КАТНАШАЛАР:
Ак гөмбә— гөмбәләр патшасы, эшләпәсе түгәрәк, аксыл коңгырт төстә.
Каен гөмбәсе — эшләпәсе ярымшар сыман, саргылт яки кара-коңгырт төстә.
Усак гөмбәсе — эшләпәсе ярымшар сыман, кызыл яки коңгырт-кызыл төстә.
Әтәч гөмбәсе — эшләпәсе бераз батынкы, кырыйлары сырлы, дулкын-дулкын булып тора, алтын сыман төстә.
Майлы гөмбә — эшләпәсе ярымшар сыман, соры коңгырт- көрән төстә.
Җирән гөмбә— эшләпәсе бүрәнкә сыман, җирән яки кызгылт-сары төстә.
Гөрәҗдә — эшләпәсе түгәрәк бүрәнкә сыман, аксыл-саргылт төстә.
Чын баллы гөмбә — эшләпәсе бакыр акча кебек коңгырт-сары төстә.
Ялган баллы гөмбә — эшләпәсе кыңгырау сыман, күкерт
төсендә. Ялган баллы гөмбәнең икенче төре саргылт-кызгылт төстә.
Чуар чебен гөмбәсе — эшләпәсе кызгылт-көрән сары төстә, ак кабырчыклар белән капланган.
Туганнарының берсе—кызыл, икенчесе —порфир дигән тау токымы сыман куе кызгылт-көрән төстә, ялтырап тора.
Ак то мс ы к— чебен гөмбәсе белән ялган баллы гөмбәдән дә агулырак, эшләпәсе ак төстә, шома.
Яшел томсык белән Сары томсык — аның туганнары.
Тиен кызы — озын койрыклы, кулында кәрзин.