Берәр чит бакчага кергәнме?
Әнисен тыңламый йөргәнме?
Уфтана бытбылдык кичләрен:
-Нишләдем?!
         Нишләдем?!
                Нишләдем?!

Акылдан язарсың, тукта!—дим,
Эш узгач, үкенмә юкка,— дим.
Уфтана алай да кичләрен:
-Нишләдем?!
         Нишләдем?!
             Нишләдем?!

Ни булды икән соң үзенә?
Дусларын җуйгандай үкенә,
Уфтана бытбылдык кичләрен:
-Нишләдем?!
Нишләдем?!
Нишләдем?!



Гармунсыз дз биетәсең,
Ай-яй шаян икәнсең!
Бигрәк инде! Тау шуганда,
Битне тешләп киткәнсең.
Әй, шук бабай, ул кадәр үк
Ярамый бит инде,
Кит инде!..

Таяк белән сукканыңны
Болай үзем күрмәдем:
Кыл урталай яргансың бит
Чоланда сөт чүлмәген!
Суык бабай, ул кадәр үк
Ярамый бит инде,
Кит инде!..