АБЫЙ БУЛДЫМ
Йөри идем мин үземне
Белми кая куярга,
Минем хәзер сеңлем дә бар,
Рәхәтләнеп уйнарга.
Рәхмәт аңа: ул тугач, мин
Абый булдым бер көндә.
Бәләкәй, дип әйтә алмас
Мине хәзер беркем дә.
Безне шушы сүз белән,
Атап йөртә өлкәннәр.
Ләкин шушы исемне,
Алар да бит йөрткәннәр.
Бала
ЙОЛДЫЗЛАР НИЧӘҮ
-Карагыз әле, кызлар,
Күктә ничә йолдыз бар?
-Я, әйт, белсәң — ничә соң?
-Берәү, икәү, өчәү… ун.
-Ялгышасыңдыр, Сара,
Тагын бер санап кара:
Әнә бит алар күпме —
Каплап алганнар күкне!
-Берәү, икәү, өчәү, … ун.
Ничә әле аннан соң?
-Белмибез шул: әле без
Мәктәпкә дә йөрмибез.
Көз укырга керербез,
Шуннан әйтеп бирербез,
Яме.
Сары мәтрүшкә
Мәтрүшкәнең көрәнен
Бардыр инде күргәнең?
Ә мин булам сарысы.
Шәп доктор, дип кешеләр
Мактый мине барысы.