкъ Алып батыр кебек.
Җәнлекләр дә, билгеле,
Черки куып йөрмәгән.
Аның кебек барсы да
Алны-ялны белмәгән.
Аю агач төпләгән,
Канау казыган Дуңгыз…
Җил, аларга дәрт биреп,
Уйнап торган, ди, кубыз.
Сынатмаган Тиен дә,
Кырмыска да, Керпе дә.
Канау казышкан хәтта
Ни хәйләкәр Төлке дә.
Ә Акчарлак ярдәмгә
Алып килгән егетләр,
Егет түгел, бөркетләр,
Нәкъ Ирьегет кебекләр.

Эшләгәннәр, ди, шулай
Бар да буран уйнатып
Һәм алганнар янгынны
Канау белән уратып.
Моны күргәч, ут-явыз
Ай-яй каты дулаган,
Ачуыннан котырган
Бүре кебек улаган.
Анда барып бәрелгән,
Монда килеп сугылган…
Тик ни файда: ахырдан
Хәле бетеп шым булган.

6

Җәнлекләрнең әйтерсең
Бүген сабан туйлары:
Җырлыйлар да бииләр, —
Гөр килә күл буйлары.
Нарат егете исә
Баскан да яр кырына,
Дирижерлык итә гел
Кошлар оркестрына.
Каен кызы аңарга
Карап тора үзәннән.
Танырлык та түгел бит,
Кара, ничек бизәнгән!
Хәтта чыршы бабай да
Яңадан туган сыман,
Яшел кулларын изәп,
Биергә торган сыман.

Тик Ирьегет нигәдер
Уйнамый да, көлми дә.
Кылыч кайрап утыра
Карт өянке төбендә.

Тынычлык гөленең һаман
Орлыгы бит зинданда…
«Ә мин, — дигән Кырмыска, —
Керә алам бит анда».

Һәм чыгып та киткән ул,
Шул китүдән кайтмаган.
Күпме эзләп, дуслары
Гәүдәсен дә тапмаган.

Икенчесе шулай ук
Юкка чыккан бер эзсез.
Үлгәнме ул, тереме,
Кайда йөри — билгесез.

Чыгып киткән аннары
Кырмыскалар гаскәре.
Кайтып кергән тик берсе,
Күзләрендә — яшьләре.
«Авыр кайгы, — дигән ул,
Харап булдык, туганнар:
Гөл орлыгын сандыкка
Йозаклап ук куйганнар.
Җитмәсә, ул таш сандык
Зинданның иң түрендә.
Аны саклый мең сакчы
Көнен дә һәм төнен дә.

Сакчылары кем диген,
Ике башлы козгыннар,
Карчыгалар, каргалар…
Абау, бигрәк азганнар.
Кабалар да йоталар,
Күрү белән, кемне дә.
Бер явызы чак кына
Ашамады мине дә».
«Димәк, — дигән Ирьегет, —
Мең дус кирәк кимендә.
Кемнәр бара?»
— Мин барам!
— Мине дә ал.
— Мине дә…

Мине дә ал, дигәндәй,
Ат та үрә сикергән.
Чишмә бәреп чыккан, ди,
Аяк баскан жңреннән.

Суын эчеп баксалар
Шушы салкын чишмәнең —
Пәһлеванга әйләнгән
Егетнең дус-ишләре.
Әгәр үзен күрсәгез,
Китәр иде исегез:
Куш учына, һичшиксез,
Сыяр иде бишегез.
Яуга китәр алдыннан,
Туктагыз, дип, абыйлар,
Очып килгән Акчарлак,
Авызында каурыйлар.
«Болар сезгә бүләгем,
Әгәр туса күркыныч,
Тик бер генә селтәрсез,
Һәркайсы булыр кылыч».
«Рәхмәт», — дигән Ирьегет,
Акчарлакка баш иеп.
Җавап биргән гүзәл кош:
«Аш биргәнгә — аш… — диеп,
Ә хәзергә хушыгыз,
Хәерле юл, дусларым!
Җиңеп кайтсагыз иде
Шул тынычлык дошманын».

7

Нинди тау бу? Шәп-шәрә,
Бөтен җире таш кына.
Дүрт ягыннан уратып
Алган үзен таш койма.
Уртасында кап-кара
Манара күк таш кыя,
Таш кыяның башында
Сарай кадәр таш оя.
Таш ояда, кәпрәеп,
Кара патша утыра.
Егетләрне күрүгә,
Акырырга тотына:
— Ник килдегез, йолкышлар,
Югалыгыз күземнән!
Килгән әнә Аю да,
Куян да һәм Керпе дә,
Әйткән дә юк Тиенне,
Килгән хәтта Төлке дә.
Таш койманың нигезен
Казый бар да мәш килеп,
Бер заманны таш койма
Төшмәсенме ишелеп!
Ләкин ничек менәсе
Таш кыяның башына?
Бик текә бит, җитмәсә,
Һәр ташында Карчыга.
Сандык та бит кыяда,
Нишләргә соң? Нишләргә?
Ничек итсәк итәргә,
Кыя тауны ишәргә.
Өч көн, өч төн баз казып
Шушы тауның астына,
Бер төрткәннәр, ике, өч…
Барып төшкән таш кыя.
Таш сандыкны ачсалар,
Орлык ята — карагыз…
Шул чак үзе ташланган
Ике башлы Каракош.
Егет алгач кылычын,
Кошның күзе ут булган.
Бер чабуда явызның
Ике башы юк булган.
Тик гомере бетмәгән
Икән каһәр сукканның:
Ике башы урынына
Дүрт баш үсеп чыккан, ди.
Чабып өзгәч боларын,
Үсеп чыккан башкасы.
Әйтерсең лә яңадан
Туган сугыш патшасы.
Каушап калган Ирьегет,
Хәтта бераз чигенгән.
Нәкь шул чакта кайсыдыр
Тарткан моның җиңеннән.
Төлке икән. Күр әле,
Утлы кисәү китергән!..
— Эләгерсең бер! — диеп,
Каракош әй җикергән.
Тагын чабып өзгән дә
Егет аның муенын,
Кисәү белән көйдереп
Алган шундук урынын.
Фәкать шуннан соң гына
Патша сузган аягын.
Сөртеп куйган Ирьегет
Тиргә баткан маңгаен:
“Кем шаяра ут белән,
Шулай уттан үләсен
Онытмасын
Һәмм моны
Бүтәнгә дә сөйләсен!»

Бәйрәм бүген. Шатлыктан
Бөтен авыл гөр килә.
Картка, гүя, унсигез,
Бер елмая, бер көлә.
Кояш чыккан дип торса —
Чәчәк аткан бит гөле!
Чәчәге дә нинди бит —
Ахак йолдыз шикелле.
Тамаша бу, тамаша!
Тора-бара ис китә.
Моның нуры, ничектер,
Йөрәкләрне җилкетә.
Ташып кайчак шатлыгың,
Җибәрәсең җырлап та,
Җибәрәсең елап та —
Нинди гөл бу, чынлап та?!
Булмас инде, мөгаен,
Моннан соң бер сугыш та.
Әйдәгез, бер кешечә
Яшәп карыйк тормышта.
Биеп китә бакчачы,
Бармакларын шартлатып.
Артистың да аңарга
Торыр иде шаккатып.
Чүлмәкчедән күрмәкче,
Карагызчы бер генә:
Аю йөри лап та лоп,
Биеп «Сарман» кәенә.
Бии әнә Төлке дә,
Кырмыска да, Керпе дә,
Егетләр дә, кызлар да,
Күктәге йолдызлар да…
Кошлар исә боларның
Дәртләндереп барын да,
Берсе уйный скрипка,
Икенчесе — гармоньда.
Ә Акчарлак, нигәдер
Күзен алмый офыктан.
Әллә шикләнә микән
Әнә теге болыттан?
Кара болыт артында
Бар икән бер Карчыга.
Килгән икән бәдбәхет,
Котырып үз башына.
Гөлнең алсу нурлары
Кадалгачтын күзенә,
Җиргә барып төшкәнен
Сизми калды үзе дә.
Ә дуслары яши, ди,
Җай чыгар дип ничек тә.
Озын сүзнең кыскасы —
Уяулыкка ни җитә.