Сары мәтрүшкә

Мәтрүшкәнең көрәнен
Бардыр инде күргәнең?
Ә мин булам сарысы.
Шәп доктор, дип кешеләр
Мактый мине барысы.

ПЕСИ ҮЛӘНЕ

Валерьянка эч диләр,
Тәмле дару ич, диләр.
Аны каян табырга?
Аптырама син бер дә:
Ул бит минем тамырда.

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК

Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да —
Сак була күр җыйганда

ГӨЛБАДРАН

Бик күп чиргә дәва мин,
Бер уколсыз дәвалыйм,
Иң оста врач сыман.
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт-сары таҗ сыман.

КАЕН ҖИЛӘГЕ

Бик тәмле мин, бал гына,
Авызыңа ал гына —
Күңелләрең ачылыр,
«Шифалы су» эчкәндәй,
Сусавың да басылыр.

ТУЗГАНАК

Яратам мин таң нурын…
Дару минем тамырым,
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.

ГӨЛҖИМЕШ

Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин…
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем.

БАЛАН

Суымны эч авырсаң:
Йөткерсәң я карлыксаң —
Шәп дәва юк моннан да.
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да.